

Утыз өченче өлеш.
Ике яшь йөрәк бер берсенә карап күз йомды. Бүген Нәфисә дә тыныч йоклады. Төшендә кабат Фәридәне күрде. Бу юлы ул Нәфисәгә елмаеп карады. Үзе утырып торган урындыкта ап-ак ромашка чәчәкләре иде. Ул алардан тәкыя үреп башына киде, икенчесен үреп урындыкка куйды. Янә ромашкалар җыеп килде дә су белән чиләккә утыртып куйды. Нәфисәгә емаеп карады да, каядыр китеп югалды.
Иртән торып чәй эчкәндә, Нәфисә төше турында әнисенә сөйләде.
- Ул синең өчен шатлана кызым, ә ромашкалар синең мәхәббәтен кебек сүнмәсен, сүрелмәсен дигән, һәм суга утыртып калдырган. Әйе, ул синең алга таба ышанычын югалтмасын, чәчәкләр кебек шиңмәсен, гел үсеп торсын, тормышын чәчәк атсын дип әйтергә теләгәндер.
- Әни белсәң иде, мин ничек сагынам аны. Шунысы аяныч, ул бит миңа әниләрнең хәлләрен белеп тор диде. Ә Мидхәт абый белән булган хәлдән соң кабат ике гаилә арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килде. Әле ярый төрмәгә утыртмадылар, Ренат абый яхшы характеристика биреп, үз өстемә алам дип утыртмаска сорады судта. Фәймә апа бетереп тә авыруга сабышыр иде.
- Нишлисең бит кызым, язмыштан узмыш юк диләр. Аллаһы Тәгалә язганны син үтәсең, телисеңме, юкмы бу мөһим түгел. Алдан язылганны үзгәртеп булмый. Шулай ук тормышта да, кемгәдер сынаулар азрак бирелә, кемгәдер күбрәк. Намус белән җиңеп чыгарга, бирешмәскә кирәк.
- Бирешмәскә дип әйтергә җиңел әни. Тик ничек бирешмәскә, ничек йөрәк яраларын төзәтергә? Инде күпме вакыт үтсә дә йөрәгем әле дә сыкрый әнием.
- Кирәкми, искә алма, бүген дусларың, правлениядә бергә эшләгән апаларың котларга киләбез диделәр.
- Әйе әни исемдә, иртәгә китәбез инде, Камилгә эшкә бит.
- Кызым Камил бик яхшы егет, борчыма аны. Беләм үткәннәрең әле һаман исеңдә, ләкин гел үткән белән яшәп булмый бит. Үз үзеңә өмет бир, бәхетле булырга тырыш. Бу юлны сайладың икән тайпылма.
- Рәхмәт әни, мин тырышырмын, авыр булса да тырышырмын.
Нәфисә авыр булса да үзендә яшәр өчен көч тапты. Камилгә карата мәхәббәт уты кабыза алмаса да, аны ихтирам итте. Өйләнешеп ел ярым үтте дигәндә Камилгә бахадир малай, тагын ике елдан чәчәктәй гүзәл кыз бүләк итте. Малайга Кәрим, кызга Гүзәл дип исем куштылвр Нәфисә укуын бетереп, кабат заочныйга башка бүлеккә укырга керде. Камил хатынына ир генә түгел, дус, иң мөһиме якын киңәшчесе, әйдәп баручысы булды. Яшьләр тормышта югалып калмады, зурдан зур үрләр яуладылар. Тыныч һәм бәхетле тормыш алып бардылар. Кәримгә дә, Гүзәлгә дә югары белем бирделәр. Кәрим зур заводка инженер булып урнашты, ә Гүзәлгә укуын бетерергә күп калмады. Балаларга яхшы тәрбия бирделәр, шуңа да алар турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп тордылар. Менә кабат Нәфисәнең яратып көтеп алган бәйрәме, 1 май килеп җитте. Район үзәгендә урнашкан ике катлы коттеджда бүген бәйрәм. Камил ишегалдында нидер эшләп йөри, Нәфисә балалар кайткан төшкә, алар яраткан ризыкларны әзерли.
- Тагын тәмле исләр чыгарасың, кызым кунаклар киләме әллә?
Бүлмәдән чыккан Барый абый таягына таянып:
- Яңадан яз килде кызым, әниең генә сезнең бәхетле тормышта яшәгәнегезне күрә алмады. Эх шул йөрәге....,- Барый абый күз яшен сөртеп алды да:
- Гүзәлебез бигрәк әниеңә ошаган бит кызым, дәү әнисен генә күрмәде, абыйсы кечкенә булса да әбисе итәгендә назланырга өлгерде.
- Әти, бүген елый торган көн түгел, әнием дә моны тели дип уйламыйм. Син бераз һава суларга чык, Камил син яраткан урыныңны әзерләде инде.
- Әй рәхмәт төшкере, чыгыйм әле үзе янына.
Барый абый бакча ягына чыкты. Алмалар янында ясалган беседканы күреп:
- Син быел бигрәк тырышкан, арткы ягын да томалаган, бик әйбәт, әтү рәшәткә арасыннан җил эрә иде.
- Әти син утыр, ә мин берәр әйбер алып чыгам, өстеңә җиңел кигәнсең, бүген бик җилле.
- Эх яшь чагым булса, белер идем әле нишләргә. Кара әле улым, юллар кипкәч: кайтырбыз инде авылга, берәр атна анда торып киләсе иде. Әбиең кәберләрен карарга булыр. Нигезебез елап ятмасын инде оныттылар мине дип.
- Ярар әти, мин әле күптән түгел генә кайтып килдем. Анда бар да тәртип.
- Рәхмәт улым, менә бит картайгач туган өеңне ташлап китәргә туры килә икән. Мин үлгәнче ташламагыз инде, карагыз улым.
- Әти, кайгырма, без аны ташларга җыенмыйбыз. Әнә Гүзәл укытучы булып авылга кайтам, дәү әни өендә яшим дип тора.
- Әй балакаем, исән генә булсын инде, димәк нигезебез югалмый, яши икән.
Шулай шул, олыгайгач, туып үскән нигез искә төшә. Төрле сәбәпләр аркасында ташлап китсәң дә, олыгая төшкәч туып үскән җирне күбрәк сагына барасың. Ләкин соңгы юлга киткәч кенә, барысы да туган, үскән җирендә күмелми шул.
Дөньялар үзгәрү белән, беррәттән гореф-гадәтләр дә онытыла, артта кала. Нәфисә белән Камил балаларга хәлләреннән килгәнче ул гадәтләрне өйрәттеләр. Авылдан китсәләр дә, нигезләрен онытмадылар. Җитмәсә район да ерак түгел. Балалар да аларны шатландырып бүген бәйрәмгә кайталар. Балалар кайтканда ашарга пешкән, мунча элгергән иде инде. Бүген Кәрим сөйләшәсе сүз бар дип әйткән иде. Өстәл артына бөтен гаилә утырып беткәч Кәрим:
- Әти,әни, дәү әти. Сезгә бик мөһим сүзем бар иде. Сез беләсез инде минем яратып йөргән кызым Әнисә турында.
- Соң нишләгән ул, авырый мәллә,- диде борчыла төшеп бабай.
- Дәү әти, мин ничек әйтергә белмим, күрәсең бит инде, чыктым аркылы күпер килеп чыкты.
- Улым, турыдан сөйләргә өйрән дип ничә тапкыр әйттем. Лучше горькая правда, чем сладкая ложь дип болай гына әйтмиләрдер. Чит кешеләр дә юк, әйдә сөйлә.
Кәрим барсына да карап алды да:
- Минем өйләнәсем килә, вот.
Аның әйткән сүзләре мылтыктан аткан пуля кебек булды, Нәфисә аңламый да калып:
- Ә хәзер шул ук сүзләрне яңадан, әкренләп әйт. Берни дә аңлашылмады.
Кәрим кызлар кебек кызарды, әнисенә карап:
- Әни минем ул кызга өйләнәсем килә, әйдә кулын сорарга барыйк әле.
- Шул гынамы? Мин инде әллә нәрсә уйлый башладым,- дип Нәфисә көлеп җибәрде. Улы үпкәли төшеп:
- И нәрсәсе кызык инде?
- Ярый ярый, үпкәләмә әниеңә, телисең икән, өйлән. Тик башта яхшылап уйла, кызыңа әйткәнче. Өйләнәсең икән, кирегә юл юк, ике -өч елдан аерылырлык булмасын. Гаилә кыру уен эш түгел, барында үлчәргә кирәк улым. Ә өйләндең икән, гомер буе ул йөкне сөйрәрлек бул. Кайтам, китәм дип бары түбән җанлы кешеләр генә әйтә ала. Ир кеше бер генә әйтергә тиеш дип уйлыйм, шуңа риза булсаң без әниең белән кызны сорарга барабыз.
- Әти мин күп уйладым, сез начар ул үстергән дип беркайчан да әйтмиячәкләр.
- Менә бу егет сүзе ичмасам. Ярый, кыз каян инде?
- Әти, әнисе Казанда тора, әбисе белән бабасы Арча якларында. – Менә бит миңа ләчтит сатырга кеше бар икән,- дип Барый абый көлеп куйды да– Сорарга барганда мин дә барам, яшьтәшләр белән сөйләшәм диде.
- Улым, әти әнисе кем соң? Син башта кызны танышырга безгә алып кайт, аннары инде кызны сорарга бару хакында сөйләшербез.
Нәфисә Камилгә карап:
- Син никтер уйланасың, әллә дөрес әйтмәдемме?
- Юк, дөрес әйттең, улым кайчан алып кайтасың Әнисәне?
- Белмим, бәлки 9 май бәйрәмнәренәдер, сез ничек уйлыйсыз?
Нәфисәнең йөрәге әллә' нишләп китте, ул да бит кайчандыр 9 май бәйрәмнәренә Илсурларга танышырга кайтты. Шул көнне аның бөтен уй-фикерләре, хыяллары, чәлпәрмә килде.
- Әни дим, син нәрсә, әллә риза түгелме? Сүзсез калдың бит.
Акылына килеп Нәфисә:
- Юк улым, ничегерәк барырбыз, ничекләр сорарбыз дип уйландым.
- Менә әниеңне борчу-мәшәкәтләр дә басты. Ул бит энәсеннән җебенә хәтле тикшерергә ярата. Борчылма, без бит икәү, димәк бар да әйбәт була. Ә кода белән кодагый нинди кешеләр, алар белән танышмадыңмы?
- Дөресен әйткәндә әтисен белән, очрашырга туры килде, адвокат- Вәгыйз, ә әнисен белмим,- дип Кәрим иңбаәларын селкетте дә,- туры килмәде, әле элгерербез.
- Бәйрәмгә чакыр Әнисәне, ә аннары кулын сорарга бару турында сөйләшербез.
- Рәхмәт сезгә,- дип Кәрим урыныннан торып әти-әнисен кочаклап алды да, бабасы янына килеп:
- Бәлки бабайга бер әби табылыр,- дип көлеп, Барый абыйны кочаклады.
Бетенесе дә көлештеләр. Бәйрәм киче искиткеч матур үтте.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова