Литература
19 Августа 2025, 08:55

Парлы ялгызлар

Гөлчирә Галимова. 31 өлеш. Нәфисә нәрсә әйтергә дә белми басып торды, ә Илсур дәвам итте:- Нәрсә телисең, авылда калдыңмы? Нигә дип мине алдап йөрдең, әйт!

Парлы ялгызларПарлы ялгызлар
Парлы ялгызлар

Утыз беренче өлеш.
Нәфисә нәрсә әйтергә дә белми басып торды, ә Илсур дәвам итте:
- Нәрсә телисең, авылда калдыңмы? Нигә дип мине алдап йөрдең, әйт! Мин бит сине үлеп яраттым, сине, ишетәсеңме? Сине күргәннән бирле йөрәгем башка кешене кабул итми. Әйт, миңа нишләргә? Син үзеңә тиңне тапкан, ә мин нишлим? Мин бит сине фәрештәгә тиңләп йөрдем, синең кебекләр җир йөзендә дә юк дип уйладым.
Нәфисә Илсурның исерек икәнен аңлады.
- Илсур җитәр, мин сине тыңладым, хәзер син мине тыңла. Мин син түгел, үземә иш тә тапмадым. Камил дус, һәм үзенең дуслыгыннан артык чыгып бернәрсә дә эшләми. Ә син дус булып дусларың белән үбешеп йөрисең. Әйе кешене хыянәттә гаепләү җиңел, әгәр кешене яратасың икән, аны бөтенләй кабул итәргә кирәк, яхшы як белән генә түгел. Яратасың икән, ничек бар шулай яратырга кирәк, ә син гаеп эзлисең. Дөрес, әгәр дә егет кеше кыз белән сөйләшә, күрешә икән, бу дуслык, ә хатын кыз башка егет белән күрешсә, бу инде хыянәт. Ник соң әле син үзеңне гел дөрес саныйсың? Нигә гел начар уйда син? Ә син кайчан булса да миңа нәрсә ошый, нәрсә кирәк, ничек ярдәм итә алам дип сораганың булдымы соң?
- Мин сиңа булышмадыммы?
- Юк, булышмадың димим, ул аерым очрак турында сүз бармый. Җитәр, бар кит, минем сине күрәсем дә, ишетәсем дә килми.
- Җитте сезгә, дип кычкырып җибәрүен Камил сизми дә калды. Нәфисә белән Илсур бер берсенә әллә ниләр әйтеп бетергәнче, ул аларны туктатты.
- Сез нәрсә эшлисез ә? Нигә сез бер берегезгә упкәләргә мәҗбүр итәсез!? Сез бер берегезне бик каты яратасыз, мин сезнең аралар ник суынганны әле дә аңламыйм! Бәлки үпкәле сүзләр әйткәнче, башта аңлашырсыз? Сүзләр чыгар, тик аларны кире борып булмый. Бер берегезне яратасыз икән, бер берегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез. Ярату әле ул кочаклашу, кинога йөрү генә түгел. Ярату ул бер береңә таяныч та, ярату да, ышаныч белән аңлау да. Шул хәтле яратуга нәрсә булды, нигә сөю учагы сүнде? Моның сәбәбен аңлагыз, бәлки бергә берәр чишелешен табырсыз.
- Юк, ул минем хисләрем белән уйнады. Әгәр яратса миңа хыянәт итмәс иде. Минем хисләремне аңлар иде, йөрәгемә янә яра китермәс иде — Илсур тагын нәрсә әйтим икән дип уйга калды.
Нәфисәнең җен ачуы чыкты, Илсурдан мондый сүзләрне көтмәгән иде ул. Шуңа да карамастан, бәлки авызына эләккән хәмер, бәлки кызын югалту хисләре, Илсурдагы ачуны арттырды гына:
- Син, бары син гаепле, син бер дә юкка мине хыянәттә гаепләдең.
- Бәлки син хаклыдыр Илсур. Кеше үзенең гаебен таный ала, нинди хата җибәргәнен белсә, ә мин нинди хата җибәргәнемне белмим шул, — Нәфисәнең күзенә яшь җыелды." Бетте, барда бетте "дип уйлады ул эчтән генә .
- Җитте сезгә, эт белән мачы кебек әрләшеп торасыз. Нәфисә, сине дә мин акыллы дип уйлый идем, ә син учакка утын гына өстисең. Җитте, хәзер мине тыңлагыз әле.
Камил аларга карап:
- Арагыздагы мөнәсәбәтләрне кеше янында тикшермәгез. Ә син Илсур, Нәфисәне яратсаң, чит егет янында аның белән болай сөйләшмәс идең.
- Ха, ха, син нәрсә беләсең соң ярату турында?,- Илсур Камилдән көлүен яшермәде.
- Синең яратып караганың бармы? Сине шулай берни дә аңлатмый кызлар ташлаганы бармы?
- Ник мин мәхәббәткә лаек кеше түгел дип уйлыйсыңмы? Әйе, яратканым бар, әле дә яратам. Әйе, әйе, мин Нәфисәне яратам, күптән яратам.
- Нәрсә?,- Илсур Камилгә таба очынып,- Нәрсә дидең?
- Тыңла ишетәсең килсә. Әйе, мин Нәфисәне синең белән танышканчы ук ярата идем. Ә ул, ул бары миңа дуслык кына бирә алды. Мин дәшмәдем. Тора бара мине яратыр, аңлар дип уйладым. Синең белән танышкач, аның йөрәгенә син кереп утыргач та мин аны яратудан туктамадым. Синең кебек хыянәттә дә гаепләмәдем. Ничек кенә булмасын, бары бәхетле генә булуын теләдем. Минем дөрләм янган йөрәгемне миннән башка беркем дә күрми бит. Булган хәлләрдән соң аңа булган мәхәббәтем сүрелмәде. Мин бары дус булырга ияләшә башладым. Ә менә соңгы тапкыр сездән кайтканда, күзләредәге бәхет утлары сүрелгән иде. Сездән кайткач Нәфисә үз эченә кереп бикләнде. Бәлки әти-әниең берәр сүз әйткәндер, ник сорамадың? Бәлки алар үткәннәр аркасында Нәфисәне килен итеп аласылары килмидер? Кешене гаепләү бик җиңел ул, ә дөресен чишү авыррак. Беләсеңме, мин сине начар следователь булырсың дип уйлым. Син бу мәсьәләне дә чишә алмагач, бер гаепсезне дә төрмәгә утырта аласың димәк. Чөнки син дөреслекне ахырына хәтле белеп, кешенең хәленә дә керә белмисең. Ә яраткан кеше турында сүз барганда аеруча син барын да белеп , арадагы мөнәсәбәтләрне уртага салып сөйләшергә тиеш идең. Яраткач аңларга тырышырга кирәк, балта белән башны чабып атып була, тик ахыры үлем белән бетә, менә сездә бер берегезне тыңламыйча, аңлашмыйча мәхәббәтегезнең башын сабасыз. Кемгә кирәк салкын мәхәббәт, Ник бер берегезнең йөрәген яоалыйсыздыр, гомер бер генә килә бит. Бик кызганыч Нәфисә, син үзең дә аның кем икәнен белеп бетермичә, йөрәгеңне биргәнсең. Ә хәзер аңлашыгыз. Бер берегезне гаепләүдән файда булыр дип уйламыйм. Сау булыгыз, дип Камил китеп барды.
Берничә минут Илсур белән Нәфисә бер берсенә карап тордылар. Нәфисәнең исенә кабат Хәйдәр абый әйткән сүзләр искә төште. “Яраткан улыннан, яраткан әтисен аерма, араларына тирән упкын салма”.
- Илсур, бар да бетте. Мин сине шундый явыз дип белмәгән идем. Бүтән минем яныма килмә, бәхетле бул, мине оныт.
- Ничек икәнен дә әйтсәң. Мин бит сине үлеп яратам, син теге юлы киткәннән бирле ни эшли алмыйм, ни йоклый алмыйм. Үтенәм, әйдә аңлашыйк. Әгәр чыннанда әтиләр гаепле икән, мин мәңге аларны кичермәм.
Менә, менә ул көткән сүзләр. Хәйдәр абый әйткән тирән упкын кая хасил була. Чыннан да, әти белән улы арасына кереп Нәфисә дөрес эшлиячәкме? Юк, әлбәттә юк, ул моны эшли алмыйм, шуңа да:
- Юк Илсур, аларның катышы юк. Мин Камилне яратуымны аңладым. Башта шулай тоела гынадыр дип уйладым, юк икән. Мин аны ташлап китә алмаганымны аңладым. Гафу ит мине, гафу ит. Үтенәм мине башка эзләп йөрмә,- дип әйтте дә, күз яшьләрен сөртә-сөртә китеп барды.
Ә Илсур шактый гына машинасында утырып торды. Аның Нәфисәне куып тотып, алып китәсе килде. Ләкин Ннәфисәсе генә башканы ярата. Әйе, Камил хаклы, яраткан кешеңә начарлык теләп булмый. Йөрәк әрнүдән яна, күңел кылы нәрсә эшләргә белми. Илсур Нәфисә киткән якка шактый гына карап торды да
— Бәхетле бул Нәфисәм, мин сине яратам, - дип машинасын кабызып китеп барды.
Көннәр үтте, тормыш алга барды. Бүген Нәфисә белән Рәйнә апасы Казанда күрешеп фатирга килделәр. Фатир зур, иркен булып чыкты. Хәттә тәрәзәләр дә институтка караган булып чыкты. Бөтен эшләрне бетергәч, алар икәү алдан алынган билетлар белән театрга бардылар. Анда кичергән хисләрне, юл буе сөйләшеп кайттылар. Чәйләр эчеп диванга чыгып утыргач:
- Рәйнә апа, сездән сорасаң ярыймы?
- Беренчедән сездән түгел, синнән, килештек бит инде, сорап кара.
- Рәйлә апа, бәлки минем эш түгелдер, зинһар соравым өчен үпкәләмәгез, ой үпкәләмә, син бит нинди соравың бар сора дидең.
- Алла, сора инде сорасаң, бик суздың.
- Сезнең фатир бар, шәһәрдә яшәгәнсез, нигә яхшы эштән китеп, колхозга килде Ренат абый? Минем белүемчә ул яшь булса да, заводта зур урында утырган.
- Ничек әйтим сиңа Нәфисә.
Белүеңчә мин дә зур сынау үттем. Тик шәһәрдә миңа бөтенесе мине таный, белә, миннән көләләр кебек тоелды. Башка җирдә миңа тынычрак булыр дип ул эшен ташлап мине районга алып китте. Мин бар да онытылыр дип уйладым, тик кая гына барсаң да, ул синең йөрәгеңдә, һәм моның белән яшәргә өйрәнергә кирәк икән Нәфисә. Менә кияүгә чыгарсың, балаларың булыр, алар сиңа ярдәм итәчәк. Бөтен уй фикерләрең алар турында булачак. Ә теге егет сине ярата, өмет бир үзеңә бәхетле булырга.
- Мин тырышам Рәйнә апа.
- Әгәр үзең генә яшәргә курыксаң, үзеңә иптәш кыз тап, бергә торыгыз, фатир өчен акчасын алмыйбыз, но утка, газга, суга үзегезгә түләргә инде.
- Ансына сүз дә юк, рәхмәт ярдәмегез өчен.
Менә шулай Нәфисә шәһәрдә яши башлады. Камил дә шәһәргә күчеп заводка эшкә керде, шундагы тулай торакта торды. Вакытлары булган саен күрештеләр, бергә кичке Казан утлары санадылар.
Бүген дә алар янә очрашты, бер берсенең хәлләрен сорашкач, Камил Нәфисәгә:
- Бүген мин район үзәгенә кайтып килдем, эшкә шалтыраткан булганнар.
- Ничек инде, нәрсә булды?
- Теге сине таптатырга теләгән кеше хакында.
- Соң безне ялгышкан диделәр бит. Аннары ник сине чакырганнар, ул бит мине таптатырга теләделәр.
- Мин үзем аларга сине бик борчымасыннар дигән идем.
- Әйт инде, нәрсә, нәрсә белгәннәр.
- Тапканнар бит мөртәтне, әйтсәм синең дә исең китчәк.
- Уф, әйт инде, беләсең бит эчем пошканны, кем, кем ул?
- Күрүен син дөрес күргән, йөзе, бите ул, кешесе генә башка.
- Аңламадым.
- Теге начальник йөртүчесенең игезәк сыңары. Ә бу ир сине күптән эзләп йөргән.
- Әйт инде тизрәк, нигә эзләгән, минем аңа ни катышым бар?
- Сине көчләүдә, Фәридәне үтерүдә гаепләнүченең, иң явызының әтисе. Сиңа ачу саклап йөреп уч алырга теләгән. Тик килеп чыкмаган.
- Соң син дә шунда була торганны күреп, барыбер бәрдерергә теләгәнме?
- Кем белә, бәлки улы янына кереп утырырга теләгәндер.
- Хәзер нәрсә инде? Каян мине эзләп тапкан соң ул?
— Анысы тагын да кызыгы, "" улын төрмәдән коткарыр өчен игезәк соңары янына барган да
— Синең танышлар зур кешеләр, үтенәм булыш улымны төрмәдән чыгарырга.ул судка барып җитәргә тиеш түгел.
— Аны башта уйларга кирәк иде, баланы үстергәндә бераз карарга, син үзең дә начар юлда йөрисең, ә бала хакында уйламадың да. Кит, мин мондый туганым булуына бик , бик....
— Соңгы тапкыр булыш, бүтән син мине күрмәссең.
— Син җүләр мәллә? Ә үлгән кызны кем терелтә? Ә улың мәсхәрәләгән кызга хәзер ничек икәнен беләсеңме? Ул мескен күпме вакыт үтсәдә әле дә ут эчендә яши, күзләрендә моңсулык. Җә әйт аңа нишләргә?
— Син каян беләсең, бәлки инде кияүгә дә чыккандыр.
Игезәк сыңары кызны кая күрүе хакында сөйли. Кызны күрүгә игезәк сыңарына ачуы чыга. Менә син усал йөзне шуңа күргәнсеңдә. Ә теге инде бер үк вакытта сине таптатып, игезәк сыңарын төрмәгә утыртырга тели.
- Янә суд була, Сиңа яңадан суд залы аша үтәргә туры киләчәк. — дип Камил сүзен тәмамлый.
- Юк, юк, юк. Мин бүтән чыдый алмыйм,- дип Нәфисә елый ук башлады.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас