

Егерме тугызынчы өлеш.
Нәфисә өчен яңа тормыш юлы ишекләре ачылды. Инде күпме бергә эшләп тә, беркайчан да чәй эчәргә дәшмәгән хатыннар аны чәй эчәргә чакырдылар. Бу Нәфисә өчен үзенчә кечкенә генә җиңү иде. Вакытны туры китереп, Нәфисә Ренат Мансурович янына кереп:
- Ренат Мансурович, сезгә бик зур рәхмәт. Белмим, сез безнең хатыннарга нәрсә әйткәнсездер, тик алар минем белән аралаша башладылар, сезнең хатыныгыз да миңа бик ярдәм итте.
- Нәфисә, синең тормышың ничек узуы, бары синнән тора. Әгәр гел моңаеп, үткәннәр белән яшисең икән, синең берни дә барып чыкмаячак. Син үз бәхетең өчен үзен көрәшергә өйрәнергә тиеш. Сиңа очып килгән мәхәббәтне дә кире какма. Мәхәббәт бит ул күп кырлы. Ләкин чын сөюнең нәрсә икәнен белүче генә аңлый, таный ала. Ә син ул мәхәббәткә каршы торасың, нигә Нәфисә, нигә?
- Аңламыйм.
Ренат Мансурович керсенеп куйды:
- Сине машина бәрдергән көннән бирле, бер егет үзеңне көн дә саклап йөри. Правления стенасы артына кача, юл буендагы кечеткән, билчәнле печән, барсы да аныкы. Минемчә ул егет сине ярата, бәлки синең яралы йөрәгең әле кабул итә алмаганны белепме, үзен сәер тота. Ә , әйтергә онытылып торам, ул көнне таптаткан машина буенча шалтыраткан иделәр: "" Ул кыз нидер бутый, әлеге кеше җитәкчесе белән башка районда булган,- дип әйттеләр. Ләкин әле тикшерү эшләре бара, берәр нәрсә ачыкланса хәбәр бирербез диделәр.
- Рәхмәт Ренат Мансурович.
- Исән бул Нәфисә. Онытма, синең язмышың, синең кулыңда. Бәхетеңә каршы барма акыллым.
Нәфисә башын гына селкеде дә, чыгып китте. Менә бит Камил аны ничек саклый икән. Ә бәлки чыннан да аңа өмет бирергәдер? Тик ничек? Илсурны яраткан килеш, Камилгә өмет бирү дөрес булырмы? Юк, юк, мин ничек булса да Илсурны онытырга тиеш. Ничек икәнен дә белсә иде әле. Нигә соң Ходаем йөрәкләрне башта кавыштыра, яраттыра, аннары төбе тамыры белән йолкып ала. Ә теге ир, юк мин ялгышмадым, машинада салкын карашлы ир утыра иде. Ничек итеп ул бер вакытта ике урында була ала?
Бүгенге көн дә башка көннән бернәрсә белән аерылмый. Иртүк торып Нәфисә киенде дә, бакчага чыкты.
- Иртә таңнан ник тордың инде балам, бераз йоклыйсың бар иде.
- Әни, Сабан туйга хәтле бераз эшләп калдырыйм дидем.
- Соң кичә кич тә караңгы төшкәч кенә кердең бит.
- Әни, мөмкин булса без бүген янә бакча башында утырыр идек. Теге юлы сөйләштек тә, барып чыкмады.
- Ник баш тартыйм инде балам. Син хәзер үзең хәл итәсең, ак-кара нәрсә икәнен аңлыйсың. Мин әтиеңә әйтеп лавкалар ясатып куярмын, җәй булса да, җиргә утырып булмас.
- Кирәкми әни, кызлар покрывало алып киләбез диделәр. Әни, сез әти белән Сабан туйга барасызмы?
- Барабыз, ничек бармыйк ди. Тәслимә апаң да бәлки кайтып җитербез дигән иде.
- Менә монысы шәп хәбәр. Әнием,шундый сагындым аны.
Сабан туй бик күңелле үтте. Нәфисә сыйныфташ кызлары Равия һәм Халисә белән үзен бик бәхетле хис итте. Күптән инде ул мондый тойгылар кичермәде. Сабан туйдан соң яшьләр өйләренә таралды. Кичке утырмага нәрсәләр алып килергә сөйләшеп, кем нәрсә алып киләсен бүлештеләр. Килүчеләр арасында Нияз белән Камил буласын белгәч, Нәфисә бераз генә уңайсызланды. Алар бит бергә күпме учаклар ягып, уеннар оештырдылар. Ә иң мөһиме, бөтен бәйрәмнәрне әйдәп торучы, Фәридә иде. Әйе ул, бары ул кичләрнең асылташы иде. Бу бәйрәм кичен алар үзләрен ничек тотарлар икән соң? Ләкин борчылырга сәбәп булмады. Һәркем үзенчә яшәргә омтыла, үзенчә язмыш сынауларына ияләшә икән. Бүген дә яшьләр учак якты, бәрәңге пешерде, төрле уеннар уйнады. Һәрберсенең искә алып сөйләр хатирәсе бар иде. Күпмедер вакыт үткәч, Камил Нәфисә янына килеп:
- Белсәң иде синең янга килеп ничә тапкыр “ Дездемона” дип әйтәсе килгәнен. Фәридә кушып калдырган исем, сиңа шулхәтле килешә бит.
- Әйе, ул безнең тел остасы иде. Ул булмагач бәйрәмдә нәрсәдер юк кебек. Менә хәзер килеп чыгар да, “ Нәрсә йоклап утырасыз, биергә чыгыгыз”,- дип әйтер сыман.
- Ә син, синең үзеңнең әйтәсең килмиме? Минемчә синең яшәргә көч табуың Фәридәнең рухын шатландырыр иде.
- Бәлки бер әйтермен дә, ләкин бүген түгел. Миңа бераз вакыт кирәк Камил.
- Нәфисә, бәлки мин кабат ашыгамдыр. Бәлки урыны да ул түгелдер, тик кабат әйтәсем килә.
- Нәрсә Камил?
- Мин сине әле дә яратам, сине гомерем буе көтәргә әзермен. Ант итәм, мин сине иң бәхетле хатын-кыз итер идем. Әйе ,мин сине бик борчымадым, үз сорауларым белән аптыратмадым, ә нәрсә сорый ала идем соң? Гафу ит исеңә төшерүем өчен. Тик онытма, мин әлегә дустың булып та йөрергә риза, тик кире генә борма мине.
Нәфисә Камилгә карап куйды. Егетнең күзләрендә сәер, сагыш тулы караш бар иде, ул бары:
- Мин сиңа рәхмәтлемен Камил. Синең миңа гел ярдәм кулы сузуың, янымда булуың, минем өчен бик зур бәхет. Синең кебек дусны табуыма мин бик шатмын. Ашыктырма гына Камил мине, ашыктырма.
Камил шатлыгыннан сикереп торды да:
- Әй егетләр кызлар, әйдәгез бер биеп алыйк әле,- дип гармунчы егеткә күз кысты.
Тегесе исә сыздырып уйнап та җибәрде. Егетләр-кызлар урыннарыннан торып бии башладылар. Бераз биегәч ,Камил Нәфисә белән кара каршы биисе килде, ул аздан гына әкрен көй куегыз дип кычкырмады. Шуны гына көткән кебек берсе:
- Ардырды, ардырды, әйдә салмак көй уйна инде,- диде.
- Син минем белән биисеңме,- диде Камил Нәфисәгә.
- Әлбәттә биим Камил.
Әкрен генә салмак көй башланды. Камилнең куллары Нәфисәнең биленә тиде, ул кисәктән генә аның күзләренә карады. Камилнең күзләре дә Нәфисәне ничек яратуын әйтәләр иде сыман. Егет әкрен генә Нәфисә колагына:
- Әгәр кыен булса әйдә утыр, биемибез.
- Юк Камил, минем биисем килә,синең белән биисем килә дип, күзләрен аска төшерде.
Әйе, Нәфисәнең дә бәхетле булырга хакы бар. Ул бөтен нәрсәсне онытып, яңадан йөрәген ачарга, яратуга өмет бирергә тели. Рәйнә апасы да асылташны янда булуын, ләкин күренмәгәнен әйтте. Күзендәге пәрдәләрне ачып, үзен яратып йөргән кешегә бәхетле итәргә ирек бирергә кушты.
Рәйнә апасының сүзләрен тыңлап, Нәфисә дә үз бәхетенә өмет бирергә теләде. Бию беткәч Камил:
- Нәфисә, бәлки һава сулап, икәү генә йөреп килербез? Һәркем үзенчә ял итә. Әнә кара бүген Нияз да башка көнгә караганда күбрәк елмая.
- Син каян беләсең? Бүген монда бөтенесе безнең сыйнышташлар бит, шуңа аралаша, мәктәп елларын искә төшерәләр, шул гына.
- Юк Нәфисә, гафу ит кабат искә алуым өчен, тик булган хәлләрдән соң, без бик якынайдык аның белән. Уртак кайгыбыз, уртак мәшәкатьләр безне дуслаштырды. Без бер беребезгә терәк булдык. Ул Фәридәне югалтуны бик авыр кичерде. Ә мин синең шул мәшһәрдән чыгып бетә алмавыңа борчылдым. Дус егет кешегә тагын да авыр ул Нәфисә, кыз кешедән нәрсә сорасын? Нәрсә генә сораса да дөрес түгел кебек. Уф, гафу, гафу. Әйдә матур кичне бозмыйк әле, киттек.
- Әйдә соң, бераз йөреп килгәннән берни булмый.
Камил кечкенә малай кебек Нәфисәнең кулын кулына алды.
- Ә беләсеңме, мин гел әнине кулыннан тотып, шулай җитәкләшеп йөри идем. Миңа нигәдер әни мине кулыннан ычкындырса, нидер була кебек иде. Әнинең җылы куллары йөрәгемә хәтле, юк, юк, бөтен гәүдәмә җылы бирә иде. Тик мин шактый вакыт ул кулларны ычкындырмадым. Бер елны мин инде җидедә укый идем, әни белән Казанга бардык. Шул әнине җитәкләп йөрү гадәткә кергән бит. Казан урамында да аның кулын кулыма алганмын. “Ей Богу, как ребенок”, дип берсе әйтеп киткәч кенә ычкындырдым. Юк, алар әйткән өчен түгел, бары оялып. Тик оят озакка бармады шул. Минем кулларым, янә әни кулларына тартылдылар. Әх, булса иде хәзер кулларымда кытыршы йомшак куллар...,- дип аздан гына елап җибәрмәде Камил , әнисе турында сөйләгәндә күзләренә яшьләр тулган иде инде. Нәфисә аны бик яхшы аңлый .
- Син дөрес әйтәсең Камил. Әниләрнең кытыршы куллары да, безгә йомшак булып тоела. Әнием исән генә булсын. Мин дә гел әнине җитәкләп йөрим, әле һаман да кулым аның кулында. Тик мин оялмыйм, белсеннәр, көлсеннәр, миңа барыбер. Әниемнең кулы минем кулда икән, димәк мин аны һаман яратам, һаман да ул миңа кирәк, мин ансыз беркем түгел икәнемне аңласыннар.
- Менә монысы бераз гына артык. Беркем дияргә тиеш түгел, синең әниең синнән кеше, яхшы кеше булуыңны теләп тәрбияләгән. Син ул көткәнне бирергә тиеш. Ә беркем була алмасаң, ул синең өчен борчылачак. Нинди генә бала булмасын, ул аның өчен якын.
- Син полный бабайга әйләнә башлаган. Миңа нишләргә инде хәзер, бабай белән очрашыргамы?
- Нәрсә дидең? Нәфисә, әйт нәрсә дидең син?
- Бабай белән очрашырга мени инде дим. Әйе Камил, мин безнең мәхәббәткә тагын бер кат өмет биреп карарга булдым.
Камил Нәфисәне күтәреп әйләндерә үк башлады.
- Тукта Камил, җүләр, егылабыз бит. Тукта дим.
- Мин сине гомерем буе күтәреп йөрергә риза Нәфисәм.
- Мин ышанам Камил, ышанам. Тик ашыктырма гына, яме?
- Көтәм, мин көтә беләм Нәфисә.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.