Литература
15 Августа 2025, 04:00

Парлы ялгызлар

Гөлчирә Галимова. Егерме сигезенче өлеш.Ренат Мансурович белән Нәфисәнең кочаклашып басып торуларын күреп Роза Фаязовна:- Вакытсыз кердем ахыры, гафу итегез,- дип ишекне ябып чыгып китте. Нәфисә председатель күзенә карап:- Менә тагын сөйләргә сүз булды. Кешенең авызын томалап бетереп булмый шул.

Парлы ялгызларПарлы ялгызлар
Парлы ялгызлар

Егерме сигезенче өлеш.
Ренат Мансурович белән Нәфисәнең кочаклашып басып торуларын күреп Роза Фаязовна:
- Вакытсыз кердем ахыры, гафу итегез,- дип ишекне ябып чыгып китте. Нәфисә председатель күзенә карап:
- Менә тагын сөйләргә сүз булды. Кешенең авызын томалап бетереп булмый шул.
Ренат Мансурович бер стаканга графиннан су салып Нәфисәгә бирде дә, —мин хәзер тиз керәм- дип әйтеп чыгып та китте. Үзе дә бухалтериянең ишеген шакымыйча ачып керде. Роза Фаязовна белән берничә хатын нәрсәдер сөйләшкәнне күреп:
- Нәрсә инде чәйни башладыгызмы? Сезне нәрсә ишек шакырга өйрәтмәделәрме? Нинди кешеләр соң сез авылда? Сезгә гайбәт чәчергә генә булсын. Дөрестәндә авылда этләр кешеләргә караганда күбрәк дип болай гына әйтмиләр икән. Нәрсә инде, минем Нәфисәне кочагыма алганны күрдегезме? Әйе, мин аны кочакладым. Тик бары тынычландырыр өчен генә. Әйе, ул шушы яшендә күпме сынаулар аша үткән, әле дә ничек булса да яшәргә тырыша! Ә сез, олы хатыннар, аңа булышасы урынга, чәйнәп йөрисез! Ул суга бата башлаган мачы баласын хәтерләтә. Юк бит, ярдәм кулы сузып, яшәргә көч өстәп торасы урынга, сез таяк башы белән суга тизрәк батырырга торасыз. Олыдай хатыннар, оят түгелме сезгә? Ялгыш кына, бер сүз булса да ишетсәм, суд аша үткәрәм! “За клевету”, аңладыгызмы?
Аларга сүз дә әйтергә ирек бирмичә ишеккә таба атлап:
- Мин аны хәзер районга алып барам, тынычланырга булышам. Сез уйлаганчы әллә кая түгел, психологка, аңа психолог ярдәме кирәк. Бәхеткә каршы минем хатыным психолог. Эх сез хатыннар. Ә үзегезнең кызларыгыз белән шундый хәл килеп чыкса, нишләр идегез икән? Дәшмисезме? Мин киттем, килүчеләр булса, шәһәрдә эш белән, скоро кайталар диегез! ,- дип бүлмәдән чыгып китте.
Нәфисә бераз тынычланып, үз өстәле артында нидер язып утыра иде. Ренат Мансурович аңа:
- Әйдә, тор, җыен, киттек районга.
- Нигә? Нәрсә булды шулай тиз китерлек?
- Баргач күрерсең, җыен, мин чыкканчы - дип бүлмәсенә кереп кемгәдер шалтыратты да, чыгып
- Әйдә, әйдә, вакыт юк.
Нәфисә бер сүз дәшмичә аның артыннан чыкты.
Юл буе икесенең берсе берни дәшмәде. Өч катлы йорт янына килеп җиткәч, машина туктады. Ренат Мансурович машинадан төшеп:
- Нәфисә төш, без килеп җиттек.
- Без кая соң?
- Мин монда торам Нәфисә.
- Ә нигә без сезгә керергә тиеш, аңламыйм?
- Нәфисә, кергәч аңларсың, курыкма, өйдә минем хатыным безне көтә.
Нәфисә кабат аптырап, аның артыннан өченче каттагы квартирга керде. Хатыны чыннан да өйдә булып чыкты. 30 яшьләр тирәсендәге хатын, мөлаем генә ишекне ачып:
- Үт Нәфисә сеңлем, әйдәгез башта чәйләп алыйк, аннары сөйләшеп алырбыз.
Кунаклар киләсен алдан белгәнгә инде, чәй эчәр өчен өстәл әзер иде. Артык күп сөйләшми генә чәй эчкәч:
- Кызлар, мин сезне калдырам. Сез сөйләшегез, берәр сәгәттән әзер булыгыз, авылга кайтабыз,- дип кызларны калдырып чыгып та китте.
Рәйнә Нәфисәгә карап:
- Син оялма Нәфисә, Ренат Мансурович сине безгә алып кайтып бик дөрес эшләгән. Сине бездән дә яхшырак аңлаучы булмас.
- Юк Рәйнә апа, мин үткәнне хәттә искә дә аласым килми.
- Ну нишлисең бит, мин дә кайчандыр шулай елап йөрдем, бәхетемә Ренатым очрады, ул гел янымда, минем өчен борчылып яшәде .Аңла Нәфисә эчеңә җыеп яткан борчуларың бер тишелеп чыга. Син эчеңә җыйма, бик авыр, һәм мин моны синнән яхшырак аңлыйм. Без дә өйләнешергә җыена идек егетем белән. Эштән кайткан вакытта подъездга кергәч, өч исерек мине тотып подвалга алып төшеп кыйнадылар, көчләделәр. Минем дә яшиселәрем килмәде, аздан гына үз үземә кул салмадым. Ә егетемә андый кыз кирәк түгел булып чыкты. Ә Ренат белән без, ул әбиләренә авылга кунакка кайтып йөргән чактан ук дуслар идек. Ул, бары ул миңа яшәргә көч биреп торды. Без хәзер бергә, ике балабыз бар. Мин психологка укып чыктым. Дөньяда төрле хәлләр бар. Шуңа да, аеруча безнең кебек хәлдә калучы кызларга ярдәм кирәк. Аңла, әйе үткәннәрне онытып булмый, ләкин бу әле син бәхетле була алмыйсың дигән сүз түгел. Ренат инде күптән синең хакта кайтып әйтте. Тик ул сиңа ничек итеп ярдәм итә алсын. Менә бүген түзмәгән ахыры, сине алып ук кайтты. Әйдә болай эшлибез, без синең белән атнага бер булса да очрашып сөйләшеп торырбыз. Ышан, чын йөрәктән әйтелгән сүзләр, сөйләшүләр, чыннан да булыша.
Нәфисә нәрсә дип тә әйтергә белмәде, аның йөрәгендә чыннан да бик авыр таш ята иде. Ул бары Рәйнәгә карап:
- Рәхмәт сезгә мине аңлаган өчен.
- Син ризамы соң, сөйләшергә әзерме?
- Әйе, әгәр булыша икән, нигә сөйләшмәскә ди.
Алар сөйләшеп бер урынына ике сәгатләп вакыт үтеп киткән иде. Урамда машина кычкырткан тавыш ишетелде. Алар машинага чыгып утырганда, 6-7 яшьлек малай, 8-9 яшләрендәге кыз бала утыра иделәр инде. Әниләрен күрүгә, икесе бер авыздан:
- Әни, әни, без Сабан туе карарга барабыз,- диештеләр.
Рәйнә берни аңламый иренә карады.
- Бүген авылда Сабан туена бүләккә бирергә әйберләр җыялар, әбиләргә кайтып йөреп тә, беркайчан да андый әйбер ишеткәнем булмады,- дип елмайды Ренат Мансурович.
Юл буе балалар сорауларына җавап биреп, кайтып җиткәнне сизми дә калдылар. Правлениягә җитәрәк:
- Нәфисә син өеңә кайта аласың, эш сәгате бетте. Ә без монда калабыз, гармун тавышы ишетелгәч чыгарбыз,- дип яңадан көлеп куйды.
- Яхшы түгел, балалар белән монда көтәргә. Бәлки безгә барырсыз, аннары сезгә ияреп бәлки без дә чыгарбыз,- дип Нәфисә Рәйнәгә карады.
- Ә ник юк, Ренат сиңа уңайсыз икән син кырыйдан кара, ә без Нәфисәләргә барабыз. Әлегә безне монда беркем дә белми бит,- дип иренә елмайды.
- Бигрәк әйбәт, тик җырлаганда гына кушыла күрмә, телеңә аю баскан синең,- дип Ренат Мансурович хатыныннан көлеп алды.
Нәфисә кунакларын ияртеп өенә алып кайтты. Мөслимә апа үзенә шатланды, кызы нәни балаларга кушылып көлде, шаярды. Рәйнә Мөслимә апаның кызына карап торуын күреп:
- Бар да әйбәт булачак Мөслимә апа, ышаныгыз. Куркыныч төш, кар кебек эреп юкка чыгачак. Вакыты белән искә тешсә дә, башкача булачак.
- Амин шулай булсын инде, күптән шулай тәмле итеп көлгәне юк иде. Рәхмәт сезгә сеңлем.
- Әни, әни, анда җырлыйлар, әйдә тизрәк чыгабыз,- диде Рәйнәгә кечкенә кызы, ачык тәрәзәдән гармун белән җырлаган тавыш ишетеп. Бөтенесе урамга чыктылар.
Мөслимә апаларга берничә йорт кала яшьләр төркеме килә. Кифая әбиләр капка төбендә туктаганнар. Өздереп уйнаган гармун тавышына яшьләр кушылып җырлый. Кифая апа яшьләргә нәрсәдер биргәч, яшьләр башка йортка таба килделәр. Менә чират Зәйнәп апага да җитте. Матур итеп чигелгән селгеләр элеп бизәлгән ат капка төбенә килеп туктады. Алар җырлап бетергәч:
- Әле йомыркалык кына җырладыгыз, әнә теге колга буе егет үзе генә җырласын, сөлге яки яулык бирәм,- дип шаяртты Зәйнәп әби.
- Әби, берне түгел, икене дә җырлыйм синең өчен,- диде ул егет.
Әй биргән дә бит Ходаебыз егеткә тавышны. Ул җырлап бетерүгә Зәйнәп апа:
Биек тауга менгән чакта,
Төшеп калган чабатам.
Тагын берне җырла инде,
Тавышыңны яратам,- дип җырлап та җибәрде.
Егет кычкырып көлеп җибәрде:
- Да әби, синнән бүләк алып болай гына котылып булмас,- дип тагын берне җырлады. Зәйнәп әби егетнең аркасыннан сөеп, кулына берничә яулык белән сөлге тоттырды.
- Энем, ялындырмый гына Сабан туенда да җырларсың инде. Без карчыкларны шатландырырсың инде, яме?
Егет биргән күчтәнәчләрне колгага бәйләп, Нәфисләр капка төбенә килеп туктады. Мөслимә апа да, әзерләгән йомыркаларын, сөлгесен бирәм дигәндә генә Рәйнә:
- Әллә йортта әбиләр булмагач, дәшми генә үтеп була дисезме? Юк, болай булмый, сез сораучы, без бирүче. Бераз биеп алыгыз, күчтәнәчләр аннары,- диде.
Теге колга буе егет көлеп:
- Бу урамда осталар яши ахыры, мин җырладым, сез биегез,- дип янындагы яшюләргә әмер бирде. Егетләр кызлар бии башлады. Араларыннан берсе сызгыра ук җибәрде . Шунда гына Рәйнә белән Нәфисә араларында Ренат та бар икәнен күрделәр. Мөслимә апа да шаккатып:
- Менә сиңа мә, председателебез үзе дә яшьләр белән йөри түгелме соң?
Ә яшьләр тырышты, нишлисең бит, араларында хуҗа да йөри бит. Биеп аргач, күчтәнәчләрне урнаштырып, башка йортка юл алдылар. Ренат исә хатынына күз кысып, алар белән ияреп китте. Әтиләрен күреп, балалар да яшьләр артыннан атладылар. Нәфисә Рәйнәгә күз салып:
- Бәлки сезнең дә алар белән барасыгыз киләдер?
- Юк, рәхмәт, минем бит күргәнем дә, үземнең дә шулай йөргәнем дә бар. Ә бүген иремнең күңеле булсын.
- Әле шактый йөриләр, бәлки авылны күрсәтергәдер?
- Кирәкми, нигәдер ардырды бүген, ял итәсем килә.
- Ә беләсезме, әйдәгез мин сезгә яраткан урынымны күрсәтәм,- дип Нәфисә аны бакча башына алып чыкты .
- Искиткеч гүзәллек, монда чыннан да уйланып утырырга рәхәттер.
- Әйе, бөтен буш вакытым шунда үтте. Барлык уй-фикерләрем белән шушы чәчәкләр белән бүлештем. Алар белән серләштем.
- Бик әйбәт, андый дуслар кирәк ул. Ә хәзер бары алга омтылырга көч тап, әнә бүген әниең сиңа карап ничек шатланды. Сине бәхетле килеш күрергә өмете барлыкка ышанды .
- Мин тырышам Рәйнә апа, бик тырышачакмын.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас