

Егерме алтынчы өлеш.
Камил белән Нәфисә бер берсенә карап куйдылар. Резидә сүзләрен дәвам итте:
- Нәрсә бер берегезгә карашасыз? Аңламыйм мин сине Нәфисә. Синең аркада Фәридә үлде, үз-үзегезне җилбәзәк кызлар кебек тотканга шул хәл булды, ә егетләрне утырттылар. Үзегезне яхшы тотсагыз, бәлки ул егетләр сезгә тимәс тә иделәр, җитмәсә исерекләр. Артыгын кылангансыздыр, шуңа да эләккән үзегезгә.
- Син нәрсә сөйлисең? Башың киттеме әллә, сүзеңне чамалап әйт Резидә! Мин дәшми дигәч тә, Нәфисәнең җен ачуы чыгып,- син нәрсә беләсең соң Резидә? Кешене рәнҗетерлек сүзләр әйткәнче, минем урында үзең булып кара! Сиңа нәрсә җитми, мин синең алда ничек гаепле ә шундый сүзләр ишетерлек ?
- Казанда себерелеп, үзеңә тиешлесен алып кайттың да, хәзер кеше егетләрен аздырып ятарга телисеңме?
Нәфисәнең түземлеге бетте, ул аның яңагына сугып:
- Җитте, нишләдем мин, әйт, сиңа нинди начарлыгым тиде! ?
Ике кызның сугыша башларга җыенуларын күреп Камил:
- Нишлисең Резидә? Кешедән оял. Бер дә юкка тавыш күтәреп йөрмиләр инде.
- Нишлимме? Син Нәфисә үзең бик яхшы беләсең, ике егет башын әйләндереп йөрисең! Рәхәт бит, берсе авылда, берсе Казанда. Камил синең аркада күпме янып йөргәнен беләсеңме? Ә мин беләм.
Резидә Камилгә карап:
- Ник әйтмисең ә, Нәфисә арабызны өзәбез дигәч әздән генә үзеңә кул салмагыныңны ник әйтмисең?
Нәфисә Камилгә карап:
- Син дөрес тә шулай эшли идеңме? Син нәрсә уйладың ул вакытта?
- Нәрсә уйласын ул? Ул көнне дөм исергән. иде. Абый ниндидер тимер алырга дип кереп китте. Керүгә мине чакырды. Ә бу тиле бавын тоткан, күзләре акайган, елап утыра. Авызында бары:” Нәфисәм мине ташлады”,- дигән сүзләр. Йә, әйт, кайсыбыз тиле?
- Резидә, тик мин аны беркайчан да яратмадым, ул аны белде. Камил син нишләдең инде?
Камил кызларга карап алды да:
- Нишлисең бит инде, шулай була икән ул. Син кемнедер яратасың, ә ул сине юк. Кая соң монда дөреслек? Резидә, син бит минем Нәфисәне яратканны белдең, нигә өметләндең? Мин бит сиңа бер әйбер дә ышандырмадым.
- Ә йөрәгемне нишләтим Камил? Нишләтим? Минем ярату икебезгә дә җитәр иде. Ә син һаман шул себерке артыннан чабып йөрисең.
Бу юлы Камил түзеп тора алмады. Резидәгә аздан гына сугып җибәрмәде, аның күтәрелгән кулын Нәфисә тотып калды.
- Кирәкми Камил. Яраткан өчен сукмыйлар. Аны да аңларга тырыш. Ә син Резидә, хаклы түгел! Мәхәбәтне көчләп алып булмый. Син кабат хата җибәрдең. Үзеңне бары начар яктан күрсәттең. Син Камил белән кара-каршы басып, арагыз, хисләрегез турында сөйләшергә тиеш идегез. Менә хәзер уйлап кара, Камил синең турында нәрсә уйлый ала?
- Хәзер миңа барыбер. Сөйрәлчек кыздан калган егет миңа да кирәкми, -дип Резидә Нәфисә ягына төкерде дә китеп барды.
Нәфисә белән Камил бер-берсенә карап катып калдылар. Монда әйтергә сүз дә юк иде. Күпме, күпме була соң вөҗдан газабы кичереп? Нәфисә нәрсә эшләргә белмәде. Аның аркасында Камилгә дә эләкте. Нәрсә соң бу, тормыш шаяруларымы? Нәфисә Камилгә карап:
- Менә күрәсеңме нәрсә буласын миңа өйләнсәң? Син гомер буе сөйрәлчек хатынның ире булачаксың. Ә минем гаебем булмаса да, бары тик себерке исеме йөртәчәкмен. Кая икән ул дөреслек?
- Нәфисә, ачуланмый гына тыңла әле. Әгәр сүз шулай китте икән, әйдә авызларын ябабыз.
- Аңламадым, ничек?
- Син минем белән очрашып йөри диләр икән, чык миңа кияүгә. Бәлки ир хатыны булгач азрак сөйләрләр. Нинди аерма бар соң, алай да, болай да сөйләячәкләр. Ә ирле хатын, ирле хатын инде ул.
- Белмим Камил, ул сүзләр минемчә нишләсәңдә, йөз кат кияүгә чыксаң да бетмәс кебек. Әйе, бәлки вакытлыча туктарлар, ә тора-бара ялгыш кына балаларга :” Сез себерке балалары”,- дисәләр?
- Минемчә, кеше турында вакыт үткәч тә сөйлиләр. Ничек тормыш алып баруың, нишләгәненнән чыгып. Әнә Сәгыйт абый 15 ел төрмәдә утырып чыкты, ә аны бөтен авыл халкы хөрмәт итә. Син искиткеч яхшы кеше Нәфисә. Тора-бара кеше аңлар, онытылмаса да, синең гаепсез икәнеңне аңларлар. Ишетәсеңме?
- Син бит егетем бар икәнен беләсең Камил. Аның бетереп бу авылдан мине алып китеп, ерактарак яшәргә иде уйлары.
- Беләм Нәфисә, тик аның туганнары белеп алса. Син, син алар сине кире какмас дип ышанып әйтә аласыңмы?
Нәфисә аздан гына инде кире какканнарын әйтмәде.
- Камил, миңа уйларга кирәк. Үпкәләмә яме, мин керәм.
Бүген кабат Нәфисәнең кәефе корылды. Ярты елдан артык вакыт үтсә дә, кеше телендә булган вакыйгалар әйләнә бирә. Бүгеннән үк чыгып китәр иде авылдан, тик кая? Юк, бу болай булмый. Нәрсә булса да эшләргә кирәк. Гомер буе моны түзеп ятып булмый бит инде үткәннәр өчен. Әнисенә булган вакыйганы сөйләп тормады Нәфисә, аңлый, әнисе дә гел борчылып яши кызы өчен.
Икенче көнне, эштән обедка кайтам дигәндә генә телефон шалтырады. Нәфисә ашыгып үрелеп телефонны алды да:
- Тыңлыйм сезне,- диде.
- Нәфисә, сөеклем, нәрсә хәлләрең?
- Илсур?
- Нәрсә, инде оныттыңмы? Миңа үпкәләдеңме? Беләм, киткәндә хәбәр итәм дигән идем, тик килеп чыкмады, үтенәм гафу ит. Мин әле генә кайтып җиттем. Әле әниләр дә белми. Үпкәләмә инде, бүген әниләр янына кайтам, кайтып җитүгә янә шалтыратам. Аннары, авылдан килүгә сезгә киләм.
- Бәлки шәһәрдә очрашырбыз, минем эш белән барасым бар. Сиңа да җиңел булыр иде,- диде Нәфисә. Әниләре янында араны өзүен әйтәсе килмәде.
- Тагын да әйбәт, Илсиярләргә кунакка барырбыз.
- Димәк сөйләштек, ике көннән шәһәрдә күрешәбез.
Очрашуны сөйләште, тик ничек һәм нәрсә әйтергә соң аңа? Бу Нәфисә өчен иң зур һәм чишә алмаслык мәсьәлә булды. Ике яктан тигез ярату булса да, ничек тә аерылырга сәбәп чыгарырга кирәк. Шәһәргә барасым бар дип тә ялгыш ычкындырды. Хәзер инде нинди дә булса җитди сәбәп табып Ренат Мансуровичтан сорап китәсе генә калды. Нәфисәнең бәхетенә сәбәп эзләргә дә туры килмәде. Төшке аштан соң Ренат Мансурович Нәфисә белән Роза Фаязовнаны чакырып алды да:
- Безнең июнь аенда 3 кеше пенсиягә чыга икән. Мин түгел, ә сез миңа әйтергә тиеш идегез. Кеше гомер буе ферма юлын таптаган, аны бер кило конфет алып кына пенсиягә озатып булмый. Колхоз яхшы эшләп бара, акча бар, димәк, лаеклы ялга-лаеклы бүләк белән чыгарга тиешләр. Ике көннән мин Казанга барам эш буенча, сез минем белән барасыз. Мин эш белән йөргән арада, бүләкләр алырсыз. Аннан, отчетларны миңа әзерләп бетерегез ул көнгә хәтле.
Менә бит, Алла бар ул. Өйгә кайткач соңгы хәбәрләрне әнисенә сөйләде.
- Тик әнием, мин бик куркам, ул нәрсә дип әйтер икән. Ул бу хәбәрне ничек кабул итәр?
- Әй балам, нәрсә әйтә алам соң мин? Миңа калса, син дөресен әйтергә тиеш. Бәлки син уйлаганчы ук начар да булмас. Бәлки сөйләшеп әтисе белән уртак тел табарлар.
- Әни, Хәйдәр абый телләп әйтте, килен итеп кабул итмәвен. Аның каршы булуын белә торып ничек кияүгә чыгыйм? Әгәр дә минем аркамда чыннан да Илсурның планнары бозылса. Әтисе яшәрлегемне дә калдырмаячак бит. Юк әни, миңа андый бәхет кирәкми. Мин инде карар кылдым, арабызны өзәм.
- Ә нәрсә әйтәсең?
- Әлегә белмим. Күз күрер.
Ике көн, ике төн Нәфисә бик уйлады. Ләкин берни дә уйлап таба алмады. Ничек кенә әйтсә дә, дөрес түгел кебек тоелды. Менә ниһать көткән көн дә килеп җитте. Роза Фаязовнага әйберләр алырга булышкач:
- Мин үз эшләрем белән барып киләм, элгермәсәм кетмәгез, автобус белән кайтам.
Нәфисә Илсур белән очрашасы урынга вакытыннан алда килеп утырды. Яңа баштан төрлечә уйлап карады. Юлның теге ягында Илсур күренде. Янында бер кыз атлый. Илсур кызның кулын тотып юл аша чабып чыктылар, елмаешып бер-берсенә нидер әйтеп битләрен үптеләр. Кызый кулын селтәп каядыр күрсәтеп китеп барды. Илсур Нәфисә янына килеп:
- Нихәл сөеклем, нәрсә хәлләрең? ,- дип битеннән үпмәкче иде, тик булмады.
- Нәрсә булды, әллә мине күрергә шат түгелме?
- Ә син бик шат инде. Мин иртәрәк килеп утырганны күреп, тизрәк матур кызыңны озаттың. Менә бит ә, алдан килмәсәм белми дә кала идем.
Илсур аптырап:
- Син ни сөйлисең Нәфисә? Бу Илсиярнең дус кызы, без аның белән чыннан да дуслар. Нәрсә миңа хәзер дуслар белән дә күрешергә ярамыймы?,- Илсур сораулы йөзе белән Нәфисәгә карады.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова