Литература
13 Августа 2025, 07:00

Парлы ялгызлар

Гөлчирә Галимова. 25 өлеш. Нәфисә үзе дә таныш булмаган ир атка берничә тапкыр борылып карады. Ничек итеп бүген генә күргән ир-ат аңа таныш булырга мөмкин. Бәлки ул кемгә дә булса ошаган гынадыр. Кем белә, бәлки ул да мине кемгәдер ошаткандыр. Уйларыннан арынып, Нәфисә өйгә кайтып җитте. Бүген ул иртәрәк кайтты, димәк әнисенә дә күбрәк булыша алачак.

Парлы ялгызларПарлы ялгызлар
Парлы ялгызлар

Егерме бишенче өлеш.
Нәфисә үзе дә таныш булмаган ир атка берничә тапкыр борылып карады. Ничек итеп бүген генә күргән ир-ат аңа таныш булырга мөмкин. Бәлки ул кемгә дә булса ошаган гынадыр. Кем белә, бәлки ул да мине кемгәдер ошаткандыр. Уйларыннан арынып, Нәфисә өйгә кайтып җитте. Бүген ул иртәрәк кайтты, димәк әнисенә дә күбрәк булыша алачак. Бакчаларда җир өлгергән, бәлки бакчага чыгып, җир казыргадыр дип уйланып, ул бакчага чыкты . Нинди матурлык, алмагачлар шау чәчәккә күмелгән түгелме соң? Күрше Зәйнәп апаның бакчасында үскән шомырт та шау чәчәккә күмелгән. Ә исе, исе. Нәфисәгә рәхәт булып китте. Менә бит яз галәмәте. Берсеннән берсен уздырып кошлар сайрый. Хәттә чикерткәләр, бакалар, кортлар үзләренең төрле тавышлары белән: “ Без салкын кышны җиңеп чыктык”,- дигән кебек авазларын салалар. Кояшның җылы нурлары, бөтен гәүдәне иркәли. Бераз бакчада эшләп, терлекләр карап, кич җиткәне сизелми дә калды. Үзенең мәшәкатьләре белән май ае үтеп тә китте. Илсурдан әлегә бер хәбәр дә булмады. Киткән көнне дә, мин киттем димәде. Юк, Нәфисә үпкәләми анарга, бәлки чыннан да вакыты булмагандыр. Бәлки, бәлки, эх шул бәлкиләр йөрәген теткәлиләр дә инде.Нәфисә бүген үз эшләрен бетереп, үзенең яраткан бакча башына чыгып утырды. Башларын калкытып чәчәк аткан ромашкаларга карап:
- Нәрсә минем дусларым, яңадан чәчәк атасызмы? Салкын кышны үтеп, тагын да матураеп, көч җыеп җир йөзен ямьләндереп чыккансыз. Ә минем өчен сез иң якын дусларым, сезгә мин бөтен күңелемне бушата алам. Сез сер саклый беләсез, ә мин...
- Бәлки ул серләреңне миңа да әйтерсең Нәфисә.
Нәфисә тавыш килгән якка башын борды, каршысында май кояшы кебек елмаеп Нияз басып тора иде.
- Нихәл дустым? Синең гел монда утырганыңны белгәч, туры килдем. Йә, нинди серләр турында сүз бара инде? бәлки бүлешерсең?
- Сәләм Нияз. Яшь чактан ук аларга бөтен күңелемне бушата идем, шул гына.
- Ярый, үзең ничек соң? Күптән күргән юк, авылга кайткач та, тизрәк китергә тырыштым, шуңа беркемне дә күргәнем булмады.
- Фәридә искә төшәме?
- Әйе, үземне ансыз күз алдыма китерә алмый идем.
- Нияз, син үзеңдә көч табып яшәргә, яңадан яратырга, өйләнергә тиеш. Үзе өчен болай үзеңне бетергәнеңне күреп, тыныч кына тора алмыйдыр , Фәридә җанын борчыма Нияз, ул моны теләмидер.
--Ә син үзең Фәридәне оныта алдыңмы соң?
Нияз. Нәфисәгә карап ,нишләргә белмичә бер яктан икенче якка йөри үк башлады.
- Телим, бик телим онытырга, ләкин килеп чыкмый. Ә син үзең оныта алдыңмы?
- Минем дә килеп чыкмый. Әле бер көнне төшемә керде . Сабантуй җирендә ап-ак күлмәктән чәчәкләр карап йөри иде. Күрсәң иде андагы матурлыкны, төш булгангадыр инде, аланлык шау чәчәктә утыра. Мин аны күрдем дә, янына барып кочакларга теләдем. Ә аякларыма әйтерсең лә таш бәйләгәннәр, урыныннан да кузгалмыйлар. Мин шунда аңа кычкырырга теләдем, ә тавышым чыкмый. Фәридә мине күреп елмайды да, китә башлады. Мин тагын адым ясарга теләдем, тик кабат барып чыкмады. Фәридә кабат борылып карады да, каядыр китеп югалды. Ә мин, мин шундый үпкәләдем анарга, нигә, әйт, нигә ул миңа бер сүз дәшмәде?
Нәфисәнең күзеннән яшь бөртекләре тәгәри башлады. Нияз аның кулларын тотып:
- Үлгән кеше сөйләшми дия иде әби. Аннары ул сине үзе белән чакырмаган икән, димәк синең анда барырга вакытың җитмәгән.
Нәфисә башын Ниязның кулбашына куйды да елап җибәрде.
- Ела дустым, ела, ачы сагышларың чыгып бетсен. Үзең әйтмешли, син дә яшәр өчен көч табып, алга атла.
Ике дус шактый гына сөйләшеп утырды, әйе аларның уртак сүзләре, уртак кичерешләре күп иде шул.
Бүген йокларга ятканда Нәфисәнең күңеле тыныч иде. Илсур белән сөйләшү көтүе генә күңелен борчыды. Кирәкмәгән уйларын куып, Нәфисә эш турында уйлый башлады. Иртәгә эше күп була, төрле отчетлар, язулар барлап чыгарга кирәк. Көндәгедән иртәрәк торып ул правлениягә эшкә китте. Кулына эләккән бер язудагы саннар дөрес түгел икәнен күреп алды ул. Әнисе әйткән сүзе буенча, 49 сыер бозаулап, 53 нәни бозау караганнар. Ә монда бары тик 47 күрсәтелгән. Ничек алай була ала?
Нәни бозаулар үлде дип тә әйтмәде әнисе. Кемнән сорарга? Ферма мөдире дөрес түгел язганмы, әллә әнисе ялгышканмы? Төшке ашка кайтмыйм, эшем күп дисә дә, ул кайтырга булды. Аш җылынып беткән төшкә, әнисе дә кайтып керде.
- Әни, әти кайтканчы сөйләшәсе сүз бар иде.
- Нәрсә булды кызым?
- Кара әле әни, син теге айда 53 бозау карадык дидең, ә отчетта 47 күренә.
- Ничек инде, 49 сыер бозаулады. Шуның 4 икешәрне китерде. Без 53 бозауны зур якка күчердек, аңлый алмыйм, ничек шулай? Ферма мөдире Мидхәт абыең белән сөйләшеп кара.
- Ничек әни, ул бит Фәридәнең әтисе, болай да правлениягә килгәч әллә ничек тота үзен. Минем ни гаебем бардыр, әни мин бу авылда кала алмыйм. Сүз дәшмәсәләр дә, күзләре белән ашыйлар мине. Булган хәл беркайчан да онытылмас кебек. Мин бары председательдән куркам. Мин шушы отчетны гына бирсәм, ә аннары дөреслек чыкса, нәрсә була Мидхәт абый белән?
- Ә бүген отчет элгермәде эле дисәң?
- Ничек әни, отчетны бухалтерия кертә, мин бары барлыйм, тутырылмаган җирләрен тутырам. Мин нәрсә эшләргә дә белмим. Бары беленсә Мидхәт абыйга зыяны килмәсен дим.
- Ярар кызым, борчылма, мин төштән соң үзем сөйләшеп карыйм. Тик кеше сүзе буенча аның кулы кәкре диләр.Белмим кызым нәрсә әйтергә дә. Үзебез кулыннан тотмагач сүзгә дә ышануы кыен.
Сөйләшәсен сөйләшеп, Нәфисә правлениягә китте. Ренат Мансуровичтан отчетлар кайчанрак әзер булырга тиеш дип сорагач, ике көн барлыгын белеп, бик шатланды Нәфисә. Димәк әнисе Мидхәт абый белән сөйләшеп элгерә. Нәфисә кабат бөтен язмаларны тикшерә башлады. Башка хаталар, ялгышлар булуын теләмәде. Эштән дә бераз соңрак чыкты. Юл кырыеннан барганда ,каршысына таныш кеше килүен күреп, әкренрәк атлый башлады. Каршы килүче эштән кайтып баручы Камил иде. Менә кисәктән генә:
- Кит инде читкәрәк,- дип Камил чабып килеп Нәфисәне юл кырыеннан төртеп тә җибәрде, ә үзен зур тизлек белән килүче машина бәрдереп тә китте. Нәфисә егылган җиреннән башын күтәреп караганда, машинада теге усал йөзле ир – ат утыра иде. Нәфисә сикереп торып Камил янына килде. Камилнең башы юл кырыендагы кәнтәргә бәрелеп сыдырылган, ярасыннан кан ага. Үзе аңсыз ята иде. Нәфисә ачаргаланып кычкырп җибәрде. Ул тавышка күрше тирәдә торучылар чабып чыктылар. Бәхеткә каршы Камилгә зур зыян тимәгән булып чыкты. Камил Нәфисәнең гомерен саклап калды. Кем белә бит, әгәр егет бәреп йокмаса, ни булыр иде. Нәфисә Камилне үзләренә алып кайтты. Өйгә кайтуга телефоннан милициягә хәбәр итте. Тегеләре исә озак та кеттермичә, килеп тә җиттеләр. Нәфисә үзе ни белгәнен, Камил үзе күргәннәрне сөйләп бирделәр.
- Сез бу ирне, сезне ниндидер ачуы белән бәрдерергә теләгән дип уйлыйсызмы?
- Белмим нәрсә әйтергә дә, теге көнне күргәч тә ул миңа усал гына озак итеп карап торды.
Сүзгә Камил кушылды:
- Аның бәрдерергә теләгәне күренеп тора иде. Мин бит Нәфисәгә каршы атлый идем, Нәфисә юлдан түгел, юл кырыеннан бара иде. Нәфисә янына килеп җиткәндәрәк кенә машина юл кырыена чыгып, тизлеген арттырып юлын дәвам итте. Бәхеткә миңа Нәфисәгә килеп җитәргә күп калмаган иде.
- Мин шунысын аңламыйм, әгәр бәрдерергә теләсә, нигә ул кеше янында бәрдерә? Аңа нигә шахит? Бу ничектер килеп чыкмый, үзегез уйлагыз әле менә. Ул Нәфисәне бәрдерә дә, теге кеше милиция чакырта. Ул кеше җүләр түгелдер бит инде, белмим, что-то монда не так!
- Мин дә белмим, ә сез тикшерегез. Нәфисә ул кешене күргәнем бар иде дигәч, табуы авыр булмас.
- Шунысы кызык та инде аның , ярар тикшерербез,- дип следователь саубуллашып китеп барды.
Нәфисә Камилгә карап:
- Менә икенчегә үлемнән калдым, рәхмәт сиңа Камил!
- Күрә торып сине үтертә алмый идем бит инде. Ярый, мин дә китәм Нәфисә! Сый-хөрмәтең өчен бик зур рәхмәт!
- Әйдә озатам,- дип Нәфисә Камил артыннан атлады.
Кешеләр дә үз ояларыннан чыккан җанварлар кебек, барысы да үз эшләрендә. Кемдер өй алды җыя, кемдер рәшәткәсен ясый, ә әбиләр капка төбендәге эскәмиягә чыгып, ләчтит сатып утыралар. Нәфисә дә көлә төшеп:
- Менә кабат әбиләргә сөйләргә әйбер булды.
- Ә син куркасыңмы? Безне чәйнәп арганнардыр инде, курыкма.
- Рәхмәт Камил, тагын бер кат. Әгәр син булмасаң белмим ни булыр иде.
- Күрәсеңме безне язмыш сукмагы гел очраштырып тора. Хәерлегә булсын дип әйт, без синең белән...
- Тагын нәрсә Камил аның белән?,- дип яннарына җир астыннан чыккан кебек Резидә килеп басты. – Әйт, ник туктап калдың? Син нәрсә эшләргә җыенасың аның белән?

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас