

Камилне бүлдерергә куркып торган Нәфисә телгә килеп:
- Анысын бер Ходай Тәгалә генә белә Камил. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар бит, кем белә безне алда ни көтәсен. Кайгыңны уртаклашам Камил. Аңлыйм, сиңа хәзер бик авыр. Әгәр сөйләшәсең килсә, кил, син бит үзең без дуслар дидең, димәк һәрвакыт минем яныма килә аласың, ә мин хәлдән килгәнче сиңа ярдәм итәрмен. Ә хәзер гафу ит, китәм.
- Рәхмәт сүзләреңә Нәфисә, алдан ук тыныч төннәр сиңа.
Нәфисәгә бик авыр булды. Камил аны үлеп яратуы йөзенә бәреп чыккан, ә Нәфисә аңа үзенең яратуын бирә алмый. Нишләргә соң аңа? Илсур белән аерылышканнан соң да ул Камил белән тормышын бәйләргә теләми. Ничек итеп ул йөрәгеннән Илсурны алып ташласын да, ничек итеп аңа хыянәт итсен ди. Юк, юк, гомере буе үзе генә яшәсә дә, Нәфисә башка кешегә кияүгә чыкмаячак. Шуңа да ул ничек булса да Резидә белән Камилне кавыштырырга тырышачак. Нәфисә өйгә кайтып җиткәндә шактый вакыт үткән иде, әнисе әзерләгән аш та суынган иде.
- Кызым, берәр нәрсә булмагандыр бит? Бик озак тордың.
- Юк әни, башта сыйныфташ Резидә белән сөйләшеп тордык, аннары Камилләргә кердем, Фируза апа сөйләндерде. Китәм дигәндә генә Камил туктатты. Әгәр сүзен тыңламасам, минем яктан аны хөрмәт итмәү кебек була иде.
- Әй бәбкәм, бәлә үзе генә килми дип юкка гына әйтмиләр шул. Кыз кеше булсаң яхшырак та бит, кыз балада көч күбрәк, ә егет кешегә катлаулырак бер ялгызы калу.
- Әни каян килгән ди безгә көч? Син ни сөйлисең? Миңа кара, күпме елап яттым, яшиселәремдә килмәде, кеше янына чыгарга да хурландым, миңа җиңел иде дип уйлыйсыңмы?
- Юк кызым, алай уйламыйм. Сиңа бик авыр булды, тик бу башка әйбер. Синең күңелеңне, җаныңны пычракта әвәләделәр. Ул тагын да яманырак балам. Синең кебек воҗдан газабына ир кеше эләксә, бәлки ул газап китергән упкыннан чыга да алмас иде.
- Әни, җитте, без тагын шул мәшһәрнең эченә керәбез, туктат ул сүзләреңне.
Нәфисә газ плитәсе янына килеп ашны җылытырга куйды да:
- Әти ашадымы аш?
- Әйе кызым, мин аны ашаттым инде, үзем дә ашадым, синең белән чәй генә эчәм.
- Кара әле әни, ике көннән председатель безгә кунаклар килә диде, правлениядә өстәл әзерләргә кушты, син миңа булыша аласыңмы?
- Мин нишли алам инде кызым?
- Без эштәгеләр белән төрлебез терле әйберләр пешереп алып килергә сөйләштек, синең әниең тәмле пироглар пешерә, пешереп җибәрсен әле диделәр.
- Соң ул кешеләр столовыйда ашасын, нигә дип сез ашатырга тиеш аларны?
- Әни, алар министерстводан ди, Ренат Мансурович үзе безнең белән башта киңәшләште. Ул тикшерүчеләр кәнагәть калса, безнең колхозга күпмедер күләмдә акча күчерәләр ди. Ә председатель ул акчага авылга чишмә суы тарттырыр идек ди. Менә шуңа без тырышырга уйладык.
- Ярар кызым, йөзем җитәрлек бар, гөбәдия ясармын, ярыйдыр бит?.- дип Нәфисәнең арксыннан сыйпап:
- Әй балам, синең күңелеңне күтәрер өчен таштан да коймак салыр идем.
Нәфисә әнисен кочаклап:
- Әнием минем, рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Ишек кырыенда торган телефон шалтыраган тавыш ишетелде. Нәфисә белән Мөслимә апа бер берсенә карап куйдылар.
- Әни нишләргә әгәр Илсур булса? Мин аңа юк дип әле әйтә алмыйм, озакка сузып өметләндерәсем дә килми.
- Кызым ал телефонны, сөйләшер сүзебез бар диген.
- Юк әни, юк мин...
Ләкин телефонны Барый абый алырга элгерде.. Илсур белән матур гына сөйләшеп алгач, ул Нәфисәне чакырды. Нәфисә теләр-теләмәс кенә телефонны алып:
- Әйе Илсур, мин тыңлыйм.
- Сәләм сөеклем, нәрсә хәлләрең?
- Рәхмәт ярый, үзең ничек?
- Мин әле аңламыйм, әллә сиңа нидер булган, әллә мин ялгыш ишетәм, тавышыңа нәрсә булды, нәрсә булса да борчыймы сиңе? Нәрсә борчый? Тавышың үзгәреп киткән.
- Юк син нәрсә инде, бернидә булмады, эшем күп иде. Бәлки шулдыр. Ә үзең ничек соң? Әти-әниләреңнең хәлләре ничек? Илсиярнең туена әзерлек ничек бара?
- Бер үземә күпме сорау. Карап торам да гаиләгә тагын бер следователь кушыла дип уйлыйм. Хәлләр яхшы, мине эш буенча бер айга Мәскәүгә җибәрәләр, анда шалтырата алмасам, мине югалтма диюем.
- Бер ай?
- Ә ник, күпме инде бер ай? Хәзер үтә дә китә, ә кайтуга синең кулыңны сорарга килэбез.
-Юк, юк,юк,-дип әйтергә элгерде Нәфисә. Ильсур аптырап калды, ул кабат Нәфисәгә:
-Нәрсә юк, син нәрсә миңа кияүгә чыгарга риза түгелмени, үзең бит риза дигән идең, бу нәрсә инде тагын?
Нәфисә куркып калды, нәрсә дип әйтергә, телефон аша болай әйтү дөрес булмас иде, ул бары:
-Әни ашка тоз салмакчы иде, мин юк салма дияргә теләвем генә, шуңа юк дидем-диде аннары егетне алдап.
-Ә син кайчан китәсен соң? Бәлки күрешә алырбыз син киткәнче?
-Дөресен әйткәндә белмим, иртәгә диделәр иде, тик командирыбыз ике көннән диде. Әгәр дә шулай булса, мин очып синен яныңа кайтып киләм.
-Яхшы булыр иде.
Ильсур көлә төшеп:
-Әллә сагындыңмы мине?
-Бәлки шулайдыр да, ярый минем эшем бар, китәр алдыннан хәбэр бирергә онытма, ярыймы? Көндез китсән правлениегә шалтырат.
-Тыңлыйм сине генералым минем, тыныч йокылар, Мөслимә апага миннән сәлам әйт, ярыймы?
-Ярый, хуш, сина да тыныч төннэр.
Нәфисә әнисе янына килеп:
-Ул бер айга Мәскәүгә бара әни, ничек әйтмичә түзәргә?, Бик әйтәсем килде, бик, ләкин телефоннан ничек итеп һәм нәрсә әйтим? Нинди сәбәп табыйм әнием?
Нәфисә әнисен кочаклап елап җибәрде
-Яратам мин аны әнием, яратам, ничек итеп аннан баш тартыйм? Ничек итеп аның минем өчен янып йерүеннән, мәхәббәтеннән көлим? Аның яхшылыкларына ничек итеп таш бәрим соң, әнием?
-Әле бер аен бар кызым, нәрсә булса да уйлап табарбыз. Бик кызганыч Илсур белән араны эзүегез. Шундый яхшы егет бит. Кызым бәлки дөресен әйтерсең, бәлки аңлар.
-Ничек әти-әнисе телләп әйтте бит, мине кыстырма, баланы атасыз калдырма диде.
-Син бит аның әнисен беләсең, бәлки аның белән киңәшләшергә кирәктер.
-Ә син аны ничек күз алдыңа китерәсен, Талия апа мин сезнең улыгызга кияүгә чыгарга телим, тик ирегез каршы һәм каршы булуын сездән яшерә, -дипме?.
-Ярар кызым, язмыш кулына тапшыр син аны, ярый, бар ят, йокла, караңгы теннән соң һәрвакыт яктылык дөньяны биләп ала. Алла теләсә, бар да үз урынына кайтыр.
Әйе, үз урынына кайтыр, тик кайчан? Нәрсә белән бетә бу мәшхәр? Нәфисә кабат булган хәлләр арасында йөрде. Нәрсә булды соң ул көнне? Нигә дип ул егетләр аларга бәйләнде? Әйе, берсе аерым ачык итеп “Зачем вы должны достатся этим ментам” диде. Димәк аз гына булса да Ильсур аркасында, аны милиция хезмәткәре киеме белән безнең янда күргән өчен. Юк, юк, нәрсә соң бу, мин Илсурны гаепләргә маташам түгелме соң? Бу бер дә дөрес түгел, ул күпме минем өчен тырышты.
Нәфисә үз уйларына бирелеп йоклап китте. Иртән дә аның бер дә торасы килмәде, тик аның борынын тәмле исләр кытыклап элгерде. Ул урыныннан торып битен юды да, аш бүлмәсенә керде. Әнисе иртәнге чәйгә юка пешергән булып чыкты.
- Әни, бигрәк уңган инде син. Фермадан эшләп кайтуың җитмәгән, мин торганчы юка да пешерергә өлгергәнсең.
- Башыңа төшкәч башмакчы буласың ди. Син дә кияүгә чыккач карарбыз нишләрсең, булган әйберне пешерү кыен түгел кызым, иң мөһиме теләк кирәк.
- Иң мөһиме исәнлек кирәк әнием, исәнлек. Рәхмәт әнием сиңа барысы өчен дә. Әле дә ярый син бар әнием минем. Нишләр идем икән син булмасаң янымда? Ач килеш эшкә китәр идем,- дип Нәфисә өстәл янына утырды.
Чыннан да, кыз бала тормышында әни кеше зур роль уйный. Аның эштә эшләп, кытыршыланып беткән куллары да, сине сыйпаганда иң йомшак куллар була. Ә әни пешереп ашаткан ризыктан да тәмлерәк нәрсә бармы икән, юктыр мөгаен. Ә назлап әйткән сүзләре, колакларда моң булып яңгырый. Әни, әни, син бит минем колагымда шаулаган искиткеч моңым, йөрәк маем. Күз алдымда яктырган кояшым да – син ул минем әнием. Нинди генә матур сүзләр әйтсәң дә, җитмәс кебек әниләргә булган яратуны, ышанычны, таянычны аңлатып бетереп.
Ике көн сизелми дә үтеп китте. Бүген иртәдән бирле правлениягә килергә тиеш кунакларны каршы алырга әзерләнделәр. Ренат Мансурович кушуы буенча бөтен документлар да тәртипкә килде. Бухалтериядә өстәлләр әзерләнде. Ләкин комиссия кешеләре генә килергә бик ашыкмадылар. Төшке аш вакыты җиткәндә, правления каршына өч машина килеп туктады. Ренат Мансурович ашыгып аларны каршы алырга чыкты.
Бар нәрсә әзер икәнен белеп, Нәфисә Роза Фаязовнадан сорап, өйгә кайтырга чыкты. Шәһәрдән килгән машиналар яныннан үткәндә, сөйләшеп торучы машина йөртүчеләр арасыннан берсе анарга борылып-борылып карады. Бу караш , усал йөз, анарга бик таныш кебек иде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.