Литература
8 Августа 2025, 10:50

Парлы ялгызлар

Гөлчирә Галимова. Егерме икенче өлеш. Чыннан да Илсур бүтән бер сорау да бирмәде. Авылга район үзәге аша үтәргә булгач, Илсур шуннан файдаланып:- Бәлки хастахәнәгә кереп чыгарбыз? Кизү торучы табиб бардыр әле, карамый калмаслар.- Рәхмәт, кирәкми, син биргән дарудан бераз тынычланды, әгәр тагын сызласа иртәгә барырмын.

Парлы ялгызларПарлы ялгызлар
Парлы ялгызлар

Чыннан да Илсур бүтән бер сорау да бирмәде. Авылга район үзәге аша үтәргә булгач, Илсур шуннан файдаланып:
- Бәлки хастахәнәгә кереп чыгарбыз? Кизү торучы табиб бардыр әле, карамый калмаслар.
- Рәхмәт, кирәкми, син биргән дарудан бераз тынычланды, әгәр тагын сызласа иртәгә барырмын.
- Үзеңә кара, аннары авылга кайтканчы елап кайтма.
Нәфисә ирексездән елмаеп җибәрде.
- Рәхмәт сиңа мине кайгыртуың өчен.
- Бәхетең әле өйләнешмәгән без, хатыным булсаң, сөйрәп алып керер идем, болай борчылып, төшең авыртуына түзеп утыруыңа чыдамас идем.
Ниһаять авылга кайтып җиттеләр. Илсур Нәфисәгә машинадан төшәргә булышып, капка ишеген генә ачарга теләгән иде, капкадан Мөслимә апа килеп чыкты:
- Нәрсә хәлләр Мөслимә апа? Менә кызыгызны исән-сау алып кайттым. Рәхмәт сезгә сүземне тыңлап аны безгә кунакка җибәргән өчен.
- Үзеңә рәхмәт энем, безне олылап йөргәнеңә. Әти-әниеңә рәхмәт, шундый тәртипле егет үстергән өчен. Юл җиңел булмагандыр, аргансыздыр, әйдә энем бераз чәйләп алыйк.
- Юк Мөслимә апа, ашыгам. Китергә кирәк, сау булыгыз,- дип китмәкче иде, кире борылып
- Ә менә нәрсә Мөслимә апа. Нәфисә юл буе төшем сызлый дип елап кайтты, иртәгә сызламасада хастахәнәгә җибәрегез, бер сызлаган, тагын сызлаячак.
- Ярый энем, рәхмәт әйтүеңә. Нәфисә үзе әйтмәс иде дә.
Илсур кулын сөлкеп машинага утырып китеп барды. Мөслимә апа Нәфисәгә борылып:
- Кызым мин эшкә барып киләм, кайткач сөйләшербез, ашыйсың килсә, аш пешкән.
- Рәхмәт әнием, мин чәй генә эчеп алам.
Нәфисә кабат үз уйларына бирелеп бүлмәсенә кереп ятты. Ләкин башына бернинди фикер дә килмәде. Юлда ардырганмы, әллә төне буе йокламаганлыкмы, ул йокыга талды. Авызы кибеп уянып киткәндә инде таң аткан, аш бүлмәсендә чәшкәләр шалтыраган тавыш ишетелде. Нәфисә халатын киеп аш бүлмәсенә чыкты.
- Кызым, хәерле иртә, син аш та ашамагансың, ач килеш кем йокларга ята инде.
- Әни мин чәй эчтем, дөрестән дә юл үтерә икән. Бик ардырылган.
- Син эшкә барасыңдыр бит?
- Әни әлбәттә барам.
- Бар юын, мин чәй ясыйм.
Нәфисә юынып өстәл янына килеп утырды. Әнисе сораулар бирә башлаганчы, үзе сораулар бирергә булды, чөнки әнисенең сорауларына әле җавап бирергә әзер түгел иде ул.
- Әни, бәйрәмнәр ничек узды, ветераннар без алган бүләкләрне яраттылар микән?
- Яратмый нишләсеннәр инде кызым, алар өчен зур бәйрәм бит ул.
- Әни, мин төшке ашка кайтып тормыйм. Бүген район үзәгенә администрациягә барырга дигән иде Ренат Мансурович. Мин шунда капкалап алырмын, борчылма кайтып җиткәч өйдә булсаң шалтыратырмын. - Ярый, үзәккә барсаң Кәдәрия апаларыңа сөт алып бар, кертеп чыгарга элгерәсең инде.
- Әни әзерләп куярсың, барышлый өйгә кереп чыгармын. Әни, рәхмәт, коймагың тәмле булган. Мин китем,- дип тизрәк урынынан кузгалды. Мөслимә апа гына:
- Кызым, кунакта ничек булды соң, әти-әниләре яхшы кешеләрме Илсурның?
- Әни потом, все потом. Мин сиңа кайткач барында сөйлим, үпкәләмә, соңга калам, сигез тула. Сиңа да вакыт, бозауларың ачтан үлә.
- Минекеләр үлми кызым, аларны ашатып кайттым инде. Ярый бар, хәерле юллар кызым.
Әйе, Нәфисә бу юлы әнисенең сорауларыннан әлегә котылды. Тик күпмегә хәтле яшереп йөреп була? Юк, булмый, аның әнисе кечкенәдән Нәфисәнең бөтен холкын белә, ялганлый алмас ул әнисен, ялганлый алмас.
Правлениядән кирәкле документларын алып , Нәфисә Уазикка утырып районга китте. Әнисе әзерләп куйган сөтне Кәдәрия апасына кертеп тапшырып, администрациягә килде. Кирәкле кабинетларны табып, эшен бетереп чыкканда, төшке аш вакыты җиткән иде инде. Нәфисә машина янына килеп:
- Фиргат абый, кибеткә кереп чыгарбыз әле. Ике көннән әнинең туган көне, нәрсә булса да аласы иде.
- Керербез сеңлем, мин үзем дә әйтергә теләгән идем. Кара әле Нәфисә, бухгалтерия белән сөйләшергә оныттым, бүген бит Ренат Мансуровичның туган көне. Иртән дә котлаучы булмаган ахыры. Яхшы түгел, все таки җитәкчебез.
- Фиргат абый, ул бит яңа кеше. Шуңа да бөтенесе белеп бетерми. Бүләк хакында сез дөрес әйтәсез, алырбыз, тик мин ирләргә нәрсә алырга икәнен белмим. Сез миңа булыша алырсыз дип уйлыйм. Ә бухгалтериягә килгәндә, асмаслар әле.
- Ярый, әйдә киттек алайса.
Кибетләрдә бүләк карап йөреп, шактый гына вакыт үтте, ашыйсы да килә башлады.
Нәфисә түзмәде:
- Фиргат абый, әнә шул кафега кереп чәй эчеп кенә алыйк әле, кайтып җиткәнче эчемдәге бүреләр үземне ашап бетерә әтү.
Фиргат ирексездән көлеп җибәрде.
- Минем хата Нәфисә, үзем син администрациядә булганда капкалап алдым иде, ә синең турында уйламадым, гафу ит.
- Сезнең гаеп түгел, үзем өлгерермен дип уйлап дәшмәдем.
Кафега кереп берәр пәрәмәч белән чәйләп алгач, кайтыр юлга кузгалдылар. Тыныч кына барганда:
- Нәфисә, минем кыз унны бетерә, син ничек уйлыйсың, укытырга кая кертергә икән?
- Кызык кеше сез Фиргат абый, иң мөһиме үзе нәрсә тели бит. Сез көчләп укыткан башка ул, олыгая төшкәч мин башка профессия сайлаган идем диярлек булмасын. Иң беренче үзенә сайларга мөмкинлек бирегез, ә аннары үз киңәшләрегезне әйтеп карагыз, һәм уйларга вакыт бирегез.
- Рәхмәт сиңа, аннары гел сез дисең, син Фиргат абый диген. Сез дигәч әллә ничек кенә сеңлем.
Нәфисә көлеп куйды.
- Сез дип әйткәч кешене хөрмәт итү генә Фиргат абый, үпкәләмә.
Менә алар үзләренең авылларына кайтып җитте. Әле эш сәгате бетмәгән. Шуңа да Ренат Мансуровичка дигән бүләкне газетага төреп, Фиргат абый бухалтериягә алып керде. Нәфисә туры председатель бүлмәсенә кереп, үзенең эше буенча отчет бирде. Берничә минуттан ишек шокып бүлмәгә Фиргат абыйга ияреп бухалтерия кызлары, баш агроном, бригадир килеп керделәр. Роза Фаязовна үзе сүз алып:
- Ренат Мансурович, сезне бөтен коллективыбыз исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз. Без сезне аз беләбез, шулай да кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алыгыз,- дип кара тышлы матур блокнот, ручкалар наборы һәм җитәкчеләр йөртә торган кара портфельны бирде. Ренат Мансурович мондый бүләкләрне көтмәгәне күренеп тора иде, ул каушап калды:
- Рәхмәт сезгә мине зурлаган өчен, чыннан мин көтмәгән идем. Ә үзем сезне бераз сыйлармын дип бераз пироглар алган идем,- дип шкафтан пирог, конфетлар һәм торт чыгарды. – Бәлки чәй чәрбез бергәләп?
Чәйләр куеп бергә-бергә сөйләнеп чәй эчтеләр. Ренат Мансурович бик кырыс тоелса да, бик күңелле кеше булып чыкты. Төрле кызык вакыйгалар искә төшереп, сөйләп, барысын да көлдерде.
- Сезнең белән эшләвемә бик шатмын. Бик зур рәхмәт сезгә кабат. Ә хәзер инде эш вакыты бетте, кайтып ял итегез,- дип бүлмәдән чыгып китте.
Кешенең эченә кереп булмый шул, нинди кырыс булса да, уңайлы, кешелекле кеше булып чыкты дип уйладылар барсыда. Ә кайсы кеше яхшы булып күренсә дә, эчендә кара елан йортә икән дип уйлады, Хәйдәр абыйны күз угында тотып. Әйе эш вакыты бетте, өйгә ничек кайтырга да, әнисенең сорауларына ничек кенә җавап бирергә? Өйгә кайтып тамак ялгап алгач Нәфисә савыт-сабалар юды. Идәннәр юып алырга мунчадан җылы су алырга чыккан иде:
- Кызым,бераз һава сула, кара бүген бигрәк көне матур.
- Әни идәннәр юып алам да, чыгам.
- Әтиеңә әйт әле, ул капка төбендә, керсен. Иртәгә сарыкларны чыгарасы иде, ике рәшәткә сынган, кадакласын, әле якты, өлгерә.
Идән югач та Нәфисә урамга чыгарга ашыкмады. Кулына китап алып, укый башлады. Ләкин укый гына алмады, берничә юл укый башлауга Илсур исенә төште. Менә кабат йөрәк әрнүләре өскә калкып чыкты. Нигә соң аңа тормыш аркасы белән әйләнеп басты. Нигә берсеннән берсе авыр сынаулар җибәрә? Күпме, күпме түзеп була соң борчулар китергән авыртуларга?
- Кызым, нишлисең соң, баядан бирле телефон шалтырый,- дип Мөслимә апа телефонны кулына алды.
- Әйе тыңлыйм, кем әле бу?
- Мөслимә апа бу Илсур, хәерле кичләр. Нәрсә хәлләрегез?
- Әйбәт энем, әйбәт, үзең ничек?
- Яхшы Мөслимә апа, кыен булмаса Нәфисәне чакырыгыз әле.
- Хәзер,хәзер Илсур, чакырам.,- дип Мөслимә апа Нфисәгә кул сөлтәде. Нәфисә исә башын селкеп, ике кулын тоташтырды. Әнисе кызын аңламыйча, кабат :-Нәфисә Илсур шалтырата бит,- дигәч.
- Өйдә юк дип әйт,- диде тын гына.
Мөслимә апа телефонны алып:
- Илсур ул чыгып киткән, күрше Зәйнәп апа чакырган иде, андадыр.
- Ярый алайса, сәләм әйтегез, дип Илсур телефонны куйды.
Мөслимә апа кызына карап:
- Нәрсә булды кызым? Аңлат.
- Әни, әйдә иртәгә сөйләшәбез, әти ишетер, яратмас.
Мөслимә апа Нәфисәне кулыннан тотып бакчага алып чыкты да:
- Сөйлә, мин көтәм, -диде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас