

Нәфисәнең йөрәге сикерә башлады. Нәрсә әйтергә тели икән Хәйдәр абый. Башыннан мең терле уй йөгерде. Кызганычка каршы куркуы юкка булмаган икән . Нәфисә куркып кына Хәйдәр абыйга карады да:
- Аңламадым Хәйдәр абый, минем ни катышым бар? Мин нәрсә эшли алам?
Хәйдәр абыйга сүз башларга авыр икәне күренеп тора иде, ләкин сүз әйтми кала алмаганны үзе генә белә шул. Шуңа да акрын гына:
- Нәфисә сеңлем, мин әйтәм, тик син бүлдермичә генә тыңла. Аңлыйм, бу сөйләшү икебез өчен дә авыр булачак. Мин бары Илсур турында уйлыйм, аңа ничек яхшырак булуы хакында. Син беләсең инде, ул милиция хезмәткәре. Ә ул эштә, шаяруга, ялгышларга урын юк. Эшкә алганда да, эш барышында да, аларны энә күзе аша тикшереп торалар. Кечкенә генә хата, кечкенә генә кыйпылчык та, дәрәҗәсен төшерә ала.
- Мин аңламыйм, аның эшендә минем ни катышым бар?
- Сеңлем бүлдермә. Миңа да бу сүзләрне сиңа әйтергә авыр. Тик аңла, үтенәм, Илсур бик күп тырышты, күп укыды, сынаулар аша үтеп дәрәҗәсен күтәрде. Ә сиңа өйләнсә, синең үткәннәрең калкып чыгып, аның дәрәҗәсенә тап төшерәчәк.
- Тик мин бит җинаять кылмадым. Киресенчә, мин зыян күрүче , сез....
- Сеңлем беләм. Мин үзем дә шул эштә бит. Җинаятчеме син, зыян күрүчеме, безнең эштә сорап тормыйлар. Суд эше кергән икән, әйе “ Суд” сүзе үзе зур тап булып тора. Беләм, Илсур сине бик ярата. Минем белән туй турында да сөйләште. Аңла үтенәм, мине кансыз дип тә әйтмә. Мин бары улымның дәрәҗәсе төшүен теләмим, күпме тырышлыгы юкка чыгуын да теләмим. Әгәр Илсурга туегызга каршы икәнне әйтсәм, әти белән улы арасында чыга алмаслык упкын килеп чыгачак. Әгәр инде син баш тартсаң, бу башка эш. Син дә Илсурны яратасыңдыр дип уйлыйм сеңлем. Аның киләчәге сине дә борчырга тиеш. Уйла сеңлем, син нәрсә телисең, Илсурның яраткан эшендә эшләвенме, әллә инде өйләнеп бер хата аркасында дәрәҗәдән төшүенме?
- Сез кызык кеше икән Хәйдәр абый. Сез улыгыз хакында гына уйлыйсыз. Ә мин,... мин нишләргә тиеш? Минем йөрәгемә нинди яра салуыгыз турында уйладыгызмы? Ничек, ничек итеп шулай җиңел генә яраткан кешеңнән баш тартып була? Ә Илсурга мин нәрсә әйтергә тиеш, әйтегез?
Нәфисәнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри башлады. Йөрәге күкрәгеннән атылып чыгам сыман типте. Сулышы кысыла башлады. Хәйдәр абый Нәфисәне килеп кочаклады да:
- Гафу ит мине, тиле атаны гафу ит. Чыннан да мин сине уйламанганмын. Дөресрәге уйладым, тик сиңа шулай авыр булыр дип уйламадым. Үтенәм, гафу ит син мине, син бер аңларсың әле үз балаларың булгач. Аңларсың. Гафу ит мине, мин керәм, озакламый Илсур кайта, үтенәм, без сөйләшкәнне әйтмә. Әгәр ата белән улның арасында чыгалмаслык упкын, ул атасыз, ата кеше улсыз калуын теләмәсәң, әйтмә, - дип өйгә таба атлады.
Нәфисәгә авыр иде. Ничек итеп ул яраткан кешесеннән баш тартсын ди. Йә Ходаем, ни өчен, нинди гөнаһларым өчен болай мине сыныйсың син? Әле кайчан гына, дөрләп янган утлы сынау аша чыктым гына. Менә хәзер кабат зур сынау алдыма куйды. Нишләргә? Ничек итеп Илсурга аерылу турында әйтергә? Ә сәбәбе, сәбәбен каян табарга? Бу бик катлаулы мәсьәлә, һәм моның чишелеше юк кебек. Бер яктан Хәйдәр абый дөрес, әгәр Нәфисә туйга каршы килмәсә, әтисе ризалык бирмәсә нәрсә була? Башлар буталып бетәрлек әйбер. Ләкин Нәфисә Илсурга юк дип әйтүен күз алдына да китерә алмады. Илсиярне сорарга килгәч тә, күпме үз хыяллараны бирелгән иде. Ә хәзер ул хыяллардан берни калмыйча, юкка чыкты. Нигә соң Ходай аны гел сыный? Нигә ул аның тормышы белән уйный икән? Нәфисә янә матур күл өстенә карады. Ике акчарлак күл өстендә нидер бүлешә алмыйча бәргәләнешәләр иде. Кисәктән берсе эләктергән әйберен төшереп җибәреп кире алгалаганчы, икенче җитезрәк булып авызына кабып очып та китте. Нәфисә дә үзен шул акчарлакка тиңләде “ Менә ул шулай, кулыңа тоттырган өлешеңне тота белмәсәң, кулыңнан тиз тартып алалар икән” теге акчарлак үзенең югалтуы өчен талпынмаган кебек, Нәфисә дә үзен шулай ялгыз, бернәрсәсез калган кош сыман хис итте.
- Менә кая качып утырасың икән Нәфисә, нәрсә булды? Әллә еладыңмы? ,- дип сорады Нәфисәнең кызарып беткән күзләрен күреп Илсур.
- Кара инде, эш буенча гына китеп бардым, сөеклем сагынырга да элгергән. Ну нәрсә булды инде сиңа?
- Юк Илсур, еламадым. Бая җил чыгып алды, ялгыш чүп керде. Ә мин рәхәтләндем күземне удып. Шул гына,- дип алдады да кыз.
- Ярый алай гына булса, әйдә чәй эчәбездә, юлга чыгабыз.
Нәфисә Илсур артыннан атлады. Өстәл өстендә чәйләр әзер иде инде. Өстәл артында утыручылар көлешә-көлешә нидер сөйләнделәр. Ләкин Нәфисә генә үз уена чумган иде. Вакыты-вакыты белән аңа карап алган Хәйдәр абый күзләреннән куркып, Нәфисә күзен дә күтәрергә батырчылык итмәде. Талия апа Нәфисәнең бу хәләтен күреп:
- Нәфисә, акыллым, син кем булса да үпкәләттеме әллә? Йөзең качкан кебек утырасың. Нәрсә булды?
- Юк Талия апа, бар да әйбәт, рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Нигәдер башым авырта башлады, әз йоклагангадыр дип уйлыйм.
- Алла теләсә әниең янында рәхәтләнеп ял итәрсең. Әни, әни инде ул. Үзеңә рәхмәт, безнең сүзне тыңлап килгәнең өчен. Алла теләсә Илсияр туена кайтырсың дип өметләнеп калабыз.
- Вакыт булса кайтырмын Талия апа.
- Вакытны табарга тырыш. Туйлардан соң сине сорарга барырга исәп. Илсур бөтен колак итемне ашады, сине кайчан сорарбыз дип.
Нәфисә бер сүз дә дәшмәде. Ә нәрсә дисен соң ул? Хәйдәр абый:” Кияүгә чыгу турында уйлама да,- дипме? Нәфисә өчен җавапны Илсур бирде. Аңлады ул кызга бу сорауга җавап бирергә авыр икәнен. Җитмәсә кисәктән генә уены-чыны белән бергә:
- Әни мин үзем Нәфисәне илтеп, өенә керүгә әти-әнисеннән сорап ук кайтам. Нигә кирәк ди инде сезне ияртеп йөрергә, мин үскән малай дисез бит.
- Улым, алай эшләмә. Кеше сүзе ни тора. Авылда аңламаслар, сорарга килмичә, кияүгә чыгуын.
- Әни инде, әлбәттә юк, шаярырга да ярамый инде. Ярый, без җыенабыз әни, вакыт.
Нәфисә кабат рәхмәтләрен әйтеп Илсияр белән машинага чыгып утырдылар. Юл озын, шуңа да Нәфисә Илсурга артык күп сораулар бирмәсен өчен. юл йоклаган булып барды. Ә нәрсә әйтсен ул, әгәр Илсияр Илсур янында кирәкмәгән сораулар бирсә. Җитәр микән аның Илсурга юк дип әйтергә кыюлыгы? Кабат сораулар башында бөтерелде. Нәрсә соң бу, әле күптән түгел генә воҗдан газабы кичереп, янә аркасына канатлар үсеп чыкты гына, ә инде аларны төбе тамыры белән йолкып та алалар. Кая соң ул дөреслек, кая? Ничек итеп олы кеше яшь кызның хисләре белән уйный ала? Ә үзе? Үзе судан коры чыга, ул яхшы әти, ә миңа нишләргә? Ничек яраткан кешемне йөрәгемнән алып атыйм?
- Нәфисә, җитәр инде, өйгә кайткач йокларсың, Илсияр кайтып җитә, кайчан очрашып туй хакында сөйләшүегез хакында вакыт билгеләгез. Сезгә ничек әйбәт була, минемчә ял көне Нәфисә Казанга килсә әйбәтрәк булыр.
- Илсур, син бит миңа гел шалтыратып торасың, вакытны билгеләрбез.
Илсияр машинадан төшеп калды. Илсур авылга кайтканчы Нәфисәне төрле сораулары белән аптыратып бетерде. Тик ул сорауларга Нәфисәнең генә җаваплар бирәсе килмәде. Кызның бу хәләтен күреп, Илсур туры сорау бирде:
- Әйт дөресен, нәрсә булды сиңа? Күңелең күтәренке иде, сиңа карап торуы үзе бер рәхәт иде. Йөзеңдә кояш балкый сыман иде. Ә хәзер сине электр тогы аша үткәргәннәр сыман. Бер тамчы арада шундыйга әйләндең. Минем китеп баруым ышамадымы? Бәлки мин булмаганда начар сүз әйткәннәрдер? Белмим ни уйларга.
Нәфисә кабат дәшмәде. Илсур янә сүз башлады.
- Аңладым, әти, әти сине энә күзе аша үткәргәндер инде. Ул шулай ярата. Тик ул безнең өйләнүебезгә каршы түгел. Чыннан әйтәм.
- Илсур үпкәләмә, юл буе төшем сызлый. Шуңа да каефем юк. Әйтергә ничектер уйламадым. Кайбер сорауларыңны ишетми дә калдым. Шуңа ничек җавап бирергә дә белмәдем. Үпкәләмә, ант итәм, бер генә дә авызымны ачасым килми.
- Җүләрем, әйтсәң күптән дару бирә идем. Минем дә гел тешем сызлый бит, шуңа да даруым гел үзем белән йөри,- дип машинаны туктатты.
Бардачогыннан кирәкле даруны табып, кызга бирде.
- Берсен эч, ә берсен сызлаган теш янына, камашыңа куй.
Илсурның үзе өчен кайгыртканны күреп Нәфисәнең күзләренә яшь бөртекләре җыелды. Илсур кабат келеп:
- Кечкенәм минем, ярый, ял итеп кайт, тиздән кайтып җитәбез инде. Ә мин бүтән сорауларым белән аптыратмам.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.