

Унтугызынчы өлеш.
Нәфисәгә уйланырга, үз тормышында нәрсә үзгәртергә, кая, нәрсә, ничек икәнен аңларга вакыт җитәрлек иде. Әйе, тормыш алга таба үз юлыннан китте. Нәфисә эшенә башы белән кереп чумды.. Көннәр озынаеп, төннәр кыскара барды. Кояш үзенең җылы нурлары белән җирне ямьләндерде, яшелеккә күмә башлады. Илсур Нәфисәгә шалтыратып, әнисе беренче май бәйрәмнәренә кунакка чакыруы турында әйтте. Ләкин Нәфисә баш тартты.
- Илсур, бик теләр идем, Илсиярне дә бик сагындым. Тик тәти апалар кунакка кайта, алар бит ике-өч елга бер генә кайталар. Үпкәләмә инде, әгәр кунакка китсәм, аларны күрми калам. Әниеңнән минем исемемнән гафу үтен, яме?
- Ярый инде, нишләп була. Тик бер шарт белән. 9-май бәйрәмнәренә точно кайтасың! Әти белән сине яхшылап таныштырырга кирәк, аңлатырга, синең кулыңны барып сорарга күндерергә. —Ашыкмыйсыңмы син егет?
- Нинди ашыгу, соңга калам, соңга калам күз нурым. Белсәң иңе йөрәгем сине ничек сагынганын. Беләсеңме мин нәрсә уйлыйм?
- Юк, белмим, ә нәрсә?
- Теге юлы сине очратмасам нәрсә булыр иде икән? Үземә тиң кызны эзләп арыр идем мин, көтүчем минем.
Нәфисә көлеп җибәрде. Илсур аның көлүен ишетеп:
- Нәрсәсе көлке инде?
- Әле дә онытмадыңмы?
- Ничек онытыйм инде. Үзем дә бит бик каты бәрелеп аттым. Әгәр ялгыш шунда” Коза” димәсәм, бәлки бер сүз дәшмичә китәр идең. Менә бит язмыш нәрсә эшли, ничек таныштырып, парлаштыра.
- Белмим дә инде. Пар булып саналсак та, ялгызлар кебек, икебез ике якта яшибез.
- Кадерлем, тукта инде, гел шулай димиләр. Менә өйләнешербез дә, гел бергә булырбыз. Шуңа күрә тизрәк безгә кунакка кайт дим бит. Сөйләштекме кадерлем? Мин әнигә сине 9 майга кайта диям.
- Әйе, сөйләштек, тик алар янында, дөресрәге алар алдында дөрес булырмы соң мин кайту?
- Соң өйләнер алдыннан кызны алып кайталар бит инде таныштырырга. Ярый, син уйла, җыен, минем төнге сменага эшкә. Мин сиңа бәйрәмнәрдән соң шлтыратырмын. Сау бул Нәфисә.
- Үзеңне сакла Илсур ,пока.
Әйе, бу сөйләшү тагын Нәфисәне үз уй-фикерләренә кертеп җибәрде.
Бүген правлениядә эш күп, 1 май бәйрәменә әзерлек бара. Төрле төстәге кәгазьләрдән чәчәкләр ясап, агач ботакларына бәйләргә, транспорантлар әзерләргә. Һәр колхаз райондагы митингка кушыларга тиеш. Шуңа да һәрберсе үзенчә, берсеннән берсе матур чәчәкләр ясарга тырыша. Менә көтеп алган көн килеп тә җитте. Матур-матур киемнәрен киеп, халык район үзәгендә җыела. Урамда уйнаган көй, вакыты-вакыты белән диктор сөйләгән сүзләр ишетелә. Җыелышып басып торган Нәфисәләр янына Ренат Мансурович та килде.
- Әйдәгез, җыеныгыз. Без Комунна колхозы артыннан мәйданга таба төшәбез, тизрәк, бәйрәм башлана.
Халык мәш килә, ул һәрбер диктор әйткән сүзгә “Ура” кычкыралар. Трибуналар яныннан үткәндә кулларны күтәреп чәчәкләрне өскәрәк күтәрү ниндидер шатлык өсти кебек.. Бөтенесе бер берсен бәйрәм белән котлый, кунакка чакыра, барысының да күңеле күтәренке.
Демонстрация беткәч, Нәфисә дә, оештырылган бәйрәм базарыннан күчтәнәчләр алып, өйгә кайтып китте. Ул кайткан төшкә тәти апасы белән җизнәсе кайткан иделәр инде. Мөслимә апаның сеңлесе Тәслимә Нәфисәне кочагына алып:
- Менә бит минем яраткан племянницам матурланып киткән. Әллә инде бераз буйга да үскән? Сәләм үскәнем, нәрсә хәлләрең? Бик сагындым үзеңне,- дип Нәфисәнең битеннән үк үбеп алды.
Кунаклар белән бергә утырып чәй эчтеләр, Нәфисә әнисенә карап:
- Әни, син Тәслимә апаны күптән күргәнең юк, сез сөйләшегез, ә мин үзем фермага синең өчен барам.
- Рәхмәт кызым, ишекләрне генә ябарга онытма, ярыймы?
- Ярый әни, ярый. Беләм бит инде, бер генә карамаган,- дип, Нәфисә көлеп, өйдән чыгып китте.
Урам чатыннан борылды гына:
- Чибәр кыз кая бара икән бәйрәм көнне?,- дип Камил килеп чыкты.
- Сәләм Нәфисә, бәйрәмнәр белән сине.
- Сәләм Камил, рәхмәт, сине дә.
- Кая барасың болай ашыгып?
- Кунаклар кайтты, әни урынына яшь бозауларны карарга барам. Ә син кая киттең?
- Егетләр белән очрашырга сөйләшкән идек. Бәйрәм бит.
--Ярый соң, яңадан бәйрәм белән, кичегез матур үтсен.
Бер берсеннән берничә генә адым киттеләр, Камил Нәфисәгә борылып:
- Ә миңа булышырга барсам ярыймы? Кызык бит нәни бозаулар карыйсы.
Нәфисә аптырап китте, ул бераз каушады да кебек.
- Ә дусларың нәрсә диярләр? Көттерсәң яхшы түгел. Өстеңдә дә чиста кием, ә фермага андый кием белән бармыйлар.
- Соң син дә чиста кием белән бит. Синеке дә почрана.
- Минем халатым бар анда.
- Ә әниеңнең халаты юкмы, мин аныкын кия алам.
- Белмим дә инде, - дип Нәфисә башын иде. Камил якынрак килеп:
- Син борчылма дустым, мин бары дусларча гына булышырга теләдем. Бәйрәм көнне сиңа җиңелрәк булсын гына дигән идем. Без бит дуслар, шулай бит?
Нәфисә ишетелер-ишетелмәс кенә:
- Дөрестән дә мин ни әйтергә дә белмим. Мин синең алда шундый гаепле, ә син миңа булышырга әзерсең.
- Вот җүләр кыз син. Ник әгәр кыз синең белән очрашырга теләми икән, хәзер инде дус та булып булмыймы? Нәфисә, әйдә үпкәләшмик, дуслар булыйк. Бер авылда яшәп, бер-беребезне күреп, эт белән мачы кебек йөреп булмый бит инде. Все сөйләштек. Әйдә, барам, так барам.
Нәфисә бер сүз дәшми атлый башлады. Камил аның күңелен күтәрергә тырышып:
- Беләсеңме 19 май көнен без үзенчәлекле итеп бәйрәм итәргә булдык әле.
- Аңламадым, ул нинди бәйрәм соң?
Камил көлеп җибәрде:
- Менә сиңа мә, үзеңнең пионерга кергән көнеңне оныттыңдамы?
Нәфисә елмаеп куйды да:
- Онытырсың инде андыйны, ә нәрсә эшлисез ул көнне?
- Яңа баштан пионерга алабыз бер беребезне. Учак ягып бәрәңге пешерәбез, яшь чакны искә алабыз. Так что әйдә, галстугыңны сакламаган булсаң, сатып ал, мин сине лично үзем чакырам. Әйткәнгә үпкәләмә, тик чыннан да яшәргә өйрәнергә вакыт. Нәрсә уйлыйсың? Барасыңмы? Синең классташ кызларың була, дусларың, ну как сиңа идея?
- Мин шатмын, әгәр дә берәр нәрсә килеп чыкмаса мин бик теләп килер идем. Син нәрсәләр алырга әйтәсеңме? Дус булсаң, дус бул.
Камил шатлыгыннан аздан гына Нәфисәне кочагына алмады. Тиз генә үз үзен кулга алып:
- Син дөрес әйтәсеңме? Син чыннан да ризамы?
- Әйе, нигә мин бармаска тиеш?
- Мин инде, ни. теге, ни,- дип Камил бутала башлады, башына килгән уй-фикерләрен җыеп бетерә алмыйча торганын күреп Нәфисә:
- Син Илсур җибәрмәсә дип әйтергә теләгәнсеңдер инде. Борчылма, ул үзе, бәйрәмнәрдән калма, кешечә, яшьләрчә яшә, бары мине онытма диде. Ул минем дуслар белән араны өзүемне теләми, каршы да түгел.
- Алай булгач, мин аны хөрмәт итәм.
- Менә килеп җиттек. Әйдә әнинең халатын ки, үзең бит булышам дидең.
Ике дус киенеп, яшь бозаулар карарга чыктылар. Нәни бозауга сосканы авызына каптыра алмыйча. Камилнең җаны чыкты. Аздан гына егылмады. Нәфисәнең Камилдән көлеп эче авыртып бетте. Көч хәл белән эшне бетереп, өйгә кайтып киттеләр. Камилнең Нәфисәнең болай көлүен күптән күргәне юк иде. Ул көндә бозаулар карарга барырга әзер иде, Нәфисәсе генә гел көлеп, елмаеп торсын. Болай да бик чибәр Нәфисә, көлгәндә тагын да матуррак күренә иде. Камил Нәфисәгә карап:
- Бигрәк авыр әниеңнең эше. Шундый нәни бозауларны карау, авыр эш дип уйламаган идем. Ну тирләтте. Бер караганда миңа кызык иде, рәхмәт сиңа.
- Үзеңә рәхмәт Камил. Син булгач эшем тиз бетте.
- Ә иртәгә барсам ярыймы?
Нәфисә аптыраулы карашын Камилгә ташлап:
- Камил кеше ни сөйләр, әйе, бер көн булышып була, ләкин янә кеше теленә керәсем килми, үпкәлмә генә, ярыймы? Ә 19 май бәйрәменә киләм.
- Син миңа үпкәләмә, минем чыннан да синең дустың буласым килә. Кирәк чакта ярдәм итәргә ике дә уйламый чакыр мине. Ярый, сау бул Нәфисә. Рәхмәт сиңа минем дуслыкны кире какмаган өчен, - дип Камил китеп барды.
Дөрестән дә Камил шундый ярдәмчел булуы, ошады да инде анарга. Тик йөрәгенә генә аны кертә алмады. Нәфисә Камилнең тизрәк яхшы кыз очратып, үзенең мәхәббәтен табуын теләде. Бик теләде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова