

Унсигезенче өлеш.
Кибет эчендәгеләр куркып калдылар, алар елый-елый сөйләгән Нәфисәне тыңлап тордылар. Нәфисә кабат Фәймәнең күзләренә карап:
- Әйе, үзенең ничек үләсен дә хәтта әйтте. Ләкин мин анарга бу уйдырмаларыннан арынырга, әллә нәрсәләр юрамаска куштым. Ә бит дөрестән дә шулай булды. Тик мин исән калдым, нишлим хәзер? Үз үземә кул салыйммы? Миңа рәхәт дип беләсезме әллә? Сез беләсезме соң минем көненә ничә тапкыр ул вакыйгаларны искә төшерүемне !? Ничә тапкыр Фәридәнең соңгы карашын күз алдыма китерәм! Шул мәшһәр аша, һәркөнне искә төшереп узганчы, , мин үлер идем! Нишлим мин, әйтегез, нишлим? Сезнең кызыгызның үлеменә мин гаепле түгел. Урам буйлап сөйләп гайбәт таратмагыз! Алладан куркырга кирәк, юк, юк, теге дөньяда кызыгыз алдында ничек акланырсыз дип куркыгыз! Ул минем өчен иң якын туганым иде."" Кечкенәдән Кыз туганым булуын бик теләдем, аның янымда йөргәнен аңламаганмын. Бик соң аңладым, сине дустым кебек кенә кабул иттем. Зинхар ачуланма, сиңа озак сеңел була алмам”,- диде. Анда да мин бу сүзләргә игътибар итмәдем. Аның бу сүзләре белән үлеменең якында гына гына икәнен сизгәнен белмәдем.. Ә сез мине гаепләүдән туя алмыйсыз. Сезнеңчә булсын, мин гаепле, тик минем әниемнең нинди гаебе бар?
Фәймә нәрсә әйтергә белмичә карап торды. Ул сүзсез калды. Башында нинди уйлар йөргәнен бер Алла гына белә.
Кибеттә тынлык урнашты.
Кисәктән генә. Фәймә апа Нәфисәне кочаклап алды.
- Гафу ит мине кызым. Гафу ит. Гафу ит кайгыдан зиһенем чуалып киткән ананы. Күпме сине гаепләдем, күпме күз яше түктердем сиңа. Эй Аллакаем, бер үк гафу итә күрегез мине.
Фәймә кочагыннан Нәфисәне чыгарып, Мөслимәгә карап:
- Син дә мине гафу ит. Рәхмәт кызыңа күзләремне ачкан өчен. Дөресен әйтәсең Нәфисә, сиңа иң авыры эләкте. Фәридәм ул мәшһәрдән үлеп котылды, ә син ут йотып яшисең. Гафу ит мине кызым, үтенәм, Фәридәм хакына гафу ит.
Нәфисә бер сүз дә дәшмәде. Фәймә кабат-кабат гафулар үтенде. Нәфисә урыныннан да кузгала алмады. Шунда Нәфисәнең әнисе тыныч кына тоңлап торган җирдән:
- Фәймә, син Нәфисәне аңла, аңа җиңел булмады. Әле дә йөрәге сокрап тора бит. Шул хәлләрдән соң әле дә яши, үзендә яшәр өчен көч табарга тели, тик бик килеп чыкмый. Әледән әле төрле юк-бар сүзләр ишетеп йөрәген яралыйлар. Син дә аларга кушыласың. Әйт, ничек итеп тиз генә онытып булсын.?
Фәймә башын аска иеп:
- Гафу итегез мине, гафу итегез,- дип аласы әйберен дә алмыйча, кибеттән чыгып китте.
Кибеттәгеләр дә тын алырга да куркып басып тордылар. Мөслимә Нәфисәгә карап:
- Әйдә балам, кайтабыз. Син җитәрлек еладың инде. Ә сез нәрсә карап каттыгыз, цирк түгел, таралыгыз. Җир шары куляса, бер әйләнә, бер баса. Һәрберегезнең уллары- кызлары бар. Йә, әйтегез, кайсыгыз балагыз гөнаһсыз дип әйтә ала? Шулай ул, көлмә кешедән, авызын эшегән дип юкка гына әйтмиләр. Кем белә соң тормыш алда ни күрсәтәсен. Әйдә җитәр кызым, бүгеннән күзләреңдә яшь күрсәм, үзем тотып кыйныйм,- дип Нәфисәне сөйрәп диярлек кибеттән алып чыкты. Өйгә кайтып,
капкадан килеп кергәндә, Барый абый сарайдан чыгып бара иде. Мөслимә белән Нәфисәнең нинди хәләттә кайтуларын күреп:
- Урамда җил дә юк кебек, ә сез буранга эләккән ахырысы. Нәрсә булды сезнең белән?
- Әтисе син сорама, мин әйтмим,- диде Мөслимә апа. Һәм бу теманы башка күтәрмәгез, ябарга вакыт! Бүтән бу хакта сөйләшмик, дип беренче өйгә үтте.
Бүтән бу хәлне беркем дә искә алмады. Һәрберсе үзенчә уйланып йөрсә дә, үзара сөйләшмәделәр бу хакта. Нәфисә әкрен генә эшләп йөрде. Кешеләр арасында, язу-сызулары белән ул булганны онытырга тырышты. Илсур көндә диярлек шалтыратып, сөйләшеп торды. Тормыш үз юлы белән барды. Тәмле-томлыларын күтәреп Илсур кабат кунакка кайтты. Мөслимә апа белән Нәфисә аш бүлмәсендә булганда, Барый абый:
- Илсур, көндә шалтыратасың, кунакка кайтасың, әллә безнең авылда калырга исәбең бармы?
- Барый абый, бу темага сез сүз башларсыз дип уйламаган идем. Миңа бераз гына читенерәк булып китте әлбәттә. Ярый соң, бер сүз башлагач, мин дә үз сүземне әйтим. Барый абый, эш болаерак, мин сезнең кызыгызны бик яратам, киләчәктә аның кулын сорарга исәп. Әни белән сөйләштем, ул риза. Әти белән генә сөйләшәсе калды.
- Ә Нәфисә беләме синең планнарны?
- Ничек әйтим, 50/50 әлегә. Бераз җайланганны көткән идем, сез аңлагансыздыр инде.
- Рәхмәт энем, йөрәкләргә өмет бирәсең. Син чын ир-егет икәнсең.
- Барый абый, мөмкин булса без бераз йөреп кайтыр идек. Нәфисәгә дә яхшы түгелдер сезнең яныгызда егет белән сөйләшү.
- Шулай да бит, башта ашап алыгыз.
- Бик теләп, аннары мин кире кереп тормам инде. Өйгә кайтам, саубуллашмыйча китте дип үпкәләмәгез.
- Килештек энем.
Бәйрәм өстәле артында бик матур итеп сөйләшеп утырдылар. Аннары яшьләр урамга чыгып китте.
Икесе дә бер берсенә караштыргалап баргач Илсур:
- Нәфисә, үпкәләмә әле бер сүз әйтсәм. Без синең белән бик күп очрашмадык, ләкин мин сине күптән беләм кебек. Тик...
Егет туктап калды, Нәфисә:
- Тик... Ул нәрсәне аңлата?
- Тик мин синең хыялларың турында берни дә белмим. Без синең белән бөтен темага сөйләштек, хәтта балалар бакчасына йөрүебез хакында, ә менә хыяллар никтер юк кебек.
Нәфисә Илсурга карап торды да:
- Хыяллар -хыяллар. Ә кемнең хыялы юк икән соң? Минем хыялым бар иде, тик мин аны үзгәрттем.
- Аңламадым.
- Үсә төшкән саен әнигә фермага эшкә булышырга бара идем. Андагы авыр эш йөрәгемә тия иде. Мин укырга, “Колхоз белгече” булырга, диплом алырга теләдем. Тора бара колхозны алга таба үсеш алуын, ферма эшчеләренә тагын да җиңелрәк ысуллар табып булышасым килде.
- Менә монысы әйбәт тә бит.
- Ә нәрсә ошамый сиңа?
- Юк, син хаклы, бер сүз юк. Тик без өйләнешсәк. Син бит Казанга барырга тиеш буласың.
- Ул хакта әле иртә сөйләшергә, ә син, синең хыялың бармы?
- МИн дә кешедән ким түгел инде, мин космонавт булырга хыялланган идем. Беләсеңме, без малайлар белән хәтта төрле ярышлар уздыра идек. Кем чыдамырак була дип. Ул әле яңа төзелә башлаган йортларның икенче-өченче катыннан карга сикерүләр дисеңме. Әле шунда аяк-кул сындыручылар да күп булды. Яшьлек, җүләрлек вакытлары шул, нишлисең. Иң бөек йортларның баскычларын аз гына урамадык. Өске катка менеп җиткәнче үпкәләр кабыргага ябыша иде.
- Ә син. Син менеп җитә ала идеңме?
- Ышанасыңмы, җитә идем. Әле алай гына түгел, беренчеләр рәтендә идем.
- Димәк син дә хыялыңны алыштыргансың.
- Юк, алыштырмадым. Мин әти сүзе тыңлаучы тиле малай, әти бик кырыс кеше минем, ике уйламый мине :” Милициядә эшлисең, өскә үрмәлисең”,- диде. Менә шулай хыялыма хыянәт иттем.
- Нишлисең бит, әти-әниләр начар юл сайламый бит. Син уңган, әти сүзен тыңлагансың. Әнә әти-әни сүзен тыңламыйча, этлек юлында йөрүчеләр күпме.
Нәфисәнең йөрәген нидер яндырып алды. Илсур Нәфисәнең нәрсә әйтергә теләвен аңлап:
- Кирәкми Нәфисә, үткән, үткәндә калсын. Иң мөһиме без бергә. Алла теләсә без гел бергә булырбыз. Пар канатлар кебек , канатларны бергә кагырбыз, дулкыннарда бергә йөзәрбез.
Нәфисә Илсурга моңлы күзләре белән карап:
- Нинди пар турында әйтәсең Илсур? Син Казанда, мин авылда, син безне бер пар дисең. Ә минемчә без парлы ялгызлар! Син үзеңә ялгызың йөрисең, мин үземә.
- Ну нишлим инде? Шулай килеп чыкты бит. Алла теләсә җәйгә гөрләтеп туй ясарбыз, чын мәгънәсендә парлыга әйләнербез. Бераз түз инде сөеклем.
- Ә нишли алам соң? Түзәм инде.
Илсур вәгъдәләр биреп шәһәргә китте.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.