

Унҗиденче өлеш.
Нәфисә сүзне нидән башларга белмәде, уйлар буталды, күңелендә авыр хисләр барлыкка килде. Әле кайчан гына сөйләшкән сүзләр бер мизгел эчендә күз алдыннан үтте. Дөрестән дә кеше белән уртага салып, бөтен уй фикерләрне сөйләшү бик авыр икән. Нәфисә Камилгә карады да:
- Әйе Камил, сөйләшсәк яхшырак булыр, соңгы арада сөйләшеп булмады.
- Нәфисә, мин сиңа үземнең уй-фикерләремне җиткердем, әгәр уйларга вакыт кирәк икән, мин көтәргә риза.
- Эш вакытта түгел, без очраштык, сөйләштек, ләкин әле без яратышабыз дигән сүз түгел.
Камил нидер әйтергә теләп авызын гына ачты, Нәфисә аны бүлде.
- Тукта Камил. Дөрес, син миңа яратуың хакында әйттең, тик мин әйтмәдем. Мин бары син миңа ошыйсың дидем, шулай бит? Беләм, бәлки алай да әйтергә булмагандыр, тик вакытны, үткәнне кире кайтарып булмый шул. Үкенәм, бик үкенәм сиңа өмет биргәнемә.
- Аңламыйм, син нәрсә әйтергә телисең? Син мине тамчы да яратмыйсыңмы?
- Нинди ярату Камил? Мин сиңа .......син миңа ошыйсың гына дидем. Син миңа дус буларак бик нык ошыйсың. Синең белән сөйләшүе, яныңда булу, миңа бик ошый. Ләкин йөрәгемә ничек әмер бирим соң, ничек?
Камилнең йөзе үзгәрде:
- Син башканы яратам димәкче буласыңмы, әйт туры, яшермә.
- Әйе Камил, мин башканы яратам, һәм үземне берни эшләтә алмыйм. Авыр, бик авыр сиңа бу сүзләрне әйтү. Гафу ит мине әгәр йөрәгең белән, хисләрең белән уйнаган булсам. Үтенәм гафу ит мине.
Нәфисәнең күзеннән яшь бөртекләре бәреп чыкты, Камилнең йөрәге мең кисәккә ватылган кебек булды. Ләкин ул үз үзен кулга алды. Кем белә, бәлки Нәфисәгә сөю хисе көчле булгангамы, бәлки аның әрнү утында януын теләмәдеме, ул бары:
- Нишлисең бит, син дөрес әйтәсең, йөрәккә әмер биреп булмый. Бәхетле бул Нәфисә.
- Тукта Камил. Син, син мине кичерә аласыңмы? Болай гына китмә, әйт нәрсә булса да.
Камил бераз дәшми басып торды да:
- Ә нәрсә әйтә алам соң мин? Көчләп яраттырып булмый бит. Димәк бу тормышта синең үз юлың, минем үз юлым. Тик шунысы кызык, йөрәгем әле һаман без бергә булабыз ди. Мин ышанам. Кем белә, бәлки ул хаклыдыр, мин көтә беләм.
- Өметләнмә Камил. Кичә миңа Илсур тәкъдим ясады, һәм мин ризалыгымны бирдем. Кичер, кичер мине Камил, әгәр....
Хәзер инде Камил Нәфисәгә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
- Синең гаебең юк Нәфисә, нәрсә өчен кичерим? Йөрәгең башканы сайлаган өченме? Мәхәббәт катлаулы нәрсә ул. Аны болай гына җиңеп булмый. Бары ул егет сине бәхетле итәр дип кенә ышанып калам. Чыннан, мин синең бәхетле булуыңны телим. Үпкәләмә, мин китәм, бары дуслар булып калырбыз дип ышанасым килә.
- Мин дә дуслар булып калсак ярар иде дип ышанам. Рәхмәт аңлавың өчен. Мин бик курыккан идем бу очрашудан.
- Сау бул Нәфисә. Бәхетле бул,- дип Камил ашыгып китеп барды.
Нәфисәнең йөрәгеннән зур таш төшкән кебек булды. Әйе, таш төште, ләкин йөрәгендә генә ниндидер аңлашылмый торган тойгылар утырып калды. Икенче көнне Нәфисә Ренат Мансуровичтан сорап, әнисенә булышырга фермага барды. Берсеннән берсе кечкенә, нәни бозаулар янына керде. Алар үзләренчә кызык, әле яңа туган , ә инде аякларына басып, каядыр барырга ашыга сыман. Калтыранган аягына басып, әнисен чакырамы, бәлки ашыйсы килгәнен белгертергә теләпме, үзенчә мыгырдый. Нәфисә бозауларга сөт эчертә торган махсус бутылкага сөт салып, аягына басырга иренеп яткан аклы-кызыллы бозау янына килде.
- Ну нәрсә ялкауланып ятасың син? Әйдә ач авызыңны,- дип, бозау авызына бутылкасын китерде генә, теге кисәктән башын селкеп җибәрде. Нәфисәнең кулыннан бутылкасы төште.
- Бу нәрсә булды инде? Ачуымны китерсәң, бетенләй ашатмыйм.
- Кызым, син ник рыжикны ашатасың? ,- диде елмая төшеп Мөслимә апа.
- Күрше яслегә кер, андагыларны ашат дидем бит.
- Соң син әни үзең рыжикны ашат дидең бит.
Мөслимә апа Нәфисә янына килеп:
- Чык әле монда.
Нәфисә әнисе янына чыгып рыжикның ишеген япты. Мөслимә апа күрше ясле янына килеп, ишектәге язуны:
- Рыжая, рыжая дигән.
- Соң син дә бит рыжикны ашат дидең бит, шуңа да мин...
- Син эчкә кереп кара башта, анда да шундый ук бозау ята.
Нәфисә аптырап:
- Әни игезәкләрме?
- Әйе кызым, тегесе Рыжик, монсы Рыжая тана бозау. Малайның аяклары слабыерак. Әнә апасы чабарга җыена, ә энесенең хәленнән килми.
- Әни нәрсә эшләп була? Шулай аяксыз калса нәрсә була?
- Кем белә, бәлки үлер, алар бит кеше түгел. Коляскага да утыртып булмый. Ветврачны дәштем инде.
- Әйе, аларны караучы юк, ә без Аллахы тәгалә биргән тормышны да кайвакыт заяга уздырабыз.
- Син кызым тагын әллә нәрсәләр уйладың? Бар лучше Чернышны ашат.
- Әни, ә Белянканы ашатсам ярыймы?
- Ашат, аңа савытына сал, астына салам бәрергә онытма. Алар үсте инде, атна ахырына зурлар ягына чыгарабыз.
Нәфисәгә яшь бозауларны карарга ошый. Алар нәкъ нәни балалар кебек, үзләренчә елый да беләләр сыман. Көндезге ашка кайтканда Нәфисә шактый арырга элгергән иде инде. Бүген көне буе әнисе янында йөргән Нәфисә үзенең тормышын шул нәни бозаулар белән чагыштырды. Буе үссә дә, яше барса да, ул һаман әнисенең җылы канаты астында. Әнисе аны иркәли, назлый, кирәк чакта киңәш бирә, абынып егылса ярдәм кулын суза. Ана кеше баласын саклый, яклый, ә менә бозауларның тормышы башкача икән шул, тууга әнисе назыннан мәхрүм алар. Нәкъ менә детдом балаларын хәтерләтәләр. Алар да бит әти-әни назын күрмиләр. Тәрбияче апалар биргән наз гына җитми бит аларга. Әйе, ә булган хәл детдом баласы белән булган булса,нишләр иде икән мескен бала? Ә Нәфисәнең әнисе аны бөтен җаны-тәне белән иркәләде-назлады. Шулай да наз гына җитми икән яралы йөрәккә. Нәфисә дә ничек кенә торышса да, оныта алмады булганнарны. Вакыты -вакыты белән, әле генә булган кебек күз алдына килеп басты. Ничек кенә онытырга теләсә дә, уйларыннан алып бәрә алмады. Үз уйларына бирелеп Нәфисә әнисе дәшкәнне дә ишетми калган. Мөслимә апа янына килеп:
- Син нәрсә бүген боаулар янында кич кунасың мәллә кызым?
- Юк инде әни, беләсеңме мин нәрсә уйладым. Безнең сыер картайды бит, бәлки Белянканы үзебезгә алырбыз? Син бит колхоз аша бозау алып була дигән идең.
- Белмим кызым, әтиең белән киңәшләшербез әле. Әйдә кайтабыз. Үзем дә тиле, сине иртәрәк җибәрергә булган. Без әтиең белән кайтканчы ашарга пешерә торыр идең.
- Борчылма әни, анда ясап куйган пилмән бар, шуны гына пешерербез. Чәйгә коймак салырбыз, яисә юка.
- Әйе шул, онытып торам. Әйдә кызым, кайтыйк,- дип Мөслимә апа кызының кулын кулына тотып киенү бүлмәсенә алып керде. Өс киемен алыштырып, аналы-кызлы өйгә юл алдылар. Кайтканда кибеткә кереп әпи алырга булдылар. Әпи, җимеш, бераз кирәк яракларны алып чыгарга теләгәндә, кибеткә Фәридәнең әнисе Фәймә апа керде. Әниле кызлы, Мөслимә апа белән Нәфисәне күргәч:
- Менә бит, оялмыйча авыл буйлап бергә йөриләр. Ичмасам бераз миннән оялыгыз инде. Бераз булса да Фәймә очраса нишләрбез дип уйларга иде. Оятсызлар, ничек җир күтәрә сезне. Минем кызым салкын юрган ябынып яткан вакытта, сез култыклашып, күңел күтәреп йөрисез! Миңа нишләргә, әйтегез!? Сезне күреп, йөзегезгә ничек карарга ятсызлар? ,- дип елап җибәрде.
Бу юлы Нәфисәнең түземлеге бетте, читкә борылган Фәймәне үзенә каратты да:
- Җитте Фәйма апа. Дәшми дигәч тә! Әйт, мин үтердемме кызыңны, әниемме? Ник әйтмисең? Нигә син безне күргән саен кыерсытасың? Син бераз үзеңне минем урынга куеп кара! Син беләсеңме соң Фәридә үз үлемен күптән сизгәнен!? Ул миңа ничә тапкыр үлеме турында сөйләде! Соңгы кайткан вакытында миңа:” Син әниемнең хәлен белергә онытма, аңа син генә мине алыштыра аласың, ант ит аның хәлен белеп торырмын”,- дип миннән ант алды! Әллә ниләр сөйләмә инде дигәч, төрлечә акланды. Син берни дә белмисең Фәймә апа, ул бит үзен кыйнап үтерәсен дә алдан миңа әйтте. Әйе, алдан сөйләде! Ләкин аны кыйнап, мәсхәрәләгән вакытта, мин дә анда булуымны , аның ничек үлүен күрүемне, шуны искә алып, йөрәк ярасы белән яшәвемне генә әйтмәде!
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова