

Уналтынчы өлеш.
Барый абый Камил белән кул бирешеп исәнләште дә :
- Мин инде кем безнең капка төбендә сөйләшеп тора дип карарга чыккан идем. Нәрсә хәлләр Камил энем?
- Рәхмәт Барый абый, яхшы.
Барый абый кызына карап:
- Кызым, син озак торма, өйдә сине кунак көтә. Камилне иртәгә күреп тә сөйләшә аласыз, ә кунак Казаннан хәтле кайткан. Камил үпкәләмә инде сүзегезне бүлдем.
- Кунак көткәч сөйләшеп көттереп тору ярамас. Нәфисә иртәгә сөйләшеп бетерербез, әгәр риза булсаң, -дип Камил Нәфисәнең күзләренә туры карады.
- Әйе Камил, безгә чыннан да сөйләшергә кирәк. Иртәгә кич килерсең, сау бул,- дип Нәфисә әтисе артыннан ияреп өйгә керде.
Кунакның Илсур икәнен белгәч, югалып калды.
- Илсур син, ничек монда, аңламыйм.? Кайтам дип әйтмәдең бит.
- Менә сиңа мә, кунакны шулай каршы аласыңмы син? Әллә шат түгелме?
- Юк инде, көтмәгән генә идем.
- Яшьләр сүз куп, аннары сөйләшерсез, Илсур да юлдан, кызым син дә эштән, әтиең белән без сарайга чыккач туйганчы сөйләшерсез, әйдәгез ашап алыйк, минем өстәлем әзер,- дип Мөслимә апа яннарына килеп басты.
- Дөресен әйткәндә, мин чыннан да ачтан үләм, Мөслимә апа булмаса, Нәфисә валлахи ачтан үтерер иде.
Урыныннан кузгалып Илсур Мөслимә апага күз кысып:
- Аллам сакласын мондый хатын эләксә, уф күз алдына да китерәсе килми.
- Вот җүләр, Алла сүзе белән уйнама, авызыңны чамалап ач, кара аны Амин дигән чагына туры килмәсен,- Барый абый сүзгә кушылды.
- Андый сүзләр белән уйнама, аңладыңмы егет?
- Әйе, хәзер сагырак булырмын.
Тәмле итеп ашап эчкәч, Барый абый белән Мөслимә апа сарайга чыгып киттеләр. Фермадан эштән кайткач та, авыл җирендә эш бетми шул. Илсур Нәфисәнең савыт саба юганын карап торды да:
- Нәфисә, арабыз ерак дип мине онытып бетермә, яме? Алла теләсә көзгә кабат ешрак очраша башларбыз.
- Мин ничек онытыйм инде Илсур, ул Казанда кызлар күп, умарта иле кебек, берсеннән берсе матурлар, яныңда бетерелсәләр үзең үк мине онытырсың, мин саклап йөрергә ерак бит.
- Беләсеңме, бер яктан син хаклы, кызлар бик күп. Ә сине очраткач, никтер алар күзгә күренми башладылар.
Нәфисәнең күзләренә яшь җыелды, ул аларны яшерергә теләп, читкә борылды.
- Кара әле, бәлки безгә өйләнешергәдер, ә? Саклап йөрергә дә кирәк булмас, син дә янымда буласың, теләсәң, теләмәсәң дә, шәһәргә, ирең янына күчәргә туры киләчәк.
Нәфисә кабат чыккан күз яшьләрен тыеп тора алмады, Илсур Нәфисәнең күз яшьләрен күреп:
- Нәрсә булды инде? Әллә миңа кияүгә чыгарга риза түгелме? Телисеңме, бүген үк кулыңны сорап китәм?
- Риза да бит, ләкин әти-әниең нәрсә диярләр, булган хәлләрдән соң белмим шул, шундый кызны кияүгә алырлар микән?
- Җүләрем минем, ул авылда җыен юк-барны уйлыйлар. Шәһәр кешесе башкачарак ул. Ярый, мин әти-әни белән сөйләшкәч, сиңа хәбәр бирермен, ярыймы? Кичләрен шалтыратып торырга сүз бирәм. Үзең беләсең, ара ерак, күрешеп булмый, йөрәгем дә алынмалы-салынмалы түгел, калдырыр гына идем. Ә инде шалтыратмасам, елап ятма, үзең беләсең безнең эш нинди икәнен. Эй кара инде күземә, нигә качасың? ,- дип Илсур Нәфисәнең йөзен үзенә борды.
- Елама инде, менә миңа китәргә кирәк, ә син елыйсың. Хә ничек итеп китергә инде?
Нәфисә аптырый төшеп.
- Чыннан, ничек китәсең соң син? Автобуслар юк бит инде, соң.
- Күрше авылда бер ирне үле килеш өендә тапканнар, дежурный группа шунда китте.
- Соң сезнең авылда ни катышыгыз бар? Сез бит район милициясе түгел.
- Анысы шулай шулаен, үлгән ир- прокурорның әтисе булып чыкты. Безнекеләр кире шәһәргә кайтканда мине кереп алалар,- дип әйтеп тә бетерде, машина кычкырткан тавыш ишетелде.
- Менә миңа китәргә вакыт та җитте. Нәфисә борчылма, бар да әйбәт була, ышан,- дип Нәфисәнең битеннән үпте дә ишеккә таба атлады.
Әйе, нинди генә тормышлар булмый. Кемнең, кая, ничек үләсен, беркем дә белми. Нәфисәнең йөрәге кабат жу итеп китте. Кич буе үз уйларына бирелеп йөрде кыз. Ике егет бер үк көнне тәкъдим ясадылар. Камилгә генә ничек әйтергә, ул бит аны күпме көтте. Ничек итеп кешенең күңелен яраларга? Бер тамчы арада Илсурны ярата башлавын ничек итеп аңлатырга икәнен Нәфисә белми иде. Әле кайчан гына Камил:” Син минем парым, гомеребезнең соңгы көненә хәтле пар канатлы булып, кулга кул тотынышып йөрисе иде”, диде. Тик Нәфисә үзен гаепле санамады. Камил аңа ошады, ул аны яшермәде. Ләкин ярату хисләрен беркайчан да күрсәтмәде бит. Нишләргә, нишләргә аңа?
Бүген көне буе эштә дә уйларыннан арына алмады.
- Нәфисә, син әйткәнгә үпкәләмә, тик сиңа авыр булса да документлар тутырганда игътибарлырак бул, кара, хата җибәргәнсең. Әгәр мин булмаганда бу хәл кабатланса нишлисең?,- дип Сөмбелә әйткәч кенә Нәфисә әллә нишләп китте.
- Рәхмәт Сөмбелә апа, мин бүген чыннан да әллә нишләдем.
- Мин булмасам нәрсә була иде, әйт? Бу уен эш түгел Нәфисә. Һәр кешенең үз борчу- мәшәкатьләре бар, тик эшкә килгәч оныта белергә кирәк. Аеруча кәгазьләр эшендә игътибар кирәк.
- Мин тырышырмын, бүтән бу хәл кабатланмас Сөмбелә апа.
- Нәфисә, алтыным, аңлыйм мин сине, ничә тапкыр әйттем бит инде. Алга таба кара, артка түгел.
Сөмбелә Нәфисәгә карап торды да, Ренат Мансурович янына кереп китте. Ниһаять кич җитте, Нәфисә Камил белән сөйләшүне бик көтте. Бәлки сөйләшүдән соң, бераз йөрәгендәге таш төшәр. Правлениядән Сөмбелә белән бергә кайтырга юлга чыктылар. Аяк астындагы кар шыгырт-шыгырт итеп тора. Күктәге йолдызлар да бүген аеруча яктырак яна кебек. Өй морҗаларыннан төтен туп-туры күккә күтәрелә. Кисәктән генә җил чыгып, кызларның битенә юлдагы карны себереп сипте.
- Менә сиңа табигатьнең уйнавы. Әле генә бернидә юк иде кебек, дип Сөмбелә битендәге карны сыпырып төшерде.
- Әни бүген төнлә салкын була диде, күк тә бик аяз, болытның әсәре дә күренми.
- Олылар белә инде, аяк- куллары сызлый башласа, төрле фаразлар әйтә башлыйлар,- дип көлеп җибәрде Сөмбелә.
- Дөресе шул, алар әйткәннең күбесе туры да килә бит.
- Шулай, шулай...,- дип Сөмбелә аздан гына карга кереп чуммады. Нәфисә тотып калмаса, кар өстенә кереп чума иде.
- Тракторларын ни әйтим, монда машина түгел, кеше рәтләп утә алмый, ник якшылап эттерә алмадылармы икән? Ярый без яшерәк, ә олыларга нишләргә? ,- дип керсенеп куйды Сөмбелә.
- Сөмбелә апа, ә сез кайчан декрет ялына китәсез?
- Менә бит, нәрсә, усал укытучы туйдырдымы үзеңне?
- Юк, гафу ит, эш анда түгел, мөмкин булса бер-ике көн әнигә эшенә барып булышасы иде, соңгы вакытта авырый, ә сыерлар киресенчә бозаулый башладылар. Нәни бозауларны сөт эчерергә өйрәтергә кирәк, үзең чамалыйсың инде.
- Мин каршы түгел, иртәгә правлениягә генә килеп Ренат Мансуровичка да әйтерсең, ул белеп торса яхшырак булыр. Аңла, идарә кешесе үзен санга сукмаганны яратмый.
- Рәхмәт киңәшең өчен Сөмбелә апа, менә юл чатына да җиттек, аерылышырга вакыт.
- Иртәгә очрашырбыз, тыныч төннәр сиңа,- дип Сөмбелә үз урамына борылды.
- Ә Нәфисәне киләсе очрашу көтә иде. Өйләренә якынлашкан саен, аның йөрәге катырак тибә башлады. Аның башында мең төрле уй чуалды, нәрсә әйтергә? Ничек сүзне башларга? Ничек матур итеп әйтергә, Камилнең йөрәгенә тоз салмастан. Нигә, нигә соң ул анарга алдан әйтмәгән? Нигә аз булсада өмет чаткылары кабызып киткән? Әйе, сораулар бик күп, тик җаваплар гына юк. Нәфисә өйгә якынлаша башлагач, Камилнең капка төбендә басып торганын күреп, туктап калды. Камил аның каршысына килеп:
- Нәрсә туктап калдың Нәфисә? Әллә өйгә кайтасың килмиме? Или мине күргәч курыктыңмы?
- Нәрсә сөйлисең инде, нигә мин синнән куркыйм ди? Бары бүлмәдән утны сүндердемме икән дип кенә уйлап куйдым.
- Син сөйләшәсе бар дигән идең, менә мин каршыңда. Әйдә сөйләшик, аңлашылмаучанлыклар калмасын.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова