

Ундүртенче өлеш.
Фәймә кисәктән генә Мөслимәгә төртеп җибәрде. Аның йөзендә ачу тулы нәфрәт яна иде. Күзләрен зур итеп ачып, як-ягына карап:
- Син, синең кызың аркасында минем кызымны үтерделәр. Әгәр дә Нәфисә кытыртмаса, ул Казанга укырга китмәс иде. Синең кызың исән сау, ә минеке, минеке кая? Синеке яныңда басып тора, ә минеке, минеке?
Фәймә күзләрендәге яшьләрен тоеп тора алмады, ул:
- Синең кызың гаепле барысынада, күрә алмыйм сезне, ишетәсезме, күрә алмыйм.
Мөслимә Фәймәнең кулбашларын тотып алып селки башлады:
- Син нәрсә сөйлисең? Аңлыйм, синең хәлеңә дә керәм, ләкин минем кызымны гаепләргә кирәкми! Аңла, монда гаепле кеше минем кыз түгел, киресенчә синең кызың минекен укырга чакырды! Мин дә гаепли алам, ләкин минем кызга хәзер җиңел дип уйлыйсыңмы?
Суд алдында тавыш чыккач,
әниләрне милиция хезмәткәрләре:” Монда тавышларга ярамый”,- дип алып чыгып киттеләр. Судка хәтле бер-берсенең кайгыларын уртаклашкан хатыннарның арасыннан кара мәче узды. Нәфисә өчен бу тагын да авыр булды. Фәридә әле кайчан гына:” Минем әнигә дә кызы булырсың, хәлләрен белеп торырсың”,- диде бит. Ә монда хәл белү түгел, Фәймә апа күз ачырмый, Фәридә үлемендә гаепли. Ике дус гаилә авылга кайтырга чыкты. Автобусның икесе ике ягында, һәрберсе үз уй-фикеренә кереп киткән. Нәфисә әнисенең иңбашына башын куеп уйларына бирелде. Вакыт яраларны дәвалый дисәләр дә, бу сүзләр дөрес түгел икәнен Нәфисә үз башына төшкән кайгы-хәсрәтләр аша белде. Ул гына да түгел, киресенчә әкрен-әкрен генә яралары тоз сибелеп тора. Фәридәнең әнисе тоз гына тугел, ярасын ачып, рәхәтләнеп төртте, бутады. Кайчанга хәтле булыр икән бу кичерешләр? Билгесез шул, бу кайгының очы кырые күренми кебек. Ләкин ничек булса да яшәргә көч табарга , алга таба атларга кирәк. Тик һәрвакыт аяк астына таяк тыгучылар табыла. Авыл җире бәлки шуның белән аерыладыр да. Кайберләре чыннан да кайгыларын уртаклашты, ярдәм кулы сузарга теләделәр, ә кайберәүләре алардан көләргә ниятләп, кызык өчен “ Ничек хәзер яшәрләр” дигән кебек кыяфәт белән кереп Нәфисәнең йөрәген телгәләделәр. Аның яшисе килмәде, төшенкелеккә бирелде. Ул үзен упкынга төшкән кебек хис итте, беркемне дә күрәсе, ишетәсе килмәде. Яңа ел бәйрәмен дә өйдә үткәрде, юк дуслар килеп,, әйдә безнең белән бераз күңелең күтәрелер"- дип әйтсәләр дә, ул беркая да бармады. Камил белән дә очрашуны кичектерде. Илсур да авылга кайтып йөрде, хәлен белгәләде. Үзе белән яңа елны каршы алырга чакырса да, ул бармады. Шулай вакыт алга таба атлады. Нәфисә беркем белән дә сөйләшмәс булды. Ә менә күрше Зәйнәп апа кергәч, әйтергә сүз таба алмады:
- Син нәрсә кызый, кыйнадылар, хастахәнәдән чыктым гына дип олы яшьтәге әти-әниең җилкәсендә утырырга телисеңме? Мескен хәрәп булган икән. Үзеңне җәлләмәсәң, әниләреңне җәллә. Син дип күпме ут йотып яшиләр алар. Җиттеме сиңа юкмы үз үзеңне җәлләп утырырга? Халык сөйләр ул “ Эт эрә тора, бүре йөри тора”,- дип болай гына әйтмәгәннәр. Ә син җебек кыз булып өйдә утырасыңмы? Син нәрсә үзең барып яттыңмы әллә алар астына? Юк. Вот бит ә нишли? Син башыңны күтәреп йөрергә өйрән, син булмасаң ул этләрне термәгә утыртмаслар иде. Ә күпме кызлар башына кабат җитәрләр иде, шуны уйла. Әйдә киен, конторга барабыз.
Яннарында тын гына басып торган Мөслимә апа:
- Зәйнәп апа, син нишләргә телисең? Без инде Нәфисә бераз тынычлансын дигән идек.
- Нишләгән ул, ике аягы да йөри, куллары ашата, шулай булгач эшләсеннәр. Әнә Сөмбелә өченчегә декретка китә, секретарь кирәк.
- Соң анда 2 кеше тапканнар ди бит.
- Нинди кеше? Сөйләмә әле юкны. 40 ел эшләп, мин нәрсә анда үз сүземне әйтә алмыйммы? Нәфисә миңа үз кызым кебек Мөслимә, аның шулай эченнән генә янып ятуын карый алмыйм мин. Кичә председатель белән сөйләштем инде мин. Әле яңа гына кеше булса да, хәлемә керде, аңлады. Алар бит кайткан кешеләр, бөтен кешене белеп бетерми. Сине бик мактады, бозауларны бик яхшы карый ди, сүгә үзеңне:” Нигә үзе килеп әйтмәде”,- дип. Киен әйдә, ниче монда сөләгәеңне агызып утырырга. Үзең өчен көрәшергә өйрән,
Нәфисә бераз уйлангач:
- Мин бит машинкада баса белмим. Ул эш турында уйларга да юк.
Зәйнәп апаның ачуы кабарды:
- Син чукракмы, или тилеме? Ишетмәдеңме, декрет ялына китә дим, китте димәдем. Китер алдыннан сине өйрәтеп калдыра ул. Җитте, җыен дидем мин сиңа,сүз куертып утырма миңа.
Бүген көне дә салкын, Нәфисә киез итекләрен киеп Зәйнәп апа артыннан чыкты. Правлениягә хәтле берсүзсез ярты юлны үттеләр дә, Зәйнәп апа Нәфисәгә карап:
- Үпкәләмә карт әбигә кызым. Синең бикләнеп өйдә утыруың бер дә яхшы түгел дияр идем. Хәлеңне дә аңлыйм, тик бу әле киләчәгеңә, тормышыңа төкереп кую дигән сүз түгел. Ышан миңа, бар да яхшы була. Кешеләрне дә тыңлама, сөйләрләр сөйләрләр дә туктарлар.
- Рәхмәт Зәйнәп апа. Дөресен әйткәндә миңа чыннан да бик авыр. Правлениягә күпме кеше керә, аларның йөзенә ничек карыйм? Аларга сүз әйтергә ничек телем әйләнсен? Мин куркам, бик куркам.
Зәйнәп апа кисәктән туктап:
- Куркам дисеңме? Соң әле соң түгел, ерак китмәдек, ни чуртыма тогда артымнан иярдең сарык бәрәне кебек? Яхшылыкны аңламаган тинтәк кыз. Бар кит, югал күз алдымнан. Мин сине алга таба атларга тырышсын, үткәннәрне эшкә чумып онытсын дим, карт башымны иеп ялынып йөрим бит әле. Әйдә киттек, кайтабыз,- дип Зәйнәп апа Нәфисәнең кулыннан тотып кире борылырга теләде. Нәфисә генә Зәйнәп апаны кочаклап алды да:
- Юк Зәйнәп апа, юк, мин сезне тыңлыйм. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Мин бит куркам гына дидем, эшлисем килми димәдем. Гафу ит мине яраткан күрше әбекәем.
- Так то, әтү нервамда уйныйсың, әйтмәгән саен,- дип елмаеп җибәрде күрше әби.
Бер берсенә карашып торгач, икәү җитәкләшеп диярлек правлениягә киттеләр. Киченнән кар яуганга кар көртләре шактый иде. Атларга авыр булса да алар бирешмәде. Менә ниһаять алар правления ишеген ачып керделәр. Экономист, бухалтерия дигән язуларны үткәч, секретарь һәм председатель колхоза дип язылган ишеккә керделәр. Аларны күрүгә Сөмбелә елмая төшеп:
- Нәрсә Зәйнәп апа минем булышчымны алып килдеңме? Бик әйбәт булган, әйдә керегез, утырыгыз.
Зәйнәп апа Сөмбеләгә авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмичә :
- Сеңлем сиңа Нәфисәне алып килдем, тик шул машинаңда эшли белмим ди, син өйрәт инде аңа үз белгәннәреңне. Ә тыңламый икән, ике дә уйламыйча колагын тарт, бер дә тартынып торма, мин риза.
- Сез нәрсә инде Зәйнәп апа, мин Нәфисәнең тырыш кыз икәнен бик яхшы беләм.
- Ә син киреләнмә, әйткәнне эшлә,- диде Зәйнәп апа Нәфисәгә, Сөмбеләгә күз кысып.
- Сине килеп алыргамы, әллә юлны истә калдырдыңмы?
Нәфисәнең битеннән кызыллык йөгерде дә:
- Зәйнәп апа рәхмәт килеп торма, үзем кайтам.
Зәйнәп апа белән Сөмбелә рәхәтләнеп көлделәр. Күрше әбисе кайтып китте, ә Нәфисә өс киемен салып Сөмбелә апасы янына килеп утырды. Ул Нәфисәгә серетарьның эш асылын өйрәтә башлады. Үзе башка эш эшләгәндә Нәфисәгә бер бит биреп:
- Син әкрен генә төймәләргә басарга өйрәнә тор, менә сиңа приказ, шундагы кебек үк яз, борчылма, бозылса, бу черновик,- дип Нәфисәгә берничә сүз язып күрсәтте.
Бер юлдан икенче юлга ничек күчәргә, этер, нокталар куерга, барын да аңлатты. Бераз вакыт үткәч Нәфисә:
- Сөмбелә апа карагыз әле, шулай ярыймы?,- дип язган битен күрсәтте.
- Ух ты, болай булгач тиз өйрәнәсең, мин иртәгә үк ял алам,- дип Нәфисәне мактады.
- Чыннан бик әйбәт, үзем киткәнче документларны тутырырга, нинди язу эшләре булганын мин сиңа өйрәтәм. Рәхмәт ризалашканың өчен.
- Үзегезгә рәхмәт Сөмбелә апа.
Шулвакыт бүлмәгә председатель килеп керде:
- Исәнмесез, Сөмбелә миңа тиз арада ферма буенча отчет кирәк, әзерләп бир әле , - дип үз бүлмәсенә кермәкче иде, туктап:
- Ә сез кем буласыз?,- дип Нәфисәгә карады.
Унбишенче өлеш.
Нәфисәнең югалып калуын күреп, Сөмбелә җавап бирүне үз өстенә алды.
- Хәерле көн Ренат Мансурович. Таныш булыгыз, бу Нәфисә, мин декрет ялына киткәч сезнең ярдәмчегез була. Ә әлегә мин аны эш барышы белән таныштырам.
- Бик әйбәт, менә ярдәм дә итәр үзеңә отчет төзергә.
- Ә син сеңлем әйбәтләп өйрәнеп кал, секретарь эше ул карап утыру гына түгел. Секретарь ул судья кебек, барысын энәсеннән җебенә хәтле тикшереп, дөрес сүзләр табып яза белергә тиеш, ул гына да түгел, хатасыз язарга да тиеш. Аның артыннан укытучы юк төзәтеп тикшерергә, шулай булгач сина бик нык тырышырга кирәк, аңладыңмы?
- Аңладым Ренат Мансурович, мин бик тырышачакмын.
- Менә бу җавап ичмасам. Ярый кызлар, эшегез күп, мин отчет кетәм. Иртәгә иртән районга чакырдылар.
Председатель бүлмәсенә кереп китүгә Сөмбелә Нәфисәгә карап:
- Син курыкма анардан, ул усал күренә генә, ләкин бик акыллы кеше. Мин дә анардан башта курктым, юкка булган. Син бик акыллы кыз, мин сине күптән беләм. Әниең дә искиткеч кеше. Ярый, әйдә эшлик, безнең әле бер беребез белән якынрак танышырга вакыт була, отчетны ясап бирәбезме?
- Бик теләп Сөмбелә апа.
Кызлар бер берсенә карап эшли башладылар. Һәрбер язуны, һәрбер документацияне ничек тутырырга, нинди таблицалар төзергә кирәклеген Сөмбелә әкрен генә эш уңаеннан өйрәтә барды.
Кич җиткәндәрәк:
- Нәфисә сиңа бүгенгә җитә, кайт бар. Ә миңа кызганычка каршы берәр сәгаткә тоткарланырга туры килә.
- Ә сезгә мин булыша аламдыр бит, мин бик теләп калыр идем.
- Әниең борчылмасмы соң , беренче көнне үк соңга кала дип ?
- Ә шалтыратсам ярыймы? Күрше Зәйнәп апаларда телефон бар, аңа әйтсәм, ул әнигә кереп әйтәчәк.
- Ярый әлбәттә, ә үзегездә телефон юкмы?
- Юк шул, шушы көннәрдә әни кертербез дигән иде.
- Монысы әйбәт, хәзер телефонсыз бик кыен. Әнә минем кайнанам шул сихерле трубкадан тешми дә, телефон керткәннән бирле,- дип көлеп җибәрде Сөмбелә.
- Рәхмәт сеңлем, чыннан икәү тизрәк булыр, син дә тиз өйрәнден, молодец.
- Сөмбелә апа, мин ничек ярдәм итә алам?
Сөмбелә янә язуларны кулына алып, җентекләп аңлатып отчет тутырыга керештеләр. Бер сәгать дигәндә отчетны бетереп, әле дә бүлмәсендә утырган Ренат Мансуровчика кертеп тә бирделәр.
- Ренат Мансурович, без тәмамладык, кайтсак ярыймы?
- Әйе кызлар, кайтыгыз, зур рәхмәт сезгә. Ә теге ярдәмчең точно яхшы булыр дисеңме Сөмбелә?
- Яшь икәнен күргәч үзем дә шикләнгән идем, кыз бик сәләтле булып чыкты, сезгә бик якшы сәркәтиб булачак ул.
- Уф, сүзе ни тора. Зинһар секретарь дип әйт. Борынгы заман сүзе сыман, дип Ренат Мансурович елмаеп Сөмбеләгә карады,- Син үпкәләмә инде миңа, вакыт уза, балаларың сагынгандыр, хәерле кичләр үзегезгә, сау булыгыз.
- Сау булыгыз Ренат Мансурович.
Сөмбелә бүлмәдән чыкканда Нәфисә инде киенеп басып тора иде.
- Син кайта аласың, бар-бар.
- Юк инде, бергә кайтырга әйбәтрәк булыр. Җитмәсә ярты юлга хәтле кайта алабыз, сез киенегез, мин көтәм.
- Тагын сезме? Иртәгә сез дип әйтсәң, кайтарып җибәрәм!
Нәфисә ниһаять үзен җиңел хис итте, бөтен җаны белән шатланды. Ниндидер билгесез хисләр кереп урнашты йөрәгенә, аңа рәхәт булып китте. Нәфисә белән Сөмбелә юл буйлап сөйләшеп кайттылар. Сөмбелә үзенең бу авылга килен булып төшүен, бик бәхетле булуын сөйләде. Тик Нәфисәгә үзенең җавапларын биреп элгермәде, алар аерылыштылар.
Нәфисә эштән бик кәнәгать кайтты. Мөслимә апа да кызының үзгәрүе күреп алды:
- Кызым әледә Зәйнәп апаң сине правлениягә озатты. Йөзеңнән янә шатлык хисләре бәреп тора. Эш үзеңә дә ошаган ахры?
- Әни мин бүген беренче тапкыр бернәрсә турында да уйламадым. Йөрәгемдә ниндидер тынычлык, күңелемдә алдагы тормышка омтылыш барлыкка килгән кебек.
- Ярый, бик әйбәт кызым. Алла теләсә бар да җайланыр. Бар кулларыңны юып кил, әтиеңне дә ашарга дәш.
Нәфисә бүген беренче тапкыр тынычлап йоклап китте. Аның өчен яңа тормыш башларга ишекләр ачылды. Бер атна дигәндә ул сәркәтип эшенең бөтен асылына диярлек өйрәнде. Сөмбелә апасы:
- Мин бераз көнләшә башладым, декрет ялыннан чыкканда Ренат Мансурович, Нәфисә синнән яхшырак эшне башкара, ул секретарь булып калсын димәсә ярый инде.
-Сөмбелә апа син нәрсә инде.
- Уйнап әйтәм, үпкәләмә Нәфисә, шулай мактарга гына теләгән идем.
Нәфисә елмая төшеп:
- Сөмбелә апа, ә мондагы телефоннан Казанга шалтыратсам ярыймы?
- Әйдә болай сөйләшәбез, бүген шалтырат, а башка көнне председатель яратыр дип уйламыйм. Аңла мине, правлениягә түләргә счет килгәч, межрайон сөйләшүләр күренә, алар түләүле. Башка кеше сөйләшкәнне дә үзеңә түләтмәсеннәр тагын.
- Аңладым Сөмбелә апа.
Нәфисә телефон төймәләренә басып, кулына телефон алды. Озак кеттерми теге яктан:
- Да, я вас слушаю,- диделәр.
- Илсур, синме?
- Әйе, мин, Нәфисә син, син каян шалтыратасың? Менә бит әйбәт булды, ничек хәлеңне белим дип кайгыра идем.
- Илсур, мин правлениягә эшкә кердем, шуннан шалтыратам. Син эшкә киткәнче хәбәрем бар, бүген безгә дә телефон кертәләр, номеры билгеле ,кич шалтырата аласың, - дип Нәфисә Илсурга номерын әйтте.
- Рәхмәт, әлбәттә шалтыратам, ярый алайса, миңа китәргә кирәк, сакла үзеңне!
- Сиңа да рәхмәт, кичкә кадәр, - дип Нәфисә телефонны куйды.
- Аһа, димәк Илсур, димәк туйга күлмәк алырга кирәк, мин декреттан чыкканда син декретка китерсең значит,- дип көлде Сөмбелә.
- Юк инде, без бары дуслар. Ул миңа бик булышты. Хәзер инде якын дуслар.
- Әйе, әйе, без барыбыз да башта якын дуслар, аннары ак күлмәк киябез.
- Мин ул хакта әле уйламадым, аннары,- Нәфисә сүзен бүлеп уйга калды. Сөмбелә Нәфисә янына килеп басты да:
- Нәфисә әгәр үзең үткәнне онытырга теләмисең икән, ничек яшәргә телисең? Син көчле кыз, алга атларга кирәк, беләм кыен, ләкин тормыш алга бара бит. Синең йөзеңә карап әти-әниең бик борчыла, аларга рәхәт дип уйлыйңсыңмы? Күпме күз яше түгәргә тиеш әниең, синең хәләтеңне күреп? Алай ярамый, үзең бәхетле булырга теләмәсәң, сине беркем дә бәхетле итә алмый. Авыртулар аша яшәргә өйрән, башыңны югары тотарга тырыш, ярыймы? Син ризамы?
- Рәхмәт Сөмбелә апа.
Төрле кәгазьләр тутырып көн үтеп киткәне сизелми дә калды. Эш бетеп Нәфисә өйгә кайтып җиткәндә, аны капка төбендә Камил көтә иде.
- Нихәл Нәфисә?
Нәфисә көтелмәгән сораулардан югалып калды. Башта нәрсә әйтергә белмичә Камилгә карап торды, аннары:
- Ярый инде Камил, алга таба, үзеңнең хәлләрең, әтиеңнеке ничек?
Камил Нәфисәне аңлады, шуңа да күп сораулар биреп торырга булмады.
- Менә бераз хәлләреңне генә белмәкче идем. Күптән очрашкан юк бит. Бәлки бүген бераз урам әйләнербез, сөйләшербез?
- Белмим Камил, мин эштән кайтам, менә правлениягә эшкә урнаштым, кич чыга алырмынмы белмим.
- Нәфисә, сөйләшүләрдән качып йөреп булмый, барыбер бер очрашып сөйләшергә кирәк... Мин сине аңлыйм, булган хәлләрдән соң егетләргә карата начар уйда, тик бөтенесе дә шундый түгел бит. Бәлки урыны да, вакыты да түгелдер, Нәфисә, чык миңа кияүгә! Мин сине ничек яратканымны беләсең.
- Тик Камил мин.....
Камил Нәфисәнең авызын бармагы белән томалады да:
- Беләм мин, беләм, ант итәм, нәрсәләр булганны гомер буе искә алмам. Синең гаебең юк бит. Синең бәхетле булырга хакың бар!
- Юк Камил, син ул мине аңламадың! Мин сиңа кияүгә чыга алмыйм, чөнки...
Шулвакыт капка ачылып китеп Барый абый чыкты.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова