

Уникенче өлеш.
Камил Нәфисәнең нинди халәттә булганын күреп йөрәге әрнеде.
- Хәлләрең ничек Нәфисә? Мине нигә килми дип, аптырагансыңдыр, үпкәләгәнсеңдер дә инде.
- Юк Камил, син нәрсә инде. Килүеңнең файдасы булмый иде, минем яныма әле кеше кертә башладылар гына бит.
- Әниең дә шулай диде. Кеше кертмиләр, кертә башлагач үзем әйтермен диде. Тыңладым Мөслимә апаны, борчып йөрмәдем.
Мөслимә апа Камилнең иңбашына кулын куеп:
- Сөйләшегез балалар, мин чыгып керәм,- дип бүлмәдән чыгып китте.
Шуны гына көткән кебек Камил телгә килде:
- Нәфисә, нәрсә соң хәлләрең, беләм искә төшергә бик авыр, шуңа да сорап тормыйм, бары хәлеңне беләсем килә.
- Рәхмәт, ярый инде. Болай булгач мин яшим. Ә менә Фәридә юк. Белсәң иде, миңа ничек авыр икәнен.
- Беләм Нәфисә, беләм. Нишлисең бит, сиңа әле яшәргә дә яшәргә. Фәридә өчен дә яшәргә дип калдыргандыр сине Ходай.
- Әти- әнисе нишлиләр анда? Күз алдына да китерәсе авыр, аларның кайгы хәсрәтләрен, бик авыр.
- Әйе җиңел түгел. Әле килер алдыннан Ниязны күрдем. Алар бит үзләре ягыннан әти-әниләренә өйләнешергә телибез дип әйткәннәр, тегеләре яшьрәк сез дисәләр дә, өйләнешергә теләгән булганнар. Яңа елга ике як әти-әнигә моның хакта әйтергә тиеш идек ди.
Камил ничек сөйләшергә белмәде, теле буталды, сүзен кабатлады. Ә нәрсә әйтергә, нәрсә сорарга тиеш ул үлем торнагыннан көч хәл белән чыккан кыздан.? Нәрсә сорасаң да урынсыз кебек.
- Беләм, миңа Фәридә әйткән иде. Әледә аның үлеменә ышанасым килми. Кая булса да кереп качкан да, тапканны көтә сыман.
- Дөрес, бигрәк шук иде бит. Безне күпме коткарып калдырды.
- Кечкенәдән шундый ул. Беләсеңме нәрсә искә төште, җиденче сыйныфта идек. Кырга нигәдер барылган, хәтерләмим, ә менә нәрсә булганы истә. Фәридә белән күрше авыла кунакка барган идек, көлешеп уйнап кайта идек, авыл егетләре велосипедта арттан киләләр. Без якындагы салам эскертенә кереп чумдык. Хәтерлисеңдер син дә, гел тычканнар кебек тишек тишеп кача-кача уйный идек. Бу юлы да кереп качтык. Тегеләр килеп җиттеләр, ә без юк. Шунда берсе:
- Җир астына төшеп киттеләрме әллә, юкка чыктылар,- диде.
Икенчесе:
- Бәлки күрми калганбыздыр, тегендәрәк куаклык арасында калдылармы әллә?
- Ярар, теләсә нишләсеннәр, сигарет бир әле, тартып алыйк , өйгә кайтканчы исе бетергә тиеш. Әни белсә бәреп үтерә.
Киткәндә сигаретны сүндермәделәрме, әллә шырпыны тындырдылармы, салам эскерте яна башлады. Без куркып калдык, көч-хәл белән салам эскертеннән чыктык. Ә безне шунда узып баручы председатель күреп алган, ут ничек чыкканны белмәвебезне әйттек ,әле генә килдек дигән идек. Тик председатель ышанмады, безне яхшы гына сүкте, әтиләргә хәбәр бирде.
Икенче көнне Фәридә егетләрне кызык итте. Өсләренә чүпрәк бәреп ут төртте. Эх аларның курыкканнарын күрсәң иде. Егетләр Фәридәне аздан гына кыйнамадылар. Ә Фәридә кара-каршы басып:
- Без дә шулай курыктык, безне саламга качканны белә торып, ут төрттегез — диде.
Тегеләр акланды, ләкин Фәридә тагын да ярсып:
- Бөтереп киемегезгә ут төртергә исәп иде, ярар яшәсеннәр дидем. Мин үлмичә, сез әле үлмисез, борчылмагыз,- диде.
Әйтерсең лә ул үләсен алдан ук белгән.
- Кем белә инде кемнең кайчан, ничек үләсен. Бар да Ходай кулында. Сиңа нәрсә диделәр, кайчан өйгә?
- Ууу, әле күренми, күрәсең бит , әле тора да алмыйм.
- Нәфисә мин көн дә килеп йөри алмыйм, үпкәләмә инде.
- Син нәрсә инде, әтиең ничек соң?
- Әйбәт, өйдә, әкренләп йөри. Әле ярый ул бар, бер үзем нишләр идем? Ә син төрелеп кайт, син минем йөрәгем түрендә икәнеңне онытма!
Нәфисә Камилгә карап:
- Мин синең белән ул хакта сөйләшермен дигән идем.
- Нәрсә дип, мин авыру, мин гарип дип җырлый башламакчымы? Син башта хастахәнәдән чык әле, аннары сөйләшербез. Юк бар уйларыңны куып җибәр. Икенче килгәндә күңелең моңлы булмасын. Ничек тә онытырга тырыш. Һәм мин ....
Камил сүзен бүлдереп әкрен генә ишектән Линар Фаязович керде:
- Исәнмесез, Хәлегез яхшырган күрәм. Сезнең белән сөйләшергә килгән идем. Мин вакытсыз ахыры.
Камил урыныннан торып тикшерүчегә:
- Утырыгыз, миңа барыбер китергә вакыт,- дип Нәфисәгә карап:
- Сау бул Нәфисә, мин ял көнне килеп китермен.
Камил чыгып киткәнен көтеп Линар Фаязович сүзен башлады:
- Нәфисә, без сезнең икегезне көчләүдә, Фәридәне үтерүдә гаепләнүчеләрнең берсен таптык.
Нәфисәнең күзләре зур итеп ачылды, ул:
- Ничек, каян?
- Иң кызыгы да шунда, сез бит аның башына суктым дидегез, менә шул яра гел канап торгач, егет үзе хастахәнәгә килгән. Нәрсә булды дигәч, кыйнаганнарын ычкындырган. Башындагы ярасын теккән арада, шәфкать туташы милициягә кыйналган кеше килде дигән. Ә инде безнекеләр килеп фотороботтагы кешеләрнең берсенә ошаган булгач, шатланганнар. Туры милиция бүлегенә алып киткәннәр үзен.
- Ә калганнар, алар бит бишәү иде.
- Әлегә әйтә алмыйм, егет мин кеше кыйнаганым юк ди. Дөресен сөйләми. Безгә сезнең ярдәм кирәк. Мин сезгә сурәтләрне күрсәтәм, сез алар арасыннан карап кем сезгә тигәнне әйтергә тиешсез. Әлбәттә сүрәтләр арасында булсалар инде.Монда төрле сәбәпләр буенча учетта милициядә торган кешеләр сүрәтләре. Мин хәзер,- дип чыгып коридордан 3 кеше алып керде,- Иптәшләр, сезнең алда мин зыян тиючегә фотосурәтләр күрсәтәм, ә ул шулар арасыннан анарга тиючене сайларга тиеш. Сез моны күзәтеп, без шаһитлар дип имзагызны куярга тиеш. Сез әзерме?
Кергән кешеләр бер-берсенә карашып: ”Әзер”,- диделәр. Тикшерүче Нәфисәгә сурәтләрне биреп:
- Сез игътибар белән карагыз, ялгышырга ярамый. Шушы кеше дигәнче, башта уйлагыз, ярыймы?
Нәфисә башын селкеде.
Кемнәр генә юк бу фотосурәтләрдә, яшьләр дә, картлар да, Нәфисә бер фотосурәткә күрсәтеп:
- Менә берсе ул, ул минем авызыма шәрәб агызырга теләде. Шәрәб тоткан кулында мачы сурәте дә бар аның.
- Бу без отделга алып килгән кеше түгел, димәк бу икенчесе. Әйе, бик якшы. Бәлки тагын танышлар очрар, карагыз.
Нәфисә альбомны икенче якка боруга:
- Менә ул, Фәридәнең башына сугучы, - дип сурәтләрне кулыннан төшереп җибәрде. Аның күз алдыннан янә ул егетләрнең мыскыллы елмаюы, Фәридәнең башына сугуы, яшен тизлеге белән үтте. Нәфисәнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
- Ничек шундый вәхши җан булып була, аңламыйм.
Линар Фаязович Нәфисәне тынычландырырга теләп:
- Нәфисә, барда сезнең кулда хәзер, ул вәхшиләр җаза аламы, юкмы. Үтенәм фотосурәтләрне кабат игътибар белән карагыз.
Нәфисә тынычланып, күзләрен сөртеп, фотосүрәтләрне каравын дәвам итте.
Ул тагын бер фотосурәткә төртеп:
- Менә монысы бик ошаган, тик шигем бар, аның чәче озынрак иде,- дип ул үз уйларына кереп чумды. Аның бар нәрсәне исенә төшерәсе килде.
- Линар Фаязович, әйтергә дә уңайсыз, бу егет бик ошаган, минем исемдә, ул минем күлмәгемне йортып күкрәгемә кагылганда, кулында алты бармак икәнен күрдем. Әйе, әйе, баш бармагы ике иде. Белмим, бәлки мин куркудан шулай күргәнмендер. Ә башкалары монда юк.
- Сез бик кирәкле мәгълүматлар әйттегез. Без сез күрсәткән, әйткән сүзләр буенча табылган кешеләрне кулга алырбыз. Бәлки калган икесен дә табырбыз.
Линар бүлмәдә басып торучыларга мөрәҗәгать итеп:
- Ә хәзер менә бу кәгазьгә кул куегыз,- дип аларга бер бит кисәге бирде.
Ахырдан:
- Исән -сау булыгыз Нәфисә, берәр яңалык булса мин хәбәр итәрмен, сау булыгыз,- дип китеп тә барды.
Күпме вакыт үтсә дә, Нәфисә өчен бу кичерешләр әле кичә булган кебек тоелды. Авызына салган шәрәб исе дә, исерекләрдән килгән сигарет исе дә, әле дә борын очында тора иде. Күлмәген йортканда көлгән, әйткән сүзләр, әле дә колагын яра,
Фәридәнең ялварулары, соңгы күз карашын Нәфисә мәңге онытмас. Күзләрен йомса да, һәр мизгел күз алдына килеп баса. Шуңа да Нәфисә күләрен йомырга курка, бик курка.
Унөченче өлеш.
Бер ай үтеп тә китте. Нәфисә, яңа туган баладай, яңадан йөрергә өйрәнде. Илсур белән Мөслимә апа чиратлап аны сакладылар, якладылар. Хәзер инде Нәфисә үзенең төрелеп чыгуына ышана, әйе бик авыр булды бит аңа. Бер ай, бер ел кебек тоелды. Тәнендәге яралар төзәлсә дә, йөрәге әле һаман сыкрый иде. Әле дә дусты, күңеленә тынычлык, җанына җылылык бирүче Фәридәсе үлеменә ышана алмый иде ул. Тикшерүче Линар Фаязович кына:” Гаепләнүчеләр барысы да тотылды, үз җазасын көтәләр. Озакламый хөкем чыгарырлар, бары сезнең төрелеп чыгып судка килүегезне көтәләр”,- дип Нәфисәнең күңелен тынычландырды. Мөслимә апа да көннән көн Камил хакында борчылуын әйтеп торды:
- Кызым, кайчан Камилгә әйтәбез? Аны өметләндереп тору дөрес түгел дип уйлыйм. Аның сине онытып, яңа тормыш башларга хакы бар.
- Әни, ничек итеп кенә әйтим соң? Мин үзем дә белмим. Без бит сирәк күрешәбез, инде ике атна үтте, ул юк. Бәлки үзе дә онытырга уйлыйдыр?
- Юк кызым, керде ул минем яныма, хәлеңне сорашты, сәләм әйтергә кушты, әтисен калдырасы килми, ул бу арада бик биреште.
Нәфисәгә бу сүзләрне тыңлау авыр иде. Ул күзенә җыелган яшләрне күрсәтергә теләмичә , тәрәзәгә карады:
- Әни кара, кар бөртекләре оча.
- Оча кызым, оча. Гомерләр дә шул кар бөртеге кебек оча.
- Әни, мине кайчан хастахәнәдән чыгарырлар икән?
- Мин сораган идем, әгәр хәлең авыраймаса, берәр атнадан чыгарырбыз диделәр. Әни назында, үз өендә тизерәк терелүеңне әйттеләр .
- Әни, суд була диделәр, ә мин бармасам ярыймы икән?
- Юк кызым, син тиеш барырга, күзләренә туры карап, хөкем чыгарганны тыңларга тиеш.
- Әнием, белсәң иде, миңа әледә авыр. Ничек итеп аларның күзләренә карыйм, ничек итеп?
Мөслимә апа бер сүз дәшмәде. Ә нәрсә дип әйтсен ул? Йөрәге бу сүзләрне әйткәндә ничек телгәләнгәнен үзе генә белә. Кызының үлем белән көрәшеп ятуын, аягына яңадан беренче басулар, басканда авыртудан иреннәрен тешләгәнен күреп, аның йөрәге янды. Тикшерүче килеп, аның сорауларына җавап биргәндә, ул кабат-кабат шул вакыйгалар эченә чумды. Искә тешергән саен күпме күз яше акканын карап, ана йөрәге ничек түзсен? Бу Нәфисә өчен генә түгел, Мөслимә апа өчен дә зур сынау булды. Барый абый да үзенчә янды, көйде. Авыл җирендә бер нәрсәне дә яшереп булмый шул, төрледән төрле сораулар өстенә сораулар явып кына торып, тоз өстәде ярага. Әйе, алар үзләренчә гаепләнүчеләрнең җәза алуын телидер, ләкин алар үз сораулары белән, әледән әле йөрәк яраларына тартылырга ирек бирмәгәннәрен аңламыйлар шул. Акрын гына вакыт үтә барды, яңа ел алдыннан ниһаять Нәфисә өйгә кайтты. Әти-әнисе институтка барып, авыру сәбәпле административ яллар алып кайттылар. Нәфисәнең үзенең дә әлегә беркемне дә күрәсе килми иде. Казанга китеп ике ай да укымадылар, нинди мәшһәргә эләгеп кире кайттылар. Онытырлык түгел, әйе моны ничек онытып була? Бәхетләренә, соң булса да, этен ияртеп теге ир кеше чыккан. Чыкмаган булса нәрсә булыр иде икән? Урамда салкын, Нәфисәдә шунда Фәридә белән җан бирә иде. Ул гына да түгел, чүплекләрдә йөри торган этләр, танырлыгыңны да калдырмыйча, гәүдәләрен төткәләгән булсалар? Алланың рәхмәте белән, беребезне яртылаш үле, икенчебезне җансыз гаүдә килеш тапканнар. Әйе, Аллаһы Тәгалә кемне карап бетерсен, кемгә булышсын соң, аның бит эше күп. Безне мәсхәрәләгән вакытта, мәгаен бик зур эш эшләгәндер. Нишлисең бит, Аллаһы Тәгалә биргән тормыш сукмагыннан читкә тайпыла алмыйсың шул. Ничек язса, шул була.
Нәфисә кайтып, ике-өч көн үтүгә, аларны судка чакырдылар. Суд үтә торган залга кергәнче үк, Нәфисәнең йөрәге сикерә башлады, ул як-ягына каранды. Аңа күрсәткән урынга утыргач:
- Әни, ә теге хәшәрәтләр минем яныма утырамы?
- Юк кызым, әнә стена буендагы читлеккә утыралар,- дип әйтеп тә бетермәде, шул стена буендагы ишектән читлеккә сакал-мыек баскан берничә ир-атны алып кереп утырттылар. Залда тынлык урнашты. Алда, зур өстәл' янындагы кыз:
- Всем встать, суд идет,- дип кычкырып' җибәрде.
Ике хатын, бер ир-ат шул өстәл артына чыгып утырды. Шуның берсе торып нәрсәдер әйтте, каршы яктагы өстәл артында утырган ир, кулын сөлки-сөлки нидер аңлатты. Нәфисә, үзе дә сизмәстән, кабат теге көнгә кайтты.Фәридә бит ул көнгә хәтле дә, әллә нинди сүзләр ычкындырды. Соңгы тапкыр авылга кайтыр алдыннан:
- Дустым, менә син кунакка кайтасың, сиңа күңелле, ә мин бер ялгызым авылга кайтам.
- Җүләрем минем, син бит беләсең ни өчен икәнен, үтенәм, үпкәләмә инде.
- Юк, үпкәләмим, бары син дә шулай үзең генә кайта башларсың, аңларсың ничек күңелсез икәнен.
- Нәрсә сөйлисең син? Мин бит сиңа әйдә минем белән дип әйттем. Бер минут та калдырмас идем, нишлим, әйт, нишлим? Ярар, Илсур килгәч, мин аңа кайтмыйм дип әйтәм.
- Кирәкми, әйтмә, кайт, ял ит, мин дә тиздән китәм, тик сине үзем белән чакырмыйм. Анда күңелле булыр дип уйламыйм.
Фәридә күзләрен җиргә төшереп:
- Ә беләсеңме, мин безнең өчен бик шат, без икебез дә бәхеткә лаек, син искиткеч дус, алай гына да түгел, мин сине кечкенәдән минем кыз туганым булса ярар иде дип йөрдем. Ә янымда кыз туганым булганын хәзер генә аңладым.'' Әгәр мин әниләр янында булмасам, әниемә кыз булырмын дип әйт миңа.
- Тукта Фәридә, тукта, син ни сөйлисең? Син мине куркыта башладың! Нәрсә булды?
- Нәрсә булсын инде,- Фәридә Нәфисәне кочаклап,- икебез дә кияүгә чыгып юлларыбыз аерылачак, чыннан да аерым кайта башлыйбыз. Авылдан читтә яшәсәк, син авылга кайткач минем әниләрнең хәлен белеп китерсең, мин кайткач синекеләрнекен.
- Уф, әллә ниләр керде башыма, тиле кыз, шаяртма болай.
- Соң син әллә ни уйлаганга мин гаепле түгел инде. Мин үлем турында шушы яшьтән ник сөйлим ди. Бәреп үтерсәләр генә вакытыннан алда ычкынам.
- Җитте сиңа, сөйләмә әллә ниләр. Әле Нияз тәкъдим ясады дисен түгелме? Алла теләсә яңа елга никах туегызны оештырабыз.
- Мин салкын яратмыйм, беләсең бит, ноябрь аенда булса яхшы булыр иде, кызык та була.
- Анда нинди кызык инде?
- Ярар, аптыратма. Әниеңә нәрсә дим, Камилгә хат җибәрәсеңме? Хатыңа җавапларны алып килергә элгерәм әле.
- Ничек инде элгерәм?
- Алла, һәрбер сүзгә бәйләнәсең син, син...
- Син нишлисең, кызым сиңа сорау бирделәр, нигә җавап бирмисең?
Нәфисә үткәннән кире кайтты. Әнисе әйткән сүзләрне аңларга тырышып:
- Нәрсә әни, ни булды?
- Сиңа сорау бирделәр, син җавап бирергә тиеш. Үзеңне кулга ал кызым. Бар чык, сиңа судья сорау бирә.
Нәфисә әкрен генә күрсәтән җиргә чыкты.
Сораулар, сораулар, сораулар, нигә дип аны кабат шул сораулары белән үткәнгә кайтырга мәҗбүр итәләр. Бәлки җиңел буладыр дип уйлыйлардыр' инде. Бу сораулар, җаваплар аның аша ничек үткәнен ул үзе генә белә. Ниһаять суд ахырына якынлашты. Суд үз карарын чыгарды. Кемдер 12, кемдер 10, ә өчесенә 8 ел төрмәдә утырырга туры килә. Нәфисә бик аз бирделәр дип уйлап кына бетерде, Фәридәнең әнисе:
- Ничек, ничек шулай? Гомерлеккә төрмәгә тыгасы урынга, 12 ел күпме ул? Күпме кызларны мәсхәрәләп көлгәннәр! Минем кызымны кем кире кайтара? Кая дөреслек?
Күзеннән ташу кебек аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә ул кабат:
- Юк, мин болай гына калдырмыйм, аларны атырга кирәк! 12 елдан чыгып кабат шулай эшләмәсләр дип кем җавап бирә? Алар яшәргә тиеш түгел! Сез дөрес карар чыгармадыгыз! Үтенәм, кабат уйлагыз, аларны атсыннар, минем кызым үлде, алар да үлсен,- дип суд өстәленә таба атлый башлады. Ләкин улы тотып калды:
- Әнием, тынычлан, без кабат югары судка мөрәҗәгать итербез. Үтенәм, тавыш чыгарма.
Ләкин әни кеше нәрсә кичергәнне, кем аңлый ала соң үзеннән башка. Әйтүе җиңел, йөрәгендә янган учакны гына кем сүндерсен? Аны аңлаучы, бер Мөслимә генә иде бу минутта. Ул аның янына килеп:
- Фәймә, тынычлан, әнә улың әйткәнне тыңла, без кабат суд эшен кузгатырбыз.
Фәймә, кисәктән генә Мөслимәне төртеп җибәрде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.