Литература
31 Июля 2025, 04:00

Парлы ялгызлар

Автор: Гөлчирә Галимова. Унынчы өлеш. Нәрсәләр күреп, нинди газап утында янгандыр Нәфисә, гел ыңгырашты, башларын селкетергә тырышып, кабат-кабат ахылдады. Мөслимә апаның да йөрәге кызын бу хәләттә күреп өзгәләнде. Бердәнбер кызының язмышын, бер мизгел эчендә упкынга бәргәннәр. Нинди вәхши җан булырга кирәк бит, кызларны шундый хәлгә җиткерергә. Әйе, ул хәзер әзер, барысына да килешә сыман.

Парлы ялгызларПарлы ялгызлар
Парлы ялгызлар
 

Нәрсәләр күреп, нинди газап утында янгандыр Нәфисә, гел ыңгырашты, башларын селкетергә тырышып, кабат-кабат ахылдады. Мөслимә апаның да йөрәге кызын бу хәләттә күреп өзгәләнде. Бердәнбер кызының язмышын, бер мизгел эчендә упкынга бәргәннәр. Нинди вәхши җан булырга кирәк бит, кызларны шундый хәлгә җиткерергә. Әйе, ул хәзер әзер, барысына да килешә сыман. Хәзерге яшьләр үзгәрә, әти-әни сүзен санга да сукмыйлар, эчкечелеккә бирелдең ди , ну көчләдең ди син кызларны, ярар , тик нигә үлем хәленә җиткерергә, нигә үтерергә? Бу башка сыя торган әйбер түгел. Күпме яшь кызлар эчкече, тәртипсез егетләр аркасында газап күрә? Күпме тән җәрәхәте ала? Әйе, җәрәхәтләр төзәлә, ә кызларның күңел җәрәхәтен ничек төзәтеп бетерергә? Ничек итеп ул кыз балалар яшәргә көч табарга тиеш? Беркем белми шул аларның уйларын, аларның кичерешләрен. Алланың рәхмәте нигә син күрмәдең, нигә ярдәм кулы сузмадың балаларны мыскыллаганда? Нигә, нигә, нигә? Ә кем җавап биреп бетерә ала икән ул сорауларга? Мөслимә апа кабат күллары белән кызының башларын сыйпады. Кызы сизгән кебек, бераз елмайды сыман тоелды анага.
- Кызым, алтыным минем, син түз, түз генә, бар да үтәр. Әтиең белән мине генә ятим итеп калдырма. Нишләрбез синсез, әтиең дә ир кеше булса да бик елады кызым. Миннән күз яшләрен яшерергә тырышса да, күзләреннән күренде. Бик авыр кичерә әтиең дә, бик авыр. Әле синең хәлең юк, барыбер сөйләшә дә алмыйсың диделәр, шуңа да һаман йоклата торган дару бирәләр сиңа, әтиеңне шуңа кайтарып җибәрдем. Ә ул киреләнә, нәкъ синең кебек. Кызым, балам минем, ач күзеңне. Әниеңә бер генә булса да күз тешер инде. Кечкенә чагыңда да күзеңне гел йомып ята идең, әйе син уянган буласың, тик күзләрең йомык. Нигә икәнен дә беләм. Син беркайчан да мин сине үпмичә йокыңнан тормый идең. Үсә төшсәң дә гәдәтең калды. Соңгы тапкыр кайткач та, әни эшкә киткәндә булса да битемнән үбеп кит, алайса бер дә торасым килми дидең.
Мөслимә апа Нәфисәнең битеннән үбеп алды. Ләкин кызының гына күзләрен ачасы килмәде. Бу билгесезлек ананың йөрәген тагын да телгәләде. Бүген инде дүртенче көн, Мөслимә апа башын өстәл читенә куеп йоклап киткән. Төшендә бик матур кырда, бер ун-унике яшьләрендәге кыз-бала күбәләкләр артыннан чаба, үзе гел әнисенә борылып карый, янәсе -,, әнисе син күрәсеңме-" ди сыман. Бала боргаланып чабып, кисәктән генә абынып егылды да:
- Әни,әнием, әни,- дип кычкырып елап җибәрде. Мөслимә апа кызына таба чаба башлады. Үзенчә ул тиз чаба кебек, ләкин нидер ирек бирми, шунда ул кулларын селти, селти нидер әйтә башлады. Шулвакыт Мөслимә апаның кулы өстәлдәге стаканга тиеп китеп, идәнгә төшеп ватылды. Мөслимә апа күзләрен ачты.
- Әни, әнием минем.
Бу тавыш, әйе-әйе, Нәфисәсе әнисенә карап:
- Әни, әнием минем,- дип әкрен генә әйтә иде.
- Кызым минем, сандугачым, ачты, күзен ачты,- дип Мөслимә апа кызы янына карап:
- Балам минем, япма бүтән күзләреңне, үтенәм, туйганчы карыйм әле.
- Әни,- Нәфисә көч хәл белән генә:
- Фәридә кая, ул исәнме?
Мөслимә апа бу көтелмәгән сорауга нәрсә әйтергә белмәде, аннары:
- Әйе, ул күрше палатада, хәле бик авыр, - диде, тик бу сүзләр аның телен яндырып алды кебек булды. Ул күзләрен яшерергә тырышып:
- Аягыңа баскач үз күзләрең белән күрерсең кызым. Үзең, үзеңне ничек хис итәсең?
- Әни, нәрсә булган миңа, гәүдәм тыңламый, башым чатный.
- Кабыргаларың сынган кызым, каты кыйнаганнар, вәхшиләр җәлләмәгән шул, җәлләмәгән. Кызым, әлегә ул хакта сөйләшмик, бераз җайлан, аннары барысына да ачыклык кертербез.
- Ә Фәридәнең хәле ничек, әни әйт дөресен.
- Нәкъ синеке кебек балам, нәкъ синеке кебек.
Бүлмә ишеге ачылып, табип килеп керде:
- Исәнмесез, менә әйбәт булган, күзләрен ачкан, калганы инде ходай кулында. Яшәргә, тизрәк терелеп чыгарга сездән, теләгегездән бик тора. Булган әйбер онытылмый сеңлем, шулай да, яшәргә көч табып, әти-әни өчен, үзегез өчен бәхетле булып яшәргә тырышыгыз.
Сүзләрен әйтеп бетерде дә, аннары җентекләп Нәфисәне карарга тотынды:
- Болай булгач бик әйбәт, мин карт тиле бераз башкача уйлаган идем, сеңлем, син в рубашке родилась, болай булса ике-өч атна эчендә аякка да басырсың. Ярый, исән сау гына яшәргә язсын барыбызга да. Минем башка авыруларны карыйсым бар, сау булыгыз,- дип чыгып та китте.
Мөслимә апаның күзләренә яшь җыелды, ул кызының шулай ятуын күз алдына да китермәде. Ул минут саен диярлек Ходайдан алварды, аны түгел,мине ал, баламны яшли алып китмә дип сорады. “Яшисен яшәдем, кызым да нарасыйларын кулына алып, балалар бәхете күреп калсын”,- дип ялварды.
Ләкин Ходай Тәгаләнең үз планнары булган шул. Бәхетенә кызы күзен ачты, димәк әле ул кызын да, оныкларын да иркәләргә элгерә. Мөслимә апа кызының кулларын тотып:
- Без бөтен авырлыкны да бергә җиңәбез кызым. Син безнең балкып торган мәңге сүнмәс кояшыбыз. Синсез без юк балам, ышан миңа, бар да яхшы булачак. Кыен булыр, ләкин без бергә, бергә ул кыенлыкларны җиңәрбез.
- Әни, ә ничек онытырга соң?
- Онытылмый шул ул балам, кызганычка каршы онытылмый. Ә авыртуыңны басырга без синең яныңда булабыз, һәрвакыт яныңда балам. Тынычлап, бар да әкрен генә артта кала. Начар төшнең дә төсе сүрелер. Иң мөһиме син исән кызым.
Мөслимә апа уйланып алды да, кызына карап:
- Әйтергә онытканмын, бер егет көне-төне сине саклаган, әле без килмәгән идек. Бик борчылды, табиб белән дә сөйләште, Фәридәнең әти-әнисенә дә булышты,- дип туктап калды. Юк , юк, мин нәрсә әйтәм, нәрсә белән булышты дисә, ни диярмен? Фәридәнең үле гәүдәсен авылга кайтарыргамы, яки язулар беләнме диергә. Әй аллам, аздан гына әйтмәдем бит дип Мөслимә апа үз-үзен сүкте.
- Әни, син нидер әйтеп бетермисең кебек.
- Юк кызым, исемен әйтте кебек, ә мин онытып шуны уйлап утырам,- дип алдады ул кызын.
- Әни, Илсур монда идеме?
- Монда кызым, әлегә эштә булам, иртәгә киләм дигән иде. Кем соң ул кызым?
- Бик якшы кеше әни, иң якын дустыбыз. Ул, ул....,- дип Нәфисә әйтеп тә бетермәде, бүлмәгә бер ир кереп:
- Хәерле көннәр, Исәнмесез, гафу итегез, сезне борчыганга, ләкин табиб сезне сөйләшә ала диде. Мин сезне көчләү, тән җәрәхәтләре китерү буенча тикшерү алып барам. Исемем Линар Фаязович. Әгәр берничә сорау бирсәм, җавап бирә аласызмы?
Нәфисә ишетелер ишетелмәс кенә:
- Әйе, сорагыз,- диде.
- Тагын исегезгә төшергәнгә кабат кабат гафу итегез мине. Сезнең белән булган хәл ничек башланды? Искә төшерә аласызмы?
Нәфисә бераз уйланып ятты да:
- Без бераз һава суларга чыккан идек. Фәридә үзен начар хис итте. Бу хәл шундый тиз булды, аларның безнең янга килеп җитүләрен аңламый да калдык.
- Әйтегез әле, сез аларны беләсезме? Бәлки күргән булгансыздыр?
- Юк, сез нәрсә, без андый исерекләр белән танышу түгел, сөйләшкән дә юк.
- Димәк алар тик торганда һөҗүм ясаган, монда ниндидер сәбәп булырга тиеш.
- Берничә көн алдан, алар комлык төбендә эчеп утыралар иде, без кайтканны күргәч, безгә эндәштеләр, без тизрәк өйгә таба атладык, ләкин бер мизгел эчендә яныбызга килеп җитеп, җикеренә башладылар. Бәхетебезгә Илсур подьездан чыкты, милиция киемендәге кешене күреп, алар киттеләр. Бу юлы да шулар иде.
- Ә ул милиционер кем?
Нәфисә әнисенә әкрен генә карап алды да:
- Ул минем егетем.
- Димәк сез аларның йөзен хәтерлисез, безгә фоторобот ясарга булышырсыз.
- Әйе, аеруча икесен исемдә калдырдым.
- Илсурны мин беләм, ул да безгә булышам диде, бары ачыклык кына кертәсем килде.
- Әйтегез әле, Фәридәнең башына кайсысы бутылка белән сукты? Сез ул кешене хәтерлисезме?
Нәфисәнең күз алдына теге егет килеп басты.
Озын, кара күзле егет Фәридәнең күлмәген ертып, күкрәгенә шәрәп агызды. Чалбарын ычкындырып, Фәридә каршысына ук басып:
- Соси конфетку, красотка,- диде.
Шулвакыт егет кычкырып җибәрде дә кулындагы бутылкасы белән Фәридәнең башына сукты. Фәридә бер тапкыр Нәфисәгә карады да, күзләрен йомды.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас