

Кызлар як-якларына карарга да өлгермәделәр, аларна әзмәвердәй ир-егетләр тотып та алды. Нәфисә чәбәләнеп:
- Кыткарыгыз, үтенәм, помогите, помогите,- дип кычкырырга тотынды.
- Не трогайте пожалуйста. Не трогайте,- диде Фәридә.
Ләкин аларны коткаручы да, ишетүче дә булмады. Кызларны сөйрәп диярлек алып китә башладылар. Шулчак каршыларына чыккан кыз-хатын:
- Хулиганы, отпустите девочек, сейчас милицию позову,- дигәч, әзмәверләрнең берсе:
- Успокойтесь женщина. Мы из ДНД. Девочки пьяные, и матерятся, мы их сами в отделение ведем, -диде.
Хатын үзенчә яшь кызларның эчүеннән аптырап, аларны сүгә, сүгә китеп югалды. Кызларның да бирешәсе килмәде. Хәлләреннән килгәнче, аяк белән дә тибенделәр, бармакларын да тешләделәр. Ләкин читлеккә эләккән кош сыман аларның кулларыннан ычкына алмадылар. Йортлар аша шактый гына баргач, ниндидер гаражлар, сарайлар янына килеп чыктылар. Кызлар кычкырмасын өчен аларның авызын бәйләп куйдылар. Шунда егетләрнең берсе:
- Может сами разденетесь и мы вам больно не сделаем. Давайте для храбрости глотнитека 100 грамм,- дип Фәридәнең авызын ачып, аракы сала башлады. Фәридә авызын читкә таба алып:
- Вы что делаете, отпустите, вас все равно поймают,- диде.
Ачуы чыккан егет Фәридәнең авызына бөтен кече белән сугып җибәрде.
- Заткнись стерва, вот теперь точно тебе хана,- дип, Фәридәнең киемен, пальтосының төймәләрен дә чишмичә йолкып алып, өстендәге күлмәген ерта башлады. Фәридә исә:
- Нет, прошу вас, не трогайте меня,- дип кенә әйтеп элгерде, аны кыйный башладылар.
Бу хәлне күреп Нәфисә бөтен көчен җыеп, үзен тоткан егетләр кулыннан ычкынды да, җирдә яткан таш кисәген алып, Фәридәне кыйнаган егетнең башына китереп тә сукты. Тегесе исә ой дип җиргә ауды. Нәфисә икенчесенең кулына гына сугып элгерде, шул вакыт үзен башкалары эләктереп тотып кыйный башладылар. Нәфисә авыртуга түзә алмыйча аңын югалтты. Каядыр еракта тавышлар ишетелгән кебек булды. Битенә әллә яңгыр тамчылары төшә, әллә төшкән кар бөртеге эри , әллә алар сипкән су бөртекләренә, Нәфисә көч хәл белән генә күзен ачты.
Теге әзмәверләрнең берсе:
- Дикая кошка проснулась, Костян что с ней сделаешь? Она твоя, отомсти ей за башку, - дип Нәфисәнең битенә кабат су сипте.
Ерак түгел Фәридәнең елаганы ишетелә иде, ул кабат-кабат:
- Пожалуйста, отпустите, пожалуйста. Что мы вам сделали?
Ләкин аны тыңлаучы гына булмады. Берсе Фәридә ягына борылып :
- Смотри что мы сейчас с твоей подругой сделаем, тебе понравится, потом тобой займемся,- дип Нәфисә янына килеп аның ачылган күкрәгенә ябышты.
- Ну что сладкая моя, не бойся, тебе понравится,- дип егетләргә кызның кулларын яхшылап тотарга кушты. Нәфисә кычкыра башлауга аның авызына каты итеп суктылар, ул тагын аңын югалтты.
Бу мәшһәр күпме баргандыр, билгесез. Нәфисә янә каяндыр әкрен генә әйткән сүзләр ишетә башлады. Кемдер ерактан, ниндидер томан арасыннан гына ана ишетелер-ишетелмәс кенә:
- Үтенәм, ач күзләреңне, куркытма инде мине, ач, ач, үтенәм, мин исән, мин сине ташлап китмим дип әйт, синнән башка ничек яшим инде мин, калдырма мине үземне генә, үтенәм, ач күзләреңне,- диде.
Нәфисә көч хәл белән генә бераз күзен ачты. Томан әкрен генә таралып бетте. Томан арасыннан күз яшьләрен сөртеп Илсур күренде. Ул Нәфисә күзен ачканны күреп:
- Күз нурым минем, кире кайтуың белән, нигә озак көттердең?
Нәфисә авызып ачып нидер әйтмәкче иде, барып чыкмады, авызыннан чыккан кан, шеш авызын ачырга бирмәде. Илсур кызның нидер әйтергә теләвен күреп:
- Син әле сөйләшә алмыйсың, сине каты кыйнаганнар. Бераз хәл ал, аннары сөйләшербез, сиңа әле сөйләшергә ярамый.
Нәфисә үзенең исән калганын аңлады. Ә Фәридә, Фәридә кая? Кыз башын күтәреп Фәридәне эзләргә теләде, ләкин барып чыкмады, күзләре белән генә бүлмәне күзәтә башлады.
Илсур кабат:
- Син Фәридәне эзлисеңме? Ул авыр хәлдә күрше палатада ята, бераз хәл ал инде, аннары мин сине аның янына алып керәм,- дип алдады.
Кызганычка каршы Фәридә ашыгыч ярдәм машинасында барганда ук җан бирде дип ничек әйтсен соң ул , болай да көч хәл белән исән калган кызга? Нәфисә генә ярар дигән кебек күзләрен йомып алды.
Шулвакыт бүлмәгә Нәфисәнең әти-әнисе керде. Әнисе күрү белән:
- Кәбәхәтләр, нәрсә эшләгәннәр бит, карарлыгыңны калдырмаганнар,- кызы янында утырган егетне күреп:
- Ә сез кем буласыз?
- Мин дусты, менә сез килгәнче карап торырга булдым.
- Рәхмәт сезгә. Анда Фәридәнең дә әти-әнисе, абыйлары килде.
- Яхшы булган, гафу итегез, миңа чыгарга кирәк,-дип Илсур ашыгып чыгып китте. Фәридәнең әти-әнисен эзләргә кирәк түгел иде. Илсур туп-туры табиблар бүлмәсенә керде. Бүлмәгә кергән милиция хезмәткәрен күреп:
- Әйтегез әле, кызымны үтерүчеләр табылдымы? - диде Фәридәнең әнисе сораулы карашын төбәп.
Илсур югалып калды, шулай да үзендә көч табып:
- Апа, кайгыгызны уртаклашам, кызганычка каршы әлегә таба алмадык. Аннары кызларны көчләп, кыйнау буенча эшне башка тикшерүчеләр алып бара. Бәлки мин дөрес эшләмимдер, вакыты да ул түгел, ләкин сезгә бер үтенечем бар иде.
Фәридәнең әнисе аптырап:
- Аңламыйм, бу хәләттә без нәрсә эшли алабыз?
- Апа, абый, кабат гафу үтенәм. Сезнең кызыгыз үлде, ләкин Нәфисә бик авыр хәлдә ята. Сез бит хәзер аның янына да керәсез.
- Ничек итеп кермик инде, ул да бит безгә кызыбыз кебек. Төрелсен генә бәбекәм,- дип Фәридәнең әнисе елый башлады.
- Мин дә шуңа күрә борчылам. Әлегә хәле якшырганчы, Фәридәнең үлеме турында белмәсә тизрәк терелер дип уйлым.
- Йә Алланың рәхмәте, нәрсә өчен соң безгә бу сынаулар? Нишләргә соң, нишләргә безгә? Нигә безнең кызыбызны вакытыннан алда алдың? ,- дип ана кабат елый башлады, Фәридәнең әтисе хатынын кочаклап алды да, Илсурга карап:
- Сез хаклы, әлегә Нәфисәгә әйтеп торырга кирәкми, иң мөһиме ул тизрәк аякка бассын.
- Рәхмәт сезгә, рәхмәт, - дип Илсур бүлмәдән чыгып китте.
Фәридәнең әти-әнисенә хәзер авыр. Моргка барып кызының үле гәүдәсен күреп, ничек итеп, бу үлгән кыз минеке,- дип әйтеп була. Йөрәкләре генә түзсен инде дип уйлады Илсур. Үзе кабат Нәфисә яткан бүлмә янына килеп әкрен генә Нәфисәнең әти-әнисен дәшеп чыгарды.
- Мөслимә апа, Барый абый, мин әлегә Фәридәнең әти әнисен күрдем, алар белән сөйләшеп, аның үлемен әлегә әйтмәскә булдык. Сез дә әйтмәгез инде, Нәфисә бераз терелсен. Мөслимә апа Илсурга карады да:
- Рәхмәт энем, борчылганың өчен, Нәфисәнең шундый дуслары булганга мин бик шат. Рәхмәт энем, син хаклы, әлегә әйтмәскә кирәк.
Эх, белсәләр иде алар Илсурның ничек янып- көеп йөрүен. Илсур матур гына саубуллашып, эшкә дип китеп барды.
Нәфисә әкрен генә нәрсәләр булганын исенә төшерә башлады. Нәфисә ишектән әнисе керми микән дип карамакчы иде, килеп чыкмады. Аның бөтен гәүдәсе таш белән бастырып алган кебек булды. Нишләткәннәр аны, нигә ул урыныннан да тора алмый? Нәфисә кабат исенә төшерергә тырышты. Томан арасыннан ниндидер шәүләләр килеп чыкты. Икесе Нәфисә кулыннан тотып тора, озын гына, кара күзле егет, әйе-әйе, шомырт кара күзле егет, Фәридәнең каршысына баскан. Кулында тоткан шарәб шешәсен селки-селки нидер сөйли, үзе көлә. Менә ул Нәфисәгә борылып:” Хәзер эротика карыйсың”,- дигән кебек мыскыллы елмаюы белән карады. Үзе нидер сөйли, көлә, Фәридәнең күлмәген әкрен генә ерта иде. Нәфисә хәле бетеп, томан арасында югалды.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова