Литература
25 Июля 2025, 04:00

Серле сандык ачкычы

Галимова Гөлчирә. Унтугызынчы өлеш. Гөлия кабат барысын да күзләре белән үтте.- Идрис бу хәл синең өчен Кәдәрия туган көненнән башлана,- дип Идрискә бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирә.- Ахырдан менә шулай, ә хәзер нәрсә эшләргә? Ничек итеп абый белән сеңел тормышын җайларга? Бу хәл булырга тиеш түгел иде.

Серле сандык ачкычыСерле сандык ачкычы
Серле сандык ачкычы

Гөлия кабат барысын да күзләре белән үтте.
- Идрис бу хәл синең өчен Кәдәрия туган көненнән башлана,- дип Идрискә бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирә.
- Ахырдан менә шулай, ә хәзер нәрсә эшләргә? Ничек итеп абый белән сеңел тормышын җайларга? Бу хәл булырга тиеш түгел иде.
Идрис тыныч кына тыңлап торгач, Кәдәрия янына килеп яңагына сугып җибәрде.
- Нәрсә җитми сиңа, үзеңне ашаткан кулыңны үзең төшлисең бит! Балалар бергә булганчы неужели бернидә эшли алмый идең? Өйләнешәбез дигәч, миңа түгел икән, Гөлиягә булса да әйтергә иде.
 - Соң син өйдән куам араларына керсәң дидең, мин курыктым, сине дә югалтасым килмәде,- диде яңагын тоткан Кәдәрия.
- Ә хәзер нәрсә үзгәрде, нигә әйтергә булдың?
- Азат үзенең исән-сау балаларын үстерсен дип, яңадан өйләндермәкче идем. Улымның кайгысын күреп, йөрәгем яна.
- Ә кем гаепле улың бәхетсез булганга? Кеше язмышы белән уйнарга син кем шул хәтле? Нигә әйт, нигә син шул хатле кешенең тормышын җимердең? Нигә минем сүземне тыңламадың? Әйттем, әйттем бит мин сиңа тыгылма дип! Үзем яратмыйча өйләнгәч, һич югы улым яраткан кызына өйләнсен дип күпме тырыштым. Күпме синең этлекләренне туктатырга теләдем.
Идрис Азат янына килеп:
- Ә син улым, син нәрсә диярсең? Менә ничек килеп чыга, мин сиңа әти түгел...
- Әти,- дип Азат Идрисне кочаклап алды. – Әти, әтием, һәм минем башка әтием юк. Хәзер инде үзең миннән баш тартмасаң. Әти, ә хәзер нишләргә миңа?
Күз яше тулган күзләре белән Азат Идрискә карап:” Хәзер нишләргә әти, син генә ачыклык кертә аласың, әти нишлибез хәзер?
 Идрис улының күз
яшьләрен сөртеп алды, үзе читтә елап утырган Гөлсемгә карады. Гөлсем бер ноктага караган да, күз яшьләрен сөртә-сөртә үз уйларына кереп киткән. Идрис әкрен генә:
- Белмим улым, әнә безгә хәзер кемне кайгыртырга кирәк. Аңа хәзер икеләтә авыр,- дип Гөлсемгә таба кулы белән күрсәтеп.
- Ә сине Кәдәрия гафу итеп булмый. Нигә, әйт нигә бу тавышны башладың? Нәрсә җитми иде сиңа? Әгәр сүземне тыңласаң бу хәл килеп чыкмый иде.
- Кәдәрия ишетелер- ишетелмәс кенә:
- Мин улымны әти итеп күрәсем килде, сау-сәламәт балалар, оныклар сөясем килде. Әйтергә дә теләмәгән идем, шулай килеп чыкты. Тавыш зурга китәр дип уйламаган идем, күз алдына да китермәгән идем. Сине үлеп яратканга , шулай килеп чыкты, зинхар гафу ит!,- дип Кәдәрия елап җибәрде.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Әйе, бу чыннан да зур чишә алмаслык мәсьәлә булып күренде һәм аның чишелеше Идрис кулында. Ул озак уйлап торгач:
- Гөлсем кызым, кил әле яныма, син дә улым кил, дип Идрис Азатка карады.
Гөлсем белән Азат Идрис янына килеп бер авыздан:
- Әйе, әти, тыңлыйм.
Идрис Гөлсемнең кулын, Азат кулына куеп:
- Сез сүзләр йөри дип, бер берегезне яклап, мәхәббәтегезне саклап кала алдыгыз, көрәштегез, ә хәзер нигә җебеп калдыгыз?
Азат әтисенә карап
- Соң әти, бу сүз түгел, бу чынбарлык.
- Мине бүлдермичә генә тыңлагыз әле.
Идрис усал гына күз карашын Кәдәриягә ташлап:
- Мин синең бу сереңне белә идем. Әбиләрнең тирән сандыгына салсаң да, мин аның ачкычын эзләп таптым. Сер итеп сакланыр дип уйладың инде ә ?
Кәдәрия аптырап:
- Каян беләсең? Ничек??
Кәдәрия куркып калды, аның йөрәге сикерә башлады, ул кабат:
- Син беләсеңме? Күптән беләсеңме? Ничек бер сүз дәшми тора алдың?
- Ничек дисеңме? Ә син ничек бу серне ничә еллар буе яшерә алдың соң ? Сереңне сандыкка салып бикләдең дә, ачкычын таба алмаслар дип уйладыңмы?
- Мин бер генә дә болай килеп чыгар дип уйламадым. Минем яраткан кешем белән бәхетле буласым килде. Шулай булды да, гафу итегез мине, гафу итегез.
Кәдәрия күзен күтәрергә дә куркып тәрәзә янына килеп басты.
- Мин, бары мин гаепле. Хәзер инде соң, соңга калдым шул, бик үзгәртер идем, барын да үзгәртер идем.
Ул кабат иренә борылып:
- Ә син, син күптән беләсеңме , ничек, әйт инде?
- Юк, күптән түгел, хәтерлисеңме Азат эчем авырта диде, без Гөлсем болай да борчыла дип, аңа әйтмәдек, авылда калдырдык. Азат анализлар бирде, ләкин табиблар аны берничә көнгә күзәтү астында калдырырга куштылар. Операция ясый калсалар, кан кирәк була дигәч, мин алдан ук кан бирергә теләдем. Ә син, мин кан бирмәсен өчен сәбәпләр эзләдең. Табиб чыкканны, аның җавабын көткәндә, сиңа су алып килергә киттем. Шул вакытта син әниең белән телефоннан сөйләшә идең. Син анардан:”- Әни нишләргә инде, әгәр Азатка кан кирәк булса, Идрис кан бирәчәк, шунда ул аның малае түгеллекне беләчәк”,- дидең. Бу сүзләрдән соң башымда ниндидер гөрелдәү ишетелде, кулымнан су төшеп китеп аңымны югалттым. Аңыма килгәндә син янымда елап утыра идең. Болай да борчу-мәшәкатьләр җитә, аннары аңлашырбыз дип, берни дәшми калдырдым. Ә син шуннан шатландың, болай да хәле юк, кан бирми дидең. Мин күп уйладым, ничек ниде Азат минем малай түгел? Мин эшне үземчә хәл иттем.
Кәдәрия кабат куркулы йөзе белән иренә карап:
- Азатның әтисе димәк кем икәнен беләсең?
- Әйе мин беләм, ә әниең белә торып ничек бу мәшхәрне туктатмаган?
— Ул да шул көнне белде, дөреслеке аннан да яшердем. Син димәк барында беләсең?
- Әйе, беләм, ләкин монда зур мәсьәлә тора. Серле сандыкны ачарга вакыт җитте дип уйлыйм. Шунсы гына бар, абый белән сеңел, ир белән хатын кебек хәзер тора аламы? Аларның йөрәгендәге яраны кем төзәтә? Син шуның турында да уйламаган бит. Эх Кәдәрия, йөрәк яралавы бик җиңел, ә менә яра төзәлсә дә урыны кала, гел сыкрап тора. Син бит кеше сүзе тыңлый белмисең. Әгәр сине җәзасыз калдырсак, кем белә син тагын нәрсә уйлап тапканны.?
Идрис яшьләргә карап:
- Ә сез бергә була аласыз дип әйтсәм нишлисез?
Азат белән Гөлсем бер берсенә карап:
- Ничек, бу була алмый, чынбарлыктан кая качабыз?
- Әйе улым, язмышта төрле хәлләр була. Ә балага килгәндә, нишлисең бит, бер сезнең генә түгел. Андый бала югалтулы гаиләләр күп, бала тууга да үлә, бу әле нәселдән килгән авыру дигән сүз түгел. Сәгыйтьнең авыруы да шуңа кагыла. Йөрәгендәге кечкенә тишек, вулкан кебек атылырга гына көткән бит. Беренче МРТ күрсәтмәсә дә, икенчесе күрсәтте. Табиб белән мин сөйләштем. Операция ясасалар да, барыбер өстәл өстендә үләчәк диделәр. Мин үзем табибка сезгә әйтеп тормаска куштым. Күпме калган гомере белән яшәсеннәр, улларын күреп калсыннар дидем. Менә вулкан атты, без баланы югалттык. Сезгә дә кеше гаебе эзләп йөрмәгез дип әйттем. Икенче балагызны көтүегезне белгәч, бик шатландым. Ул балагыз исән-сау туып, кайгыларны онытырга булышыр дидем. Шуңа, янә сүз чыгармадым. Ә син, син Кәдәрия, болай да яралы йөрәкләргә тоз салып тордың. Син беләсеңме соң алар нәрсә кичергәнне? Юк, белмисең, син аларны аңлый да алмыйсың, аларны бары үзләре бала югалтучылар гына аңлый ала. Ничек итеп болай да яралы йөрәкле Гөлсемнең йөрәген әрнеттең? Син кеше түгел, мин сине гафу итә алмыйм. Синең язмыш балалар кулында.
- Син нишләргә җыенасың инде. Үтенәм мине өйдән кума, мин синсез һәм Азатсыз яши алмыйм.
- Кабат Азат кына, ә Гөлсем, Гөлсемнең туачак балалары? ........Идрис тыныч кына барысының йөзләренә карап чыкты да- Ә хәзер иң мөһиме, Азат минем улым, аңладыгызмы, ?мин ДНК ясаттым. Һәи ул минем улым икәнне раслады.
- Ничек, моның булуы мөмкин түгел. Мин сиңа кияүгә чыкканда көмәнем бар икәнен белә идем. Кәдәрия аптырап иренә карады.
- Син чыннан да тиле хатын, әйтеп торам минем улым дип.
- Юк, син алдыйсың, минем сиңа кияүгә чыкканда ук көмәнем бар иде. Минем...әйтергә дә оят, минем күремем дә килмәде. Шуңа тизрәк -,,синең белән бергә булдык"- дип әйттем дә. Ә җиде айлык бала тапкач, сиңа авыр күтәрдем, шул ярамаган дидем. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел.
- Анысын мин белмим, табиблардан сора ник алай булганын.
Идрис бүлмәгә кереп бер кәгазь алды да, Азатның кулына тоттырды.
- Балалар гафу итегез, минем дә гаебем бардыр, белүгә әйтеп тә файда юк иде. Әниегезнең серле сандыгын алдан ачасым килмәде, төрлечә яшерде бит. Мин дә дәшмәдем, матур яшәрбез дип уйладым. Ә нигә? Һәм кемгә кирәк иде Азат кем улы икәнен белү. ? Матур яшәдек, сер беркемгә дә комачауламады. Әниең сезнең арага кермә дигәч тә кыртланып йөрмәсә, үзе дә бәхетле була иде бит. Ул үз үзен генә җәзалады. Купме кешенең күз яшен түктерде, үз этлеге белән үзенә чокыр казыды. Аның йөрәксез, каты бәгырьле кеше икәнен үзе үк күрсәтте. Һич югында әниең белән киңәшләшсәң, бәлки Азат чыннан минем улым икәнен ул аңлата алыр иде.Күпме хата җибәрдең бит. Кәдәрия Идрис янына килеп:
- Син, син минем белән аерылышасыңмы? Мине гафу итә алмыйсыңмы?
- Эш миндә генә булса иде ул. Синең җүләрлегең аркасында Сәгыйть үлде. Гөлсемнән сора, ул, ул гафу итә аламы? Ә Гөлия, Гөлия синең аркада әз күз яше түктеме? Үзем турында әйтмим дә инде. Улың, улыңны кара, егет кеше күз яшьләренә буылып елый. Син кеше арасына кереп, аларның мәхәббәтләрен җимерәсең, үз мәнфәгатеңне генә кайгыртасың. Миңа да җиңел булмады. Син күз алдына китер хәзер, мин-,, сиңа өйләнә алмыйм, чөнки башка кыз миннән бала көтә "-дисәм, син, син нишләр идең? Гөлиягә бу вакытта нинди авыр булганын күз алдына китер. Ә мин нишләдем? Яраткан кызымны ташлап, сиңа өйләндем. Ә йөрәгем ул вакытта нишләде, беләсеңме? Эх син.
Идриснең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Кәдәрия Гөлия янына килеп:
- Гафу ит мине, соң булса да, әле сез бергә була аласыз. Мин бүтән каршы түгел, гафу итегез, үтенәм.
 Гулия Кәдәриягә карап:
- Әйе, без бергә була алабыз, тик ничек? Аңлат, әтисе әнисенә, улы кызына өйләнсенме? Кеше нәрсә әйтер? Идрис минем кодам гына була ала, артка юл юк.
 - Нишли, нишли алам инде мин хәзер? Минем бөтен гаебем Идрисне ярату, я Раббым нишләдем мин, нишләдем?
Идрис Кәдәриягә карап:
- Син Гөлсемгә кара, таякның авыр башы анарга туры килде. Кызым син ни диярсең? ,- дип Гөлсемгә сораулы карашын ташлады.
Гөлсем уйланып торды да:
- Мин кем соң хөкем итәргә. Әйе, Кәдәрия апа яшь чакта ялгышкан, тик кем ялгышмый? Әйе, үзенең серен яшерер өчен хәленнән килгәнне эшләгән, ә кемнең сере юк? Ә хәзер инде ялгышларын төзәретгә тели, ә кем теләмәс иде? Әйе, ул күп начарлыклар эшләде, ялган сүзе кеше үлеменә китерде. Монысы өчен ничек гафу итәргә? Сез беләсезме? Мин белмим. Сораулар, җаваплар, кем генә ул сорауларга җаваплар табып бетерә ала? Сез аласызмы? Әти рәхмәт сиңа, серле сандык ачкычын табып бирдең. , сер ачылды, әз булсада яралар төзәлер, ләкин онытып булырмы? Мин нәрсә әйтергә белмим, бәлки Азат әйтер.
- Нәрсә әйтим,- дип Азат һәрберсенең күзләренә карап алды. – Кеше сүзе, кешенең уйламый эшләгән эшләре, соңмы, иртәме, чыга. Бу кемгәдер зыян сала икән, бик авыр хәлгә калдыра икән, ничек гафу итеп була? Эх әни, һич югында Гөлия апага әйтәсең бар иде, киңәшләсең бар иде. Бәлки шунда ук ДНК ясатып, дөреслекне белеп, бәхетле булыр идек. Күпме күз яше түктек, күпме сүз ишетеп төннәр йокламадык, мин дә бер сүз әйтә алмыйм. Кем әйтә ала? Гөлия апага да җиңел булгандыр дип уйламыйм.
- Мин кушылганга үпкәләмәгез. Гафу итегез Кәдәрияне. Ул ничә еллар буе үз үзен җәзалап, куркып яшәгән. Сер ачылу кайгысы, эчтән яндырган аны. Әйе, ярату хакына кеше әллә ниләр эшли. Серне яшерүе, дөреслекне белмәве, бәлки яшьлек хатасыдыр. Хәзер бар да ачыкланды, балалар хакына без бердәм булырга тиеш. Кеше сүзе, кеше үтерә. Нигә кирәк тагын сүз чыгартырга. Тәмле телле кешеләр, хәзер элеп ала, йөз тапкыр арттырып сөйли, . Ә бу безгә кирәкме? Кәдәрия, үз бәхетең үз кулыңда, очкындырма, бәхетле булыр өчен көрәш. Ирең дә, улың да, акыллы кешеләр, сакла, якла аларны. Үзең дә алар белән бәхетле булырга, аларга авыр чакта таяныч булырга тырыш, Әйе булган хәлне онытуы бик авыр, йөрәк яралары төзәлергә вакыт кирәк. Без тырышып карарга тиеш, аеруса син кодагый- дип Гөлия Кәдәрияне кочаклап алды.
Кәдәрия исә, аның кулын алып, аның алдында төзләнде.
- Гафу ит мине. Мин синең алдыңда баш иям. Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә рәхмәт.
Тормыш әкрен генә үз көенә керде. Язга Гөлсем үзе кебек янып торган кыз бала тапты. Кәдәрия күзгә күренеп үзгәрде, аның өчен гаилә хәзер беренче урында иде. Идриснең дә анарга булган ачуы басыла төште. Җәй җитүгә, барысы бергә җыелып, авылга Сабантуена кайттылар. Бәхетле тормыш башланды.
Бу дөньяга бер генә тапкыр туабыз, бер тапкыр үләбез, бер тапкыр чын мәхәббәт утында янабыз. Әйдәгез бер беребезне аңлап, бер беребезгә таяныч булып, бер беребезне хөрмәт итеп яшәргә өйрәник. Бәхетле булу бары үзебездән тора.
Әсәр тәмам.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас