Литература
25 Июля 2025, 10:20

Парлы ялгызлар

Автор: Гөлчирә Галимова 1-2 өлеш. Җәйнең иң матур көннәре. Нәфисә бакча башындагы яшеллектә ,саф һава сулап ял итәргә ярата. Бүгендә шул ук хәл, менә ул кулындагы китабын кырыйга куйды да, күзләрен йомды. Якында гына чикерткәләр сайравы ишетелә иде.

Парлы ялгызларПарлы ялгызлар
Парлы ялгызлар
Җәйнең иң матур көннәре. Нәфисә бакча башындагы яшеллектә ,саф һава сулап ял итәргә ярата. Бүгендә шул ук хәл, менә ул кулындагы китабын кырыйга куйды да, күзләрен йомды. Якында гына чикерткәләр сайравы ишетелә иде. Әйе, әйе, алар үзләренчә көй чыгарган кебек, берсеннән берсе уздырып сайрыйлар, бәлки ярышалардыр, кемнең тавышы көчлерәк, моңлырак дип. Нәфисә кисәктән торып утырып, янында үскән ромашка чәчәген өзеп:” Укырга керәм, кермим, керәм, кермим,....”, дип, чәчәк таҗларын өзә башлады. Әлбәттә инде кыз күңелен тынычландырып,, керәм" чыкты. Гади генә булсалар да, ромашкалар Нәфисәгә бик ошый. Алар бит үзенә бар нәрсәнең аклыгын, сафлыгын җыйган.

Ромашкалар, ап-ак ромашкалар,
Тотамын кулларымда.
Аклык белән саф мәхәббәт
Очрасын юлларымда.
Әйе, һәр кыз үзенә чиста, саф мәхәббәт тели. Бүген ул, үзеннән өч яшкә олырак Камил белән очрашырга сөйләште.үзенә күрә әллә ни матурлыгы булмаса да, Нәфисәгә ул ошый. Авыру әнисен, олы яшьтәге әтисен ташлап калдырмады ул. Үзен чын ирләрчә тотып, күрше районга эшкә урнашты. Нәфисәгә берничә тапкыр районга барганда, аның мотоциклына утырып барырга туры килде. Кичә ниһаять кыз аның тимер атыннан төшкәч, үзендә көч табып очрашуга чакырды.
Нәфисә бүген нык каушады, нәрсә кияргә, ничек чыгарга, нәрсә, ничек сораулары башында әйләнде.
Йортлары авыл читендә булгач, ул һәрвакыттагыча бакча башындагы печәнгә чыгып ятты. Кечкенәдән шунда чыгып китап укырга ярата иде. Күңеле сүрелгән вакытларда да, шунда чыккач күңеле тынычлана кебек иде. Бүген дә үз уйларын рәткә бастырыр өчен, бакча башына килде. Бер кочак ромашкалар җыеп, башына тәкыя үреп киде. Еракта тау битендә уйнаган балаларны күзәтте. Сәгать телләре әкрен генә бара бирде, Нәфисә өйгә кереп җыена башлады. Аның керүен көткән кебек, әнисе:
- Кызым, без бүген кунакка китәбез, үзеңә иптәшкә берәр дус кызыңны чакыр, үзең генә кунма.
- Кая әни, аңламадым?
- Соң инде, атна башында ук сөйләшкән идек бит.
- Әйе әни, истән дә чыккан, мин Фәридә белән сөйләшкән идем, сез киткәнчә барып киләм аларга. Ул да әнисеннән рөхсәт алсын,- дип Нәфисә ашыгып чыгып китте. Ул кайканда әти-әнисе юлга чыгып китәргә әзер иде инде. Кая нәрсә эшләргә, сыер савырга, тавыкларга бирергә. Эш Золушкага кушып калдырганнан да күбрәк булып тоелды, ул хәтта көлеп:
- Әни, эшләрне эшләп бетермәсәм, замокка бару юк димәк?
- Ник? Барма димәдем, эш бит ике көнлек, үзең чамалап эшлә кызым. Мин бит сиңа ышанам. Ярый, без киттек, хәерле сәгаттә кызым. Матур үтсен көнегез, дип әниләре юлга кузгалды.
Фәридә дә озак көттермәде, килеп җитүгә, :
- Әйдә аулак өй җыябызмы?
- Юк Фәридә, мин әни сүзен тыңлыйм, сүзе ни тора, үзең беләсең авылда ничек арттырып сөйлиләр.
- Ярар, ярар, ә клубка чыгабызмы соң?
- Дөресен әйткәндә сиңа әйтергә дә онытылган, кичә мине Камил очрашуга дәште. Бүген күрешәбез.
- Менә сиңа пәрәмәч, ә мине нигә чакырдың? Сездә үзем генә утырып каламмы инде?
- Юк, син бит Нияз кайта дидең.
- Әйе, тик мин сезгә барам дигән идем.
- Әйдә болай эшлибез, бшта клубка барыйк, аннары егетләр белән сөйләшкәч, капка төбендә күрешәбез.
- Килештек. Әйдә җыен.
Кызлар клубка барып бераз биеделәр дә, Фәридә Нияз белән, Нәфисә Камил белән авылны әйләнергә киттеләр.
- Нәфисә, бәлки кая да булса сөйләшеп утырырбыз? Беренче күрешүдә алай әйтүе дә яхшы түгел, тик мин бүген ардым, синең булән күрешергә булганга гына чыктым. Үземне соңгы җүләр итеп хис итәм, ләкин сүземне бозуга караганда, дөресен әйтүе мөһимерәк.
Нәфисә елмая төшеп:
- Син Камил ачуланма, мин үзем дә арган идем, әниләр өйдә юк, бөтен эш миңа калды. Мин үпкәләмим, киресенчә, синең турыдан әйтүең бик дөрес дип саныйм. Әгәр сәбәп табып килми калсаң, начар була иде. Рәхмәт арабыздагы дуслыкны, дөреслек белән башлаган өчен. Әгәр кыен булмаса, безнең капка төбендә утыра алабыз, Фәридә бүген бездә кич куна, мин аны капка төбендә көтәм дидем.
Яшьләр бер-берсенә карап, алга таба атлады. Тынлык урнашты. Төнге ай нурлары, аларга юлны яктыртты, акрын гына искән җил битләреннән сыйпады. Хәтта әкрен генә очып килеп, беләкләренә кунган черки тавышы ишетелә иде. Капка төбендәге урындыкка утыргач, Камил өстендәге костюмын Нәфисәгә биреп:
- Кара инде, бигрәк җүләр мин, сине черкиләр талый, салкынча да кебек, ә мин уйламыйм да. Сиңа костюм кирәгерәктер, минем бит күлмәгем дә озын җиңле. Мин кызлар артыннан карый белмим шул, ачуланма миңа, ярыймы?
- Син гел акланырга тырасың, җитәр инде. Аннары мин бит үзем гаепле, кич черки талаганны белә торып, кыска җиңле күлмәк кигәнемә.
- Ә әниләрең кайчан кайта?
- Белмим, теге юлы да өч көнгә дип китеп, ике көннән кайттылар. —Синең әниең ни хәлдә соң? Операциядән соң җайландымы?
- Рәхмәт, җайлана инде, тик мин ир – егет булып туган шул. Вакыты белән уңайсыз. Әти дә гел карап бетерә алмый бит.
- Әйтүемә үпкәләмә, бәлки мин сиңа булыша алырмын? Теләсәң сезгә килеп, әзрәк булышкалап йөрермен.
- Син ничек күз алдына китерәсең моны Нәфисә? Үзең беләсең бит, мин егет кеше, ә кыз кеше егет өйнә болай гына керә алмый.
- Гафу ит, уйлап бетермәдем шул. Мин бары булышырга гына теләгән идем.
- Рәхмәт Нәфисә, бу сүзләрең булышудан да яхшырак булып чыкты.
Яшьләр сүз аша сүз табып сөйләшеп утырды. Вакыт атлады, ә Фәридә һаман күренмәде. Нәфисә Камилгә карап:
- Камил үпкәләмә, синең дә эшкә барганчы ял итәсең бар, мин керим инде. Сыер савырга соңа калуым бар, йокым да килә.
- Әйе, чыннан да соң инде. Тыныч йокылар Нәфисә. Будильнигыңны куярга онытма.
Нәфисә елмая төшеп:
- Тыныч йокылар Камил.
- Нәфисә, ә син кабат минем яныма чыгасыңмы дип сорасам, син ни әйтерсең?
- Чыгам Камил, чыгам. Рәхмәт матур кич өчен.
Фәридә кайтып кергәндә, Нәфисә сыер савырга торган иде инде.
- Син нишлисең кызый, кая йөрдең?
- Сөйләшеп вакыт үткәнен сизми дә калганбыз, үпкәләмә дустым. Ә син, син кайчан озаттың егетеңне?
- Мин йоклап тордым инде. Ул без ял итәбез, ә Камилгә эшкә барырга кирәк.
- Ә бүген очрашасызмы, мин инде Нияз белән сөйләштем.
- Әйе, очрашабыз, ярый, кер ят, йокла.
Нәфисә чиләкләрен тотып сарайга чыгып китте.
Әти-әнинең өйдә күпме эш көткәнен беләсең килсә, аларны кунакка җибәрергә кирәк. Юк, Нәфисә әниләренә булышты, ләкин әти-әни эше белән чагыштырып булмый икән шул.. Кыз үз эшен җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Төшке аш вакыты җиткәндә генә Фәридә күзләрен уа-уа Нәфисә янына чыкты. – Син кызый болай эшләсәң, үләсең, бераз йоклап алырга кирәк инде.
- Аннары минем эшне кем эшли?
- Ярар инде, җәлләп кенә әйттем. Кара әле, әйдә чәй эчик, аннары мин дә кайтып әниләргә булышып киләм. Кичкә Нияз учакта бәрәңге пешербез диде. Әйдә сезнең бакча башында гына пешерик, бер кая да барасым килми.
- Пешерербез, күптән алай ашаганыбыз юк бит. Син чәй куя тор, ә мин су тутырам да керәм.
Кызлар көлешә-көлешә чәй эчтеләр. Яшь чакта бөтен әйбер кызык булып күренә шул. Башта җил, аркада канат, һәрбер нәрсә җиңел кебек тоела.
Кич килгән вакытта Фәридә Гөлсем белән Алияне дә үзе белән алган иде. Бергә укыган кызлар рәхәтләнеп сөйләште, алдагы планнары белән уртаклаштылар. Нияз килеп дәшмәгән булса, шулай ләчтид сатып утыралар иде әле.
- Ну кызлар, күпме көтеп була инде сезне? Нәфисә үпләмә инде, без балык алып килгән идек, кәгазьләр алып чыга алмассыңмы икән?
- Ул гына кирәк булса, була.
Нәфисә утырган җиреннән торырга да өлгермәде, Нияз кабат:
- Стаканнар да аласыңмы? Коры ашарга уңайсыз, без лимонадлар алдык.
- Тагын нәрсә кирәк әйт, кире кайтмыйм.
- Кирәкми, әпиләр алдык. Тизрәк килегез, бәрәңге суый, ә, уф икән, балык кисәргә пычак кирәк бит.
Кызлар кычкырып көлеп җибәрде. Нәфисә Ниязга карап:
- Чыннан да бүтән әйбер кирәкмиме?

Икенче өлеш.

 

Нияз бераз уңайсызланып:
- Иске чәйнек булса, чәй кайнатып эчәр идек,- диде.
- Аңламыйм, сез учак ягасыгызны белеп, нигә алдан уйламыйсыз соң барысы турында.
- Ярар, әрләмә, пычак белән стакан ал да, чык, - дип Нияз кулын селтәп китеп барды. Фәридә Нәфисә артыннан өйгә керде. Кызлар бакча башына килгәндә, яшьләр учактан бәрәңгене ала иде инде. Бөтенесе җыелышып, Нәфисә җәйгән җәймәгә төзелешеп утырдылар. Учакта пешкән бәрәңге үзенә күрә тәмле иде. Яшьләр бер берсеннән көлешеп, тиз бәрәңгене әйләндерәләр. Каралган бармаклары белән битләренә тамга салырга күп сорамадылар. Учакта пешкән бәрәңге тәмен бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Бәлки шуңа күрәдер дә, алып килгән балыкка үрелүче дә булмады. Бәрәңге ашалып беткәч, егетләрнең берсе
- Әйдәгез, кайсыгыз күп ашаганын тикшереп алыйк әле. Әй Салих, утынны күбрәк салып бутап җибәр. Йә, кайсыгыз үткен? Кем беренче учак аша сикерә?
Фәридә ике дә уйламый урыныннан торып учакка таба атлады. Нияз аны туктатырга теләп:
- Нишлисең? Тукта кызый, бу сүзләр егетләргә генә кагыла бит.
- Менә сиңа мә, ә без кызлар куркак җаннармы? Әле моны исбатлап күрсәтергә кирәк. Кем куркак, кемнең, кем икәнен - дип
учакны бер мизгел эчендә сикереп тә чыкты. Үзе көлә, үзе егетләргә карап:
- Ә мин әле сезне безгә үрнәк күрсәтерсез дип торам.
Бәлки әрләнеп, бәлки кыз кеше беренче сикергәнгәме, егетләр берәм берәм учак аша сикерә башлады. Фәридә Нәфисә янына килеп:
- Камил күренми, син ул килә дигән идең бит.
- Белмим нәрсә әйтергә, бәлки эше күп булгандыр. Мин анарга ялынып йөрергә теләмим.
- Әй, герой, нәрсә катып калдың? Әллә курыктыңмы? Беренче сикергәннән соң гына аңладыңмы куркуыңны ?
Бу сүзләр Фәридәгә кагыла иде. Ләкин Фәридә бирешә торганнардан түгел, ул учак янына килеп, бераз төрткәләп учакның утын арттырды.
- Дөрес, беренче сикергәндә уты әз иде, әйдәгез хәзер кайсыгыз герой, минем белән,- дип дөрләп янган учак өстеннән ах та итмичә сикерде. Аның янына килеп баскан кызлар, ут көчле дөрләп янганын күреп, сикерүдән баш тартты. Чират егетләргә җитте. Ләкин алар арсында да туктап калучылар булды.
Яшьләр уенга бирелеп төн уртасы җиткәнен сизми дә калды. Гөлсем сүз башламаса, кем белә, бәлки таң атканчы уйнарлар иде.
- Егетләр,кызлар, озакламый әтәч кычкыра, әйдә кайтабыз.
Шунда гына, үзләренең эшләре булганы, каядыр барулары турында искә төшереп, таралыша башладылар.
Нәфисә сәгатне шалтырарга куеп, йокларга ятты.
Фәридә инде бишенче төшен күрә иде, ә Нәфисә һаман йоклап китә алмады. Ничек итеп Камил аны алдый алды. Үзе очрашырга чакырды, үзе килмәде. Менә ышан шуннан егетләргә дип уйлады. Көне буе өйдә утырып, бакчада эшләп, Нәфисә егетнең ник килмәгәнен белми иде шул. Камилнең әнисенең хәле авыраеп хастахәнәгә киткәнен ул икенче көнне кибеткә баргач кына белде. Авыл җирендә шулай бит ул. Кая, нәрсә, ничек, кем кем белән, нишләгәнен беләсең килсә, кибеткә кереп чыгарга гына кирәк. Ә кибеттә инде биш минут эчендә бөтен сорауларга да җавапны тулысынча, ә бәлки бераз арттырып та ала аласың. Шул ишеткән сәбәпләрне, яңалыкларны, үзеңчә инде аңлыйсың. Нәфисә дә Камилне җәлләп куйды. Аның да бит әнисе авырып хастахәнәгә эләккәч, йөрәге шартлар дәрәҗәгә җиткән иде.
Берничә көен үткәч, Нәфисә иптәш кызлары белән капка төбендә утырган вакытта, алар янына тимер атында Камил килде. Кызлар белән матур итеп исәнләште дә:
- Нәфисә, сөйләшәсе иде, әлбәттә теләгең булса инде.
- Камил син бик кызык әйттең әле. Әйтерсең без синең белән әрләшкән дә, һәм күптән очрашмыйбыз. Без бит бары дуслар, һәм әлегә әрләшмәдек, шулайдыр бит?
Камил уңайсызланып кына:
- Дөрестәндә әллә ни генә әйтеп куйдым, кызлар белән сөйләшә белмим шул.
- Кызлар белән сөйләшер өчен, дәрес өйрәнергә кирәкми, теләсәң үзем өйрәтәм,- дип Фәридә сүзгә кушылды.
Кызлар исә пырхылдап көлеп җибәрделәр. Камил үзен кая куярга белмичә басып торганнын күреп, Нәфисә:
- Син үпкәләмә инде кызларга, кыткылдарга дисәң, аларга куш. Тимер атыңнан төш, әйдә бераз урамнан әйләник.
Камил мотоциклдан төшеп, әкрен генә Нәфисә артыннан атлады.
- Камил, әниеңнең нәрсә хәлләре?
- Рәхмәт, ярый инде, башта бик куркытты. Син үпкәләмә инде, ничектә хәбәр биреп булмады.
- Борчылма, башта үзең сүз биреп килмәгәч, ачуланган идем, аннары нәрсә булганын белгәч, аңладым. Иң мөһиме, әниең төрелеп кайтсын.
- Рәхмәт Нәфисә. Ә сез ничек ял иттегез?
- Бик кызык булды.
Нәфисә кичне ничек үткәргәнен сөйләде, аннары
- Әйе, вакыт бара, без үсәбез, озакламый һәрберебез төрле якка таралышабыз. Шул инде, ахырдан 5, 10, 15 ел үткәч кенә очрашырга кала. Безне яңа тормыш, яңа үрләр яулап алулар көтә.
- Әйе, терле кеше төрлечә, юллары да аерым. Мин дә бит үзенчә хыялланган идем. Ә тормыш үзенекен итте. Аллахы Тәгалә нәрсә язгандыр, кеше тууга язып куя ди бит.
- Ә син кем булырга теләгән идең?
- Минме?... Син көлерсең дип уйлыйм.
- Юк инде, һәр кеше хыялларга лаек, бу көлке булырга тиеш түгел. Минем дә хыялым бар бит. Минем знаменитый артист буласым килә. Ул сәхнәгә чыгып җырлавым турында гел уйлый идем, нәрсә киям, ничек үз үземне сәхнәдә тотам. Тик хыяллар, хыял гына булып калды.
- Ничек инде, хыялыңны тормышка ашырасың килмиме?
- Ышанасыңмы, юк, ул гына да түгел, мин башка хыялга алындым.
- Алай да буламы?
- Була икән, ә син , син кем булырга теләгән идең соң, яки бу серме?
- Сер түгел, минем самолет йөртүче, летчик буласым килгән иде. Бөтен документларым әзер иде инде, әнием авырып китте. Менә шулай, хыялым, хыял булып калды минем.
- Ә хыялыңны үзгәртәсең килмиме?
- Дөресен әйткәндә уйламаган идем ул хакта.
-Ә син уйла Камил. Уйла.
- Рзхмәт сиңа Нәфисә. Синең белән сөйләшкән саен җиңел була миңа. Әгәр бер әйбер сорасам, син дөресен әйтерсеңме:
- Сорап кара.
- Әгәр егетең булмаса, син минем белән очраша алыр идеңме?
Нәфисә елмаеп куйды, Камил каршысына борылып:
- Беренчедән егетем юк, аннары егетем булса синең белән урам әйләнер идемме?
- Менә кабат җүләр сүз әйттемме инде?
- Бераз гына, һәм бу минемчә әйбәт. Син туры сөйли торган кеше. Бу бик тә яхшы сыйфат дип уйлым. Гел шундый булып кал Камил. Ярый, кайтыйк. Кызлар матаеңны урлап китмәсеннәр.
Камил ирексездән көлеп җибәрде.
- Ә син иртәгә тагын чыгасыңмы?
- Камил, иртәгә булсын, әгәр килә аласың икән, мине дәшеп чыгара аласың, юк икән, юк. Мин синең хәлеңне аңлыйм. Әлегә син үзең төзегән планнар белән йөри алмыйсың. Шуңа алдан план корырга кирәк түгел. Ничек бар, шулай барсын.
Нәфисә белән Камил кызлар янына килеп җиттеләр. Аларны күреп янә кызлар:
- Ромео Джульеттаны кире хан сараена кайтарды, сэр сезнең тән сакчылары кая? Атыгызга ашарга бирмичә киткәнсез, әле ярый без сакладык, китеп барса нишләр идең,- дип берсеннән берсе уздырып көлделәр.
- Соң мин Джульетта янына качып килдем бит, мине танымасыннар, белмәсеннәр дип, эх кызлыр, сезнең белән сугышка барып булмый икән. Сатасыз. Ә атымны алдан ашатып калдырган идем, мине калдырып китмәсен дип, хуҗасы калдырган урынында көтсен дип.
- Менә бу егет ичмасам, авызына бармак тыктырмый, молодец,- дип Фәридә Камилнең иңбашына сугып җибәрде.
- Ярый кызлар, рәхмәт атымны саклаган өчен. Тыныч төннәр сезгә,- дип Камил китеп барды.
Кызлар да икенче көнгә күрешү турында сөйләшеп, таралыштылар. Нәфисә дә өенә кереп китте.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас