

Азат урамга чыгып китүгә, Кәдәрия аның артыннан ашыкты, тик Гөлия аны туктатып калды.
- Юк Кәдәрия, бу юлы ул үзе генә калырга тиеш.
Шул вакыт урамда каты итеп кычкырган тавыш ишетелде. Хәзер инде хатын кызлар үзләре үк урамга чабып чыктылар. Кар өстенә тезләнеп утырган Азат, куллары белән башын тоткан, күзләрен һавага күтәреп, җан ачысы белән кычкыра. Ләкин бу вакытта берсе дә аның янына барырга батырчылык итмәде. Азат кычкыруын туктатып башын карга куйды да:
- Йә Ходаем, нәрсә өчен? Нәрсә өчен әйт, нигә мине шулай газап утына саласың?,- дип елый башлады.
Әкрен генә кар бөртеге,
Биткә тиеп эри җылыдан.
Баш кутәреп ничек үтим икән,
Ходай биргән сынау юлыннан?
Я Раббым хисләрем адашты,
Сынаулар үтәргә килештем.
Хатынмы, сеңелме, әйт инде,
Кайсысын сайларга тиешмен?
Әрнемә йөрәгем ярылып,
Канатсыз кошлардай талпынам.
Юл күрсәт сынаулар үтәргә,
Бер сүзсез барырмын артыңнан!”
Гөлия кабат, бер сүз дәшми хатыннарга керергә кушты. Өйгә керүгә:
- Күрәсеңме Кәдәрия, нәрсә эшләгәнеңне? Нигә бераз булса да алдан уйламадың? Шулай эшләсәм, нәрсәләр булып бетәр иде икән дип әзрәк уйланырга иде.
Күзләренә яшьләр тулган Кәдәрия:
- Уйламадым, уйламадым. Ул вакытта минем йөрәгем ачудан яна иде. Идрисне күптән яратып йөрдем, ә ул сине сайлады. Ә мөмкинлек килеп чыккач, берни уйламый шул упкынга ташландым, һәм бәхетле идем. Әйе, әйе, сине елатуымны белсәм дә, мин бәхетле идем. Менә кирәк бит, күпме вакыт үткәч, улым синең кызыңны сайлады. Нигә? Беткәнме инде авылда кызлар? Ландыш үзе ни тора! Булмады, ул да башта килешсә дә, ахырдан баш тартты. Ә газиз кызыма бары акча, ял кирәк. Ул да аларның араларын бозарга күпме тырышты, булдыра гына алмады.
- Җитәр Кәдәрия. Син үзең хәл итә ала идең. Син балалар очраша башлауга килеп әйтергә тиеш идең. Нигә килмәдең?
- Белмим, башта үзем алар арасын бозар өчен хәлемнән килгәнне эшләдем, ә аннары, аннары... Аннары Идрис балалар арасына керсәң өйдән куам диде. Мин бүтән дәшмәдем. Нигә? Әтиләре белән кызлары ир белән хатын кебек, әнисе белән уллары да бергә яши. Ә безнекеләр үзләренең туганнар икәнен белмиләр. Шуңа да берни булмас дип уйладым. Ә менә оныкны күргәч, аның авыру икәнен белгәч, җитмәсә авырудан үлде дә, шунда инде йөрәгем чәнчеде. Улымның әле исән-сау балалар үстерергә өмете бар дип, башка хатынга өйләндерергә теләдем.
- Син кабат ялгыштың. Гел үзең турында гына уйлыйсың. Синең хаталарың өчен балалар җәзасын ала. Йә әйт, хәзер нишләргә? Җан ачысын кая куярга белмәгән Азат нишләсен? Ә туачак баланың нинди гаебе бар? Бала бер мизгелдә әтисез кала, ә гарип туса? Аллаһы Тәгалә алдында ничек җавап биреп бетерерсең?
Елап басып торган Гөлсем сүзгә кушылып:
- Әни кирәкми, телеңне әрәм итмә. Әгәр теләсә ул бу хәлне күптән туктата алыр иде. Ул үзе хакында гына уйлаган. Без капчыкта ятмый. Улы да бер ,бу серне белүен уйламаган. Монда безне генә түгел, яраткан улын да җәлләмәгән бит. Ә менә Идрис абыйга нәрсә диярсең Кәдәрия апа? Ул бит Азатны үз улы кебек карап үстергән.
- Үтенәм, аңа әйтмик, ул бу хакта белергә тиеш түгел. Азатны мин үзем җайлыйм. Ул мине әтисе белән аерылып яшәвебезне теләмәс дип уйлыйм. Нигә тормыш җимерегә үткәннәр өчен?
Гөлия кисәктән көлеп җибәрде:
- Ничек? Анда да үз гаиләңне, үз мәнфәгатеңне кайгыртасың. Кызык кеше син, әле...
Гөлия сүзен әйтеп бетермәде, ишек ачылып өйгә Азат керде. Ул бер хатынына, бер әнисенә, бер Гөлия апага карады.
- Гөлсем син кайчан белдең?
- Әтиләреңдә кич кунган көнне ялгыш ишеттем.
- Менә нигә син миннән ерактарак торырга тырышасың икән. Нигә миңа әйтмәдең?
- Ничек, нәрсә дип? Бу хәбәрне миңа кабул итергә җиңел булдымы? Кичә мин сиңа әйттем бит, бик җитди сөйләшәсе бар дип. Кичә үк күңелеңне төшерәсем килмәде. Тагын бер көн булса да шатлыклы йөзеңне күреп каласым килде.
- Дөрес, бер мизгел өчендә аяк астымдагы җирем убылды, очар канатларымны үз әнием йолкып алды. Ничек яшәргә хәзер, ничек? Минем хатыным- бер туган сеңлем. Ничек кочагыма алыйм, сеңлем дипме, әллә хатыным дипме?
- Улым үтенәм гафу ит, минем хатам бары әтиеңне ярату иде. Зинхар өчен аңа әйтмик, ул моны күтәрә алмаячак.
- Ә Сәгыйь абый, әйт, ул синең яңалыгыңнан соң үлдеме? Нигә аны җәлләмәдең? Син әле кеше үтерүче дә бит.
- Юк улым, юк, бу бары тик ялгышлык. Мин бит шулай килеп чыгар дип уйламадым. Бары бер хатам өчен җәзалама инде мине.
- Хата, хата дисеңме? Кеше тормышы белән уйнау ул хатамы? Син беләсеңме соң, синең хатаң ничә кешенең йөрәге әрнеткәнен? Сине әни дип тә әйтергә тел әйләнми. Нигә вакытыннан алдан кайттым, Нигә барын да ишеттем? Син беләсеңме миңа ничек авыр икәнен.
- Улым юк, алай әйтмә зинхар өчен.
Кәдәрия улына ташланды, улын кочагына алырга теләде. Азат аның кулын төртеп җибәреп, диванга барып утырды. Өйдә тынлык урнашты. Һәрберсе үзенчә фикер йөртте. Үзенчә бу әфәттән чыгу юлын эзләде. Күпме тормыш җимерелә, күпме күз яше агачак? Бу мәсьәләне ничек чишеп бетерергә? Бераз уйланып утыргач Азат:
- Киенегез, без шәһәргә барабыз. Безгә барын да хәл итергә кирәк, һәм әти...Идрис абый бу хакта белергә тиеш дип уйлыйм.
Кәдәрия улына ялварулы йөзе белән:
- Улым син нәрсә әйтергә телисең? Ул Идрис абый түгел, ул синең әтиең, нәрсә генә булмасын, ул сине яратып үстергән. Яралама аның йөрәген. Үзара хәл итик улым, үтенәм. Ул, бары ул синең әтиең.
- Уже юк.
Азат әнисе янына килеп басты.
- Нәрсә, дөрес түгелме? Әйтүем ошамадымы? Әйе ул минем әтием булып калачак, нәрсә генә булмасын, син дөрес әйттең бу юлы. Тик ул, ул миңа улым дип әйтер микән ,бу хәбәрне белгәч? Җитәр, сүз әйтүдән файда юк. киенегез, мин сезне машинада көтәм дип,- Азат урамга чыгып китте.
Кәдәрия үзен кая куярга белми:
- Нәрсә, нәрсә була инде хәзер, Ходаем? Нишләргә?
- Алдан уйларга иде,- диде Гөлия Гөлсемгә пальтосын кияргә булышып.
- Кызым, хәлең ничек, бәлки киткәнче укол ясарбыз?
- Кирәкми әнием, мин дару эчтем.
Хатыннар тын гына машинага кереп утырдылар. Машина кузгалып юл буенча йөгерде. Ап -ак кар бөртекләре машина пыяласына да кунарга элгерми, каядыр очып югала. Кунарга элгергәннәре, эреп тәрәзә буйлап елый сыман. Машинага утырганнарның да, шул кар бөртекләре сыман өметләре эреп югала сыман. Хәзерге вакытта йөрәктәге уй- хисләрнең авырлыгын берни белән дә чагыштырып булмый. Башка вакытта сөйләшеп юл сәгате беленми генә узса, бүген исә ул бик озакка сузылды. Юл буенда үскән агачлар да, бер бер торган авыллар да, юлчылар артыннан карап моңаеп кала кебек, алар белән зур кайгы кичерәләр. Гөлсем Азатка карап -карап алды, Азат исә күзеннән чыккан күз яшьләрен кулы белән серткәләде, әйе авыр, бик авыр аңа, һәм бу авырлыкны Гөлсем башкалардан күбрәк аңлый. Ниһаять машина өй каршысына килеп туктады. Ләкин берсе дә машинадан төшәргә ашыкмады. Гөлия апа хәлне аңлап:
- Әйдәгез, болай утырып мәсьәләгә ачыклык кертеп булмый. Төшегез, өйгә керик.
Машинадан төшеп, башларын түбән иеп, барысы бергә өйгә керделәр. Алар ишектән кергәч Идрис абый:
- Мин инде каршы чыгарга теләгән идем, машина тавышын ишетеп тәрәзәгә карадым. Машина туктады, ә төшүче юк, аптырап калдым.
Ләкин Идрискә җавап бирүче булмады. Бары өс киемнәрен дә салмыйча барысы бергә залга атладылар.
- Так, мин белмәгән нәрсә бар ахыры? Йә, нәрсә, телегезне йоттыгызмы? Кайсыгыз әйтә нәрсә булганны?
Азат Кәдәриягә усал гына карап:
- Әни сүзеңне башла, без җыелган эшнең сәбәпчесе син.
Кәдәрия нишләргә белмичә, куллары белән муендагы шарфның читен угалады. Күзен аска төшереп, башын чайкады, Идрис түземлеге бетеп:
- Кәдәрия нәрсә булды, әйт, нигә мәктәп тактасы янында баскан кечкенә бала кебек куркып калдың?
- Мин, мин...,- Кәдәрия елап җибәрде,- мин нәрсәдән башларга да белмим.
Идрис хатыны янына килеп:
- Еларлык булгач эш бик зурдан инде. Сөйлә, елаудан файда юк, сөйлә дим,- дип Идрис кычкырып ук җибәрде.
Кәдәрия куркудан катып калды.
- Ярый, үзем әйтәм,- дим Гөлия үз урыныннан торып сүзне алды.
Дәвамы бар.