Литература
23 Июля 2025, 06:00

Серле сандык ачкычы

Автор: Галимова Гөлчирә Унҗиденче өлеш. Ишектән керүгә үк, Гөлсемне кочагына алып:- Минем кадерлеләрем, белсәгез иде ничек сагынганымны.Гөлсем күзләрен яшереп көч хәл белән генә:- Исән-сау гына кайттыңмы? Без дә сине сагындык.

Серле сандык ачкычыСерле сандык ачкычы
Серле сандык ачкычы

Ишектән керүгә үк, Гөлсемне кочагына алып:
- Минем кадерлеләрем, белсәгез иде ничек сагынганымны.
Гөлсем күзләрен яшереп көч хәл белән генә:
- Исән-сау гына кайттыңмы? Без дә сине сагындык.
- Күренми, син ниндидер сәер бүген кадерлем.
Эшне нәрсәдә икәнен чамалап сүзгә Гөлия апа кушылды:
-Йокысы туймагандыр, әрләсәм дә йоклап булмый дип телевизор карады. Иң мөһиме син кайттың, хәзер үзең контрольдә тот хатыныңны. Бөтереп кулдан ычкынды,- диде.
Азат кабат хатынын кочагына алып:
- Күрдеңме, әби дә сине кулда мин генә тота алам дип уйлый,- дип көлеп җибәрде.
Ашап эчеп алгач, Азат Гөлсемгә:
- Сиңа авырдыр инде, ләкин минем улымның җаны чыккан җиргә барасым килә. Теләсәң, минем белән бара аласың.
- Вакыты шулдыр дип уйламыйм Азат. Гөлсемнең кәефе болай да юк, үпкәләмә, минемчә ул кайгылы көннәрне искә алу, әлегә файдалы дип уйламыйм. - дип Гөлсем апа Азат янына килеп басты.
- Сез дөрес әйтәсез, мин бераз уйлап бетермәдем. Гафу ит кадерлем,- диде Азат Гөлсемгә карап,- ә мин барып киләм, әлегә кар әз, шуңа да барасым килә, язсыз барып булмас аннары.
Гөлия апа өстенә киеп:
- Бар улым, ә мин син кайтканчы мунча элгертәм.
- Менә монысы әйбәт, рәхмәт әби.
Азат киенеп чыгып китте, аның артыннан чыгып китергә теләгән Гөлияне Гөлсем туктатып:
- Әни, без кайчан әйтәбез Азатка? Миңа бик авыр, ничек итеп әйтергә дә белмим, әйтми калырга да ярамый. Йөрәген телгәлисем дә килми. Әнием нишлибез?
- Әйтербез кызым, бер көн булса да елмаюлы йөзен күреп калыйк.
- Ярар әни, үтенәм, сөйләгән вакытта янымда бул.
- Кая барыйм инде,- дип ишекне генә ачты, ишектән май кояшы кебек Сиринә килеп керде.
- Менә сиңа мә, өйгә кояш керде дип торам,- Гөлия апа Сиринәне кочаклап ук алды да,- Алла бар бит ул, әнә Гөлсем бәби кебек еларга җыена, менә бәбигә яңа уенчык килде.
Сиринә көлә-көлә:
- Ул уенчык кунакка килде. Ә син нәрсә авызыңны суздың, кунагыңны түргә дәшеп керт, чәй куй.
Гөлсем ирексездән көлеп җибәрде:
- Вот ичмаса, мине сагынмадыңмы әллә дип уйлаган идем.
Ике дус кочаклашты. Гөлия апа эченнән генә шатланып ишегалдына чыгып китте. Кызлар кара каршы утырып чәй эчә башлады.
- Йә дустым, нәрсә хәлләрең? Монда карбызың элгерә инде, минеке кебек. Минем яңалыгым бар бит.
- Алла сөйлә инде тизрәк.
- Безнең Ландыш кияүгә чыга бит.
- Кемгә соң?
- Мәңге уйлап таба алмыйсың, Закирга.
— Юк булмас. Дөрес түгелдер.
- Дөрес, иртәгә никахлары була. Туй ике атнадан, аннары бергә себергә китәләр ди.
- Дөрестән дә бу яңалык, Закир аның капкынына ничек килеп капкан икән?
- Белмим дустым, белмим, кара әле Азатың кая?
- Сәгыйтьнең хәлен белергә китте.
- Мескен, оныту авыр шул. Гафу ит исеңә төшерәм. Мин нәрсә әйтергә телим, кызлар белән очраштык, күбесе сыйныфташлар, дуслар авылда. Клубта очрашырбыз дигән идек. Ничек, сез киләсезме?
- Азат барабыз дисә, барабыз, мин бит баш тартмыйм,- диде Гөлсем. Үзе эченнән генә “ Эх, дустым, белсәң иде нәрсә булганын, бернинди клуб бу мәсьәләне чишә дә, күңелләрне күтәрә дә алмый”.
Озак кына сөйләшеп, яшь чакларны искә алгач Сиринә:
- Димәк клубта очрашабыз, һәрвакыттагыча соңга гына калмагыз,- дип китеп барды.
Озак көттерми Азат кайтып җитте. Ләкин мунчага керергә вакыт җиткәч Гөлсем:
- Азат үпкәләмә, мин бүген мунчага әни белән керәм. Күптән аркаларын юарга кешесе юк, аннары бал белән массаж да ясарсың дигән иде.
- Кадерлем, ничек үпкәли алам? Әлбәттә әниеңне кара. Ә миңа килгәндә, без бит гел бергә.
Бигрәк тә әйбәт бит аның Азаты, ә хәзер нишләргә? Абыйсы икәнен белеп, ничек мунчага бергә керәсең ди? Гөлсем күз алдына да китермәде шулай авыр буласын. Кич җитте, Азат клубка чыгуларын сораганны көткән кебек:
- Синең шундый акыллы дустың, чыннан да яхшы фикер, әйдә бераз бизән дә киттек. Хатыным матур икәнне беләм, тик син тагын да күз явын алырлык булырга тиеш.
- Нигә, без бит инде 17 дә түгел?
- Вот шәп, димәк минем өчен матур буласың килми? Хотя мин сине болай да үлеп яратам. Әйдә киттек.
Клубта яшьләр күп иде. Гөлсемнең беразга гына булса да күңеле күтәрелде. Ә Азат акрын көй башлануга, Гөлсемне биюгә чакырды. Салмак кына көй уйный, беренче очрашудагы кебек аларның күзләре кабат очрашты. Нинди матур бит ул күзләр, ә күпме сөю уты яна бу күзләрдә. Ике яшь йөрәк, бар нәрсәне онытып, әйләнә бирде. Мәхәббәт юлы кабат үрләргә менде кебек булды. Алар хәттә көй туктап, үзләренең йөрәк тибешләренә биегәннәрен сизмәделәр дә,әгәр берсе:
- Дуслар күрәсезме? Мәхәббәт үлми, әгәр бер береңне яратсаң, хөрмәт итсәң, шулай йөрәк тибешенә биеп була икән. Молодцы Азат белән Гөлсем, сезгә алкошлар,- дип кул чабарга тотынды.
Тик бу мәхәббәт юлы өзеләм-өзеләм дип торганны беркемдә белми шул әле. Өйгә кайтып барганда Азат Гөлсемнең кулларын кулына алды да:
- Гомерем буе синең кулың минем кулымда торсын. Әнә кара, хәттә ап-ак кар бөртекләре мине раслый. Син яраткан ак күбәләкләр оча. Безнең саф мәхәббәтебезне яңадан агарта, сафландыра кебек. Яратам сине кадерлем, бик яратам.
Гөлсем генә бер сүз дә дәшми, иренә соена гына төште.
Икенче көнне Азат ишегалдында нидер эшләде. Гөлсем ул урамда булганнан файдаланып:
- Әни кайчан әйтәбез?
Ләкин әнисе җавап бирергә өлгермәде, Азат кереп:
- Кичә мине Рөстәм чакырган иде, мин тиз генә барып киләм,- дип чыгып китте.
- Әни дим, ничек хәл итәбез? Мин бүтән түзә алмыйм бит.
- Белмим, кайтсын әле, каршыбызга утыртып аңлатырбыз.
Тик алар бәхетенә Азат алардан башка белде. Гөлсем белән Гөлия сөйләшеп утырганда Кәдәрия керде.
Сүзне озакка сузмыйча:
- Гөлсем синең мин сөйләгәнне ишетеп торганнны беләм. Хәзер әйтеп торудан мәгънә юк. Үзең уйлап кара, син ,ул синең абыең булганны белә торып ничек аның белән яшисең? Ә бала тагын гәрип туса?
Гөлия ачуы чыгып:
- Син нишләдең? Азат Сәгыть малае икәнен нигә алдан әйтмәдең?
- Мин Сәгытькә әйттем бит, аның сезгә әйтмәгәненә мин гаепле түгел.
- Ул үлгәч, син миңа килеп әйтә ала идең бит. Син яшь чагында ук хата җибәргән икән, нигә хәзер хата җибәрдең? Син, син генә гаепле! Әгәр миңа әйткән булсаң, бар да башкача була иде.
- Мин курыктым Гөлия. Идрис балалар арасына керсәң өйдән куам диде. Ә син аны яхшы беләсең, әйтсә эшли.
- Соң миңа ник әйтмәдең дим, мин нәрсә булса да уйлап табар идем. Син балаларның тормышын җимердең. Син аларның бәхетен урлаучы.
- Ә нишли ала идем соң? Мин Азатка синең Әтиең Идрис түгел, Сәгыйт...
- Нәрсә, нәрсә дидең әни??
Ишектән онытып калдырган бияләен алырга кергән Азат:
- Син нәрсә дидең? Әгәр кире кермәгән булсам, дөреслекне белми кала идемме?
- Улым, улым дим, гафу ит, мин шулай булыр дип уйламаган идем.
Азат кына кулына алган бияләен идәнгә тондырып чыгып китте.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас