Литература
22 Июля 2025, 06:00

Серле сандык ачкычы

Автор: Галимова Гөлчирә Уналтынчы өлеш. Кәдәрия телефонга:- Мин сөйләшә алмыйм,- дип телефонын сүндереп коридорга чыкты, ләкин Гөлсем китергә өлгергән иде инде. Кәдәрия ирләр янына килеп:- Ә Гөлсем кая? Минем чәем кайнады, әйдәгез чәйләп алыйк.Азат әнисенә аптыраулы карашып төбәп:- Әни Гөлсем дару эчәргә синең яныңа кермәдеме?

Серле сандык ачкычыСерле сандык ачкычы
Серле сандык ачкычы

Кәдәрия телефонга:
- Мин сөйләшә алмыйм,- дип телефонын сүндереп коридорга чыкты, ләкин Гөлсем китергә өлгергән иде инде. Кәдәрия ирләр янына килеп:
- Ә Гөлсем кая? Минем чәем кайнады, әйдәгез чәйләп алыйк.
Азат әнисенә аптыраулы карашып төбәп:
- Әни Гөлсем дару эчәргә синең яныңа кермәдеме?
Кәдәрия куркып калды, димәк Гөлсем барын да ишеткән. Белгетрмәс өчен күз алдыннан югалган, течкерүче дә ул. Нишләргә хәзер, ничек акланырга?
- Әни, үзең безне чәй эчәргә дәштең, үзең каядыр йөрисең,- дип Азат кулын аның иңбашына куйды.
- Юк ла, кая барыйм, әнине искә алдым, кайтып кит әле дигән иде.
- Соң кайт дигәч, нигә кайтмыйсың? Олы кеше юкка әйтмидер, иртәгә үк кайтып кит. Азат, улым, бәлки әниеңне иртәгә авылга илтерсең? Гөлсемне дә алып кайт, әнисен күреп килер.
- Рәхмәт әти, тик минем иртәгә мөһим очрашу бит.
- Мин үзем сөйләшәм, ә син безнең чәчкәләребез белән авылга юл алырсың. Ярый, әйдәгез чәй эчәргә, чыннан да, ә Гөлсем кая соң?
Азат бүлмә буйлап Гөлсемне эзләп китте.
- Гөлсем, Гөлсем дим, бу инде бер дә кызык түгел. Азат үзенең бүлмәсенә килеп ишекне ачты. Гөлсем, тәрәзәгә карап басып тора иде. Үзе эчтән нидер сөйли ахыры, вакыты белән башын чайкый. Азат Гөлсем янына килеп, аны кочагына алырга теләде. Гөлсемне ток суккак кебек булды, ул Азаттан читләнә төшеп:
- Син нишлисең? Ә әниләрең килеп керсә?
- Керсә соң, мин бит күрше хатынын кочакламыйм. Үземнекен. Аннары, алар беркайчан да ишек шакылдамыйча кермиләр,- дип кабат Гөлсемне кочакларга үрелде.
- Юк, кирәкми, әйдә чәй эчәргә көтәләрдер, яхшы түгел көттерсәк,- дип ишеккә таба атлады.
Гөлсемнең йөрәге янды, ничек? Ничек килеп чыга? Нәрсә диде кайнанасы, туганнан туган бала гарип була дипме?. Димәк әти, Кәдәрия белән булганда ук, бергә булганнар. Кәдәрия шуннан файдаланып, Идрис абыйга кияүгә чыккан. Ә әти, әтиемнең йөрәге шуңа түзмәгән. Әни бит әтине Кәдәрия апа белән кибет янында очрашканнар диде. Кәдәрия Азат минем абыем икәнне әйтергә өлгергән. Ә инде Азат минем кулымны сорарга килгәч, йөрәге күтәрмәгән. Менә нинди серле сандык турында әйткән Милана. Әни дә әтиең берничә көн йөрәге авыртуы турында әйткән иде. Димәк, димәк Азат серле сандык ачкычы була түгелме соң? Азат минем бертуган абыем.
- Гөлсем син нәрсә уйлыйсың соң? Ничә тапкыр дәштем, бер сүз әйтмисең?
Гөлсем Азатка карап
- Бераз башым авыртып тора, ә нәрсә?
- Иртәгә авылга кайтабызмы дип сорамакчы идем? Әби әнине чакырган. Синең кайтасың киләме?
- Сорап торасың, әлбәттә кайтам.
- Тик син миңа ошамыйсың әле.
- Ошамасам аерыл,- дип әйткәнен Гөлсем сизми дә калды.
- Охо, менә сиңа мә, вот бу яңалык. Син мине бер дә яратмыйсың ахыры. Инде аерылу турында сөйли башладың.
- Ошамыйсың дидең бит,- дип Гөлсем көч-хәл белән генә әйтте. Эх белсәң иде йөрәгем януын. Үзең нәрсә уйлар идең икән мин белгәнне белсәң?. Юк, миңа башта әни белән киңәшләшергә кирәк.
- Эх яшьләр, менә беренче сүзгә килүегез. Юк өчен сүз куертмагыз. Ә син улым Гөлсемне сакла, йөкле хатыннар бар нәрсәне авыр күтәрә, борчыма аны.
- Әти, син нәрсә инде. Мин хатынымны үлем яратам. Һәм бу хакта әйтергә дә оялмыйм. Ул бердәнбер кешем минем йөрәгемә тирән кереп утыручы. Мин аннан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Мин мең кат әбигә рәхмәтлемен, именно шул вакытта авылга чакырган өчен. Әйе, мин бөтен җиһанга чыгып кычкырырга әзер, сине яратам дип.
Кәдәриянең дә эче янды. Ул бит ничектә Гөлсемне Азаттан аерырга тели, ә ул яратам дип тора. Артыннан йөргән Ландыш та:” Мин хәзер башканы яратам, сезнең өчен мәхәббәтемнән аерылмыйм”,- дип әйтергә килгән. Нишләргә? Гөлсемгә аборт ясатырга да инде соң...
- Әни, әни дим, сез бүген икегез дә уйларыгызга кереп чумгансыз, нәрсә ул авыру күчәме әллә? Әти,яхшы чакта китик яннарыннан, без дә уйлана башлыйбыз,- дип Азат көлеп җибәрде.
- Әйдә улым, тик ерак китеп булмас, соң инде, йокларга вакыт.
Гөлсемнең тизрәк авылга кайтып әнисен күрәсе килде. Бәлки бу бары ялгандыр. Кәдәрия хәленнән килсә күптән аерыр иде. Әйе, бу кабат аларның арасын бозарга теләведер. Бәлки Кәдәрия Гөлсемнең тыңлап торганын күреп шулай әйткәндер.
Азат Гөлсемне капка төбендә төшереп калдырды да:
- Мин кереп тормыйм инде, әби барыбер өйдә юк. Әни дә ике-өч көн торам диде. Теләсәң син дә кал, бераз әниеңә дә иптәш булыр. Кайтам дисәң кич кереп алырмын, ә әлегә әбигә булышасым бар.
- Әгәр син риза булсаң, чыннан мин калыр идем. Авыл һавасы үзе күңелгә рәхәтлек бирә бит.
- Менә сөйләштек, мин ялга кайтам, әбигә әйт мунча ягып куйсын,- дип көлеп җибәрде.
- Үзем ягармын, ярый юлда карап кына йөр, мин юк дип кума.
- Рәхмәт кадерлем, менә мондый Гөлсемне мин күбрәк яратам,- дип машинасын кабызып китеп барды.
Гөлсем өйгә кереп, киемен дә салмыйча диванга утырды. Әтисенең фотосурэтен күреп:
- Әтием, ничек син миңа бер сүз әйтмичә китеп бардың?
Сиздем бит мин, синең йөрәгең авыртмый иде. Сине кисәктән генә әйтелгән хәбәр аяктан екты. Нигә алдан әйтмәдең? Нәрсә көттең? Син бит барын да әйтеп, бу никахка юлны яба ала идең. Кәдәрия үз теләгенә ирешә, әйт, ничек?. Ничек мин аны хәзер үз ирем итеп кабул итә алам.? Алдан белгән булсак иде, нишләргә хәзер миңа әтием? Син бит миңа гел кинәш бирә идең, әйт нишлим?
Гөлсемнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Нишләргә соң? Әнисенең йөрәгенә ничек яра салырга? Әтисе кебек йөрәге түзмәсә? Сораулар, сораулар,сораулар. Тик әнисе белергә тиеш. Юк, әтисе әнисенә хыянәт итмәгән, бу хәл алдан булган. Димәк әтисенең гаебе юк. Ә шулай да йөрәк әрни. Бераз вакыт үткәч Гөлсем өс киемен салып, аш бүлмәсенә керде. Әйе, хәзер аның әнисе кайта, ашарга әзерләргә кирәк.
Гөлия кызын күргәч бик шатланды. Бары кызының күңелен нәрсәдер торнаганын сизде.
- Кызым нәрсә булды, нәрсә әллә балаң авыру туа дип әйттеләрме?
- Әни әйдә аша башта, аннары сөйләшербез.
- Монда ризык тамакка үтәме? Сөйлә әйдә, мин синең йөзеңә карауга ук нәрсәдер булган дип уйладым.
- Кәдәрия бераз сүз әйтеп үпкәләттеме тагын?
- Әйе, әйтте әни, тик ул сүзләр сиңа ошар дип уйламыйм.
- Сузма,әйт, ул сүзләр ошыймы, ошамыймы, күз күрер.
Гөлсем әнисенә бәйнә-бәйнә нәрсә ишеткәннәрен сөйләп бирде. Гөлиянең күзләре зурайганнан зурая барды.
- Бу сүзләр дөрес түгел кызым. Әгәр улы булса, әтиең миңа әйтер иде. Әтиең гадел кеше булды, аның миңа беркайчан да ялганлаганы булмады. Бу яңа планнарыдыр Кәдәриянең.
- Әни, ә дөрес булса? Сәгыйть бит чыннан авыру иде, Туганнан туган бала, гарип була”,- бу сүзләр дә уйдырмамы? Әнием, мин куркам. Азатны үлеп яратам, ә хәзер ничек итеп аны ирем буларак кабул итим?
- Гөлсем кызым, син кызма, безгә барында аңлашып эш итергә кирәк. Беренчедән, бала туганнан авыру икәнен әйттеләр, йөрәк авыруы күп яңа туган балаларда күзәтелә. Сезнең очракта, бу көчлерәк күзәтелгән. Күпме тапкыр анализлар әйбәт дип әйттеләр бит.
- Соңгысында анализларны кабат бирергә куштылар.
- Әйе, куштылар, тик йөрәк без теләгәнче түгел шул, үзенчә эшли. Оныгым анализлар биргәнче үлеп китте. Табиблар карарга өлгермәде шул. Әгәр өлгергән булсалар, кем белә бәлки башкача булыр иде.
- Дөрес әни, ә без һава суларга авылга кайттык. Без, без үзебез улымның үлеменә гаепле.
- Хәзер аны бер Алла белә кызым. Ә хәзер син булачак бала турында уйларга тиеш.
- Әни, мин Азатка нәрсә әйтим, йөрәгем теткәләнә, нишлим әнием?
- Кайтсын әле, күз күрер.
Берничә көн Гөлсем үзен тәмугъ утында янган кебек хис итте. Уйлардан башы шартлар дәрәҗәгә җитте.
Менә ул көн җитте. Ишектән һәрвакыттагыча елмаеп Азат керде.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас