

Кәдәрия тавыш ишетелгән чатка ашыкты. Кызы белән кайнанасы сөйләшкәнне тыңлап торып, Гөлсем читкәрәк, өстәлдә торган чиләккә килеп бәрелде, чиләк егылып төште. Гөлсемнең чиләк күтәргәнен күргән Кәдәрия:
- Нәрсә булды Гөлсем, йөзең качкан?, -диде, үзе Гөлсем ишетмәдеме икән дип уйлады.
Гөлсем исә киресенчә алар сөйләшкәннең бер өлешен ишетүен белгертмәде.
- Бернәрсә булмады. Башым әйләнеп, ялгыш чиләккә кулым тиеп китте. Өстәлгә ашарга әзерләдек, әни сезне ашарга чакырырга кушты.
- Без керә идек инде, әзрәк һава суладык.
- Әйбәт булган, авылда һава әйбәт, әйдәгез ашарга.
Кайнанасы белән Милана сөйләшкән сүзләр Гөлсемгә тонгылык бирмәде. Нинди сер яшерә Кәдәрия? Нигә ул гел аңа бәйләнә? Нигә минем баламнан котылырга тели? Мин бит Азатны көчләп тотмыйм, теләми икән минем белән яшәргә, китсен. Юк, юк, юк, Азат мине ярата, ә мин аны. - Йә Ходаем, булыш безгә гаиләбезне, мәхәббәтебезне саклап калырга.
Гөлия кызының ашамыйча уйланып утыруын күреп:
- Кызым, нигә ашамыйсың? Нәрсә борчый сине?
- Юк әни, бар да яхшы, ардыргандыр. Мин бераз ятып торам, кешеләр киткәч дәшерсең.
- Борчылма Гөлсем, без бит монда, җыешырга үзебез булышабыз, чыннан йөзең качкан, баланы сакла, ял итеп ал,- диде Кәдәрия, Гөлсемнең хәле булмаганга шатлыгын яшермичә.
Шәһәргә кире кайтуга Гөлсем иң беренче эш итеп хастахәнәгә барды. Үзен караучы табибны күрүгә:
- Минем исән-сау бала табасым килә. Мин бар нәрсәгә әзер, зинхар баламны карынымда чагында ук тикшерегез. Кабат югалтуны күтәрә алмам.
- Мин сезнең белән килешәм, сезгә барлык анализларны тупларга, барысында җентекләп тикшерергә кирәк.
- Без бит бөтен анализларны бирдек,
әйтегез әле, баламда нинди авыру иде.
-Гөлсем, бу юлы югалтулар булмас дип уйлыйм. Без бит сезгә аңлаттык. Беренче МРТ да баланың йөрәгендә тишек бар икәнен күрсәтә алмаган. Кем белә нинди сәбәпләр аркасында тишек кисәк зураеп үлемгә китергәнен.
Гөлсем бераз уйланып алды да, туп -туры табибка карап:
- Ә генетик авыру була ала идеме?
- Без анализларны сезнең яктан тикшердек, бар да әйбәт иде, ирегез генә ниндидер сәбәпләр аркасында бирә алмады.
- Әйе, ул командировкада иде.
- Бу юлы ничек булса да килеп анализларын бирсен. Ләкин монда генетик авыруның катнашы юк. Барыбер анализлар бирергә кирәк була.
- Ярый, мин сөйләшәм бу хакта, безнең үзебез өчен кирәк бит. Рәхмәт сезгә.
Гөлсем үз анализларын биреп кайтты. Ул һаман Кәдәрия белән Милана сөйләшкән сүзләрне башыннан чыгара алмады. Нинди серле сандык турында сүз бара? Алар нәрсә яшерә?
Үзенең ачы җилләре, шыксыз яңгырлары белән көз җиргә аяк басты. Гөлсем заочны укыса да, Азат аның эшкә ураншуын теләмәде. Ләкин Гөлсем ,,өйдә үземә генә авыр, эштә кеше күрәм, күңелем күтәрелә "дигәч ризалашты. Үзләре тора торган йорттан, ерак түгел урнашкан, газета сата торган киоскка эшкә керде. Вакыты булган саен укырга әзерләнергә дә уңайлы булып чыкты. Азаты хәленнән килгәнчә Гөлсемгә булышты, аны саклады. Кичләрен һава суларга урамга алып чыкты. Бу вакытларда Гөлсемнең җаны тыныч, күңелендә рәхәтлек иде.
Әйе нинди әйбәт бит аның ире. Гөлсем иренә елмаеп карады да:
- Миңа синең белән бик рәхәт, исеңдәме без ничек таныштык?
- Уууу...кая китте минем сөйгәнем. Ул көнне онытып буламы? Ат кебек аякны тшаулап, кар ерып йөрттеләр.
- Әйе, мин шунда синең турында начар фикердә идем. Авыр сынауларга бирелә торган кеше дип уйладым. Ә син бирешмәдең, киресенчә ул сынаулардан чыгарга юл таба белдең. Ә мин, мин киресенчә югалып калдым.
- Син нәрсә хакында кадерлем? Берәр нәрсә булдымы?
- Юк, болай, үткәннәр турында. Күпме сынау аша үттек, Ходаем бүтән сынаулар аша үтәргә язмасын иде дим.
Азат Гөлсемнең кулыннан тотты да, парктагы иң биек агач янына алып килде.
- Кочакла агачны, мин дә кочаклыйм. Агачлар Аллага якынрак, аларның ботаклары күккә күтәрелгән. Хыялларыңны, теләгән теләкләреңне агачка әйт, бәлки тизрәк барып җитәр. Мин ышанам, агач аны Аллаһы Тәгаләгә тизрәк әйтер. Йом күзеңне, сөйлә агачка,- дип үзе дә күзләрен йомды.
Шактый вакыт тыныч басып торгач Азат кабат телгә килде:
- Менә хәзер кайтсак та була, урамда салкын. Ышан, без бик бәхетле булырбыз. Безнең бәхетне бер кем дә тартып ала алмас.
Әйе бу дөрестән дә шулай. Азат белән Гөлсем арасындагы мәхәббәт уты үскәннән үсә барды. Ләкин бу җил-давыл алдыннан була торган тынлык. Киноларда гына була торган әфәт әле алда иде.
Бүген килешенгәнчә Азат белән Гөлсем Идрис абыйларга кунакка килде. Урамда әкрен генә күбәләк кар ява башлады. Гөлсемнең яраткан кыш айлары килеп җитте. Өйгә кереп исәнләшкәч барысы да телевизор алдына җыелды. Бераз сөйләшеп утыргач Идрис абый:
- Кәдәрия эчемдә бүреләр улый башлады бит, нигә син кунакларны өстәл янына чакырмыйсың?
- Гафу итегез инде карт кешене, әйтергә дә онытып торам. Бүген Ландыш киләм дигән иде, аңлыйм, яхшы да килеп чыкмады, киләм дигәч каршы килмәдем инде. Бераз гына кетик, килеп җитәм диде.
- Син хатын тагын үз кубызыңда уйный башладың ахыры? Әле безнең өйгә юлны оныткан иде бит.
- Ачуланма инде, әни әйберләр биреп җибәргән, кертеп чыгам сезгә, дип кенә әйтте. Хәзер ашап утырсак, яхшы түгел диюем генә.
- Бигрәк алтын кәҗә булды ул синең өчен. Сагыз кебек ябыштың шул кызыйга.
- Җитәр, әрләшмә юк өчен дә, ярый соң, әйдәгез аш бүлмәсенә, ашарга күптән әзер,- дип Кәдәрия беренче булып аш бүлмәсенә атлады. Гөлсемнең тагын шул сүзләр исенә төште. Әйе, бәлки тагын Ландышны алар арасына тыгырга исәбедер. Кызы белән араны бутап карарга теләде, килеп чыкмады. Димәк тяжелый артилерия урынына Ландыш. Өстәл шул хатле әзерләнгән: ике салат, аш, аеруча Гөлсем ярата торган эремчек пирогы. Кәдәрия үзе усал булса да, уңган, бар нәрсә дә кулыннан килә. Чәй эчкән арада көттереп кенә Ландыш килеп керде. Кәдәрия. өстәл янына чәй эчәргә дәшкәч, Ландыш баш тартты. Үзенең эшләре бар сылтавы белән тиз китергә теләде. Ләкин Кәдәрия бик кыстагач, азга булсада калырга ризалашты.
- Рәхмәт Кәдәрия апа, чыннан авызым бик кипкән иде. Бик кыстагач чәй эчәрмен инде.
Ландыштан авыл хәлләрен белешкәч, бөтенесе кабат зур бүлмәгә чыкты. Кунак китәм дигәч, Кәдәрия,, Ландыш сөйләшәсе сүзем бар иде" дип аны озата чыкты.
Кич бик тыныч һәм күңелле үтте. Идрис абый сүзен тыңлап яшьләр аларда кич кунарга калдылар. Идрис абый белән Азат, бик кызып китеп шахмат уйнадылар. Гөлсем белән Кәдәрия татарча концерт карады. Бераз вакыт үткәч, ул Милана шалтыратканын әйтеп, заодно чәй куям дип аш бүлмәсенә чыкты:
Азат Гөлсемгә карап:
- Матурым, ә син бит әле кич эчә торган даруыңны эчмәдең . Әле ярый үзем бар сине тикшереп торырга,- дип көлеп җибәрде.
Гөлсем хәзер дигән кебек башын чайкады да, аш бүлмәсенә таба юл алды. Бүлмәгә килеп җитәм дигәндә генә Кәдәриянең сөйләшкән тавышы ишетелде.
- Кызым мин нишләргә дә белмим, Ландышны да чакырып карадым, Тик ул баш тартты, вакытым да теләгем дә юк диде .Алла теләсә икенче ялга нәрсә булса да эзләп табарга булыр.
Теге яктан Милана нәрсә әйткәндер Кәдәрия бөтен кеченә кычкырып:
- Күпме минем башымна ашый аласың инде. Туганнан туган бала гарип булмый, кем булсын? Әй җүләр, әтиеңнән куркып өйләндердем бит абыеңны.
Тагын тынлык урнашты. Аннары кабат Кәдәрия:
- Ничек әйтим, әтиең миңа аларның арасына кереп, бәхетләрен җимерсәң, өйдән куып чыгарам диде. Ничек, ничек әйтим, ничек гомер иткән йортымнан чыгып китим? Яшьлек җүләрлегем аркасында кыланган эшләрем ахыры шулай бетәсен кем белә бит?
Кәдәрия елап җибәрде, кызының әйткән сүзләрен тыңлап торды да:
- Шул, шул, мин бит әтиеңне үлеп яраттым, аны Гөлиядән тартып алыр өчен барына да риза идем. Хәзер нәрсә? Тормыш юлы безне кабат бәйләде. Ничек итеп хәзер Идрискә Азат....
Шул вакыт Гөлсем төчкереп җибәрде.
Дәвамы бар.