

Бер атна бик тиз үтте. Азат Гөлия апа, әти-әнисе белән Гөлсем һәм Сәгытьне алырга килделәр. Ул беренче тапкыр улын күрде. Ә бала исә кечкенә генә борынын селкетеп, мышнап йоклады.
- Бигрәк кечкенә инде, мин аны тотырга да куркам,- дип әйткәнен сизми дә калды.
Хатыны белән баланы алып кайтып, баланы яслегә салдылар. Әти- әниләр киткәч, Азат Гөлсемгә карап:
- Чыннан да кечкенә бит, без аны ничек карарбыз, мин куркам кадерлем, ә син куркасыңмы?
- Ник куркыйм инде? Әйе, нәни, кара инде син аны, тыныч кына йоклап ята, ә белмәгәнне өйрәнәбез.
- Әйе өйрәнәбез, бергә өйрәнәбез.
Менә хәзер инде чын эш тотына, бала карау, кер юу, ашату, һава суларга чыгулар. Берничә ай Сәгыйть бик тыныч бала булды. Инде әти-әнисен алдап гуелди дә башлады, елмайды, көлде. Бер көнне Гөлсем. Азатка баланы калдырып, кибеткә вак-төяк алырга китте. Озак та үтмәде, аңа Азат шалтыратты.
- Үтенәм, тиз кайт, нәрсә булгандыр, тик тоганнан елый башлады. Күзләре орбитасыннан чыга дип торам.
- Гөлсем аласы әйберләрен дә алып бетермичә өйгә ашыкты. Сәгыйтьнең елаганы әллә каян ишетелә иде. Азат Гөлсемне күрүгә:
- Синең әниеңә шалтыратып сораган идем, ул бит все таки шәфкать туташы. Ул бераз тынычландырды, улың үсә, бәлки төш чыгарадыр, шул вакытта балалар каты елый,- диде.
- Шулай гына булсын инде,
Гөлсем баланы кулына алды. Бераз күтәреп йөргәч, бала тынычланып йоклап китте. Ләкин бу тынычлану бары вакытлыча гына булып чыкты. Гөлсем хәтта төне буе күз йоммады. Иртә белән чәй эчкән вакытта Азат:
- Әй Аллам, әле бер генә көн елый, көн дә елый башласа үләбез икән бит,- дип әйтеп атты.
- Син ни сөйлисең? Әлегә хәтле әйбәт иде, бәлки чыннан да төш чыгадыр. Сабыйның елыйсы килә дип уйлыйсыңмы?
- Алай димәдем бит,бары йоклатмый дидем. Көндә шулай булса, эшкә ничек барырга? Кошмар була инде, шул гына.
- Азат, еламый бала үсми. Син үзең елак булган дип ычкындырды әтиең. Көне-төне кулда күтәреп йөрттек диде.
- Миңа ошаган дисең инде, әме?
- Кемгә ошаганлыгы мөһим түгел, иң мөһиме авырмасын. Болай да тыныч иде.
- Ярый Гөлсем, мин эшкә, берәр әйбер кирәк булса шалтырат.
- Шалтыратырмын. Әтиләреңә кереп чыгарга онытма.
- Уже оныттым, рәхмәт, мин иртүк кереп чыгам, киттем кадерлем.
Азат чыгып китте. Көч хәл белән генә Гөлсем Сәгыйтьне йоклатты. Бала йоклаган арада тизрәк дип, кер юды, кичкегә ашарга пешерергә дип кирәк яракларны әзерләп куйды. Әнисенең хәлен белергә генә дип телефонны алган иде, кычкырып елап Сәгыйть торды. Нишләргә? Нәрсә булды соң балам? Гөлсем җәлләп баласына кушылып елады. Кисәктән телефон шалтырады, Гөлсем улы белән йокымсырап киткән.
- Әйе әнием.
- Нәрсә хәлләр кызым, Сәгыйть тынычландымы?
- Юк әни, төне буе кулда иде, бүген дә елый. Әле яңа йоклап китте.
- Бәлки табиб чакыртырсың?
- Син бит төш чыгарса шулай була дигәнсең Азатка.
- Әйттем, тик тикшеренгәч тынычрак кызым. Бала бит кайсы җире авыртканын әйтә белми.
- Әни, ә син берәр көнгә килә алмыйсыңмы? Азат та зарлана, йоклап булмый дип. Мин дә йокламаганны белә торып, нишли алам.
- Киләм кызым, йортны карарга күрше апаң белән сөйләшәм дә, килеп җитәрмен.
Гөлия апа озак кеттермичә килеп җитте. Сәгыйтю елый иде. Гөлия аны үзенчә карап алды да:
- Бу төш кенә дип уйламыйм, чакыр Азатны, баланы хастахәнәгә алып барырга кирәк.
Азат белән Идрис килеп керделәр, эшнең нәрсәдә икәнен ул кыскача гына аңлатты. Барысы бергә җыенеп хастахәнәгә киттеләр. Бала белән Гөлсемгә берничә көнгә күзәтү астында калырга куштылар .Гелия апа хастахәнә белән өй арасында чапты. Әлегә борчылырга сәбәп юк дип, ун көннән кайтып киттеләр. Сәгыйт көн үсәсен, төн үсте. Инде беренче сүзләре дә чыкты. Әтисен елмаеп “ Әттә” дип каршы алды. Гөлсем читтән торып укыды. Кәдәрия дә бераз йомшады. Сәгыйтькә ике яшь тулды.
Бөркөнне Азат кайтып:
- Гөлсем, әйдә Сочига барып ял итеп кайтабыз, синең әниең үзе безгә ял кирәк диде, баланы да карыйм дигән иде.
- Ә Сәгыйть белән барсак нишли?
- Кадерлем, ул бит әле кечкенә, үтенәм икәү генә барыйк, балага юлда авыр була дип уйламыйсыңмы? Әле бит без яшьләр, бәлки сеңелкәш тә шуннан алып кайтырбыз,- дип хатынын кочагына алды.
- Ярый соң, әни белән сөйләшеп карыйм, кайчангарак дим соң?
- Әлегә эшләрем бар, ике атнадан дип әйтеп куй. Иртәгә мөһим җыелыш була, мине иртәрәк уятырсың әле.
- Уятырмын, онытып торам, Сәгыйтьнең анализларын кереп ал әле иртәгә.
- Нинди анализ?
- Ого, онытканда инде. Өч айга бер анализларын алалар бит, Сәгыйть көннән көн күбрәк борчыла, мин инде нәрсә дияргә белмим. Кичә паркта йөргәндә бер хатын безгә карап торды да:
- Авыру бала карарга авырдыр инде, әлегә сезнеке үз аягында йөри, дип Сәгыйтькә карады.
- Җүләрме әллә ул?
- Мин дә җүләрме әллә дип әйттем дә:
- Соң үз балаң булгач күрмисең шул инде, яхшылап балаңны тикшертергә кирәк,- диде.
- Мин куркам Азат. Үтенәм, анализларын ал, тынычлап китербез Сочига.
- Борчылма кадерлем, кеше сүзе белән әллә ни уйлама. Бар да әйбәт булыр Алла теләсә.
Икенче көнне Азат кайтканын Гөлсем дүрт күзләп көтте. Аңа бит инде ничә кеше шулай дип әйтте. Димәк, борчылыр өчен сәбәп бар. Әлегә хәтле биргән анализлары әйбәт булды, монысы да яхшы килсә ярар иде дип уйлады Гөлсем. Ләкин Азака ,,,анализларны яңадан бирергә кирәк, отклоненияләр бар. Бәлки ялгышлык килеп чыккандыр, кичекмәстән повторный анализлар бирегез "-дип кайтарганнар.
Гөлсемнең борчулары ялгыш булмаган микән ни? Юк,юк, алар бары ялгышкан. Икенче көнне барып яңадан анализлар бирделәр. Ләкин табиб әйткән сүзләр, Гөлсемгә ток суккан кебек булды.
- Сезгә томография, һәм узи үтәргә кирәк булыр, әлегә точно билгеле түгел, әгәр дә мин уйлаганчы булса, бер дә яхшы булмас.
- Сез, сез Сәгыйть гарип кала дип уйлыйсызмы?
- Уйларым ялган, уйдырма гына булса мин бик шат булыр идем. Шуңа да сезгә мин әйткәннәрне барысын да үтәргә кирәк. Аңлагыз, ничек тизрәк үтәсез, шулай яхшырак була.
- Мин аңладым, Рәхмәт сезгә.
Бер уч кәгазьләрен тотып Гөлсем табибтан чыкты. Сәгыйтьне күтәргән Азат, аңа сораулы карашын төбәп:
- Нәрсә, нәрсә диде?
- Яңадан үтегез диде. Сәгыйть инвалид булып калмасын өчен, тизрәк үтәргә кирәк диде.
- Аңламыйм, туганда яхшы иде бит. Син дә, мин дә авырмыйбыз. Нәрсәдән улыбыз авырырга тиеш? Юк, мин моңа ошанмыйм. Алар ялгыша гына. Һәм без моны исбат итеп күрсәтәбез.
Бүгенге көн дә, башка көннән берни белән дә аерылмый иде. Сәгыйт көндез башка балалар белән уйнады. Гөлсем, дусты Таня белән сөйләшеп утыра иде. Кисәктән генә Таняның малае килеп:
- Там, там Саня упал, и не шевелится,- диде.
Үзе курыккан, үзе елый.
Гөлсем белән Таня, Сәгыйть уйнаган комлыкка секунд өчендә килеп җиттеләр. Ком эчендә йөзе белән түбән Сәгыйть ята. Куркудан җыелган балалар, нишләргә белмичә басып торалар. Гөлсем Сәгыйтьне күтәреп алды да:
- Таня быстро звони, скорую вызови. Я к выходу,- дип парктан чыга торган капка ягына йөгерде.
Үзе чаба, үзе улына:
- Улым Сәгыйть, нишләдең, үтенәм ач күзеңне...
Сәгыйть кенә селкенмәде. Бәхетенә ашыгыч ярдәм машинасы тиз килеп җитте. Машинага утыруга, Сәгыйтьне табиблар карый башладылар. Гөлсем Азатка шалтыратып, тиз килүен үтенде. Хастахәнәгә килүгә, Сәгыйтьне реанимация бүлегенә алып кереп киттеләр.
Дәвамы бар.