

Гөлсем нәрсә уйларга белмәде. Яхшы гына уйнап утырган җиреннән Сәгыйть нигә аңын югалткан. “Башым,башым”,- дип Гөлсем ике кулы белән башына ябышты. Бу мизгелдә башында җыелган уй-фикердән, аның башы шартлар дәрәҗәгә җиткән иде. Юк, ул тынычланырга тиеш, әгәр улы аңга килеп янына чыкса, юк, юк, улы аны бу хәлдә күрергә тиеш түгел. Гөлсем тиз-тиз битендәге күз яше бөртекләрен сертеп алды.
- Гөлсем, кадерлем нәрсә булды,- дип Азат килде.
- Белмим, әлегә табиб чыгып берни әйтмәде.
- Нәрсә булды соң дим?
- Белмим, уйнап утырган җиреннән кисәктән аңын югалтты.
Шул вакыт ишек ачылып, табиб чыкты. Гөлсем түземлеген югалтты. Ике кулы белән табибның күкрәгенә кага- кага:
- Әйтегез, нәрсә булган улыма?
- Нәрсә әйтим, әлегә тикшерүләр үткәрәбез. Бала әле аңына килмәде. Сезнең монда торуыгыздан файда юк, өйгә кайтып китә аласыз. Үзгәрешләр булса хәбәр итербез. Ә хәзер кизү торучы шәфкать туташына үзегезнең телефон номерыгызны калдырыгыз. Сезнең белән элемтәгә керер өчен кирәк була.
Табиб китәм дигәндә, Азат каршы басып:
- Гафу итегез. Бары беләсе килә, нидән шулай булган соң? Сез бит барыбер нидер тапкансыздыр.
- Ничек әйтим, әле бит анализлар әзер түгел, иптәшегез биргән кәгазләр буенча, балада генетик авыру башлануы ихтимал.
- Ничек, бу нәрсәне аңлата?
- Аңлагыз мине, бу авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Без шуны ачыкларга җыенабыз. Ә сез түземле булырга өйрәнегез дияр идем. Табиблар да әүлия түгел, алар да ялгыша. Бу чакта мин ялгышкан булсам ярар иде дияр идем.
- Сез дөрестән дә шулай уйлыйсызмы?
- Гафу итегез, мине авырулар көтә. Ә сезгә без хәбәр бирербез. Әлегә кайтып ял итегез. Хатыныгызны саклагыз. Аларга безгә караганда һәрвакыт авыррак.
Табиб китеп барды. Гөлсем күзләрен реанимация бүлегеннән ала алмады. Азатка да бик авыр, үзен шатландырып “Әтием”,- диеп каршы алган малае, бүген үлем белән көрәшә. Ә Гөлсемгә карарга да куркыныч, бер тамчы арада суырылып калган кебек. Азат аның янына килеп:
- Кадерлем әйдә кайтабыз. Син үзеңне кулга алырга тиеш.
- Ничек? Ничек әйт? Юк, мин кайтмыйм. Ничек итеп улымны калдыра алыйм соң үзен генә.
- Ул бит безне барыбер күрми. Безгә, ул аңга килгәч, хәбәр бирәбез диделәр.
Гөлсем озак кына карап торгач, ире белән килеште. Өйгә кайткач та Гөлсем тынычлана алмады. , ашавы ашау, йакысы йокы булмады. Баланың хәлен белергә, гел шалтыратып тордылар, тик күңел күтәрерлек хәбәрне, бары өч көн үткәч кенә әйттеләр.
- Бала аңга килде, сез аны күрергә килә аласыз.
Бу Азат белән Гөлсем өчен, кара төндә кояш чыккан кебек булды. Ләкин табиб әйткән сүзләр аларга ошамады.
- Сез үзегез дә генетик анализлар үтәргә тиеш. Әлегә баланың хәле яхшыра. Тик бик өмет итмәгез. Ачуланмагыз безгә, без барын да үлчәп эшлибез. Баланың да кисәк авыруын бөтен яклап тикшерергә кирәк, сәбәбен ачыкларга.
Әйе, бу чыннан да көтелмәгән хәбәр. Ярый иң мөһиме Сәгыйть төрелеп өйгә кайта. Хәзер инде Азат белән Гөлсемгә, икеләтә ихтибарлы булырга кирәк. Кем белә инде, бәлки табиблар ялгышкан, бәлки булачак давыл алдыннан килгән тынычлык. Сәгыйть үзен көннән көн яхшырак хис итә башлады.
Гөлсем бернигә карамый, баланы авылга алып китте. Авылдагы саф һава, җиләк-җимеш һәрвакыт кешегә файда бирә. Сәгыйть исә шуны гына көткән кебек Гөлия әбисе артыннан бер дә калмады. Бакчага чыкса,бакчага, урамга чыкса, урамда иде. Бүген инде Саҗидә әбиләренә кунакка киттеләр.
- Карт әби, мин килдем. Мәми бирәсеңме, шиколад бирәсеңме? ,- диде ул әбисен күрүгә.
- Таш баш, әле сөйли генә башладың, ә мәмиләр сорарга онытмыйсың,- дип Саҗидә әбисе башыннан сыйпады. Аннары Гөлиягә карап:
- Гөлсем әтисен яратканы әллә каян күренә. Исеме генә туры килүе түгел, кискән дә куйган Сәгыйть башы балада.
- Кемгә ошаса да, барыбер кодагый, иң мөһиме исән-сау булсын.
- Шулай, әле куркытып алды үзебезне. Нишлисең бит, авырмый үсмиләр.
- Әй карт тәре, нәрсә сөйләндерәм инде үзегезне, зйдәгез, әйдәгез, чәй эчәбез.
Сүз ара сүз чыгып, Саҗидә карчык, Гөлиягә карап:
- Син үпкәләмә инде яме, гел әйтәсем килеп торды, җае чыкмады.
- Нәрсә күз угында тотасың кодагый?
- Үткәннәр, үткәннәр йөрәгемә тынлык бирми. Белә идем синең Идрисне яратуыңны. Ә минем тинтәк кызым ни кыланып куйды.
- Кирәкми, искә аласым да килми. Үткәннәр үткәндә калсын. Соң, бик соң инде аны искә алырга. Кирәге дә юк. Сәгыйтьне дә югалттым, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
- Әйе, бик әйбәт егет иде. Минекенә нәрсә җитмәгәндер, сикерде дә сикерде....
- Җитәр кодагый, ник килгәнемне онытам инде. Ялга коръән укытып алырмын дигән идем. Мәрьям остабикәбез баланы да эшкерербез диде.
- Монысы яхшы хәбәр. Килермен Алла теләсә.
Бераздан өйгә кайтырга чыктылар. Гөлия Сәгыйтьне җитәкләп өйгә таба атлады. Юлда таныш машина күрүгә бала каршы йөгерде.
- Әти, әтием кайта. Азат машинаны туктатып улын кочагына алды.
- Әкрен улым, әздән генә егылмадың бит.
Азат янына килеп җитүче Гөлиягә:
- Нәрсә хәлләрегез әби? Сез каян кайтып киләсез?
Гөлия Саҗидәләргә барып, аны кунакка чакыруын әйтте.
- Ә син, син ничек атна уртасында кайта алдың?
- Яллар алдым, улымның үсүен күрми калам эш дип.
- Бик әйбәт, Әйдәгез әниегезне дә шатландырыйк,- дип Сәгыйтьнең кулыннан тотты.
Гөлия чыннан да киявенең кайтуына бик шат иде. Гөлсемнең каефе китеп тора, кисәктән сорарга гына батырчылык итми. Әллә нигә бер башы әйләнә, үзен корсаклы хатыннар кебек тота. Әлегә бу хакта сөйләшеп тә булмый, каефе төшкән. Нәрсәдер борчый үзен. Гөлсем ирен күреп бик шатланды.
- Син миңа әле ялларда гына кайтам дидең бит.
- Соң сөйгән хатыныма сюрприз ясыйсым килде. Ә нигә ярамый идеме? Ярар алайса, мин кире китәм, - дип Азат ишеккә таба атлады.
- Син нәрсә инде, сүз әйтергә юк үзеңә. Вакыты белән мин үземне ике улым бар дип хис итәм.
- Ике улың бар, димәк кичекмәстән безгә кыз алып кайтырга кирәк.
- Уф, менә тагын, әле Сәгыйть бераз үссен, аннары уйларбыз, - диде дә Гөлсем, елмаеп читкә борылды.
- Әхә, син үзең дә каршы түгел.
Азат Гөлсемне кочагына алды .
- Нәрсәгә каршы түгел әле Гөлсем?
Ишектән кереп килүче Гөлия апа яшьләргә сораулы карашын ташлады.
- Кыз алып кайтырга әби, Сәгыйтькә уйнарга иптәш кирәк бит. Турыдан әйтүемә гафу итегез. Сез бит барыбер ишетеп сорау бирдегез.
- Менә тагын, сорау бирүен бирдем, тик мин сиңа үпкәләдем әле. Инде ничә ел бергә, ә син әле дә чит кеше белән сөйләшкән кебек сезләнәсең.
- Үпкәләмәгез инде, мин бары сезгә булган хөрмәтемне күбрәк күренсен дим. Сезгә бу ошамый икән, ярый сиңа күчәм.
- Ярый әйдә, аш пешкән, өстәл артына утырыйк.
Тәмле итеп ашап эчкэч, яшьләр һава суларга дип урамга чыктылар, Сәгыйть әтисенең кулына кулын куеп:
- Әти без әби белән кырга җиләк җыярга бардык, әйдә бүген дә барыйк әле.
- Әйдә соң, мин каршы түгел. Әнә әниеңнең йөзе ап-ак, бәлки кояш кызартыр. Кайчаннан бирле кояш астында йөреп ник кызарсын. Бәлки син кулчатыр тотып йөргәнсеңдер?
Азат сораулы карашын Гөлсемгә төбәде дә:” Йә киттекме?”
Гөлсем бер сүзсез риза булды. Болынлыкта Сәгыйть үзен сиптән ычкынган эт кебек тотты. Әнисенә әбисе күрсәткән кыр суганы алып килеп күрсәтте. Үзенә уен табып, күбәләкләр артыннан куды, кырмыскалар артыннан күзәтте. Азат белән Гөлсем Сәгыйтькә карап шатландылар.
- Күрәсеңме Гөлсем җиде ел көткән булсаң бу бәхетне каян алыр идек? Мин бик бәхетле синең белән. Бик бәхетле. Рәхмәт сиңа кадерлем.
Гөлсем елмаеп куйды. Ул иренә борылып:
- Азат, сиңа әйтәсе сүзем бар,- дип сүзен башлады гына....
Яннарыннан 15-20 метр ераклыкта уйнап йөргән Сәгыйт егылды да, селкенмичә ята бирде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова