

Бу минутта Гөлсем җир тишегенә керердәй булды. Аны бу хәләттә Кәдәриянең күрүен бер дә теләмәгән иде.
- Исәнмесез Кәдәрия апа. Яллар әйбәт бара. Үзегезнең хәлегез ничек? Азат сезне авылга кайта дип әйтмәгән иде.
- Әле ярый әйтмәгән, чын дөреслекне белмәс идем.
- Сез ни хакта әйтәсез?
- Аңламыйсыңмы? Ул анда синең өчен ут йотып йөри, ә син нишлисең? Өйдә егетеңне көтеп утырасы урынга, башка егет белән култыклашып йөрисеңме?
Закир Гөлсемне якларга теләп:
- Сез чыннан да дөрес аңламадыгыз. Гөлсемнең хәле китеп башы әйләнгән, менә миңа аны озатырга куштылар. Шул гына.
- Беләм, беләм, күп яшәгән, шундый озатулардан соң баш әйләнми нишләсен. Ятсыз, әле үзен әүлия итеп тоткан була. Минем җүләр улымны алдап ята. Бүген үк Азатка әйтәм ятсыз син дип,- Гөлсемне төртеп кибеткә кереп китте.
Гөлсем белән Закир бер-берсенә аптырашлы караш ташладылар, Закир исә:
- Нәрсә булды, ул ни хакта әйтте?
- Закир, Закир, бигрәк беркатлы инде син. Аңламадыңмы әллә. Ул безне очрашалар дип уйлады. Минем баш әйләнүем дә бары тик азгынлык хисенә бәйле, мине корсаклы дип уйлады.
Закирның күзе зурайды:
- Нәрсә, нәрсә дисең?
- Әйе шулай, хәзер ул минем белән Азатның арасын өзәчәк.
- Юк, юк, бу мөмкин түгел. Әгәр Азат сине ярата икән, ул моңа ышаныр дип уйламыйм.
- Белмим, белмим.
Закир Гөлсемне өенә озатып куйды.
- Әгәр нәрсә булса да кирәк икән, хәбәр бир, мин дә әлегә авылда. Азат кайтса мине дә чакыр.
- Кирәкми, Азат үзе хәл итсен. Мин ялынып йөрмим. Рәхмәт сиңа Закир.
Гөлсем өйгә керде, аның агарынган йөзен күреп Гелия апа:
- Нәрсә булды кызым?
- Хәзер әни сөйлим, су гына бир әле, - дип урындыкка утырды. Әнисе биргән суны эчкәч, әнисенә нәрсә булганын сөйләп бирде.
- Шул җитә кала инде аңа. Яшь чагында да кеше бутарга ярата иде, хәзер дә үзгәрмәгән икән. Синең йөзең агарган ,- дип кызының кан басымын тикшерде.
- Син нишлисең? Нигә миңа берни дә әйтмисең, башың күптән әйләнәме?
- Бер-ике көннән бирле, ә нәрсә?
- Соң балам, кан басымың бик түбән бит, шулай ярыймы?
Гөлия өйдә булган даруын Гөлсемгә эчерде, шприц әзерләп укол кадады да:
- Кызым, берәр көн ял ит, эш бетми ул, үлгәч тә кала. Ә синең хәлең авыраерга мөмкин.
- Әни...
- Юк, әйткәнне тыңла.
- Ярый әни, минем бары...
- Җитте, бер сүз дәшмә, әйдә ашап алабыз, аннары ятып ал, аңладыңмы?
- Тыңлыйм шеф!,- дип Гөлсем кулын чөйкәсенә куйды.
Авылдагы кешеләрнең авызларына сугып бетереп булмый шул. Авыл эченә кергәндә кулыңа бер таяк тоткан булсаң, сүз ахырына террористка әйләнәсең.
Кеше сүзе кеше үтерә дип
Килә минем сезгә әйтәсем.
Юк, булмый шул чыга алмыйм өйдән
Чолгап алган гайбәт ятмәсе.
Һәр кешенең үз тормыш юлы, үз сынаулары, үз кичерешләре. Ходай язганнан уза алмыйсың. Бүген инде Гөлсемгә дә себерке исеме тагарга, аның чиста, ак хисләрен таптарга җыеналар. “Әй кешеләр, нишилсез сез”- дип кычкырасы килә. “ Сезнең дә бит кызларыгыз, сеңелләрегез бар. Нигә кирәк кешене гайбәт белән урап, тормышын җимерү!? Кеше тормышын бозу, аны упкынга төртеп тешерү бик җиңел. Шул упкыннан бар да чыга алмый бит, йөрәге җәрәхәтләнеп, яшәр өчен өмете югала. Бөтен кеше дә көчле була алмый бит. Кулын сөлтәп, әй сөйләсеннәр дияргә”генә каламы?. Гөлсем дә шул кеше сүзеннән , өйдән дә чыгарга куркып утырды. Ул Азаты кайтып, бөтен нәрсәгә ачыклык кертергә булышыр дип өметләнде. Авыр кайгыдан әле дә айнып бетмәгән әнисе дә береште, башын горур тоткан җирдән, аска иелде. Юк, бу гаепле булудан түгел, тик кешеләрнең барысына да дәлилләп бетереп булмый. Авыл җирендә бер кызган табада, бөтен нәрсәне якшы кыздыралар. Җитмәсә пешкән әйберне арттыра баралар. Ничек итеп барына да аңлатасың. Кәдәриягә килгәндә, пешерә торган камырга, рәхәтләнеп чүпрә өстәп торды. Башка шәһәргә китеп, эшләгән җирендә, нәрсә булганын ишетүгә, Азат Гөлсем янына ашыкты. Авыл эченә керүгә, машинасын Гөлсемнәргә хәтле кычкыртып кайтты. Бу тавышка барысы да җыелды. Азат югалып калмады.
- Җәмәгать, мин авыл халкы яхшы дип йөри идем. Әти-белән әни дә авыл кызын кияүгә ал диделәр. Ә сез нишлисез? Гөлсемнең данын юкка чыгарасыз. Үзегез үк аны бик яхшы беләсез бит, ул сезнең алда үскән. Йә әйтегез әле, аның ни гаебе бар? Ул чишмә суы кебек саф кыз. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Эх сез, сезнең үз балаларыгыз бар бит. Әле олылардан үрнәк алырга кушалар.ә нәрсә үрнәк алыйк? Кеше сөйләп, тормышын җимерергәме? Белеп торыгыз, Гөлсем, иң затлы таш ул. Һәм мин, беркайчан да анарга өйләнүемә үкенмәм, ишетәсезме?,- Азат сүзен әйтеп бетерде дә, кулын сөлтәп Гөлсемнәргә кереп китте.
Өйдә елаудан кызарып беткән Гөлсемне күреп:
- Гафу ит мине, мин башта белмәдем. Чит шәһәрдә идем. Кайткан төшемә әни төшен кыздырып утыра, теленнән ут чәчри дип торам. Ләкин әти белән мин бирешмәдек. Сине бу еланнар янында калдыра алмыйм бит, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?
Гөлсем янә елап җибәрде.
- Мин бу сүзләрне шулай авыр кабул итермен дип уйламаган идем. Үземне көчле кеше дип торам, ә мин бары җебегән кыз икән.
- Булды, бар да әйбәт булачак, иртәгә әтиләр кайта синең кулыңны сорарга. Мин синнән кеше келүен туктатам. Тик син әйтмәдең, ризамы син миңа кияүгә чыгарга?
- Мин, мин...
- Тагын шул бер балык башымы? Мин 25 тә чыгам, беләм дә, аңлыйм да. Нишлисең инде, бәлки Аллаһы тәгалә үзе шулай телидер.
- Ярый, мин риза Азат.
- Менә бит умничка. Ә Гөлия апа кая?
- Кая булсын, эштә. Аңа да бик авыр. Бүхетебезгә әтиебез бу мәшхәрне күрмәде дип йөри.
- Кадерлем, минем вакыт аз, кайбер мәсьәләләрне хәл итәсем бар. Әниеңә әйтерсең инде, ярыймы? Иртәгә төшке аш вакытына сорарга киләләр диген.
- Әйтермен, ә синең нинди эшең бар соң мөһим?
- Бар да аннары, үпкәләмә генә, мин киттем.
Азат Гөлсемнең битеннән үпте дә, ничек тиз килде, шулай тиз китеп тә барды. Гөлсем үзенә, аякка басып, эшли башлагач кына кияүгә чыгарга теләсә дә, киресе килеп чыкты.
Шулай шул, “ Тормыш куляса, бер әйләнә, бер баса”,- дип юкка гына әйтмиләр. Ә әнисе, әнисе бу хәбәрне ничек кабул итәр икән. Гөлсем түземсезлек белән әнисен көтте. Ниһаять Гөлия апа кайтты. Ул сүзне ничек башларга белмичә басып торды, аннары җайлап кына:
- Әни Азат килеп китте. Иртәгә обедка кулымны сорарга киләләр әти әнисе белән, син нәрсә уйлысың бу хакта әни?
- Нәрсә әйтим кызым, беренчедән әле иртәрәк дияр идем, белмим, белмим балам. Әгәр инде үзең риза икән, мин сиңа каршы булмыйм. Әй Сәгыйть, Сәгыйть, кызың кияүгә чыгачак, ә янымда син юк. Бәхетебез уртак иде бит, бу шатлыклы хәбәрне дә бергә ишетергә тиеш идек,- дип елап җибәрде.
- Әнием елама, ул безнең белән, безнең йөрәгебездә. Акрын гына искән җил белән башыбыздан сыйпый, кошлар җырлаганда алар моңы белән яратуын җиткерә. Әни кирәкми, ул безнең елавыбызны теләмәс иде.
- Шулай кызым, ул безнең бәхетле булуыбызны теләде. Ярый кызым, әйдә биткә кызыллык килмәсен, нәрсәләр пешерәбез,- дип Гөлсемне кочаклап алды.
Әни белән кыз кунакларны каршы алырга әзерләнде.
Урамда янә машина кычкыртты, берсе артыннан берсе ике машина килеп туктады. Азат әбисе Саҗидә апа белән иде. Икенче машинадан Идрис белән Кәдәрия, һәм 18-19 яшьләрендәге бер кыз төште. Гелия белән Гөлсем капканы ачып, урамга чыктылар.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова