

Гөлия урыныннан торып:
- Әйе, минем уйлавымча иремә инфаркт булды. Үтенәм, тизрәк ярдәм итегез.
Олы яшьтәге табиб, аның белән килүче шәфкать туташы Сәгыйть янына килделәр.
Гөлсемнең күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Ул нишләргә белмичә, табиб нәрсә эшләгәнне карап торды. Азат аның янына килеп Гөлсөмне юатырга торышты.
Гөлия бик борчылды ул, табибка мөрәҗәгать итеп:
- Әйтегез, нәрсә минем ирем белән? Аны хастәханәгә алып барырга буламы?
- Әлегә әйтә алмыйм, ашыкмагыз. Ул чыннан да көчле инфаркт кичергән.
Табиб тагын Сәгыйт янына иелде дә:
- Катя тиз, дифибрилятор алыр кер, тиз,тиз. Ә сез ханым миңа булышыгыз, ут төрткеч кирәк, һәм өске киемен салдырырга, егет син дә кил, нәрсә карап торасың, әтиеңне коткарасы бар.
Табиб үзе сөйләнде, үзе чемоданыннан ниндидер уколлар алды, шәфкать туташы ниндидер аппарат алып керде. Калганы Гөлсем өчен бары тик начар төш кебек булды. Табиб һәм шәфкать туташы үз эшләрен бик оста башкардылар. Ләкин ничек кенә тырышсалар да, Сәгыйтьне үлем тырнагыннан тартып ала алмадылар.
- Кем белә, бәлки хастаханәгә килеп алдан тикшеренгән булса, эх нигә соң үз үзләре турында уйламыйлар икән? Без дә бит кешеләр, купме тырышсак та, артыгын эшли алмыйбыз,- дип табиб якындагы урындыкка утырды.
- Әйе, авыр шул үлем белән көрәшергә, кайгыгызны уртаклашам. Гафу итегез безне.
Гөлия күрде, табиб бик тырышты. Олы яшьтәге табибның маңгаендагы тир тамчылары бит буйлап тәгәрәде. Аның йөзенә карасаң, ул үзенең туганын югалткан кебек хис иткәне күренеп тора иде.
- Юк, без үпкәләргә дә тиеш түгел, сез хәлегездән килгәнне эшләдегез. Әйе, әйе, алдан бармыйбыз шул. Мин әйттем аңа, күренеп кайтыйк дип, ул ялдан соң барабыз дип сузды. Рәхмәт сезгә, барысы өчен дә рәхмәт. Гафу үтенергә дә юк, сезнең гаеп түгел, без үзебез гаепле,- дип Гөлия Сәгыйт янына килеп утырды.
- Әйт, ник мине калдырдың? Син бит оныкларны кулга алып, сөясем килә дигән идең. Кызың туенда, кем минем янымда утыра ,- дип үксеп елый башлады.
Гөлсемнең йөрәге телгәләнде, үзенә дә бик авыр, ләкин әнисенең болай өзгәләнүе тагын да йөрәген әрнетте. Азат ике йөрәкнең хәзер башка берни турында да уйлый алмавын аңлый, шуңа да шәфкать туташы белән табибны озата чыкты. Сәгыйтьнең үлеме авылда яшен тизлеге белән таралды. Азат та әти әнисенә Гөлсемнең авыр кайгы кичерүе турында әйтте. Идрис исә, әлеге вакытта Гөлсем янында булуын, кайгысын уртаклашып, көч биреп торырга, кирәк вакытта булышырга кушты. Гөлсемне дә, Гөлияне дә, бу кайгы сындырды. Сәгыйть абыйны күмеп кайткач Азат Гөлсемне урамга чакырып:
- Миңа китәргә кирәк, әгәр нәрсә булса да кирәк икән, хәбәр бир. Без бергә гомер итәргә җыендык, уңайсызланып торма, ишетәсеңме?
- Рәхмәт сиңа Азат, син болай да күп эшләдең, күп булыштың.әгәр син янымда булмасаң, белмим, белмим, нәрсә булыр иде. Чыннан, рәхмәт сиңа янымда булуың өчен.
- Димәк сөйләштек, син бернидә уйламыйча миңа шалтыратасың.
- Сөйләштек.
Әйе, кешегә сөйләштек дип әйтүе җиңел. Ләкин Гөлсем беркайчан да кешегә ялынырга яисә кешене үз мәшәкәтьләренә чумдырасы килмәде. Ничек итеп кешегә үзеңнең борчуларныңны әйтеп, аларны сиңа ярдәм итүләрен сорап була. Ул кечкенәдән бөтен борчу- мәшәкәтьләрен үзе чишәргә өйрәнгән кыз. Җитмәсә әти-әнисе дә гел:” Кызым, нәрсә генә булмасын, үзең бөтен мәсьәләне чишәргә, җавабын үзен табырга өйрән, гел без яныңда була алмабыз, әйе, булышучылар табылыр, ләкин һәркем үзенчә сине гаепләр, үзенчә мактар. Шуңа күрә син, бары син үзең генә нәрсә кирәген беләсең. Тормыш юлында югалып калмас өчен, син бу мәсьәләне чишәр өчен үзең мең кат уйларга тиеш, аннары гына җавабын табарга тиеш!”.
Гөлсем аларның һәрбер сүзен үзенчә кабул итте. Чынлыкта дөрес бит, әти-әни балаларын төрле авырлыклардан чыгу юлын өйрәтә. Үзенчә аларны чишәргә, җавабын табарга, уйланырга куша. Һәрнәрсәнең җае, һәрбер мәшәкәтьнең чыгу юлы бар икәнен аңларга кушалар. Менә хәзер Гөлсем авыр кайгы кичерә. Йөрәгендәге авыр кичерешләрен кемгә сөйләсен? Әнисе үзенә, кайгысына кереп киткән, ә әби-бабайга килгәндә, алар үзенчә борчыла. Димәк, Гөлсем аларга яңадан борчылырга юл куймаячак.
Әтисенең өче, җидесе үтеп китте. Гөлсем соңгы уку чиреген бөтереп кайтырга юл алды. Әнисен бер генә калдырасы килмәсә дә, башкача булдыра алмый. Бүхетенә әле уку бар, бераз булса да онытылып тора. Азат белән дә матур гына очрашалар, хәзер инде аның сүзе буенча Кәдәрия апа да каршы түгел. Тик никах көннәрен генә әлегә билгеләп булмый. Гөлсемнең әтисенең кырыгы үткәнне көтәләр. Сәгыйть абый кызының бәхетле булуын теләде. Азат белән очрашып йөри башлаганны, аның акыллы егет икәнен булүгә, кызына бәхетенә каршы килмәвен әйткән иде. Соңгы көннәрендә генә нигәдер авырып торганын белгертмәгән. Йөрәге авыртканына зарланганы булмады, нигә соң, нидән йөрәге әрнегән, үлерлек яра салырлык нәрсә булган? Бу хәзер табышмак булып кала. Алдан белсәң иде ул ни буласын. Бәлки Гөлсем әтисен сөендереп, ак туй күлмәге кияр иде. Әтисе бәлки оныкларын күреп, аларны иркәләргә өлгергән булыр иде. Иде, иде, иделәр күп, хәзер инде соң шул.
Бүген Гөлсем ниһаять укуын бөтереп әнисе янына ялларга кайта. Азат исә әйткән вакытында, Гөлсемне авылга кайтарырга килеп җитте. Юл шактый ерак, алар үзенчә сөйләшеп кайтты.
- Гөлсем, әле шәһәрдә булсаң да, бик сирәк очраша идек. Хәзер нишләргә инде, мин сине озак күрә алмыйм, син, син дә мине сагынырсыңмы?
- Кызык инде син, әйтерсең авыл чит илдә. Ял көннәрендә дә кайтып китә аласың бит, борчылырга сәбәп юк. Җитмәсә телефон дигән әйбер бар.
- Беләм, син бит телефоннан сөйләшергә яратмыйсың.
- Сагынып кайтырсың, күрәсең килә икән, машинаңның көпчәге урынына канат куярсың,- диде Гөлсем елмая төшеп.
- Син өйләнәм дидең, ә үзеңне балалар кебек тотасың.
- Моңа бары син гаепле, сине күрүгә зиһенем чуала.
Азат машинаны туктатты.
- Әнә кара дөньяның зурлыгын, горизонтта күккә тоташа сыман. Күрәсеңме урман башлана, ә яныңда гына шаулап иген кырлары төзелеп киткән. Юл кырыйларында араланып яшел куаклар, яисә төрле чәчәккә күмелгән болыннар артта кала. Нинди гүзәллек күз явын ала. Менә минем сиңа булган мәхәббәтем Гөлсем. Син минем искиткеч гүзәл дөньям.
- Рәхмәт Азат, мин бик шатмын сине очратуыма. Без бик бәхетле булырбыз, матур тормыш корырбыз дип ышанам.
Яшьләрне Гөлия апа чәйләр куеп каршы алды. Бераз кунак булып утыргач, Азат озак көттермәм дип китеп барды. Авыл җирендә эш күп шул, Гөлсем дә җиңен сызганып эшли башлады. Вакыт тиз үтә, Гөлия апа кайтканын да сизми калган Гөлсем, әнисе дәшкәнгә шаккатып:
- Әни, эшкә бармадыңмы әллә?
- Менә сиңа мә, инде кайтып чәйләр куйдым. Кызым әле дәшми идем, кибеттә көнбакты маем онытылып калган, барып кил инде.
- Хәзер әни, киемем тузанлы, алыштырып чыгам да, барып килермен. Башка әйбер кирәкмиме?
- Юк, юк, озак йөрмә, ашарга пешә.
Гөлсем кибеткә барып җитте. Әнисе калдырган майны алып чыгам дигәндә, башы әйләнеп әздән генә идәнгә егылмады. Кибет эчендәге хатыннар аны тотып калды. Кибетче Асия апа Гөлсемгә су бирде:
- Гөлсем нанам, мә су эчеп җибәр. Яшьләр көне буе урамда кызуда эшлисез, җәлләмисез дә үзегезне. Кояш суга дип тә белмисез. Яле, яле,- дип Гөлсемнең битенә дә су бөркеде.
Гөлсем күзен ачты:
- Рәхмәт Асия апа, мин урамда озак тордым ахыры.
- Шулайдыр, бәлки сине өеңә озатыргадыр?
- Кирәкми, хәзер бар да үтә.
Шунда кибеткә Закир килеп керде. Асия апа шатланып:
- Улым, менә яхшы булды, әнә Гөлсемнең хәле начарланып китте. Бар өенә озатып кил әле.
- Кирәкми ,рәхмәт, Нихәл Закир? Син дә кайттыңмы?
- Әйе, чыннан да йөзең агарган, әйдә озатам,- дип Гөлсемне кулыннан тотты.
Гөлсем белән Закир кибеттән култыклашып чыктылар.
Алар каршысына килеп чыккан Кәдәрия:
- Нихәл Гөлсем, ялларың ничек үтә?,- диде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова