

Кәдәрия урыныннан сикереп торды да, ялгышлык эшләгәнен аңлап:
- Чөнки, чөнки мин аны яратмыйм.
- Тик бу әле кызга кияүгә чыкмас өчен дәлил түгел. Что то син дөрес сөйләмисең, нәрсә булды, аңлат.
- Ярый аңлатам. Мин яшь чактан ук аның әнисе белән дус түгел идем, дөресрәге дошманнар идек. Ник, синең үзеңнең дә дошманнарың бар иде бит,- дип Идрискә карады Кәдәрия. Бу аның бар гаебенме, сораулардан баш тартып, аның өстенә калдырдымы, кем белә инде.
- Соң әнисе белән дошман идек дип кызның гаебе кайда? Дошман икәнсең, хәзер кодагыең булыр. Җитте, миңа кыз ошый, улың аны ярата, димәк ул начар кыз түгел. Әти-әни өчен бала җавап бирми. Аннары син өйләнмисең аңа, ә Азат өйләнә. Җитмәсә алар аерым тора, ә безгә кунакка гына киләчәк. Улым, кайчан өйләнергә уйлыйсың? Кызны кайчан сорарга барабыз? – дип Идрис улына карады.
- Әти, әле Гөлсем уйлармын диде, мин бу хакта сөйләшәм, аннары сезгә әйтәм. Әти , ул чыннан да яхшы кыз. Шуңа да бик әйбәт килен булыр.
Азат бүлмәсенә кереп китте, Идрис Кәдәриягә карап:
- Син нишлисең? Бар да үзең дип белдеңме, әйтмәгән саен. Үзең нәрсәләр кыланганыңны исеңә төшер. Мин дәшмичә йөри дип, нәрсә балаңның тормышын бозырга телисеңме? Минем дә сиңа тамчы да өйләнәсем килмәгән иде, тик шулай килеп чыкты. Улым минем кебек яратмый яшәвен теләмим.
- Нәрсә, яратмый яшәвен дисеңме?
- Ә син ни теләдең? Мине яраткан кызым белән аерыр өчен ни кыланганың исеңнән киттеме? Әйе, бергә яшибез, мин сине хатыным буларак хөрмәт итәм, әле малай алдында ычкындырмаганга рәхмәт әйт.
- Син шуңа тизрәк Гөлия кызын килен итеп алырга ризамы? Гөлияңне онытмадыңмы.
Кәдәрия шашып-шашып кычкыра башлады. Идрис аның янына килеп ике кулыннан тотты да:
- Син нишлисең? Әгәр мин аны кире кайтарырга теләсәм күптән монда алып кайтып утыртыр идем. Тик миңа башкача тәрбия биргәннәр, син мине аңлый алмыйсың. Бәлки башка сәбәбе бардыр, әйт, калдырма.
- Юк, башка сәбәп юк, бары әнисен генә өнәп бетермим. Ярый, сезгә ошый икән, шулай булсын, мин дә риза,- диде.
Идрис елмая төшеп, Кәдәриядән кулын ычкындырып:
- Тагын бер үтенечем бар. Әгәрдә әнисе аркасында кызыннан уч алуыңны беләм икән, үпкәләмә, ул көн синең бу йортта соңгы көнең булачак. Мин сине түздем, сүз әйтмәдем, матур яшәдек. Әгәр шулай булуын теләсәң, киленне үпкәләтмә, кабат әйтәм, әти-әни өчен балалар җавап бирергә тиеш түгел.
- Мин дә риза дидем бит. Нишлисең бит, Ходай шулай язгандыр инде.
Кәдәрия бер дә риза дип әйтәсе килмәде. Нәрсә эшләсен ул? Хәзер Ландышка, аның әнисенә ничек әйтергә? Ничек Азат белән Гөлсемнең арасын бозарга? Кәдәрия төрле уйларга бирелгән вакытта Азат үзенең Гөлсемгә өйләнүе турында уйлап, тәмләп йокыга талган иде. Аның иртән торып, сөеклесе янына авылга кайтып хәбәр бирәсе килде. Иртән иртүк чәй эчеп бетергәч, әтисенә:
- Әти мин Гөлсем белән сөйләшәм, аны шатландырасым килә.
Кәдәрия бу сүзләрне ишеткәч кабат кызып китте. Ләкин иренең ачуын чыгарасы килмәде, шулай да:
- Улым, мин дә каршы түгел, тик барыбер бераз уйлансаң яхшы булыр иде,- дип куйды.
Азат бер сүз дәшми урыныннан торып китте. Юл буендагы яшеллеккә чумган кырлар, болыннар да елмаеп калалар сыман иде. Авылга кергәч авылның сикәлтәле юллары да, барабан уйнап аны каршы алдылар сыман.
Берәм- сәрән генә үсеп утырган агачлар, сәләм биргән кебек ботакларын селкеп калалар. Каршыга очраган этләр” Кайтты, кайтты” дигәндәй эрәләр, шатланалар төсле. Бар нәрсә дә аңа шатлык, күңел тынычлыгы бирә иде. Әбисенә дә кереп тормыйча ул туры Гөлсемнәргә таба машинасын борды. Алтындай янып торган сары чәчләрен җилгеп Гөлсем каяндыр кайтып бара иде. Азат аны күрүгә, машинасын туктатып, аңа карап тора башлады. Гөлсем Азатны күреп бик гаҗәпләнде, туп туры машинасы янына килеп:
- Син кайттыңмы, әбиең чакырды мәллә?
- Ә синең яныңа кайттым дисәм, ни диярсең?
- Без шәһәрдә очрашабыз дигән идек бит.
Азат машинасыннан төшеп:
- Әйе, тик мин сиңа хәбәр алып кайттым, мин әтиләр белән сөйләштем, һәм алар риза сиңа өйләнүемә. Әле сүктеләр дә, кыз турында яман сүз йөрмәсен, тизрәк өйлән диделәр. Гөлсемгә бу сүзләр, аяз көнне яшен суккандай булды.
- Ә әниең? Әниең бит Ландышның әнисе белән сөйләшкән диделәр.
- Шуңа да тизрәк өйләнәсем килә, әни әлегә ризалыгын бирде бирүен..
- Әй Аллам, Ландыш нишли инде? Бер дә яхшы булмады бит. Кеше ни дияр, сине бөтен авыл Ландышка өйләнә дип йөри бит.
- Аларга да башка Азат дип әйтәбез. Иң мөһиме без бергә булабыз. Әти-әниең өйдәме?
- Ә нигә?
- Сорарга керәм кулыңны.
- Бүгенме?
- Курыкма инде, әти белән әни кыз сорарга килә дип кенә әйтергә.
Гөлсем уфылдап куйды.
- Ярар инде, борчылма, өйдәме алар?
Азат Гөлсемнең кулын тотып, аларга таба атлады. Сәгыйт абый тактадан ишегалдында нидер эшли иде. Кунакларны күреп, чүкечләрен куеп, каршы килде.
- Исәнмесез Сәгыйть абый,- диде аңа Азат күрүгә.
- Яхшы энем, сине безгә нинди җилләр ташлады?
- Әйтәм, тик Гөлия апа да монда булса әйбәтрәк.
- Соң нәрсә комачаулый соң, үз түргә.
Җыелып өйгә керделәр, хуҗаларның утырганнарын көтеп торды да, Азат сүз башлады.
- Гөлия апа, Сәгыйть абый, без күптән Гөлсем белән бер беребезне яратабыз һәм гомер юлыбызны бергә үтәргә телибез. Әгәр каршы булмасагыз, әти белән әни кызыгызның кулын сорарга килергә тели. Шунда никах һәм туйның көннәрен дә билгеләрсез дип өметләнәм.
Гөлия егет белән кызга карап алды да, әйе, Азатның әнисе бик күп авырлыклар тудырды, тик ул ничек балалар бәхетенә комачаулый ала. Бу бер генә дә дөрес түгел. Үткәннәр өчен яшьләр түләргә тиеш түгел. Гөлсемнең Азат белән очраша башлаганн бирле, ул мең тапкыр уйлады инде. Шуңа да ул яшьләргә, бары:
- Әгәр дә инде үзегезне гаилә корыр өчен өлгергән дисез икән, мин каршы түгел.
Ул иренә карап:
- Ә син нәрсә диярсең әтисе?
Ләкин Сәгыйть берни дә әйтергә өлгермәде, күзләрен йомды да, диван кырыена ишелеп төште. Гөлсем мизгел эчендә әтисе янына килеп җитте.
- Әти, әтием, сиңа нәрсә булды?
- Кызым, әтиең инде ничә көн йөрәгем чәнчи дип йөрде, тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Гөлия иренең хәле авыр икәнен аңлады. Үзе шәфкать туташы булганга, моны бик якшы күз алдына китерә. Шуңа да ул Азатка:
- Азат, үпкәләмә, синең сүзең хакында Сәгыйть абыең төрелгәч сөйләшербез.
- Гөлия апа борчылмагыз. Аннары ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче вакыт үтә. Мин машина белән, бәлки әкрен генә алар каршына бара торырбыз?
- Бик зур рәхмәт, тик мин уйлаганча булса, аны кузгатырга ярамый. Тизрәк тәрәзәләрне ачыгыз, ә син Азат миңа булыш, аны тигез итеп яткырырга кирәк.
Азат Гөлия апага Сәгыйть абыйны диванга туры яткырырга булышты. Мендәр алып килеп баш астына куйды, аш бүлмәсенә чыгып су алып килеп:
- Әтинең дә йөрәге авыртканда шулай эшләде, аспирин белән су эчте.
- Әйе, мин хәзер.
Гөлия тиз генә дару алып килеп, кашык кырые белән авызын ачып, дарулы су эчерде.
- Әни син миңа ник әтинең йөрәге авырта диеп әйтмәдең.
- Кызым ул үзе сине борчырга кушмады. Аннары болай ук көчле приступ булганы юк. Хәзер инфаркт булгандыр дип уйлыйм.
- Соң ни өчен, нәрсә борчый аны, болай гына йөрәк авыртмый бит?.
- Кызым, тынычлан, картлык дигән нәрсә дә бар. Ул бит инде берничә көн зарлана. Ялдан соң табибка күренергә барырга тиеш иде. Кичә үк....
Шул вакыт Сәгыйтнең хәле начараеп китте, тәннәре калтырый башлады, бәхеткә:
- Ярдәм чакырттыгызмы. Без килеп җиттек, - дип ашыгып табиб кереп бара иде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова