Литература
12 Июля 2025, 05:00

Серле сандык ачкычы

Автор: Гөлчирә Галимова. Алтынчы өлеш. Очрашуга вакыт әз калган саен Гөлсем үзен ничектер уңайсыз хис итте. Күңелендә әллә ниләр булса да, йөрәге тынычлан, бар да яхшы дия сыман. Урамда машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Гөлсем машинадан Азатның төшүен күрде. Аның кулында зур чәчәк бәйләме, һәм торт иде. Әйе, әйе, ул ялгышмый, аны Азат ярата. Гөлсем ишек ачырга ашыкты. Азатның елмаюлы йөзен күргәч:- Нихәл Азат, ниһаять бер ел үткәч күрештек. Мин инде бер елда мине оныткансың дип уйладым.

Серле сандык ачкычыСерле сандык ачкычы
Серле сандык ачкычы

Очрашуга вакыт әз калган саен Гөлсем үзен ничектер уңайсыз хис итте. Күңелендә әллә ниләр булса да, йөрәге тынычлан, бар да яхшы дия сыман. Урамда машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Гөлсем машинадан Азатның төшүен күрде. Аның кулында зур чәчәк бәйләме, һәм торт иде. Әйе, әйе, ул ялгышмый, аны Азат ярата. Гөлсем ишек ачырга ашыкты. Азатның елмаюлы йөзен күргәч:
- Нихәл Азат, ниһаять бер ел үткәч күрештек. Мин инде бер елда мине оныткансың дип уйладым.
Азат аңа башта нәрсә әйтергә белмәде, аннары аңлап, көлеп җибәрде.
- Күпме вакыт үтсә дә, сине онытуы мөмкин түгел.
Азат Гөлсемгә чәчәк бәйләме бирде.
- Син нигәдер бик шикле күренәсең, әллә башка егет таптыңмы? Бер ел да гомер бит ул.
- Син нәрсә әйткәнеңне ишетәсеңме соң үзең? Ничек миңа шулай әйтә аласың?
- Гафу ит, бераз көнләштем ахырысы.
- Ярый, рәхмәт, чәчәкләр бик матур, әйдә чәй эчәбез, минем дә синең белән сөйләшәсе сүзем бар.
- Син чыннан да бүген сәер тотасың үзеңне.
Яшьләр юк- бар сөйләшеп чәй эчтеләр, диванга кереп утыргач Гөлсем:
- Ничек яңа елларың үтте? Әти-әниең исән-сауларнмы?
- Ничек дип, елдагыча, мин яңа елны көтеп бетерә алмадым, йоклап киттем.
Гөлсем шикләнә төште, ничек инде, Ландыш анда була торып, ничек йоклап киткән? Бәлки чыннан да йоклагандыр.
- Ә кунаклар килдеме соң?
- Нинди кунак килсен чакырмагач, мин үзем дә башта синең белән яңа елны каршы алырмын дип уйлаган идем. Шуңа чакыручыларга да отказ бирдем.
Гөлсемнең башыннан хаман Ландыш китмәде. Ул әкрен генә Азатка карады да:
- Авылда сүз йөри, син өйләнәсең икән, булачак килен Ландыш яңа елны сездә каршы алган, ә әниең инде аның әнисе белән сөйләшергә өлгергән ди.
- Менә бит, үзебез шәһәрдә яшәсәк тә, хәбәрләр алдан кайтып җитә.
- Әйе, тиз җитә, ә син мине нигә алдалап йөрисең? Ландыш сезгә эшкә урнашканны да әйтмисең, нигә? Нигә мине өметләнергә мәҗбүр итәсең? Мин моңа лаекмы? Минем нинди гаебем бар?
Гөлсемнең күзләренә яшьләр җыелды.
Ул урыныннан торып тәрәзә янына килеп басты.
- Беләсеңме мин үземчә инде хыяллана да башлаган идем. Минем өчен мәхәббәт ул зур хис. Очар өчен канат кирәк түгел, бәхеттән очар өчен тормышыңда, сиңа егылганда, күңелеңне бушатырга яныңда ышанычлы кеше булу кирәк һәм мин сине шундый кеше дип уйладым. Шундый кеше яныңда булу, аның турында уйлавы йөрәгемә җылылык бирә, сөенергә булыша, күңелгә ямь өсти. Чыннан да хыяллардан канатланып очасы килә башлый. Йә, әйт, мин нәрсә уйларга тиеш идем?
- Мин сине дөрес аңламассың дип уйладым. Синең каефеңне төшерәсем килмәде. Аннары Ландышны нигәдер әни чакырган. Ә мин, мин чыннан да 11 дә яттым. Ышан инде.
- Әйе, мин ышанырга тырышам, ләкин йөрәк түренә ниндидер кыйпылчык кереп утырды. Син миңа дөресен әйтергә тиеш идең. Арадагы мөнәсәбәтләр ялган сүз аркасында бозылмасын өчен, бер-береңә ышанырга кирәк.
- Гафу ит мине, мин чыннан да сине яратам. Ант итәм, башка бу хәл кабатланмас. Мин сине борчырга теләмәгән идем. Онытып торам, үземнең дә зиһенем чуалды. Әйдә киен, мин бит циркка билет алдым. Син андый җирләр яратасыңмы?
- Кем цирк яратмый икән?
Гөлсем бераз гына елмаеп куйды.
- Мин хәзер, киемемне генә алыштырыйм инде.
Шулчак Азатның телефоны шалтырый башлады, Азат бер Гөлсемгә, бер телефонга карап:
- Әни, мин сөйләшеп алам,- дип телефон төймәсенә басты.
- Әйе әни, тыңлыйм.
Теге яктан нәрсә әйткәннәрдер, Азат кисәктән генә:
- Әни, туйдырдың инде ул Ландыш белән. Әти дә, мин дә йортка Гөлсемне килен булып төшүен телибез. Сиңа Ландыш кирәк икән, үзең өйлән. - дип телефонын сүндерде.
- Гөлсем аптырап калды. Ләкин Азат аңа уйланып торырга ирек бирмичә:
- Гөлсем беләм, әле без бер беребезне әз беләбез, синең дә кияүгә чыгасың килмәгәнеңне беләм, бәлки ризалашырсың? Уйлап кара әле зинһар.
- Ярый, ә циркка бүген барабызмы?
- Әни минем планнарны боза алмый.
Нинди генә күңелле булмасын, Гөлсемнең күңелен күтәрә алмады цирк. Үзенең төшенкелеккә бирелгәнен Азатка күрсәтмәсәдә, бу шулай иде.
Егетенең аны ялганлавы, йөрәген тырнап торды. Көн артыннан, төн үтте, яшьләр очрашу белән бер-берсе янында бер нәрсә булмаган кебек тоттылар. Кыш артыннан, яз җитте. Карлар эреп, агач яфраклары чыга башлады, табигать яшелләнеп, бар җиһанга сөю, наз таратты. Яшьләр сөйләшеп, ялда Лебяжье озерага юл алды. Көннәр җылынганны көткән кебек, кешеләр дә аякланган булып чыкты. Ял көннәре һава суларга килүчеләр саны артканнан арта барды. Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кеше очраша дигән сүз дөрес икән. Күлнең гүзәллегенә карап йөргән вакытта, алар каршысына Фидания белән Резидә килеп чыкты. Очрашуга кызлар бик шат иде. Сүз артыннан сүз чыгып Фидания:
- Сез Ландышны эзлисезме әллә? Күптән түгел генә әнә тегендә киттеләр, Азат берсе синең әниең булды ахры, безнең белән бик җылы сөйләште. Әле Ландышка сабан туйга кызларыңны туйга чакыр диде. Ә син ник Азат белән соң, алардан артта калдыгызмы әллә? - диде Фидания Гөлсемгә карап.
Гөлсем ни әйтергә дә белмәде. Бәхетенә Азат телгә килде.
- Әйе кызлар, сабан туйда ике туй була, менә мин Гөлсемгә өйләнәм, ә Ландышка килгәндә, ул безнең туганыбызның малаена кияүгә чыга.
Резидә аптыраулы караш белән:
- Ә мин сине Ландышка өйләнәсең дип торам, авылда да шулай сөйлиләр бит.
Азат көлеп җибәрде.
- Әй кызлар, бигрәк кызыклар инде сез, бер сүзем юк, сүз йөридер, тик бераз гына ялгышлык белән. Без бит икебез дә Азат исемле, бәлки шуңа күрә буталчыклык килеп чыккандыр. Ә ник Гөлсем кияүгә чыга дигән сүз йөрми икән?
- Дөресен әйткәндә, ул бит безнең тихоня. Клубка йөрми, егете бар дип мактанмый. Синең белән очрашканны берсе дә белми,- диде Фидания уңайсызланып.
Азат Гөлсемне кочагына алып:
- Менә шуңа үземә тәртипле кыз эләгүенә шатланам. Ә хәзер инде авылга кайтып сөйли аласыз. Минем Гөлсемем турында авыз чайкап сүз йөртмәсеннәр. Ярый кызлар сау булыгыз, безнең барасы җирләр күп әле,- дип Гөлсемнең кулыннан тотып китеп барды. Гөлсем исә бөтереп югалып калды. Азат бу билгесезлекне ачыкларга теләп:
- Гафу ит алдавым өчен, ләкин сине кимсетүләрен теләмәдем. Янәсе син, башка кыз егете белән йөрисең килеп чыга. Ә өйләнү хакында дөрес әйтәм, әйдә өйләнешик, мин сүзләр арабызны бозар дип куркам. Мәхәббәтебезне саклыйк. Мин бүген үк әтиләр белән киңәшләшәм. Син ни диярсең? Юк, юк, мин сине көчләп риза булуыңны теләмим, теләсәң мин көтәм. Тик көтәргә туры килсә, мин башка шәһәргә китеп эшлим, лишь бы Ландыш турында уйламасын өчен.
- Ник? Димәк син арабызга Ландыш керер диеп уйлыйсың? Димәк үз мәхәббәтеңә үзен ышанмыйсың булып чыга.
- Юк, юк, ялгыш сүзләр, үзем дә әйтүемә үкендем. Мин бүген сөйләшәм, йә нәрсә диярсең?
- Белмим, белмим, әниең ике аягын төрәп каршы тора. Тик сәбәбен аңлый алмыйм.
- Миндә шулай уйлыйм, сәбәбен бүген үк беләчәкмен.
Азат Гөлсемне өенә озатып куйды. Кич әтисе әнисе каршыларына килеп басты.
- Минем сезгә сүзем бар. Сез белгәнчә мин Гөлсем белән очрашам, дөресрәге, мин аны яратам. Һәм бары ул гына минем хатыным була ала дип уйлыйм.
Кәдәрия ачуы чыкканны да яшереп тормады.
- Сиңа нигә ул кыз? Әнә чәчәк кебек Ландыш булганда. Ул кыз бигрәк җебегән бит.
Идрис абый хатынының сүзләренә каршы килеп:
- Белмим ник син ул кызны яратмыйсыңдыр, миңа калса, тыныч, тәртипле кыз. Бер-ике килеп, Ландыш кебек үз өендәге кебек тә тотмый. Миңа ошады ул кызый, мин риза улым.
Кәдәрия шулай да үзенекен итәргә теләп:
- Юк, миңа андый килен кирәкми, теләмим дә.
Идрис абый ачуы чыга төшеп:
- Ник һаман үз сүзеңдә син ә? Нәрсә ошамый? Нинди гаебе бар әйт? Нигә аңарга бәйләнәсең?...
- Чөнки, чөнки.....,- дип Кәдәрия урыныннан сикереп торды.

Дәвамы бар.

 

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас