Литература
10 Июля 2025, 05:00

Серле сандык ачкычы

Автор: Гөлчирә Галимова. Дүртенче өлеш. Бу көн Азатның йөрәгендә ниндидер авыр хисләр уятты. Әнисенең бу сүзләре чынлыкка туры килми бит. Үзе авыл кызлары тәртипле, эш сөючән, олыларны хөрмәт итә, ирен үзеннән өскә куялар диде . Димәк сүзләр, сүзләр генә булып каламы.

Серле сандык ачкычыСерле сандык ачкычы
Серле сандык ачкычы
 

Бу көн Азатның йөрәгендә ниндидер авыр хисләр уятты. Әнисенең бу сүзләре чынлыкка туры килми бит. Үзе авыл кызлары тәртипле, эш сөючән, олыларны хөрмәт итә, ирен үзеннән өскә куялар диде . Димәк сүзләр, сүзләр генә булып каламы.
Өйгә кайткач Азат башта сүзне нәрсәдән башларга белмәде. Өстәл янына килеп утырып, ул җайлап кына сүзен башлады.
- Әни, син авыл кызы тап өйләнергә дигән идең, мин үземә тиң ярны таптым.
- Дөресме улым?
Кәдәриянең йөзенә шатлык чаткылары бәрелеп чыкты.
- Улым, бик әйбәт булган, иң мөһиме олы җанлы булсын.
- Әни бар да син теләгәнчә, ул бик акыллы кыз. Әле егет дигән нәрсәне нәрсә икәнен дә белми, бер нәрсә генә начар, ул укыйм, әле кияүгә җыенмыйм ди.
- Соң башка кыз тап, беткәнме авылда кызлар?
- Кызык инде син, ә йөрәгемә ни диеп әйтим.
- Ярый көтсәң көт, ә кем инде ул? Әти-әниләре бармы?
- Гөлсем, Гөлсемем минем. Әтисе агроном, әнисе шәфкать туташы.
- Исемнәре бардыр бит, мин авылдагыларны әле онытып бетермәдем, бәлки танышлардыр.
- Хотя хәзер авылныда читтән килеп яшәүчеләр басып алды.
- Юк төп авыллар. Әнисе- Гелия, әтисе- Сәгыйть.
Кәдәриянең йөзе үзгәрде, башында йөз төрле уй йөгерде, юк, юк, булуы мөмкин түгел... Йөзендәге һәрбер күзәнәге тартылган кебек булды. Аның бу халәтен күреп, Азат:
- Әни нәрсә булды сиңа, син ул кешеләрне беләсеңме?
Кәдәрия нәрсә җавап бирергә белмәде, ул йөзен яшерә төшеп:
- Юк улым, белмим. Тик әле вакыт бар, бәлки башка кыз табырсың.
- Соң үзең әле генә ярар дидең бит, аңламыйм мин сине, нәрсә булды?
- Ярый, әйтәм, миңа ул кызны бик начар диеп сөйләделәр, бай егетләр эзли, яхшы тормышта яшәр өчен барында эшли икән.
- Юк, бу дөрес түгел. Мин беләм ул кызны, мин аны көтәм, анарга өйләнәм.
- Башка кызга өйлән, мин риза, үзем белә торып ул ятсызга өйләндермим, миңа байлык эзләп йөрүче килен кирәк түгел, аннары авыл кызы тыйнак булырга тиеш, ә ул кыз...
- Син хатын кешене белмичә аның турында начар сүз әйтмә. Үзең дә авыл кызы идең бит. Сине дә сөйләделәр, ә мин сиңа өйләндем. Син дә байлык артыннан чаптыңмы?
Сүзләрен бүлеп әтисе Идрис абый керде:
- Йә нәрсә анда килен, улым үзеңә ошый икән өйлән. Ләкин башта уйла, гаилә кору җиңел, тик аны бергә алып барырга кирәк, бер гаилә кордыңмы, артка юл юк, аерылып була, ләкин ахырдан күңел җәрәхәтләрен төзәтергә авыр, шуңа күрә башта уйла, үзең сайлаган ярыңа өйлән, бәхетле булырга тырыш.
- Рәхмәт әти, ә әни риза түгел, миңа нишләргә?
- Мин тыңлап тордым, син бит кызны укый дидең. Менә сиңа уйларга, аны яхшылап белергә вакыт. Әниең кушты дип кыздан баш тартма, аның йөрәгенә тоз салма.
- Рәхмәт әти, мин шулай эшләрмен.
Шулай эшләргә, әнисе сүзен Гөлсемгә әйтмәскә булды Азат. Чыннан әле 7 ел бар, димәк, алар бер берсен якыннан танышып, бөтен уй-фикерләре белән уртаклаша алалар.
- Син мине тыңламыйсың ахыры, нәрсә булды?
Гөлсем сүзләре Азатны уйларыннан чыгарды.
- Юк, тыңлыйм, әле бер уй килде башыма, шуны сиңа ничек әйтим дип баш ватам.
- Нәрсә инде?
- Шәһәргә килгәч бәлки бездә торырсың, фатир өчендә түләргә кирәк булмый.
- Юк, рәхмәт Азат, мин ничек итеп сездә тора алам? Кеше нәрсә сөйләр.
- Син ник кеше сүзеннән куркасыңмы?
- Ә син курыкмыйсыңмы? Әйе сезгә егетләргә бәлки җиңелдер. Юк кирәкми, мине әниләр дә аңламас.
- Ә син минем хакта әйттеңме, без егет белән кыз булуы хакында.
- Юк, мөмкинчелек булмады, бүген әйтәм. Мин син әйткәнне көттем, синең әниең каршы булса, минекеләргә әйтүнең ни файдасы бар иде. Аларны борчыйсым килмәде.
- Мин бит ачуланмыйм. Ярый, әйдә, соң, сине озатам. Иртәгә очрашабызмы?
- Әйе, кил, Ландышның туган көне, без чакырулы.
Төне буе Гөлсем әнисенә ничек әйтергә дип уйлады. Бары әнисе үзе сизеп сүзне башлады.
- Кызым, син инде үсеп буйга җиттең, аңлыйм. Бәлки егетең бардыр, тик нәрсәдер сиңа комачаулый. Сөйлә балам, хәлдән килгәнчә киңәш бирермен, ә тыңларгамы, юкмы, ансы синең эш.
- Әни, минем егетем бар. Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
- Соң кызым әле укыйм дидең бит, укуың ничек?
- Юк әни, ул минем укып бетергәнне көтәм диде.
- Алай булгач әйбәт, нинди яхшы егет, кем инде ул, сер булмаса әлбәттә?
- Юк, сер түгел, ул Саҗидә апаның кызы Кәдәриянең улы.
- Кем, кем дисең?
- Кәдәрия апа улы, безнең авыллар,син бәлки беләсеңдер аларны.
Гелиянең кулындагы сөлгесе төшеп китте, йөзе агарды.
- Әни, нәрсә булды, утыр тиз, тагын кан басымың күтәрелде ахыры.
Гелия урындыкка утырды, Гөлсем биргән суны эчте дә:
- Рәхмәт кызым, нәрсәгәдер башым әйләнеп китте.
Гелия үзенең борчулы йөзен күрсәтмәде.
- Син ул егетне яхшы беләсеңме соң? Иң мөһиме тәртипле булсын кызым.
- Әнием, ул әйбәт егет, үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте. Әни, ә син аның әти-әнисен хәтерлисеңме соң?
- Хәтерлим кызым, яшь чакта бик әйбәтләр иде, хәзер белмим. Алар бит бик авылга кайтырга яратмый. Ә Саҗидә, ул үзе күбесенчә шәһәргә барып тора.
- Әни, ә син ничек уйлыйсың, әгәр егет яратса, мине 7 ел көтеп тора аламы?
- Әлбәттә балам, әгәр әйбәт булса көтә, сине дә борчуларга салмый. Әгәр әтисе кебек булса, ул үз сүзендә тора торган була.
- Ә әнисе?
- Әнисе дә әйбәт дидем бит, ярый әйдә ашап алабыз. Әтиең иртәрәк кайтам диде, әбиләреңә барабыз.
- Дөресме? Имтиханнар белән күптән барган юк. Вакыт дигәне тиз үтә шул.
Азат белән Гөлсем бер берсеннән аерыла алмас булдылар. Бер берсе белән очрашуны зарыгып көттеләр. Үзенчәлекле итеп һәр көннәрен үткәрделәр. Азат шәһәргә барып, Гөлсем өчен яшәргә квартир тапты. Хуҗалар белән сөйләшеп, түләүнең күп өлешеп алдан ук түләп куйды. Кызга бу хакта әйтмәскә кушты. Чөнки Гөлсем моны белсә, беркайчан да риза булмас иде. Ниһаять уку елы башланды. Гөлсем, бар булганы белән укуга кереп китте. Азат белән дә әллә нигә бер очрашты. Азат үзе дә аңа комачауларга теләмәде. Кызының үзе турында начар фикер йөртүен, ашыгуын теләмәде. Үзенә дә эше буенча күп чабырга туры килде. Аңа бит хәзер үз гаиләсе өчен , гаилә коргач торырга фатир алырга акча җыярга кирәк. Сагынышып очрашулар үзенә күрә бер ләззәт бирә. Кулга кул тотынышып шәһәр буйлап йөрүләр, төнге йолдызларны санау, беренче үбешүләрдән баш әйләнүләр булды, бар да булды.
Гөлсем үзен бик бәхетле хис итте. Менә бүген алар кабат очраша. Азат аны әниләре белән таныштырырга алып барам диде. Гөлсем өчен бу бик катлаулы мәсьәлә булып тоелды. Кибеткә кереп күчтәнәчләр алды да, Азатның килгәнен көтеп утыра башлады.
Азат озак көттермәде. Юл буе Гөлсем бер сүз дә дәшми генә барды. Азат әйткән сүзләрне дә ишетмәде. Дулкынлануы йөзенә бәреп чыккан иде. Ишек бусагасын атлап кергәндә дә үзен бик уңайсыз тотты.
Кәдәрия теләр- теләмәс кенә елмаеп:
- Рәхим ит Гөлсем, без синең белән танышуыбызга бик шатбыз.
- Мин дә бик шат.
- Әйдә түргә уз, бергәләп сөйләшеп чәй эчәрбез, бүген бездә генә кич кунарсың, Идрис абыең мунчалар кереп китәр кунак кызыбыз диде.
- Белмим инде, яхшы да түгел кебек.
- Ә син үз өеңдә кебек бул кызым.
- Без гади кешеләр,- диде сүзгә кышылып Идрис абый.
- Әгәр инде сез теләсәгез, мин каршы түгел.
Аш бүлмәсенә кереп барысы бергә өстәл артына утырдылар. Өстәлгә күп итеп тәмле ризыклар куйганнар. Бар да кинодагы кебек. Өй җиһазлары да үзенчәлекле итеп сайлап алынган. Мондый матурлыкны Гөлсем күргәне юк иде.
Гөлсемгә Азатның әти-әнисе бик ошады, аеруча Идрис абый. Аның карашыннан ук итагатьле, олы җанлы кеше икәне күренеп тора иде. Ә менә Кәдәрия апага килгәндә, нигәдер алай уйлыйсы килмәде. Ул аңа астыртын усал, үзенең нәфрәтен оста яшерә белгән кеше сыман тоелды. Аның көчләп кенә елмайганы беленеп тора иде. Үзенә карата мондый мөнәсәбәт булуын Гөлсем аңлый алмады. Иң мөһиме аның Азаты әтисенә ошаган булуы кызның күңелен күтәрде. Бәхеткә каршы кунак бик тиз үтте. Яңадан укуга бирелеп, сагынып очрашулар башланды. Көннәр артта калган саен Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара иде. Гөлсем бернигәдә карамый бәйрәмне әти-әниләре белән үткәрергә булды. Азатның үз планнары иде.
- Гөлсем, бәлки бергә үткәрербез, бу бит безнең беренче яңа елыбыз.
- Үпкәләмә Азат, тик яңа ел ул гаилә бәйрәме. Әгәр дә бергә булабыз икән, исеңдә тот, без беркайчан да ят кешеләр белән яңа елны каршы алмыйбыз. Синең һәм минем әти-әниләр булачак безнең өстәл артында.
- Бигрәк үз сүзле син. Ярый, син әйткәнче булсын. Мин дә әниләр янында каршы алам.
- Үпкәләмә инде.
- Бар да яхшы.
Гөлсем генә яңа елга авылга кайтканына бик үкенде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас