Литература
9 Июля 2025, 05:00

Серле сандык ачкычы

Автор: Гөлчирә Галимова. Өченче өлеш. Әйе, Азат озак кайтмыйча торды. Дөресен генә әйткәндә, Гөлсемнең дә вакыты юк иде. Тик әгәр кыз ошый икән, нигә ул шалтыратмый, нигә дип кечкенә генә булса да учак ягып китте? Нигә дип үзе уйланырга мәҗбүр итте. Әйе, кеше күңеле кара урман шул, беркемдә аның күңелендә ни буласын белми, кая ул кеше күңеле, вакыты белән үз уй фикерләрең дә чуала, йөрәк ярсый.

Серле сандык ачкычыСерле сандык ачкычы
Серле сандык ачкычы

Әйе, Азат озак кайтмыйча торды. Дөресен генә әйткәндә, Гөлсемнең дә вакыты юк иде. Тик әгәр кыз ошый икән, нигә ул шалтыратмый, нигә дип кечкенә генә булса да учак ягып китте? Нигә дип үзе уйланырга мәҗбүр итте. Әйе, кеше күңеле кара урман шул, беркемдә аның күңелендә ни буласын белми, кая ул кеше күңеле, вакыты белән үз уй фикерләрең дә чуала, йөрәк ярсый.
Менә 1 май бәйрәмнәре килеп җитте. Күптән клубка чыкмаган дуслар, ниһаять бүген бәйрәм кичәсенә барырга булдылар. Кечкенә генә, авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт бетте. Яшьләр биергә әзерләнә, шәһәрдән ялларга дип кайткан егетләр- кызлар, дусларын күреп, гөрләшеп сөйләшәләр. Һәркемнең үзенчә яңалыгы, әйтер сүзе җыелган булып чыкты. Хатирәләр яңара барды, яшьлек еллары үзенә тартты.
- Бездә берничә елдан шулай очрашып сөйләшербез инде дустым,- диде Сиринә, Гөлсемгә елмаеп карап.
- Дөрестәндә, без үсәбез, әле мәктәпне бетермәсәк тә, инде кечерәк сыйныфтагы кызык мизгелләрне искә төшерәсе килә.
- Чыннан шулай, хәтерлисеңме өченче сыйныфта мәктәп бакчасында ниләр булганын? Без...
Сиринә сүзен әйтеп бетермәде, якында таныш тавыш:
- Гөлсем сине биергә чакырсаң буламы?
Кызлар каршысына май кояшы кебек балкып Азат килеп бастыда
- Йә ничек, биибезме?
Сиринә ярым шаяру белән:
- Кызлар белән биегәнеңне күргәч хатының әрләмәсме соң?
- Нинди хатын? Мин буйдак. Җитмәсә миңа бер кыз 7 ел көтәргә кушты.
Гөлсем әллә нишләп китте, ул күзләрен яшерергә тырышып:
- Озак кайтмадың бит. Кешеләр өйләнгән дип сүз чыгарды.
- Бу гайбәтчеләрнең телләрен кисәр идем. Әйдә биик инде, көй бетә бит.
Гөлсем теләр-теләмәс кенә Азатның кулына кулын куйды. Салмак кына көй аларны сихри хискә бирелергә өтәрде. Гөлсем Азатның күзләренә туры карады:
- Син бит минем ирем түгел көтәргә, аннары ,әгәр үзең әйтүең буенча мин сиңа ошасам, хәбәр булса да бирер идең.
- Бу юлы син хаклы, тиеш идем. Тик мин сиңа уйларга комачауларга теләмәдем.
Гөлсем сүзсез калды. Кич матур үтте, Азат Гөлсемнең кулын тотып:
- Бүген сине мин озатам,- дип урамга алып чыкты.
Кулга-кул тотынышып алар әкрен генә урам әйләнде. Күктә янган йолдызлар арасында яңа мәхәббәт утлары кабынды . Алар көннәре ничек үткән, нишләгәннәрен, кая булганнарын белеште. Өйгә кайтып җиткәч Азат кабат үзенең матур күзләрен Гөлсемгә төбәп:
- Гөлсем мин сине яратуымны аңладым. Мин сине көтәргә риза, иртәгә мин китәм, бары синең имтиханнарың беткәч кенә кайтам. Мин иртәгә үк әнигә сине яратуымны әйтәчәкмен.
- Тукта, нишлисең син? Без әле бер-беребезне аз беләбез бит.
- Мин җитәрлек беләм, әби дә сине мактый, аннары инде синең белән 3 сәгать сөйләшеп йөрдек. Минемчә кешене бераз булса да аңлап карар өчен, шул җитә.
- Шулай булса иде ул.
- Ә син ни уйлыйсың минем хакта?
- Әлегә әйбәт.
Гөлсем үзенең дә Азатка карата мәхәббәт хисләре уянын белгертәсе килмәде.
- Нәрсә әйтим соң. Без бер-беребезне аз беләбез дим бит.
- Ярый уйла, мин сиңа шалтыратсам ярыймы?
- Әлбәттә ярый.
- Сау бул Гөлсем ,мин сине чыннан да яратам. Тыныч йокылар сиңа.
Азат Гөлсемгә таба үрелеп аны битеннән үбеп алды да, көлеп куйды.
- Син ник көләсең?
- Беләсеңме, бик, бик каты кайнар иреннәреңнән үбәсем килә. Ләкин син бит үзең бер-беребезне аз беләбез дидең. Шулай булгач үземне начар яктан күрсәтәсем килми. Мин сине хөрмәт итәм.
- Рәхмәт Азат, бу чыннан да батырлык синең яктан дисәм дә була. Сау бул Азат.
Гөлсем елмаеп карады да, өйгә кереп китте.
Егет белән кыз, бер-берсе белән вакыт булган саен сөйләште, хатлар алышты. Араларындагы сөю хисе, артканнан арта барды. Гөлсем исә мәктәпне алтын медальга бетереп, шәһәргә укырга китәргә әзерләнә башлады. Соңгы кыңгырау, соңгы дәресләр артта калды. Чыгарылыш кичәсендә янына Закир килеп:
- Менә без бүтән очрашмабыз да инде. Син үз юлың белән, мин үз юлым белән китәм.
- Закир дустым, бәлки кайткан вакытларда кичәләрдә клубта очрашырбыз, без бит бер авыл балалары.
- Юк Гөлсем, мин еракка ук китәм. Миңа монда һава җитми, аннары...,- диде дә сүзсез калды.
- Сиңа нәрсә булды? Син мондый түгел идең бит.
- Әйе...син мине нинди икәнемне беләсенме?
Син бит Азаттан гайри кешене күрмисең. Ярый әйтәм, тыңларга теләсәң. Мәхәббәт, мәхәббәт дибез, ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Кешенең йөрәгендә сөю уты яна, канатлар чыга. Шул канатлар белән әллә кайларга очасы, бар җиһанны айкыйсы килә. Кеше хыялларга бирелә, күзләрендә бәхет чаткылары барлыкка килә, йөзләре дә бәхеттән янып тора. Әгәр дә ул мәхәббәт бер яклы икән, йөзләр карала, йөрәк бәхеттән түгел, ә әрнүдән яна башлый. Нишлисең бит, кемгә ничек язганын кем белә.
Закир күзләрен күккә төбәп:
- Мин дә сөйгәнем белән шул йолдызларга очар идем.
- Менә сиңа мә, ә мин синең кызың бар дип уйламадым да. Кем инде ул? Синең йөрәгеңне яндыручы.
- Гөлсем әйтүдән ни мәгънә?
- Кем белә, бәлки мәгънә бардыр?
- Син Гөлсем, син диеп яна йөрәгем. Шуңа да синнән ерагырак китәм. Ләкин белеп торуыңны телим. Әгәр минем кирәгем чыга икән, нәрсә белән булса да ярдәмем кирәк булса, чакыр. Мин һәрвакыт сиңа булышырга әзер.
- Рәхмәт Закир. Тик мин кияүгә чыкмыйм бит. Синең янып йөрүеңне дә белмәдем. Гафу ит мин сиңа авырлык китергән булсам.
Бәйрәм бетте, Гөлсем Закир әйткән сүзләрне кат-кат искә төшерде. Ничек соң ул аның мәхәббәт утында януын күрмәгән. Ничек ул аңламаган, аңа авырлык китергәнен. Әйе, мәхәббәт төрле төстә була дип, юри генә әйтмиләр.
Бүген аның Азаты кайтачак, тик нигәдер берничә көн телефонын алмады. Гөлсем нәрсә уйларга да белмәде. Ул барында ачыклаячак.
Өйдәге эшләрне бетереп, Гөлсем клубка таба атлады. Аның каршысына Сиринә белән Рөстәм килеп баралар иде.
- Син нәрсә әллә ишетмәдеңме? Бүген авыл башындагы аланлыкка барабыз бит, нигә күлмәк кидең? Тиз әйдә, өйгә кереп өстеңне алыштырып чык.
Сиринә Рөстәмгә карап:
- Син бара тор, без бераздан килеп җитәбез.
- Мин аңламадым, нигә барабыз аланлыкка?
- Соң Рәмзия апа, елда яшьләр өчен бәйрәм ясый бит, типа сабантуй. Әйдә тиз киемеңне алыштыр. Ә, әйтергә онтылган, Азат кайтты, әле генә үз күзләрем белән күрдем.
- Әйе, кайтам дигән иде.
Кызлар аланлыкка барып җиткәндә яшьләр җыелып, уеннар башланган иде инде. Сиринә Гөлсемнең кулын тотып:
- Әйдә йомырка тотып ташыйбыз, теге юлы Сәлимә җиңде, бу юлы мин җиңәм.
- Шулаймы, ә нигә шулай өметләнәсең?
- Мин ел буе өйдә кашык белән йомырка ташыдым.
Ул шыркылдап көлеп җибәрде.
- Әни үтерә дип торам, купме йомырканы ваттым бит мин.
Гөлсем йомыркасын 5 метр үткәч төшерде, Сиринәнең бирешәсе килмичә туп-туры алга карап барды, ә Сәлимәнең җиңеләсе килмәде, як-ягына каранып барып, аяк астындагы кантарны күрмичә, абынып егылды. Башын күтәреп караганда, анардан барысы да көлә иде. Сәлимәнең йөзе йомыркага буялган булып чыкты. Сиринә җиңде. Кызлар башка уеннарны карарга китте, яшьлек чагында барысы да кызык бит. Көянтә белән су ташучылар янына туктаганнар гына иде, каршыларына Азат килеп басты.
- Бәлки сезнең белән мин дә күңел ачармын, компаниягезгә аласызмы кызлар?
- Юк, әлегә егетләр янында йөр.
Сиринә Гөлсемгә карап:
- Кара әле, бәлки Азатны да уйнатырбыз? Безнең авыл сабан туенда хатыннар су ташый, ә яшьләрнекендә егетләр. Әнә кара, Рөстәм дә баскан. Ну нәрсә, көч сынашасыңмы?
Азат бер сүз дәшмичә чиләк белән көянтәләрне алып, яшьләр янына кереп басты. Кызык бит, мәш килеп чабалар, өсләренә су түгелеп бетә. Иң җитезе һәм җиңүчесе, кечкенә генә буйлы, ябык, хәлсез булып күренгән унынчы сыйныф укучысы Фәнис танылды.
Менә шулай, һәр эшнең дә җае була икән. Бераз күңел ачкач, Азат белән Гөлсем авылга таба атлады.
- Нәрсә хәлләрең инде Гөлсем? Кая укырга исәп, син шәһәргә киләсеңме?
- Әйе, әни врач булуымны тели, ә минем әти кебек агроном буласы килә. Мин авылны яратам, аның болыннарын, шаулап торган иген кырларын яратам.
- Әйтүем өчен ачуланма. Миңа кияүгә чыккач син шәһәрдә яшисең бит., ә шәһәрдә агроном нигә? Шулай булгач, әниеңнең сүзен тоңла.
- Кем белә соң әле, бәлки син өйләнмәссең? Әниең белән сөйләшәм дидең дә бит, нәрсә диде?
Бу кисәктәк әйткән сорауга Азат әзер түгел иде ахыры, ул күзләрен җиргә төшереп:
- Көтә алсаң көт, мин риза диде.
Ләкин бу дөрес түгел иде. Азатка әнисе белән сөйләшкән көн күз алдына килеп басты.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас