

Гөлсем чыннан да аптырап калды. Каршында матур итеп киенгән, озын буйлы, зәңгәр күзле чибәр егет басып тора иде. Күзләре, әйе күзләре, бигрәк тә матур . Чыннан да телсез калырлык. Ә клубта ул аның күзләренә әһәмият бирмәгән иде. Ул кабат:
- Син?
- Мин инде, мин. Нәрсә булды соң сиңа? Ау. Җиргә төш.
- Миңа берни булмады, син мине кисәктән генә туктаттың бит, кояшка таба кисәк карагач, әллә нишләдем шунда. Ә син нәрсә уйладың?
- Мин берни уйламадым, сөйләшәсе бар иде.
- Тыңлыйм.
- Гөлсем, бәлки бүген очрашырбыз? Бүген кич, мөмкинме синең янга килергә?
- Тыңлыйм дидем бит.!
- Син хәзер дәрестән соң аргансыңдыр, ашыйсың да киләдер.
- Мин түзәм, әйт сүзеңне.
- Ай-яй усал кыз булдың син. Ярый, туры әйтәм, син миңа бик ошыйсың, синең белән якынрак танышасым килә.
Гөлсем үзе дә сизмәстән, көлеп җибәрде.
- Әниеңә килен эзлисеңме? Тик мин ул чиратка басмыйм. Беренчедән укуым бетмәгән, икенчедән...
- Син ни сөйлисең? Мин килен эзләмим. Мин өйләнәм, әни түгел. Димәк миңа ошаган кызга өйләнәм. Әби тырышкандыр инде сүз чыгарырга.
- Бәлки шулайдыр, ләкин монда кыз эзләп, шәһәрдәгесен кая куясың?
- Дөрестән дә авылда сүз бер турда тормый. Что?где? когда? передачасыннан бер дә ким түгел.
- Тырышабыз, беттеме сүзең?
- Гөлсем кыланма инде, син миңа чыннан да ошыйсың. Бәлки минем белән бераз очрашып сөйләшерсең, мине аңларга тырышырсың. Мин алай да начар малай түгел.
- Ярый, алтыдан соң килерсең.
- Рәхмәт.
Азат бер елмаеп карады да, китеп барды. Гөлсем ни уйларга да белмәде. Азат анардан шактый олы. Нәрсә икән ул егетнең уенда. Ярар, кич очрашкач, барысыда аңлашылачак.
Кич бик тиз килеп җитте. Гөлсем әнисенә урамда йөреп кайтуын әйтеп чыгып китте. Бераз соңга калды. Әгәр дә егет түзмичә киткән булса, Сиринәләргә барырмын дип уйлады. Ләкин Азат көтә иде.
- Рәхмәт чыгуың өчен, мин инде алдадың дип торам.
- Мин ялганчы түгел, эшем бетмәде, шуңа соңга калдым.
- Әйдә бераз йөреп киләбезме? Урамда бүген матур, җил дә юк.
- Мин каршы түгел.
Алар юл буйлап китте. Бер ара икесе дә бер сүз дәшми барды. Гөлсем аптырый төшеп:
- Азат сөйләшәсе бар дигән идең, үзең берни дә дәшмисең.
- Нәрсәдән башларга белмим.
- Соң белмәгәч, ник килдең.
- Көндез белә идем. Сез кызлар кызык инде. Сүзне гел ир кеше башларга тиешме? Мин кызлар белән бик тиз сөйләшә башлый идем, синең белән авыр. Син нәрсә уйларсың дип баш ватам. Синең алда уңайсыз хәлдә калам дип куркам.
- Мин алай куркынычмын дип уйламаган идем.
Гөлсем шулчак таеп китте, егылып китмәс өчен кисәктән генә Азатның кулына тотынырга теләде. Ләкин кулы кесәсенә эләгеп тартылды, шуңа да кесәсе кырыйдан ертылып китте. Гөлсем исә, кесә кисәге белән карга ауды. Азат Гөлсемне тотып калырга теләп, үзе дә аның өстенә ауды. Аларның күзләре очрашты. Гөлсем үзен, зәңгәр күл дәрьясында йөзгән кебек хис итте. Аның ак болыт арасында яткан ике зур ташлар һавадагы йолдызлардай балкый иде. Кызык, әле Гөлсем гел кызлар күзләрен нәрсә белән булсада чагыштыра иде, ә монда егет күзенә сокланып карый. Битенә тиеп киткән Азат куллары аны бу хистән чыгарга булышты. Гөлсем үзен бик начар хис итте. Нәрсә соң әле ул үзен шулай тота, юк, үзен кулга алырга кирәк.
- Син озак ятасыңмы минем өстемдә. Сиңа җылыдыр да бит, мин кар өстендә ятам, аннары сине җиңел дип тә әйтмәс идем.
Бу юлы Азат уңайсызланды:
- Гафу ит, кисәктән генә мин дә аудым бит, теләмәгән идем.
Ул үзе торып, Гөлсемгә дә торырга булышты.
- Синең берәр җирең авыртмагандыр бит.
- Юк, салкын туңдырып җибәрде.
- Ярар, әгәр туңсаң мин сине өйеңә озатам. Ә сөйләшүләрне башка көнгә калдырырбыз. Әлбәттә инде минем белән сөйләшергә чыксаң, юк икән, мин борчып йөрмим сине.
Гөлсем үзе дә сизмичә:
- Ярый-ярый, икенче көнне сөйләшербез. Миңа да кызык булып китте бит әле, нәрсә әйтергә теләвең икән?
Азат көлеп җибәрде.
- Әби сүзе дөрес ахыры, әллә чыннан өйләнергә инде авыл кызына. Син ризамы миңа кияүгә чыгарга?,- дип әйтүен сизми дә калды.
- Менә сөйләшергә сүзең бетте. Әйтәсеңне әйттең, тик синең мәктәп кызын алып кайтуыңны бик теләмәсләр.
- Ә мин колагыңны тешләп куям, үзем карап үстереп бетерәм, үзем саклыйм.
- Сакла, сакла, мин йокларга керәм. Шунда саклаганда, карны да керә.,иртүк торып кар керәргә элгерә алмыйм, укырга барасым бар, - диде дә, көлеп кереп китте.
Йокларга яткачта, йоклый алмады. Чыннан да, алай карасаң начар малайга ошамаган бит. Шулай да, әниләре өйләнергә кушкач, мине көтмәс шул.
Иртә белән Гөлсем урыныннан торасы килмичә генә торып утырды. Дәфтәрләрен, китапларын җыеп, сумкасына салды. Яңадан ятып торды. Аннары иренеп кенә киенде дә, чәй эчәргә чыкты.
- Әни, кулың авырта бит, ник иртәрәк уятмадың? Хәзер кар керәргә вакыт калмады. Үтенәм әлегә болничныйда, бер каяда барырга кирәкми. Урамга чыкма, мин кайткач эшләрмен. Ә әти терлекне карарга өлгердеме?
Гөлия апа әкрен генә кызына елмаеп карады.
- Терлек каралган, карны да бер фәрештә килеп керәп киткән.
Гөлсем аңламыйча әнисенә карады:
- Әти карны да чистартып киттеме?
- Юк кызым, әтиең үзе дә бик гаҗәпләнеп кергән.
Гөлсемнең Азатка кар керәрсең дигәне искә теште. Димәк ул тыңлаган” Менә бит, дөрестән дә эшләгән”.
Кызының елмаюлы йөзен күреп:
- Әллә ул фәрештәнең исемен беләсеңме кызым?
- Юк инде әни, эшем әзәйгән дип шатланып куйдым.
Мәктәптә дә гел аны уйлап йөрде...Сиринә дустының хыялларга чумганын күреп:
- Сиңа нәрсә булды соң? Берни ишетмисең...
- Берни булмады, ә нәрсә ишетмәдем.
- 8 март җитә, бәйрәмгә әзерләнәбез. Әниләрне чакырабыз, соңгы ел бит, кызыгырак, матуррак үткәрәсе иде дибез.
- Дөрестән дә гел 8 март бәйрәмендә әниләрне мәктәпкә чакырабыз, ә нәрсә эшлибез соң?
Кызлар, егетләр мәшәкать артты, укудан тыш бәйрәмгә әзерлек тотына. Кабат кич җитте, Гөлсем тәрәзәгә Азат кар атмас микән дип бик көтте. Ләкин Азат ул көнне дә, башка көнне дә күренмәде. Кеше сүзе буенча яллары бетеп кире шәһәренә китеп барган булып чыкты.
Гөлсем егет буларак сүзендә тора алмаганына Азатка ачуы чыкты. 8 март килеп җитте. Гөлсем матур киемнәрен киеп әнисе белән мәктәпкә китте. Балалар җыр белән катыш театрлаштырылган өзекләр курсәтте, әниләрне бер-бер чакырып, һәрберсенә аерым шигырь юллары багышлап котладылар. Ахырдан бергә-бергә тәмләп чәй эчтеләр. Кичәдән соң өйгә кайтып киттеләр. Капка төбендә аларны, кыш бабай кебек агарып беткән Азат каршы алды.
- Хәерле кичләр, бәйрәм белән сезне, бераз күчтәнәч алып килгән идем, катмаган ахры,- дип кулындагы тортны Гөлия апа кулына тоттырды.
- Ә монысы сиңа Гөлсем, рәхмәт яхшы дус була белгән өчен,- дип Гөлсемгә кечерәк кенә аю бирде.
- Үзеңә рәхмәт энем, ярый мин кереп чәй куям, ә сез сөйләшегез,- дип Гөлия апа тортны тотып кереп китте.
- Ә мин сине бүтән авылга кайтмассың дип уйладым.
- Ничек кайтмыйм инде. Сине күрер өчен көндә кайтыр идем, ара ерак.
- Аю бик матур, рәхмәт, балаларга биргән кебек.
- Син бит үзең әле мин мәктәп баласы дидең. Шулай булгач, балалар уенчыгы бирдем. Дөресен әйткәндә, 23 тә үзем булсам да, уенчыклар яратам мин.
- Бүген клубка бармыйсыңмы?
- Соң инде, ардырды да, иртәгә барам.
- Кызганыч, бик кызганыч, мин иртәгә китәм. Бер сорау бирсәм, җавап бирерсең микән?
- Сора.
- Син миңа чыннан ошыйсың, егетең бармы?
- Ә нигә?
- Әгәр арагызга керсәм яхшы булмас дим, ә егетең булмаса, минем кызым буласыңмы? Җавапны икенче юлы да бирсәң була, уйла, ашыкма. Уйлыйм дип булса да әйт.
- Егетем юк, тик мин 25 хәтле кияүгә чыкмыйм, әле укыйсым бар, профессия кирәк. Син дә мине аңла.
- Син уйлармын димәдең.
- Ә нәрсә үзгәрә. Миңа 18 тула гына, 7 ел көтәсеңме соң? Юк, әниләрең килен эзли башлагач, көтү турында уйлау юк. Шулай булгач миңа нинди мәгънә уйлаудан?
- Мәгънә бар, мин гел сине уйлыйм, син дип уянам, син дип йокларга ятам. Белмим ни булды. Болай булганы юк иде әле. Әйт инде.
- Ярар, уйлармын, тик өметләнмә.
- Рәхмәт сиңа. Сау бул Гөлсем, мин тиз генә кайта алмам, очрашып та булмас.
- Минем имтиханнарга әзерләнәсем бар, очрашуларга болай да йөреп булмый.
Азат Гөлсемне кулыннан тотып саубуллашып китеп барды.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.