

Колхоз рәисе Фаиз Фәритович та үз сүзендә торып, яңа өйнең ачкычын бүләк итте. Ниһаять алар, арыш басуы читендә көлеп торган иркен, якты өйгә күченеп яши башладылар. Хәдичә әби, үзегез иркенләп яшәгез дигән булса да, бакча ягына караган зур тәрәзәле бүлмәгә аны да алып килеп утырттылар.
Син күчмәсәң, мин дә күчмим, диде ул көнне Рәдиф, әбинең күзләренә карап. Аннары дәү әни, икенче бала туарга тора.Тагын бер әби алырга булдык бит әле без.
Вәйт шәп булган, үзем әйтергә кыймыйча йөри идем. Аллаһка шөкер. Кодагыемны да алып килергә булдыгыз алайса ?
Әйе, дәү әни. Шулай дип уйлап торабыз Аллаһ бирсә..
Бик әйбәт. Инде үлсәм дә риза улым . Балаларымны да бик сагындым, ирем дә көтәдер. Сезнең өчен, Аллаһка шөкер, җаным тыныч хәзер. Рәхмәт Рәдиф.
Ни сөйлисең? Яшибез әле, дәү әни. Ул сүзләреңне эт койрыгына так син.
Рәдиф, көлеп, әбине кочаклап алды. Мин дә сезнең белән бик бәхетле яшим, дәү әни. Сезгә рәхмәт.
Чынлап та, әнине монда алып килергә булдым диде ул, бераз уйланып торганнан соң. Авыл бетеп бара, кызганыч. Юллары да начар, еш кайтып йөреп булмый. Ләкин, менә әни генә өемне ташламыйм дип, киреләнә әле . Ничек күндерәсе?
Әй лә, улым. Туган йортны ташлап китүләре бик авыр, бәбкәм. Бөтен истәлекләр, якыннар шунда кала булып тоела. Син, улым, кодагыйга бераз вакыт бир. Алай ашыктырма. Кышка монда килсә, җәйгә бераз кайтып торыр. Шулай итеп, бөтенләйгә күчкәнен сизмичә дә калыр. Әле аякта, Аллаһка шөкер. Яше дә алай олы түгел әле. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, улым. Тормыш үзе әкрен җайга салына ул.
Күпне күргән өлкәннәрнең сүзләре алтын шул. Рәдиф тә Хәдичә әбинең сүзләренә колак салып, биргән киңәшләрен кабул итеп ныклы гаиләгә нигез салды. Хатынын зурлап, яратып яшәде. Ирләр эше димәде, хатын-кыз эше димәде, барсына җитеште. Сәрия дә иренә исем белән дә эндәшмичә, кадерлем генә дип торды.
Дөрес, тормыш булгач, табак-савыт та шалтырап ала, борчулар да булмыйча калмый. Борчу дигәндә, кызганычка каршы, көннәрдән бер көнне, Рәдифнең авылдагы төп йорты янып көлгә әйләнә. Әнә шуннан соң әнисе мәҗбүри диярлек улы белән килене янына күченеп килергә мәҗбүр була да инде.
Озак та узмый, бер бер артлы туган ике сабый тавышы, иркен өйнең һәр почмагын урап ала. Ике кодагый хәзер тату гына бәбәй карыйлар, ашарга пешерәләр. Өйдәге вак төяк эшләрне эшлиләр. Шул бәхетле балалар тавышы Рәдифләргә яшәргә көч, алга омтылырга этәргеч бирә.
Әнә шулай матур гына тормыш арбасы алга тәгәри. Балалар әкренләп аякка басалар, Өйгә муллык исе, бәхет иңә.
Ләкин, әнә шулай авылга якты маяк булып яшәп ятканда язмышның ачы җилләре кабат Сәрияләрнең ишеген шакый. Бар халыкны кайгыга салып авылның хөрмәтле әбисе - Хәдичә әби йоклаган җирдән дөнья белән хушлаша.
Ак әбинең шулай тиз генә китүен өйдәгеләр генә түгел, авыл халкы да авыр кичерә. Һәр кешегә теләк теләп дога кылган, укымышлы, сабыр холыклы әбине малае, ире янына зурлап гүргә иңдерәләр.
Шулай да, борынгылар әйтмешли, үлгән артыннан үлеп булмый дип, тормыш дәвам итә. Балалар күзгә күренеп үсәләр, эшлисе эшләр алга килеп баса.
Озак та узмый, уйламаганда, көтмәгәндә Фаиз Фәритович пенсиягә китеп, үз урынына Рәдифне калдыра. Сәрия дә үзенең хыялын тормышка ашыра. Ул да курслар бетереп, хисапчы булып эшкә урнаша.
Җитәкче булдым дип кенә, Рәдифнең холкы үзгәрми. Үз баласы тугач, Бәхтияргә карашы үзгәрер әле, дип пышылдаган халыкны шаккатырып, ул баланы бигрәк тә якын итә Рәдиф. Әнә шуңа да, улым гына дип торган әтисенең үз әтисе түгел икәнлеген дә еллар узгач кына белә Бәхтияр. Хәттә Рәдифнең башка балалары да хәйран яшькә җиткәч кенә моны ишетеп таң калалар.
Ансы да ялгыш кына өскә калкып чыга әле. Чөнки авылда сер ятмаса да, әллә Рәдифне бик хөрмәт иткәнгәме, әллә кечкенәдән күп кайгы күргән Сәрияне җәлләпме бу сер Бәхтияргә дә, сеңел, энеләренә дә озак еллар килеп җитми.
Ә эш менә болайрак була. Институтта укырга кергән кызлары Гөлнара, җәйге каникулда икмәк комбинатына эшкә урнаша. Җиңел булмаса да, бирешмичә авыр казаннарны тарта кыз. Төнге сменага да чыга. Әнә шулай эшләп йөргән җирдән, ял итеп утырганда янына бер пешекче килеп утыра Гөлнараның.
Без синең әниең белән килендәшләр идек ди ул, әкрен генә...
Килендәшләр? Шулай мени? Сезнең дә ирегез Мамадыштан мени?Бәрәкәт, без билмибез дә тагын? Нигә әни белән бер дә йөрешмисез? Килендешләр бик якын бит инде алар. Ни булды?
Теге хатын,бик аптырап кызга карый.
Мин сезне беләсез дип торам. Ай Аллам, Ай Аллам, ди ул куркынып. Гөлнара балакаем, зинһар Сәриягә әйтә күрмә. Мин әйтмәдем, син ишетмәдең.
Шулай дип ашыгып эшенә тотына теге хатын . Кызыксынып берничә тапкыр килгән Гөлнараны янына да китерми.
Белмим Гөлнара, белмим. Мин сине икенче кыз белән бутаганмын, гафу ит дип сүзләренә нокта куя.
Менә шунда гына, капчыктагы без тишелеп чыга да инде. Серне ачмаска теләп тартышсалар да, Сәрия белән Рәдиф җайлап кына сөйләргә мәҗбүр булалар.
Ләкин бу яңалык берни дә үзгәртми. Киресенчә, Бәхтияр Рәдифне катырак ярата башлый. Бер адым китмичә, Рәдиф янында бөтерелә.
Шулай итеп сизелмичә дә байтак еллар уза. Дүрт бала бер йодрык булып яшәп, олы юлга басалар. Инде менә үзләренең дә балалары туа.
Кызганыч, Рәдифнең әнисенә генә бу бәхетле көннәрне күрергә насыйп булмый. Аяз көнне яшен суккандай ул да Хәдичә әби кебек, озак та авыртмыйча дөнья куя. Башына кан сауган дип диагноз куя врачлар.
Дөнья шундый шул инде. Кемдер китә, кемдер килә. Берәүләр яшьлек язына аяк басканда, икенчеләр чәченә ак бәс куна.
Җырдагыча:
Гомерләр уза икән ул уза да китә икән.. Уза еллар, гомерләр уза. Тормыш юллары катлаулы, дусларым. Берәүләр каршы искән җилләргә бирешмичә алга атлый. Кешеләргә үрнәк булырлык матур гомер кичерә. Кемдер килгән кечкенә генә каршылык алдында да сыгылып төшә. Тормышта сөртенеп, югалып кала.
Ә инде вакыт дигәннәре бернигә дә карамый үзенекен эшли. Яхшымы син, яманмы. Бәхетлеме әллә бер мәхлүк җанмы, барыбер шул гомер үрләренә алып менә ул.
Хикәя геройларым да бик матур тормыш юлы үтеп, гомер баскычына бастылар.
Әле кайчан гына яшь кияү белән килен булган Рәдиф белән Сәрия бүген инде үзләре бәхетле әби бабай.Бүгенге көннәрдә дә үзенең тарту көчен югалтмыйча, тагын да зурайтып төзекләндерелгән өйләрендә уллары Бәхтияр гаиләсе белән тату гомер кичерә алар.
Өч балалары шәһәрдә үз юлларын тапсалар, Бәхтияр, әнисе кебек авылдан читтә яшәүне күз алдына да китермәде. Ул да әтисе Рәдиф кебек, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, әтисенең уң кулы хәзер. Авыл халкы бу тырыш, ярдәмчел ирне күптән председатель итеп күрсә дә, Рәдиф йөгәнне үз кулыннан ычкындырмый әле . Көч булганда, эшлим әле, хатын, ди ул,туктарга ым каккан Сәриягә. Бәхтияр да җитешер Аллаһ бирсә, яшь әле, өйрәнсен.
Ләкин шулай дисә дә, вакыт җитүгә дилбегәне улына тапшырырга әзерләнде Рәдиф. Иртәме-соңмы бер туктыйсы,дип уйланган чаклары ешайды хәзер.
Әнә бүген дә тагын берәр ел тартам да, хатын, туктыйсы булыр дип, Сәриягә яратып карады ул. Ну кәнишне, аның кебек вакытта мин бүрәнәдә йоклап ята идем әле матурым хәтерлисеңме? диде ул көлеп. Дәү әнинең :бу эт койрыгы нишләп ята монда дигәне, әле һаман колак төбендә тора әле.
Минем дә истә кадерлем. Минем дә бүгенгедәй күз алдында тора ул төн.
Әйе хатын, онытылырлык булмады ул төн. Аллаһ тәгалә үзе алып килде мине синең янга.
Мин үзем дә гел шуны уйлыйм,Рәдиф. Югыйсә бит ике як күршеләрдә дә сузылып бүрәнәләр ята иде .
Язмыш җаным, язмыш...
Язмыш дигәндә, әнә шулай гөрләшеп утырган бер кичтә хат ташучы кыз капка шакый аларга.
Сәрия апау.. Рәдиф абый, Сәрия апа өйдәме?ди ул, сумкасыннан ниндидер бер конверт тартып чыгарып. Аңа хат бар иде, Пермь ягыннан.
Хәзер, Сылу, бер минут, чакырам тәтәңне. Бакча якка кереп киткән Рәдиф, минут эчендә, хатынын җитәкләп тә чыга.
Сиңа егетләрдән хат килгән бугай, ди ул, Сылуга күз кысып. Яле алтыным, кул куеп ал әле. Укыгач, миңа да сөйләрсең. Рәшидтән микән?
Юктыр, Рәдиф. Бу гомер исән-сау микән соң инде ул. Авылга кайтып киткәнен дә күрмәдек бит.
Сәрия, җайлап кына хатны кулына алып, сораулы карашын иренә төбәде.
Чынлап та Рәшидтән, диде ул хатны әйләндергәләп. Рәхмәт Сылу.
Ир белән хатын бакча ягына чыгып конвертны ачтылар. Ә анда төзек хәрефләр белән язылган ике бит кәгазь ята иде.
Сәрия, хатка тиз тиз күз йөртеп чыкты да, ахыргы юлларга күчте.
Менә шулай Сәрия, диелгән иде анда. Безнең өчен, син җан көеге булдың. Хәттә синең исемне дә телгә алырга ярамады. Кызганыч, ир була алмадым, чөнки әни сүзеннән чыгарга йөрәк җитмәде. Ә хәзер мин үзем җан көеге. Гафу итегез мине.
Шулай да гомер буе Бәхтияр язмышы белән кызыксынып яшәдем. Әни күпме генә каршы килсә дә, аның минеке икәненә шигем юк. Сәрия, гомер буе эшләп, күп мал таптым. Ләкин бәхетемне генә таба алмадым. Менә шул мөлкәтемне улыма калдырасым килә. Зинһар өчен шушы адрес белән килеп машина, фатирымны Бәхтияргә яздырып китегез. Мин яраткан идем сине. Кызганыч, үз мәһәббәтем өчен көрәшә алмадым. Гафу итегез. Рәшид.
Бераз сүзсез торганнан соң, Рәдиф, хатынын кочаклап алды. Берәүнең бәхетенә таш эри, дип әйтергә ярата иде әнием. Менә бүген бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым, диде ул Сәрия кулындагы хатка күз ташлап. Минем бәхеткә, Рәшидкә ияреп китмәдең. Ул да үз сүзендә нык тора алмаган.
Мин сине гомерем буе яратып яшәдем, җаным. Син булмасаң мин җан көеге булып яшәр идем. Рәхмәт сиңа...
Сиңа рәхмәт, Рәдиф. Мин бит синең канат астында нәни кош сыман иркәләнеп яшәдем. Шундый бәхетле мин,кадерлем. Сәрия кулындагы хатны бөкләп кесәсенә тыкты.
Бәхтияргә бирермен инде, укып карар. Тели икән барыр. Юк икән, мәҗбүр итә алмыйбыз. Хәзер улыбыз үзе әти кеше инде.
Ләкин Бәхтияр гына хатны кулына да алырга теләмәде.
Сез нәрсә инде әни, диде ул исе дә китмичә. Машина дип, бер тапкыр күрмәгән, чит ир янына барыйм мени инде? Әтием янымда, Аллаһка шөкер. Ә башка кешене әти итеп күз алдына да китерә алмыйм мин.
Бәхтияр тын гына утырган Рәдифне кочаклап алды.
Ә син барыр идеңме әти? Гомер буена бер кечкенә генә бүләк тә алып бирә алмаган кеше, әти була мени? Шулай бит әти?
Белмим инде улым. Бик үкенә бит. Сине дә күрәсе киләдер. Әллә?
Юк, әти, бернинди әллә юк. Моңа кадәр бик бәхетле яшәдем, моннан соң да шулай булыр Аллаһ бирса. Ә байлыгы дисәк. Хатыны бардыр, балалары. Аларга калсын.
Шулай итеп, Сәрия берничә тапкыр үгетләп караса да, Бәхтияр күзен дә йоммады.
Мин бала чага түгел әни, үз сүземне әйттем диде ул, ныклы карарга килеп. Әти буласы кеше үз юлын сайлаган, шуннан барсын. Ә безнең юл икенче тарафка караган.
Шулай да, Рәшидне бер күрәсе килеп уйланган төннәре булды Бәхтиярның. Кызганып та куйды. Ярар, үкенерлек булмасын инде, кышлар җитеп, колхоз эшләре бетүгә бер барып кайтырмын бәлки, дигән уй да йөрәк түренә кереп утырды аның.
Ләкин, дөнья без дигәнчә генә түгел шул. Хат алып, ике ай үтүгә, Рәшиднең үлгән хәбәре дә килеп иреште.
Аерылганнан бирле бер күрешеп сөйләшмәсәләр дә, яралар күптән ябылса да, барыбер Сәрияннең йөрәк кылы тартылып куйды.
Кызганыч диде ул, уйланып. Бием буласы кеше гомер буе мине ҖАН КӨЕГЕ генә дип йөргән иде, малаена юраган булып чыкты. Чит илдә бәхетле булмыйбыз дип күпме ялындым бит ул чакта . Үз сүзле, бик кире иде шул.
Ээх, кадерлем, дип, яратып иренә карады Сәрия. Рәшидкә әле яшисе дә, яшисе иде. Иртәрәк китте...
Шулай, кадерлем. Бер килгән китәсе. Бездән тормый. Аның да үзе сайлаган юлы бит. Бер дә борчылма.
Рәдиф, хатынының уй кичерешләрен аңлап, Сәриянең иңнәренә кагылды. Аның каравы без нинди матур тормыш юлы уздык, Аллаһка шөкер.
Әйе, көттереп булса да мин бәхет ишекләрен ача алдым. Сиңа рәхмәт, Рәдиф.Җан көегеннән, синең кадерле җаныңа әйләндем. Димәк язмышларга шулай язылган булган.
Беркем белми,язмыш китабына
Без туганчы ниләр язылган.
Шул китапны битләп укый укый,
Күпме гомер,юллар узылган.
Ялгышларны язмыш дия - дия,
Гомер сукмагыннан атлыйбыз.
Еллар узгач кына артка карап
Күпме ялгышканны аңлыйбыз.
Үкенәбез, гафу үтенәбез,
Туздырабыз юллар тузанын.
Күңел белән һаман нидер көтеп,
Сизмибез дә гомер узганын.
Ә гомерләр уза икән, уза,
Туктап тормый тормыш арбасы.
Шул арбада шөкер итеп безгә,
Язсын язмыш алга барасын.
Тәмам.