

Килер Сәрия. Килер, Аллаһ бирса. Бик ышанычлы егеткә ошаган миханик. Сүзендә торыр. Түлке менә әнисе генә ни әйтер?
Мин дә шуннан куркам инде дәү әни. Каян килеп безнең бүрәнәгә килеп утырган ул име бит?
Утырган инде. Бирәм дигән колына чыгарып куйган юлына дип, барсы да Ходай кулында балам. Кичне көтәбез инде хәзер.
Белмим, дәү әни, бик үк ышанып та бетмим инде. Миңа тиң кеше түгел икәнен белсәм дә, йөрәк көтә. Яратып өлгердем шул үзен. Килсә мин дә бәхетле булыр идем. Килер микән инде, юк микән... Ээх..
Шулай итеп, көн узганын көтә башлады Сәрия. Үз гомерендә шулай өзгәләнеп вакытны уздырганы юк иде әле аның. Төшкә кадәр эшен бетереп кайтуга, ары чапты, бире чапты ул. Йөгереп кенә чишмәгә төшеп менде, ялт иттереп өй эчләрен юып чыгарды. Үзе дә сизмәстән әллә ничә тапкыр урамга да чыгып керде.
Һәм менә ниһаять көн кичкә таба авышты. Тиздән Рәдиф тә килеп җитәр Аллаһ бирсә. Вакыт узган саен, моңа кадәр сүзсез генә күзәтеп йөргән Хәдичә әбинең дә эченә" корт "керде. Килер микән инде, дип борчылды ул . Әнисе каршы булып, Сәрияне утларга салмаса ярар иде.
Ләкин уйлаган уйларын эчкә йотып, берсе дә сер бирмәде. Сабыр гына икәүләшеп егетне көтте алар. Менә тиздән кич тә килеп җитәр, килерме, юкмы? Ышандырып, ышандырып, утларга салып китмәсә ярый инде.
Шулай да, кичке ашны ашап алгач , Хәдичә әбинең сабырлыгы бетеп, түзмәде :
-И-и, балакаем, диде ул елмаеп, мин дә көне буе синең белән бергә миханикны көттем инде . Намазымны укып алыйм әле . Алай-болай килә калса, мине бүлдермә бәбкәм. Үзең чыгарсың.
Шулай дип, әби намазлыкка басты. Намазын, белгән догаларын укыды. Елый елый оныгына бәхет сорады. Ярамаса да, капка тавышына да колак салгалады.
Ләкин, хәйран вакыт узып, Хәдичә әби догаларын укып бетерсә дә капка ачылган тавыш ишетелмәде.
Инде менә әкрен генә авыл үзенең кара шәлен бөркәнде. Авыл өйләрендә ялт итеп бер бер артлы утлар кабынды. Күктә йөзгән тонык ай шәүләсе иренеп кенә җиргә сузылды .
Вакыт узган саен Сәрияне авыр хисләр урап алды. Килмидер инде, име дәү әни? диде ул, өмете өзелеп. Әнисе риза булмагандыр.Ә син дәү әни, бер бәхетсез гел бәхетсез дип, дөрес әйтмиләр дисең. Миңа гомер буе шулай моңланып яшәргә язгандыр инде.
Бәлкем килер әле, балам. Алай дип әйтмә. Я тагын басуда техника ватылгандыр. Алай дисәм инде, төн дә якынлашып килә. И-и, язмыш, артыңа ормыш..
Хәдичә әби, нәрсәдер күрергә өметләнеп, тәрәзә пардәсен тартып, урам якка карады. Бүген бигрәк караңгы, берни күренми. Әллә урам утын да яндырмаганнар инде? Ярар, Сәрия, кайгырма бәбекәем. Бәхетең урап узмас Аллаһ бирсә.
Белмим дә инде, дәү әни, ни дияргә . Кичә кич белән,Рәдиф белән уздырган ике сәгатьтә үземне шундый бәхетле тойган идем .Узган еллар эчендә беренче тапкыр, чын күңелдән шулай сөендем мин . Тагын булырмы андый минутлар , юкмы?
Сәрия, елап җибәрүдән куркып, өйалдына чыгып китте. Мин капканы бикләп керәм инде, дәү әни, диде ул, еламсырап. Син ята тор. Минем ише ярлы ятим кемгә кирәк булсын инде. Көлеп кенә йөриләрдер шунда.
Сәрия җаны тәне белән кимсенеп ишекне ачарга җитешмәде,капкада тавыш ишетеп, туктап калды.
Дәү әни? Дәү әни, син дә ишеттеңме, кемдер капкага кагылды бит. Әллә Рәдиф килде микән? Теге вакытта да төн уртасында капка төбендә ята иде. Бәлки бүген дә...
Тукта әле балам.Тукта. Бергә чыгабыз, төнлә белән кем йөргәнен кем белә? Көт . Хәзер, хәзер..
Кем бар? Нинди төн пәрие йөри анда?
Хәдичә әби, оныгын якларга теләгәндәй, тиз генә капка янына килеп, бикне тартты. Кем син ? диде ул, капка аратасын җибәрмичә. Нәрсә кирәк?
Хәдичә әби, без идек. Ач әле.. Сәрия матурым. Урам ягында үзәкләрне өзәрлек якын тавыш ишетелде. Соңга калдык, ачуланмагыз инде, зинһар.
Вәәт, эт койрыгы бу! Хәдичә әби пышылдап оныгына карады. Ачмый булмас инде, диде ул, сөенеп. Я тагын бүрәнәдә йоклар.
Синме улым? Рәдииф? Төн уртасы җитеп килә түгелме соң инде. Хәзер, ачам балакаем. И-и, Аллаһым. Капкасын да ачсам ябып булмый, япсам ачып дигәндәй.
Хәдичә әби сөйләнеп, инде шомарып беткән капка аратасын тартты.Бигенә бас, олан, диде ул, әллә суыктан, әллә сөенечтән калтырап торган Сәриягә карап. Соң булса да миханик килгән түгелме соң?
Әйе дәү әни, Рәдиф тавышы, ул килгән.
Менә шыгыр шыгыр килеп күп кайгылар кичергән иске капка ачылып, урам якта басып торган ике кеше күренде.
Исәнмесез. Исән сау гына тордыгызмы? Шулай дип, туңган җаннарны җылытып эндәшкән хатын-кыз кыяр кыймас эчкә таба атлады.
Хәдичә әби, улымны гафу итә күрегез инде,диде ул, бик тә йомшак тавыш белән. Рәдиф минем аркада соңга калды. Кичкә киләм Аллаһ бирса дип, ышандырып калдым да,син дигәнчә генә була мени соң әле ул. Бер машинага ышанып торган идем, юлга чыгабыз дигәндә ватылды. Попутка белән көчкә килеп җиттем. Керергә рөхсәт итегез, зинһар.
Әлбәттә, әйдәгез, әйдә. Үзем дә инде, катып торам. Ну бу картлыкны. Хәдичә әби, Рәдифнен әнисе белән күрешеп алды да, ишеккә таба атлады. Әйдә, кызым, диде ул, галушларын өстерәп. Өйгә керик. И-и, менә шулай яшәп ятабыз оланнар.
Пөхтә генә авыл өенә керүгә, бер берсенә карашып, бер мәлгә барсы да сүзсез калдылар.
Мин Сәрия, диде шунда матур гына олырак яшьтәге ханым. Рәдифнең әнисе булам . Ә син,Сәрияме?Белсәң иде, Хәдичә әби. Ничек кенә сезне мактап бетермәде улым. Дөрес әйтәмме, сез Хәдичә әби буласызмы?
Әйе, олан. Мин Сәриянең әбисе. Кызганычка каршы...
Әйе, Хәдичә әби, бик кызганыч. Улым сезнең хакта бар белгәнен сөйләде. Сәриягә үлеп гашыйк булганын да.
Сәрия улы кулындагы бер кочак күчтәнәчләрне өстәлгә куеп, Сәриянең кулыннан тотты.
Ну, Сәрия диде ул, шундый ягымлы итеп. Улым бар инде, син кызым бул.
Туктагыз әле оланнар, ашыкмагыз әле алай . Әйдә утырып, йортка бер дога укыйк әле башта. Аннары сөйләшербез. Узыгыз әйдә, утырыгыз. Бу кадәрле күчтәнәчләр белән йөрисе түгел иде инде, балалар. Аллаһ рәхмәте яусын.
Хәдичә әби, догасын укып, битен сыпырып алды да, шикләнеп кенә Рәдифнең әнисенә карады.
Белмим инде, Сәрия олан диде ул, читенсенеп. Оныгым авырлы бит. Ире белән берни дә барып чыкмады. Тормышыбыз да алай мактанырлык түгел. Сез башта төптән уйлап бетерегез әле. Нәрсә дисәгез дә, үпкәләмибез.
Без уйладык инде, Хәдичә әби. Сәрия кояштай балкып утырган улына карап куйды. Бала киртә түгел.
Рәдиф яраткан икән, мин ничек аның мәһәббәтенә каршы килим. Сез каршы килмәсәгез, Сәрияне килен итеп алыр идек.
Сәрия булачак киленә карап, кулын сузды.
Сәрия кызым, син каршы түгелме? диде ул уйчан гына. Икебез дә Сәрия булуын кара әле. Улым, телеңне йоттың мәллә? Син дә бер сүз әйт инде.
Мин риза инде... Шулай дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде Рәдиф. Мизгел эчендә Өй эче җанланып китте. Йөзләргә алсулык йөгерде.
Һәм менә, шушы төннән соң ике атна узуга, авыл халкын таң калдырып, яңа механик Сәриягә өйләнеп тә куйды. Кемдер көнләште, кемдер чын күңелдән сөенде. Дөрес, бала чактан бәхетсез баланың үз парын табуына көнләшүчеләр берничә кеше булгандыр. Ул да булса, беренче ире ягыннан булганнар. Бигрәк тә Рәшиднең әнисе сүз ишеттерде. Ярар, җан көеге булып йөрмәс, диде ул агуын чәчеп . Үз ишен тапкан, молодец. Ире дә шул бер хәерче кисәге икән инде. Торсыннар гына. Рәшиднең дә яраткан үз кешесе бар, озак тормас, Өйләнер.
Алдан сөйләшкәнчә Рәдиф Хәдичә әбиләрнең өенә күчеп килде. Кырын караучыларга да, кияүгә чыктың мени диючеләргә дә исе китеп тормады Рәдифнең . Уен көлке белән бетерде дә, эшләвен белде. Колхоз эшеннән кайтуга өйне тәртипкә китерде. Черегән коймаларны алыштырды. Кагасын какты, сугасын сукты.
Дөньяларда иң сөенгәне Хәдичә әби булгандыр ул вакытта. Кая басканын да белмичә Аллаһка рәхмәт укыды ул. Караватын кече якка күчерттереп яшьләргә түрдән урын бирде. Иртүк торып чәен куйды.
Ә менә бу яшькә җитеп килгән иң бәхетле бер көнендә рәхәтләнеп елады Хәдичә әби. Бу көннең киләсенә өмет тә булмаганда, бер көнне Рәдиф, шкаф өстендә торган гармунны кулына алды бит.
И-и, ходаем, болай да кечкенә өйдә тузан җыеп ятмасын, дияр микән инде. Хәдичә әби, куркып иренең истәлеге булган гармунга карады. Ирем уйный иде диде ул, нәүмиз генә. Сәриянең бабасы...
Дәү әни, мин дә уйнап карасам буламы?Мин дә бераз уйныйм бит.
Рәдиф, Хәдичә әбигә сораулы караш атып, гармун телләрен сыпырып алды. Үземнекен яңа өйгә күчкәч алып килермен инде.
Уйна улым, уйна. Түлке ирем үлгәннән бирле кагылучы кеше булмады аңа. Сорап та килгәннәр иде. Бирмәдем. Бик тузмаган микән?
Рәдиф сакланып кына, гармунның биген ычкындырды...
Җидегән чишмәләрдә...
Өй эчен үзәк өзгеч моң, сүзләр белән аңлатып булмаслык җылылык урап алды. Бер илереп елады, бер кычкырып көлде гармун. Узып барганнар шаккатып туктап калдылар. Күрше тирәдәгеләр капка төбенә чыкты. Ә моң берни белмичә агылды да агылды.
Сез каласыз инде,без китәбез
Без китәбез ерак илләргә..
Шушы бер көй белән бөтен тормыш юлы күз алдыннан узды Хәдичә әбинең. Күзләреннән яшьләр тәгәрәде, иреннәре калтырады. Уйлары әллә кая алып киттеләр. Әйтерсең лә, янында кияве түгел, ире, мәңгелек мәхәббәте гармун тарта. Урамда чыр чу килеп улы Наил уйный.
Без калдык, җаннарым. Сез киттегез...
Нинди генә сабыр булса да, түзмәде әби. Түзмәде. Еллар буе җыелып килгән хәсрәте елга булын, ике күзеннән актылар. Ике кулы белән җыерчыклы йөзен каплап, елап җибәрде ул. Аңа кушылып бик күп Хәтирәләр шаһиты булган гармун елады.
Дәү әни, дәү әни! Иңенә кагылган көчле куллардан дөньяга кайтты Хәдичә әби.
Нигә елыйсың инде, дәү әни? Болай кабул иткәнеңне белсәм, гармунны кулыма да алмый идем. Сәрия кайтып керсә, ул да орышыр инде.
Юк улым, юк бәбекәем! Сөенечтән елыйм мин балам.
Хәдичә әби, юеш куллары белән Рәдифнең аркасыннан сөйде. Бу йортка җан өрдең син балам. Миңа картаймыш көнендә бәхет бүләк иттең. Аллаһ бүләге син безгә, бер Аллаһ бүләге.
Шулай итеп Хәдичә әбинең дә иңнәренә бәхет кошы кунды. Сабыр төбе - сары алтын дип,аңа соң булса да язмыш елмайды. Чынлап та, Рәдиф Сәриягә искиткеч акыллы ир булса , Хәдичә әбигә ихтибарлы, ярдәмчел ул булды. Озак көттермичә, бәхет өстенә бәхет өстәп, сау сәләмәт ир бала дөньяга килде. Өй түренә тал бишек эленде, сабый тавышы шатлык индерде. Озак уйлап тормыйча балага бик матур Бәхтияр исеме кушып куйдылар. Рәшид кайтып баланы даулар дип курыксалар да, тегесе авылга кайтып та күренмәде. Әнисе дә :безнеке түгел, минем малайга кадәр Мамадыш эте белән чуалган, шуның баласы дип, араларны бөтенләй өзде.
Әнә шулай тарихта тирән эзләр калдырып тагын өч ел узып китте.
Дәвамы бар.