Литература
30 Июня 2025, 05:00

Җан көеге

8 БҮЛЕК....................... Капкадан керүгә, бауда эленеп торган әнисенең күлмәгенә күзе төште Сәриянең.Дәү әни тәки түзмәгән. Юып элгән диде ул, җилләп кипкән күлмәкне баудан алып. Киеп карамыйча барыбер тынычлыкта калдырмас, киеп карыйм әле. Бигрәк матур күлмәк шул.

Җан көегеҖан көеге
Җан көеге

Капкадан керүгә, бауда эленеп торган әнисенең күлмәгенә күзе төште Сәриянең.
Дәү әни тәки түзмәгән. Юып элгән диде ул, җилләп кипкән күлмәкне баудан алып. Киеп карамыйча барыбер тынычлыкта калдырмас, киеп карыйм әле. Бигрәк матур күлмәк шул.
Сәрия өйгә кергәндә, Хәдичә әби җырлый җырлый бәрәңге әрчеп утыра иде.
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым...
Мин кайтып җиттем, дәү әни. Менә, әнинең күлмәген дә алып кердем. Югансын икән, рәхмәт, дәү әни. Мин сиңа бер эш эшләмә дип торам, син һаман үзеңнекен эшлисең.
Ник, балам, кул кушырып өйдә утырыйм мени инде. Гомер буе чапкан атны кисәк туктатып булмый инде аны. Яле бар, киеп кара. Мужет ял көне районга барып, бераз кием салым алып кайтырсың. Минем өскә дә бер очсызрак куртка кирәк әле, кызым. Яңгыр яуганда кияргә бу зәңгәре бик тузган.
Ярар, дәү әни. Шулай итәрмен Аллах бирса. Акча җитсә үземә дә бер пәлтәме, курткамы аласы булыр инде, дәү әни. Көннән көн үсәм бит, алары да ярамый инде хәзер.
Җитәр Сәрия кызым, җитәр. Синең акча алганны көтеп тормабыз Ходай кушса. Хәзер.. Хәдичә әби бәрәңгесен куеп, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртте дә, җәһәт кенә шкаф астына яшергән күнитекне тартып чыгарды.
Менә балам,санап кара әле. Күпме акча җыйдык микән. Аллаһка шөкер, үрдәк, йомырка саткан акчалар да монда, пенсиядән калганы да. Синекен дә бер тиенен әрәм итмәдем балам. Үзеңә нәрсә кирәк алырсың, әйдә.
Дәү әни, күп бугай инде монда. Күн итек тула язган түгелме соң?
Әле бу күн итек тулганчы, балам. Шулай да, санап кара әле. Күпме булды микән?
Сәрия, әбисен кочаклап алды да, байтак вакыт җибәрмичә торды.
Син дә булмасаң нишләгән булыр идем мин, дәү әни. Ярый әле янымда син бар. Әти дә булдың, әни дә.. Дәү әни, бүген Рәдифне очраттым. Эштә.. Кич белән вакыт булса безгә киләм диде.
Вәәт, эт койрыгы.. Контурны тапкан мени? Нәрсәләр ди соң? Таң атуга нигә чыгып тайган?
Дәү әни име, Рәдифкә булса да әйтмә инде ул этеңне, яме. Каян телеңә килә соң ул?
И-и, аты беткере, белмим инде балам. Үзем дә сизмим, җен әйттерә бугай ла ул.
Хәдичә әби, Әстәгъфируллаһ дип, көлеп куйды. Я, сүзне кирегә борма әле. Миханик киләм диде мени? Нәрсәгә икәнен әйтмәдеме соң?
Рәхмәт әйтергә диде, дәү әни. Әйттем бит планеркага киткәндер дип. Иртүк уятасым килмәде, әкрен генә торып киттем диде.
Алай икән. Бигрәк тәүфыйклы бала икән. Акыллылыгы йөзенә чыккан иде шул. Киләм дигән алайса?
Әйе, дәү әни, киләм диде. Күлмәкне киеп карыйм әле, бигрәк матураеп киткән әле бу... Дәү әни, акчаларның менә монсын алыйм да, калганын тыгып куй. Түлке, әби, эчкәрәк тыгыйк, берәрсе киеп китмәсен тагын.
Сәрия көлеп, күлмәкне киеп куйды.
Дәү әнии, кара әле матурмы? Таман гына икән бит бу. Бер җире кысмый да.
Сәрия сабый бала сыман сөенеп, көзге каршына килеп басты. Ә анда озын кара толымлы, сызылып киткән кара кашлы искиткеч матур гүзәл басып тора иде.Кулдан чигелеп ясалган ак яка аккошныкы сыман нәфис муенны иркәли,уйнап торган борчаклар күзләрне камаштыра. Ләкин менә куе керфекләр астына качкан, төпсез кое сыман күзләрдәге сагышны гына ничек юып ташларга. Йөрәген чәнчеп торган салкын бозны ничек эретергә.
Ээх, матур булып түгел, бәхетле булып ту, дигән шул борынгылар.
Хәдичә әби елап җибәрүдән чак тыелып оныгына карады.
Бик матур Бәбкәм, диде ул сокланып. Күлмәгең әниеңнеке булса, үзең гел Наилем инде. Әтисенә ошаган бала бәхетле була диләр дә. Бәлки әле олы бәхетең алда көтеп торадыр, балам. Синең кебек гүзәл, эчкерсез бала һич тә бәхетсез булырга тиеш түгел. Әтиең бигрәкләр дә матур иде шул, Сәрия. Бигрәк тә гармунда уйнап җибәрсә, кызлар күзен ала алмый торырлар иде.
Мин дә хәтерлим әле , дәү әни. Бию көен уйнап биетә биетә ардырып бетерә иде, име бит. Менә улым туса, Аллаһ бирса, гармунда уйнарга өйрәтергә йөртербез әле. Миннән булмады инде. Ату әнә гармун да ничә еллар мескен кебек безне күзәтә.
Әйе, шулай итәрбез. Әйдә, кызым, тагын әллә кайларга китмә әле. Бар чәйне җылытып ал. Син яраткан кыстыбый да пешергән идем.Аш та салдым.. Тукта әле.. Капка ачылды бугай, мин карап керим, олан. Әллә нигә шыгырдый башлады әле ул , капканы әйтәм. Утырдымы, майлап карарга кирәктер.Ишек тә шакыйлар бугай балам. Кем булыр микән бу? Күрше тирә дисәм инде.
Әлү,кем бар анда. Чыгам.. Ишеккә сыймыйсың шту ли.
Хәдичә әби, Сәриягә карап җилкә сикертте дә, өйалдына чыкты.
Көпә-көндез бикләп утырмыйбыз, ачык диде ул, ишеккә төртеп. Керегез..
Әй лә бәбекәем... Бер мәлгә әби каушап, ишеккә таянды. Ләкин ишек кисәк ачылып китеп, Хәдичә әби егылып китәм дигәндә генә, шунда басып торган егет аны киң кочагына алды.
Чү, Хәдичә әби, диде ул, елмаеп. Имгәнә күрмә тагын.
И-и, эт койрыгы, балам,дип оялып җилкәсенә төшкән чәчәкле яулыгын рәтләде әби. Этсәң дә ачылмый торган ишек..
Аның сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә, егет матур итеп көлеп җибәрде. Ничек дидең әле, Хәдичә әби? Беренче тапкыр ишетәм...
Килсәң тагын ишетерсең әле. Әби үзе дә көлеп, егетнең иңенә кагылды. Әйдә кер улым, әйдә, әйдә.. Сәрия, олан, миханик килгән.
Өстәл әзерләп йөргән Сәрия, капка тавышы ишетелүгә йөрәге белән Рәдиф килгәнен сизенгән иде инде. Бөтен гәүдәсен рәхәт бер хис биләп алды, күңеле җилкенде. Бар көченә үзен кулга алырга тырышып, оялып егеткә күтәрелеп карады ул.
Димәк, сүзеңдә тордың, Рәдиф. Әллә тагын басудан адашып төштеңме?
Юк матурым, адашмадым. Мин, мин сезгә рәхмәт әйтергә дип килдем.
Рәдиф чәч алкалары бөдрәләнеп маңгаена сибелгән, килешеп торган матур күлмәк кигән искиткеч чибәр Сәриягә төбәлде.
Дөрес, конторада чакта кызның үзенә генә хас матурлыгына сокланган иде инде ул, ә менә хәзер бик тә серле кара күзләр баштанаяк әсир иттеләр аны.
Адашмадым диде Рәдиф, сүзләр эзләп. Менә бераз вакыт булды да, сезнең өйне эзләп таптым.
Сүзсез торган Хәдичә әби бер берсенә тартылган ике яшь йөрәкне күреп куркып куйды. Юк, Сәрия, дип уйлады ул, егетне күзләп..Юк. Гашыйк була күрмә, янарсың. Мондый ир асылы күптән өйләнгәндер инде, балам.
Әйбәт булган улым, диде әби сүзгә кушылып. Вәәт, рәхмәт, балам. Берәү булса, уйлап та бирмәс иде. Ә син килгәнсең, рәхмәт.
Миңа түгел, Хәдичә әби, сезгә ул рәхмәт. Төн уртасында бер белмәгән кешене түрегезгә алып кереп урын бирдегез.Ашаттыгыз, эчерттегез. Сәрия урамга чыгып мине күрмәгән булса, белмим нишләгән булыр идем. Бик каты туңган идем бит.
Шулай дип, заманында кадерле булган бер банка куертылган сөт белән, бер кап гулливер конфетын өстәлгә куйды Рәдиф.
Син Хәдичә әби, диде ул, күзләреннән нур чәчеп,бигрәк изге күңелле, ак әби . Тавышыңа хәтле башкаларга ошамаган. Сезнең өйдән чыгып китәсем дә килми хәттә.
И-и, балам шул минем.. Рәхмәт улым. Ә син килгәләп йөр. Вакытың булганда оялып торма. Әйдә чәй эчеп алыйк, әле үзебез дә яңа гына өстәл артына утырырга җыенган идек.
Әбинең шундый ягымлы, җылы карашыннан әллә нишләп китте Рәдиф. Бик ашыкса да, юк дип әйтә алмады аларга.
Белмим шул, диде ул читенсенеп. Бәлки килеп тә чыгармын. Ни дисәң дә, Сәрия белән бер конторада эшлибез булып чыктык бит.
Әлбәттә, кил балам. Ә менә бүген берәр чынаяк чәй эчмичә җибәрмәбез инде үзеңне. Утыр әйдә , кыстыбый да пешкән менә. Без улым әллә кем булмасак та, күңелебез киң, йортыбыз һәркемгә ачык безнең. Син кемдә төпләндең соң балам? Бүген исемен әйтә аласыңмы, онытмадыңмы?
Хәдичә әби тынычланып, уены чыны белән Рәдифкә карады. Шул минем ише берәр ялгыз карт корыдыр инде. Хәтирә түгелдер бит ?
Әйе, Хәдичә әби. Әйе, Хәтирә апа. Кызлары Казанда торалар диде. Шул мәктәп артындагы урамда гына икән. Хәзер беләм инде, адашмам.
Рәдиф тыйнак кына бер чокыр чәен эчеп, рәхмәтен әйтте дә, урыныннан кузгалды.
Ярар, диде ул, Сәриягә утлы караш ташлап, китим мин. Рәхмәт кенә әйтеп чыгыйм дигән идем, чәйләр дә эчеп утырдым. Я Сәриянең ире кайтып керер, көнләшә күрмәсен. Бик тәмле булды. Тагын бер кат зур рәхмәт сезгә.
Хәдичә әби, нидер әйткәнче, Рәдиф зур адымнар белән ишек катына килеп баскан иде инде . Сау булыгыз Хәдичә әби, диде ул ишек тоткасын тотып. Сәрия, син бүтән андый авыр чиләкләр күтәреп йөрмә. Суны яртылаш салсаң да буладыр бит. Әле тагын очрашырбыз Аллаһ бирсә. Син искиткеч матур, Сәрия. Ирең бик яратып торадыр.
Ярата, ярата... Хәдичә әбинең әйткән сүзләрен Рәдиф ишеттеме, юкмы, бер мизгелдә инде шыгырдап капка ябылган тавыш өй эчен яңгыратты. Яратканга шахтага качты инде, эт койрыгы.
Башка вакытта әбисенең шулай дип әйткәненә ачуы килгән Сәрия, бу юлы пырхылдап көлеп җибәрде.
Ярый Рәдиф үзе ишетмәде, диде ул, көлүдән туктамыйча. Дәү әнии, кайчан туктысың инде бу сүзеңнән, оялтып бетерәсең прәме.
Әй лә, олан, ярар соң. Рәдиф тә ишетте бугай инде. Кара әле, сиңа чынлап торып гашыйк булган түгелме соң миханик. Ничек итеп карый бит.
Әйе, бик сөйкемле, акыллы егет ул. Бүген икенче каттан чиләкне дә күтәреп төште әле.
Шулаймыы? Рәдиф әйтмешли, син балам пулный чиләкләр күтәреп йөрмә алай. Нинди ихтибарлы икән. Хатыны бар микән, кызым? Үзе болай өйләнгән кешегә дә ошамаган.
Булса, булмаса андый укыган, матур ир егетләр минем өчен түгел инде, дәү әни. Үземә язган берәр гади егет булыр әле, Аллаһ бирса.
Әйе, Сәрия. Болай гына әйтәм итәм лә инде . Аллаһ тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын. Кем белә бит.Язмышларга ни язылган балам, белсә бер Аллаһ белә.
Без бары юрыйбыз, өметләнәбез.
Ә язмыш бернигә карамый үзенекен итә. Елата да, көлдерә дә ул. Инде бар да начар дип, төшенкелеккә бирелгәндә,пар канатлар куеп бәхет иленә күтәрә. Үзенең җылы сулышын өрә.
Хәдичә әби, җайлап кына әйтәсен әйтеп, Сәриянең аркасыннан сөйде.
Сынган канат беләү яшәү авыр,
Пар канатлар кирәк очарга.
Шулай олан, пар канатлар кирәк очарга. Син, кызым, чынаякларны чайкап куй инде, мин тавыкларны карап керим әле. Байтак та бакчага кергәннәр иде, тырмалап ятмасыннар.
Яхшы, дәү әни, бар кара. Бакча ишеген ачык калдырма тагын..
Сәрия, урап алган сөю хисләрен баса алмыйча, табакка җылы су салып, чокырларга үрелде.
Дәү әни бигрәк дөрес әйтә инде,диде ул уйланып. Пар канатлар кирәк очарга... Ләкин, үзеңә генә тиң парны ничек, кайлардан эзләп табарга соң. Кайда син тиң ярым?
Сәрия юеш куллары белән маңгаена төшкән чәчен сыпырып куйды. Ә бәлки ул үзе мине эзләп йөридер.
Бәлки язмыш җилләре Рәдифне юкка гына безнең капка төбенә китереп утыртмагандыр. Ээх, Маһинур апа әйтмешли, шулай хөрмәтләп торган матур ирең булса... Әллә Рәдифкә гашыйк булдым инде?
Сәрия үзен шелтәләп, хисләреннән качарга маташты. Өйләнгән кеше белән чуалсаң кеше көләр. Мондый егетләр сиңа түгел, уйлама Сәрия, уйлама..
Ул шулай йөрәгенә әмер бирергә тырышканда, Рәдиф үзе зур зур атлап, паркка таба якынлаша иде . Бигрәк матур инде бу Сәрия, магнит шикелле үзенә тартып кына тора,диде ул елмаеп. Ээх, шундый хатының булса! Кияүдә булмасамы, берәүгә дә бирмәс идем мин аны.
Башындагы уйларын куарга бик теләсә дә, кыз күз алдыннан китмәде Рәдифнең. Ире кем микән, дип уйлады ул. Шабашкага мазар киткәндер инде,күренми. Кешедән сорасаң сүз китәр инде...
Әнә шулай хыялланып барганда язмышы үзе кул сузарга булды аңа.
Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас