Литература
26 Июня 2025, 08:00

Җан көеге

Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 6 БҮЛЕК....................................................Кем булыр бу? Исерек фәлән дисәң, күптән җиргә тәгәрәп төшкән булыр иде инде. Авыл кешесе булса, нигә монда ятсын.Сәрия, теге адәмне уятырга куркып, өйләренә ашыкты.

Җан көегеҖан көеге
Җан көеге
6 БҮЛЕК
....................................................
Кем булыр бу? Исерек фәлән дисәң, күптән җиргә тәгәрәп төшкән булыр иде инде. Авыл кешесе булса, нигә монда ятсын.
Сәрия, теге адәмне уятырга куркып, өйләренә ашыкты.
Дәү әни.. Дәү әни дим. Тор әле. Капка төбендә кеше бар. Тор инде, дәү әни.
Әле генә йокымсырап киткән Хәдичә абый, иңке минке килеп Сәриягә карады. Бик соң инде, кызым,диде ул, ачылган авызын кулы белән каплап. Син дә төн уртасында капка төбендә утыра торган гадәтеңне ташла олан. Капканы бикләдеңме соң?
Юк, дәү әни. Әйдә соң чыгып карыйк. Әллә берәрсе авыртып мазар ятадыр.
Әәй, сине! Берәр ышпана булмагае, олан. Я карак фәлән.. Бар, тизрәк капка аратасын этеп куй. Бар әйдә, бар ашык .
Әллә ниләр сөйләп торма әле, дәү әни. Нинди ышпана. Нинди карак...
Сәрия, Хәдичә әбисенә күфәйкәсен сузды да, кабат урамга чыгып китте.
Капка төбендә кемдер ятканда, йоклап ятмабыз бит, дәү әни диде ул, чыгышлый. Аннары урамда суык та..
Хәдичә әби аксак туксак чыгып килгәндә, оныгы әкрен генә теге адәмне уятып маташа иде инде.
Әәй, сезгә әйтәм. Катасыз бит, уяныгыз...
Ләкин, теге генә Сәриянең пышылдап әйткәнен ишетмәдеме, селкенмәде дә. Кулларын баш астына тыгып ничек яткан, шулай бөгәрләнеп ятуын белде.
Чукрактыр бу.. Син кем? Хәдичә әби, кулындагы таягы белән саллы гына тегенең аягына төртте. Тор әйдә, кайтып җиттек, диде ул, уен көлке сөйләшергә өйрәнгән гадәте белән. Пуезың китә агай.
Поезд дип әйтәсезме? Теге ир, кулларын күтәреп тартылып куйды да, торып утырды.
Оох, суык икән, диде ул, үзен үзе кочаклап. Кара әле, бигрәк туңганмын. Ярый уяттыгыз әле, апалар, рәхмәт.
Әбиләр, диде Хәдичә әби, уены чыны белән. Әбиләр.. Нишләп ятасың монда? Кем син? Авыл кешесе дисәм инде..
Юк, юк, әби. Мин бу авылныкы түгел, диде ир, дер дер килеп. Басудан адашып төштем мин.
Адашып? Басуда нишләп йөрдең? Салам урлап йөрешең иде мәллә?
Юк, әби. Механик мин. Бу колхозга әле беренче көн эшкә чыккан идем.
Рәдиф синме инде ул? Шул вакыт моңа кадәр сүзсез торган Сәрия, тын гына егеткә карады. Конторада колхозга яңа механик килде дигәннәр иде шул. Мамадыш ягыннан дип сөйләдедәр бугай.
Әйе, апа, Рәдиф мин. Механик. Түлке менә квартирга урнашкан апаның гына исемен оныттым. Өен дә тапмадым инде.
И-и, балам шул. Тучны миханикмы инде син? Әйдә, өйгә керик. Кечкенә булса да сыярбыз улым. Җылы чәй эчеп бераз эчеңә җылы да керер. Әнә, ток суккан кебек калтыр колтыр киләсең ату.
Бар кызым син кереп чәй куя тор.
Хәдичә әби, яшьләрне алдан кертеп, өйалды ишеген бикләп куйды. Кемгә керткәннәр иде микән соң, ә, егет, диде ул, кофтасын салып. Сәрия, син дә ишетеп калмадың мени? Авылда кем ялгыз тора соң әле безнең?
Ишетмәдем шул, дәү әни. Председатель яңа механик алган икән дигәне генә колакка чалынып китте. Иртәгә белербез инде, Аллаһ бирса.
Шулай дип, Сәрия беренче тапкыр юлчыга күтәрелеп карады. Я, Аллаһ, кем бу? Нинди баһадир соң бу?
Сәрия бер мизгелгә егеттән күзен ала алмыйча торды. Бөдрәләнеп торган дулкын чәчләр, киң җилкәле зур гәүдә.. Ә куе керфекләр астына качкан кара көрән күзләр.. Нинди матур кеше..
Әйдә кызым, чәеңне яса тизрәк. Хәдичә әби, Сәриянең халәтен аңлап бәйгене үз кулына алды. Миханик чирләп китәр ату.
Син бала, ничек капка төбенә килеп яттың соң әле? Карават дип белдеңме соң ?
Юк инде... Рәдиф җилкәсенә үреп салган кара озын чәчле, кечкенә генә борынлы гүзәлдән көчкә күзләрен алып, кулларына өргән булды.
Юк, карават дип белмәдем, диде ул, сиздермичә генә Сәриягә күз атып. Төнгә кадәр басуда ватылып калган комбайнны төзәттек. Аннары комбайнер егет шушы басу юлыннан туры барсаң, авылга якын, дип өйрәтеп җибәрде. Көне буе эшләп арганмын, әз генә утырып ял итим дисәм, йоклап та киткәнмен.
Әй лә, бәбекәем шул. Ял иткәч кая барасы идең инде?
Белмим шул әби.. Әле бу авылның бер җире дә таныш түгел. Паркны эзләп тапкан булыр идем бәлки.
Рәдиф читенсенеп кенә кайнар чәен йотып куйды. Рәхмәт инде сезгә, диде ул бер Хәдичә әбигә, бер Сәриягә карап. Бераз җылындым. Паркка ничек барасын өйрәтсәгез..
Белмичә тор әле. Без кеше ашамыйбыз. Хәдичә әби, елмаеп механикның иңенә кагып куйды. Өй кечкенә булса да күңел киң безнең. Әнә диванда урын бар, ят та йокла. Сәрия балам, кунакка урын җәй әйдә. Хәзер улым, тиздән таң да атар. Чәй эчеп, ял итеп ал да иртән эшеңә китәрсең.
Сезгә мәшәкать ясадым инде, әби. Ә бу гүзәлнең исеме Сәрия була мени инде. Танышмадык да.
Әйе улым, Сәрия була. Минем бердәнбер яраткан оныгым ул...
Кызыык.. Рәдиф елмаеп, Сәриянең бераз беленә башлаган эченә карап куйды. Әллә тиздән әни буласыз инде?
Шул кызыкмы инде, Рәдиф..
Юк, әбекәй. Сәрияләр бик сабыр, акыллы алар. Минем дә әни Сәрия исемле. Мин әнә шул хакта әйтергә теләгән идем.
Алай икән.. Әбиең дә минем сыман Хәдичә түгелме тагын ?
Хәдичә әби елмаеп, егеткә бер үткен караш ташлады да, диванга таба ымлады.
Иртәгә тора алмассыз тагын балалар, әйдә ятыгыз,диде ул утны сүндереп. Дөрес әйтәсең, Сәрияләр бик сабыр.
Хәдичә әби, бисмилласын әйтеп күпме генә ятса да күзенә йокы кермәде. Менә хәзер түрдә, моңа кадәр берәү дә башын төртмәгән диванда улы ята сыман тоелды аңа. Сикереп торып кочаклыйсы, үбәсе килде. Йөрәге калтырады, урап алган хисләр дулкыныннан күңеле ашкынды.
Ээх, балакайларым, нигә шундый кыска гомерле булдыгыз соң сез? Әле яши дә башламаган килеш нигә безне ташлап киттегез? Кемнәргә балам, кемнәргә?
Ничә еллар сүнмәс утларда янам бит, җаннарым...
Уйланып ята торгач, Хәдичә әби түзмәде, әкрен генә чаршау читен ачты.
Бигрәк акыллы кешегә ошагансың олан, дип оялып кына егеткә карады әби. Җәяү йөреп аргансыңдыр, йокла бәбкәм. Сәриямә дә менә синең кебек солтан насыйп булса кына ла . Юктыр инде, булмас. Үзе бик матур, акыллы да инде оныгым. Ләкин менә бәхет ягы гына кытыр булды.
Хәдичә әби, бер аягын идәнгә терәп, берни белми йоклаган егеткә тагын бер карап куйды да, чаршауны тартты. Үзендә ниндидер бер җиңеллек тойды ул. Моңа кадәр сагышланып утырган өй эче нурга күмелгәндәй тоелды. Күңелендәге бушлык, ялгызлык хисләре юып алгандай юкка чыктылар .
Хатыны анасы белән калды микән инде моның? Баласы бар микән? Мамадыштан дидеме соң әле? Монда гына инде ул, уйлап карасаң...
Таң беленгәндә генә йокыга киткән Хәдичә әби, иртәнге яктылыктан күзләрен ачты. Я бер Аллаһым, диде ул куркып. Адәм көлкесе, вәәт син аны карт әби чәбине, иртәнге намазымны укырга да йоклап калганмын бит. Вәт оятка каласың булса.. Әәй..
Әби, карават башына тотынып, үзенчә ашыга-ашыга залга башын тыкты. Ярар, намазымны укырмын инде, балалар эшкә соңга кала язган әле монда.
Ләкин, өйгә ямь биреп, диванда йоклап яткан Рәдифнең урыны буш иде. Мамык мендәр әйбәтләп кабартылган, диван башында әйбәтләп төреп куелган юрган ята.
Хәдичә әби үзеннән көлеп торган сыман зәңгәр сәгатенә карады. Тек-тек.. Тек - тек.. Менә сиңа эт койрыгы.. Кая китәр бу?
Авырлыклар күп күрсә дә, җор теллелеген югалтмаган әбинең эт койрыгы дип әйтүенә авылдашлары күптән ияләнеп бетсәләр дә, аның шулай дип әйткәнен һаман көтеп кенә торалар. Шундый кызык, эчкерсез килеп чыга ул аның, ишеткән кешеләрнең көне буе авызлары ерык йөри аннары. Менә хәзер дә, Хәдичәттә, шуны кабатлый кабатлый, пыялалы шкаф артыннан бер күнитек тартып чыгарып, кулын тизрәк куныч эченә тыкты.
Аллаһка шөкер, тора.. диде ул, бөртекләп җыеп барган акчаларын кире эчкәрәк шудырып. Үзем дә инде, карт җүләр әллә нәрсәләр уйлап торам.. Сәрия, тор кызым..
Хәдичә әби, күнитекне кире урынына тыгып, Сәрия йоклаган бүлмәнең чәчәкле чаршавын тартты.
Торт кызым, диде ул, көндәгечә ягымлы тавыш белән. Без йоклап ятканда төн егете чыгып качкан. Кая китте микән? Син тор, әйдә олан. Мин урам якка чыгып карыйм әле, бу тирәдә генә түгел микән. Вәәт, намаз карчыгы ә-ә. Кояш артыңа төшкәнче йоклап ят әле син. Тфү..
Әби электр чәйнегенә су салып, кайнатырга куйды да, бакча ягына чыгып китте.
Тавыкларын ачып чыгарды, бытбылдык үрдәкләренең тагарагына ашарга салды.
Син дә әтәч, дигән булды ул, башын бер якка салган әтәчне шелтәләп. Башка көндә иртүк берөзлексез кычкырасың, бүген син дә йоклап калдыңмы? Абыегыз кая, күрмәдегезме?
Юк балам дип, кире өйгә керде Хәдичә әби.Юк,миханик бер җирдә күренми. Капка аратасын этеп чыгып качкан.
Эшкә киткәндер, дәү әни. Урып-җыю чоры бит. Колхозда иртүк планерка уза. Син дәү әни әйдә, юынып ал да чәй эчик.Юкка борчылма әле.
Сәрия, яратып әбисенә карады.
Кара әле дәү әни, диде ул, оялып кына. Бигрәк акыллы кешегә ошаган бу Рәдиф име. Минем каткан Рәшид түгел инде.
Син Рәшид дигәч кенә ихтибар иттем Сәрия, исемнәре ошаган икән бит..
Үзләре генә икесе ике төрле..
Әнисе дә Сәрия исемле икән.. Ярар, кызым, син дә үз насыйбыңны табарсың гөлкәем. Бу егетнең хатыны бардыр инде. Матур егетләр алар, бәбкәм, тиз өйләнә. Йөрәгеңә ут ала күрмә..
Дәвамы бар

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас