

Шул көннән башлап председатель Сәриянең тормышын үз канаты астына алды.
Моңа кадәр сукыр булганмын икән бит мин, диде ул үзен сүгеп. Кул астында шушы бичара бала эшләп йөрсен. Шуны күрмә әле син . Күзләренә бер карауга, төпсез коега төшеп чумасың бит. Андагы сагыштан үзең саргаясың.
Иң беренче эш итеп, конторага тагын бер техничка алды Фаиз.Ике кеше булганда җиңелрәк булыр дип уйлады ул. Больницага барасы булганда машинасын бирде. Баш бухгалтерга кушып, хезмәт хакын арттырды.
Председатель кеше башка бер кызга булышса, контора кызлары көнләшерләр дә иде бәлки. Ә Сәрия өчен алар да сөенделәр генә. Чөнки үзләренең дә Сәриянең язмышын белеп йөрәкләре яна, кызганалар да иде.
Шушы җылы мөгаләмәдән уйга баткан Сәриянең күңеле бераз үсеп китте, боз булып каткан йөрәгенә җылы йөгерде. Эшкә дә хәзер ул сөенеп килде, сөенеп кайтып китте.
Мин бик бәхетле икән бит, дәү әни, диде ул бер көнне эштән кайтып. Яраткан кадерле әбием исән сау, кешеләр яраталар, эшемдә хөрмәт итәләр. Ә мин Ходайдан курыкмыйча, мин бәхетсез дип елап йөрдем тагын.
Әйе балам. Аллаһка шөкер. Бәхет синнән сорап тормый ул, олан. Килә дә, үз эченә алып кереп тә китә. Менә тиздән улыбыз туар, Ходай кушып. Көтмәгәндә әле яраткан кешең дә килеп чыгар. Әйе, әйе. Юк дип әйтеп булмый олан. Ансы да килеп чыгар әле Аллаһ бирсә.
Әй лә, дәү әни! Ансы ук булмас инде. Бала белән миңа кем карасын ди. Әле кыз чакта миннән борын чөереп йөрделәр..
Так яратылмаган булсаң килеп чыгар кызым. Әле мин көчемдә, баланы да үстерербез. Син тик өметеңне өзмә. Өметсез шайтан гына дигән китап. Вәәт..
Шушы көннәрдә ничә елга беренче тапкыр Сәриянең яралы йөрәге сөенеп типте. Күңелен ниндидер бер илаһи дулкын биләп алды. Туасы баласы өчен дә борчылмады хәзер.
Ярар соң, әтисе булмаса әнисе бар, әбисе Аллаһка шөкер исән-сау,дип көннәрне уздырды.
Әнә шулай куанып йөргән бер көндә, килеп ирешкән нахак сүз тагын яңагына китереп сукты Сәриянең. Инде тормышым үз эзенә төшә Аллаһ бирсә, алда барсы яхшы булыр дип йөргәндә генә , баласы Рәшиднеке түгел, тегесе моны белеп ташлап киткән икән бит, дигән сүздән күз аллары караңгыланып китте аның . Әле ярый ул көнне янында иптәш кызы Фаягөл бар иде.
Менә сиңа күрәсең булса, Фаягөл дип, сүзсез калды Сәрия. Рәшиднеке булмаса, кемнеке булсын ди инде ул бала?Әнкәй мине беренче көннән үк яратмады инде, беләм, ләкин мондый гайбәт таратырга ничек курыкмады микән ул. Дустым, кара әле боларны. Әле ярый ияреп шахтага китмәгәнмен.
Әйе Сәрия, пар түгел идегез шул сез аның белән. Әз генә очрашып йөреп, кияүгә чыккач аптыраган идем мин дә. Бик тәкәббер кешеләр бит алар.
Белмим инде, Фаягөл. Мин дип йөрерлек нәрсәләре бар соң инде. Рәшид тә минем кебек үк укымаган, шофер гына. Үзләре дә..
Әнә шундыйлар борын чөеп йөриләр инде, Сәрия. Түлке син йөрәгенә авыр алма, ишеттеңме әле бала кемнеке дип йөргән кайнанаң? Ишетсәң көлеп үләрсең, билләһи менә.
Я дускай, әйт инде, сузма. Кемнеке дип йөриләр инде? Сәрия ни уйларга белмичә, дустына төбәлде. Менә шушы гайбәт кенә җитми иде инде миңа, диде ул, көләргә дә еларга да белмичә. Әби әйтмешли, вәәт эт койрыклары...
Шулай дип әйтүгә ике дус рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Кызыык.. Каян тапкан бу сүзләрне, әбиең диде Фаягөл көлүдән туктамыйча. Хәдичәттәдән чыга инде. Тучны эт койрыклары болар. Эт кебек урам буйлап гайбәт таратып йөриләр. Менә хәзер, име, Сәрия, кем икәнен әйтсәм, тәгәрәп китәсең.
Фаягөл кеше юкмы дигәндәй, як ягына каранды да, өйнең ачык тәрәзәсен ябып куйды. Я әбиең ишетер, диде ул, пышылдауга күчеп. Бакчада йөри әле Хәдичә әби, чүп утыймы шунда.
Тәк вәт, дустым белмәсәң бел. Балаң Фаиз абыйныкы икән бит. Гел кайгыртып тора, больницага да машинада гына йөртә икән әнә.
Вот это даа.. Сәрия, көлеп, иптәш кызына ябышты. Чынлап та, Фаягөл, тәгәрәп китәм бит диде ул, эчен сыпырып. Тизрәк тот.. Вәт эт койрыгыы.. Кемнеке дигән, Фаиз абыйныкы дигәнме? Ул ишетә күрмәсен тагын, дустым, Аллаһ сакласын.
Әйе, Фаиз абый ишетсә хәлләр булыр. Ничек курыкмыйлар диген бит, ә? Безнең председательнең кем икәнен якын тирәдә белмәгән кеше юк. Аннан да акыллы җитәкче бер җирдә юк ул.
Әйе, Фаягөл, Фаиз абый әтием кебек миңа. Бу гайбәткә бит, авыл халкы дөрес булса да ышанмаячаклар...Нигә миңа гел киресе килеп тора микән шулай. Нигә миңа бәхеттә яшәргә язмаган...
Сәрия ни уйларга да белмичә, чигүле мендәр япмаларын сыйпап куйды.
Ә менә бу гөлҗимеш чәчәкләрен әнием чиккән, диде ул, сүзне бөтенләй икенчегә борып. Бигрәк матур име Фаягөл. Гел тере чәчәкләр кебек. Белсәң иде, дустым, ничә еллар узды. Инде үзем әни булырга җыенам. Ә әти белән әнине бер генә көн дә искә алмыйча калганым юк. Шундый сагынам.
Фаягөл белән Сәрия шул чигелгән гөлҗимешләргә карап, бер мәлгә тынып калдылар. Икесенә дә авыр, бик авыр иде бу минутларда. Сәрия якыннарын юксынудан өзгәләнсә, Фаягөлнең йөрәге дустын жәлләп бәргәләнде. Ичмасам ире дә юньсез булып чыкты бит дип, сиздермичә генә дустына карады ул. Өйләре дә инде тузып бара... Ээх, бер бик акыллы бай егет очрасын иде юлында...
Көөш.. Вәт син ыштырбитләрне әә.. Кызларны уйларыннан Хәдичә әбинең көр тавышы бүлдерде. Көөш дип әйтәм.. Кызларым!
Сәрия белән Фаягөл алдан сөйләшкәндәй тәрәзәгә капландылар..
Тавыклар бакчага чыккан Фаягөл, дип урамга ашыкты Сәрия. Әби бакча ишеген ябарга оныта да, аннары тавыклар белән шулай сугышып йөри..
Тукта әле, Сәрия. Сөртенеп егыл тагын.
Фаягөл, Сәрияне читкәрәк этеп, бакчага йөгерде. Ашыгып йөрмә инде син хәзер. Үзен генә түгел бит.
Әйе, чынлап та, баштагы көннәрдә каушап калса да, Сәрия хәзер үзен ялгыз тоймады. Баштагы көннәрдә йоклый алмыйча ятканда әниләре белән сөйләшсә, хәзер туасы баласы белән серләште ул. Иркәләде, юатты. Планнар корды.
Синең өчен генә яшәрмен инде, улым, дип ничәшәр тапкыр кабатлады микән Сәрия. Мин улым үзем ятим үскәч, мондый ачы язмышның ни икәнен бик яхшы беләм. Шуңа күрә үземне дә саклармын. Әни кебек суга сикерү түгел, яр буена якын да килмим мин улым. Улым, улым..
Әнә шулай туасы баласы белән сөйләшеп җанына дәва тапты Сәрия. Ишетелеп киткән гайбәт сүзләргә дә исе китмәде, Инде күптән фасоны чыккан күлмәкләреннән дә оялып тормады.
Димәк бу минем күрәчәгем, диде ул язмышы белән килешеп. Димәк гомер буе шулай кимсенеп яшәргә язгандыр инде миңа .
Дәү әнисе-Хәдичә әби дә ашкынып бала туасы көннәрне көтте. Баласын кулына алгач, бәлки йөрәк яралары бераз ябылыр иде җанымның дип, оныгы өчен өзгәләнде әби. Әле кияүгә чыгарга җитешмәгән иптәш кызларының матур матур күлмәкләр киеп клубка чыгып китүләрен күреп җаны өзгәләнде.
Ээх кына. Атасы исән булса.. Кызын киендереп күрсәтер иде, агай . Анасы Зөләрәнең дә куллары алтын иде бәбекәемнең. Әллә нинди киемнәр тегеп биргән булыр иде лә . Юк шул, суларга төшеп юк булдылар , суларга төшеп.
Бер берсенә терәк булып, әкрен генә көннәрне санадылар Сәрия белән Хәдичә әби. Зарланмадылар, килгән кайгылардан җиргә чүкмәделәр.
Инде менә ямьле җәйләрнең дә яшел яулык болгап, саубуллашып йөргән бер мәле.һаваларда җылы якларга китәргә әзерләнгән кошларның канат тавышлары ишетелә. Басу кырларда гөрелдәгән трактор, комбайн тавышлары күңелләрне җилкендерә.
Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары.
Кинлекләргә алып бара,
Безне басу юллары...
Әйе, нәкъ менә җырдагыча басуларда бодай, арышлар чайкала. Күктә күңелле елмаеп кояш балкый. Шаулап утырган агачларга да көзге моңнар килеп сарылган. Ни дисәң дә, авыл кешесе шушы матурлыкны күрә белүе белән бәхетле инде ул. Басу юлларында җылы йомшак тузаннарга баса алуы белән бәхетле.
Сәрия дә әнә кечкенәдән яланаяк шул тузаннарны туздырырга яратып үсте. Бакча артларында шаулап үскән басу юлларыннан узган юлларны чакрымнарга салсаң, белмим нинди саннар килеп чыккан булыр иде микән? Шушы басудан күпме каз печәне җыйды алар? Баш очында сайраган сабан тургайларын тыңлый тыңлый борма юллардан җиләк җыярга күпме йөрделәр. Эх, бер мизгелдә әтисез әнисез калган яшь баланың йөрәге ниләр уйлап типте микән ул вакытларда? Кечкенә генә учларына җиләк тотып, монсын әнигә бирәм дип, зиратка барганда Хәдичә әбинең йөрәге ничек тибүдән туктамагандыр, билгесез.
Әнә шул тулы ятимә бүген үзе әни булырга әзерләнә, Аллаһ бирса. Бәлки баласы белән юанып бераз йөрәк ярсулары да басылыр. Күбрәк үзе турында түгел, баласы хакында уйлап, сагышларга уралырга вакыты да калмас.
Ләкин язмышына язылган ачы хакыйкать кенә күңелләрен бераз тырнап тора Сәриянең. Туасы баласының яраткан әтисе булса нинди бәхет булыр иде лә, юк бит. Бу юлы да бәхете урап узды аны.
Ләкин, Сәрия, авырлыкларны үз юлдашы итеп санап яшәргә күптән өйрәнде инде. Бернидән зарланмыйча, алдына карап эшләвен дәвам итте ул. Көндезләрен контора юды, өйгә кайткач әбисе белән өйдәге эшләрне эшләделәр.
Ә төннәрен, айга карап капка төбендәге бүрәнәдә утырырга ярата иде Сәрия. Менә бүген дә, ерак басуда ишетелгән комбайн тавышын тыңлап капка төбенә чыкты ул. Тып-тын.. Күршеләренең тиреслегендә мунча сыерчыгы үзенең гасырлар дәвамында сакланып килгән моңлы җырын җырлый. Нидер әйтергә теләгәндәй колак төбендә салкынча җил уйный.
Менә тагын көзләр ишек шакый... Менә тагын күңел моңлана...
Сәрия уйланып бүрәнәгә таба якынлашты. Ләкин нәрсә бу? Бүрәнәгә салган такта өстендә бөгәрләнеп яткан берәүне күреп, бермәлгә куркып калды Сәрия.
..... Дәвамы бар......