Әйе, Гамилә, очрар. Очрар. Аллаһ бар бит ул. Таякның авыр башы гомер буе безгә генә димәгән. Болай да бала чактан ятим калып, кимсенеп үсте балам. Үлгәннәре өчен йөрәгем бер янса, ул бала өчен йөз янам. Хет ул бәхетле булсын инде.
Күпне күрдегез шул, ахирәт. Бик күпне. Син генә түгел, авыл белән кызганып яшәдек инде Сәрияне. Хет берсе исән калмады бит.
Буласы булган, күрәсе күрелгән инде, Гамилә. Алдагысы хәерле булсын. Син әйдә, өстәл янына утыр. Кыстыбыемны ясап бетерим дә, чәй эчәрбез. Шәяхмәт малае күчтәнәч итеп яңа суырткан бал керткән иде. И-и, хуш исләре аңкып тора инде..
Быел җәй бик матур килде шул. Балны да күп диләр. Тәмле булса, сатып аласы булыр әле Аллаһ бирса. Балаларга әйтермен.
Бик тәмле, Гамилә. Әйдә, урындыгыңны бире тарт. Хәзер Сәриям дә кайтып җитәр Аллаһ бирса . Ярый әле читкә китмәде. Уйларга да куркам күршекәем. Яратып торса, ирен әйтәм, ярар иде дә, бик коры бит. Түлке үз сүзе сүз.
Ниик, Хәдичә, нәселләре белән борыннары югары бит. Сәрияне алгач, аптыраган идек инде. Сезгә генә сиздермәдек.
Аерылсаң авыл халкыннан оят булыр дигән идем, алайса сез гаеп итмисез.
Син нәрсә инде, Хәдичә. Бер синеке генә аерыла шту ли? Бану кызы өч барып кайтты әнә. Кемнең кемдә эше булсын. Насыйбы булыр әле..
Вәт, вәт. Менә мин дә шулай дим. Тукта әле, ишек ачылды бугай.
Хәдичә әби, бармагын ирененә куеп ишеккә таба ымлады.
Балам да кайтып җитте бугай, диде ул, тавышын күтәреп. Украт чәй дә кайнап чыккан иде. Сәрия?
Ул да булмады, ишек төбендә Сәрия үзе дә пәйда булды.
Тәмле исләр урамга хәтле чыккан, дәү әни. Нинди бәхетле кешегә пешерәләр микән дип кызыккан идем, бездә икән. Сәрия, кулындагы төргәген өстәлгә куеп, Гамилә әби белән күрешергә кулын сузды.
Каян чыккан әле, күптән кергәнен юк иде бит Гамиләттәй, диде ул, елмаеп. Әллә син дә кыстыбый исен сиздең инде?
Юк ла, Сәрия, минем борынга төртсәләр дә ис сизми ул, дип кеткелдәп көлеп җибәрде Гамилә әби. Картайдык бит олан. Бер хәл белешеп чыгыйм әле дидем.
Әйбәт булган, Гамиләттәй, бик әйбәт. Әйдәле бергә чәй эчеп алыйк алайса. Шулай бит дәү әни.
Шулай балам, шулай. Монсы нәмә тагын. Нинди канлы төргәк? Әбәү, олан!
Әбәүме, дәү әни? Сәрия төргәкнең каты кәгазен ачып,зур гына ит кисәге тартып чыгарды. Колхоз мал суйды бүген, әби. Колхозчыларга өләште. Миңа да менә бер сөяге юк, бигрәк әйбәт җире эләкте.
Әйее, Аллаһка шөкер. Әйбәт булган балам. Ашка ит бетеп килә иде әле. Әйдә суыткычка тыгып куй да, ризык җылы килеш чәй эчеп алыйк.
Ярар, дәү әни, ярар, хәзер. Сәрия, кулларын юып, чәй ясады да, ике әби уртасына кереп утырды.
Яле, Гамиләттәй диде, ул серле генә елмаеп. Нинди яңалыклар бар дөньяда? Авылда ниләр сөйлиләр? Наил кызы иреннән аерылган икән, диләрме?
Оныгының кыек атып туры китерүеннән көлеп куйды Хәдичә әби.
Без чыгып йөрмибез бит олан,дигән булды ул, ахирәтен авыр хәлдә калдырмаска тырышып. Ишетсәң, син ишетәсең инде, кызым. Колаклар да шул хәтле генә инде хәзер..
Вәәт, әбиең дөрес әйтә. Бернинди яңалык юк безнең. Гамилә әби, җилкәсенә төшкән ак яулыгын рәтләп, чәен йотып куйды.
Кара әле, кызым, диде ул шунда, әйтергәме, юкмы дигәндәй.
Наил кызы ире белән аерылган дип сөйлиләрме?дисең. Ансы нинди сүз тагын?Сез бергәдер бит?
Юк, Гамиләттәй, бергә түгел. Рәшид мине ташлап шахтага китте...
Син нигә калдың? Бәлки бергә китәсе булгандыр.
Юк, Гамиләттәй, юк. Мин авылда калам. Читтә яши алмамдыр мин. Аннары дәү әнием миннән башка нишләр? Шулай бит, дәү әни? Киткән кеше китә инде. Мин дә ялынып карадым. Моңа кадәр Рәшидсез яшәдек, моннан соң да яшәрбез Аллаһ бирсә. Шулай бит, әбием.
Шулай кызым, шулай. Түлке менә, мин исән чакта бик яраткан кешең очрый икән, кара аны, әби карт инде дип торасы түгел. Урыслар әйтмешли, пунялмы?
Поняла, дәү әни, поняла.
Күрше әбиләре чыгып киткәч тә, әле байтак сөйләшеп утырдылар Сәрия белән әбисе.
Тукталышта Рәшидне күргәннәрен дә, әнисенең көлә көлә улын озатканын да кешеләр сөйләгән булып чыкты инде Сәриягә.
Менә күрдеңме, дәү әни?диде ул, шаккатып. Сине өзелеп яраткан кешең шулай җиңел генә ташлап китәр иде микән. Саубуллашып та тормады бит.
Белмим инде кызым, ияреп китмичә ялгышмадың микән? Ни дисәң дә ирең бит.
Юк ла дәү әни, юк. Киресенчә ничектер җиңеләеп калган кебек булдым әле. Үзем дә яратмаганмын бугай мин аны. Син әйтмешли, яраткан булсам, бәлки җир читенә китеп барган булыр идем.
Ярар, балам. Шулай итеп, тагын бер язмыш сынавын уздык Аллаһка шөкер. Председатель белән сөйләшә алмадыңмы соң балам? Уку хакында мин әйтәм. Әниеңнең ерак булса да туганы да бит әле Фаиз. Аңлатсаң бәлки каршы килмәс иде әле.
Юк, каршы килмәде, дәү әни. Эшне бетерүгә, куркып кына кергән идем, бик ачык йөз белән каршы алды. Киңәшләрен бирде.
Шулаймы. И-и,менә бит, Аллаһка шөкер. Рәхмәт. Ни диде соң? Бик кешелекле шул ул, колхозчылар да яраталар бугай үзен.
Әйе, дәү әни. Ярдәм итәргә генә тора ул,дөрес әйтәсең. Миңа да менә укырга булышырмын диде. Түлке, дәү әни..
Нәрсә түлке, Сәрия. Куркыта күрмә..
Куркытмыйм дәү әни, башта тыңлап бетер әле. Минем мәктәптә яхшы укыганны, математиканы бишкә генә укыганны да белә булып чыкты бит, Фаиз абый. Бухгалтер курслары бар икән бит. Башта менә шунда укып кайт та, контурда эшләрсең диде. Аннары инде институтка заушнии..
Әллә заушнии сүзеннән, әллә сөенеченнән рәхәтләнеп көлеп җибәрде Хәдичә әби.
И-и, балам, дигән булды ул. Заушнии түгел, читтән уку. Читтән. Кайчан барасы соң ул курсыларга.
Сентябрьдән дәү әни. Колхоз түләп укытачак Аллаһ бирсә. Сигез ай миннән башка торасың була инде түлке. Дөрес атна саен кайтып йөрсәң дә була икән.
Менә нинди куаныч. Сигез ай ул балам, сигез атна кебек узар да китәр Аллаһ бирсә. Аның каравы көн төн контур җыештырып йөрисең булмас.
Әйе, дәү әни. Аннары акчасы да анда күбрәк инде. Ләкин менә, минем бик тә укытучы буласым килгән иде . Ярар инде, бухгалтер булырмын.
Син яшь әле, башта кеше арасына кер балам.Бәлки соңрак укытучыга да укырсың.
Ярар, дәү әни. Әле вакыт бар, дәресләремне дә кабатлармын Аллаһ бирса. Эшләрмен дә. Син әйткәнчә, вакыт тиз уза ул.
Шул көннән башлап, Сәрия белән әбисенең телендә гел уку булды.
Ике елны тик уздырганбыз, балам, дип үкенеп тә куйды Хәдичә әби. Мәктәп бетерүгә кергән булсаң, укып та чыгасың булган. Ну, акчабыз юк иде шул, кызым. Ээх.. Акча диген, ә. Ярар, соң түгел әле.
Ләкин, шулай сөенеп йөргән көннәрнең берендә хәерчегә җил каршы дигәндәй, язмыш җиле кабат килеп кагылды аларга.
Инде җаны тәне белән сөенеп күкләрдә йөзеп йөргәндә, үзенең авырлы булуын белеп, чактан аңын җуймады Сәрия.
Тагын укый алмыйм бит инде, дәү әни?Нигә соң мине генә сыный бу язмыш? Нигә соң һаман да бер егылганны кыйный? Үзебез көчкә көн күрәбез. Бала туса нишләрбез, дәү әни? Нишләрбез?
Күпне күргән Хәдичә әби, киресенчә сөенечен яшерә алмады.
Җүләр син, олан. Син нәрсә, диде ул балкып. Сөенергә кирәк кызым. Һәр бала үз ризыгы белән туа бит ул. Өебез нурланып китәр Аллаһ бирса. Бер баланы үстермәскә. Бишәү булса да үстерәбез Сәрия. Исән сау тусыннар гына. Гомер буе бала караган күрше карчыкларыннан көнләшеп яшәдем. Менә бит, Аллаһ бирәм дисә бирә ул.
Әй, дәү әни. Син һәрнәрсәнең бер уңай ягын табасың инде. Сәрия, ни уйларга белмичә, тузып барган диванга килеп утырды. Рәшид белсә нишләрбез. Минем ул йортка аяк та басасым килми, дәү әни. Күпме генә яшәдек, әнкәй ни хәтле начар сүз ишеттерде.
Ник аптырыйсың кызым? Бәбәйне Рәшид тапмыйдыр бит? Хәдичә әби кирәкле сүзләр эзләп, оныгы янына килеп утырды. Борчылма. Бер кискән икмәк кире ябышмый ул, балам. Булышам дисә, килерләр. Булышырлар. Юк икән инде, без бар бит. Икебез дә исән-сау Аллаһка шөкер.
... Менә шулай. Без уйлыйбыз, өметләнәбез, ә язмыш үзенең угын бора да куя.
Сәриянең язмышы да тагын бер шаярып алды әле аның белән. Тиздән укып хисапчы булам дип, сөенеп йөргәндә генә бу хыялы да тормышка ашмады. Инде бар нәрсәдән өмет өзеп кабат сулы чиләген кулына алды ул.
Моны белеп алган председатель үзе дә ни уйларга белмәде ул чакта. Аның да бик күп авырлыклар күреп үскән ятимә кызны укытасы, яхшы эшкә куясы килгән иде лә . Менә нишләтәсең ди, тагын мондый хәл килеп чыкты бит әле.
Сеңлем кер әле, диде ул бер көнне Сәриягә ишек ачып. Кер әйдә, утыр. Димәк, бер баһадир алып кайтам дисең инде. Бик әйбәт Сәрия, бала туу зур бәхет ул.
Юк, Фаиз абый. Миңа бәхетле булырга язмаган инде ул. Үземне белгәннән бирле бер генә хыялымның да тормышка ашканы булмады минем. Туасы баланы ничек үстерермен, белмим. Уйларга да куркам.
Баласы булган кеше ничек бәхетсез булсын ди, Сәрия? Мондый бәхет бар кешегә тәтеми әле ул. Сөен генә,сеңлем. Курыкма, колхоз да ярдәм итәр. Хәдичә әби дә ничава гына әле. Ә укуга килгәндә, малаең бераз күзгә күренә башлагач, укырсың. Ансы өчен кайгырма. Сөйләштекме?
Сөйләштек. Рәхмәт сезгә бик зур.
Сәрия күңеле тулып елап җибәрүдән көчкә тыелып, ишеккә юнәлде. Хушыгыз диде ул, үзен кулга алып. Мин эшлим инде алайса.
Башын иеп чыгып киткән ятимә кызга карап, үзе дә әздән елап җибәрмәде рәис.
Күпне күрдең шул сеңлем диде ул, Сәриянең тормышын күз аллап. Күпне күрдең. Бу хәлләргә бала күңеле түгел, зурларныкы да түзмәс иде .
Ярар, бала түз, яме . Синең дә бәхет ишегең бер ачылыр әле. Синдәй акыллы кызларның бәхетле булырга тулы хокукы бар аларның.
Дәвамы бар.