Литература
23 Июня 2025, 11:30

Җан көеге

Альфира Кадыйрова-Гайфутдинова. 1 бүлек. Санама син кәккүк көннәремне.. Юрама син биргән гомерне..Сәрия бер мизгелгә әнисенең тавышын ишеткәндәй булып сискәнеп куйды.

Җан көегеҖан көеге
Җан көеге

Бу бәхетсез,диеп жәлләмә син
Көлмә миннән,бу ярлы диеп.
Еллар узгач,инде соңга калып,
Син килерсең башыңны иеп.
Ялгышасың хатын. Гомер буе үкенерсең, ләкин соң булыр. Әйдә дим, китик моннан. Без генә түгел, ярты авыл шахтага китте бит инде.
Юк, Рашид. Юк...
Сәрия маңгаена төшкән чәч алкаларын колак артына кыстырып, җәйге күккә карады. Мин түгел, син үкенерсең әле ул. Акча дип, туган нигезне, картаеп барган әниеңне ташлап китәргә ничек җөрьәт итәсең, Рашид? Үземне әйтмим дә инде мин.
Мәңгегә китмибез бит,Бераз акча туплагач, кайтырбыз.
Юк дип, әйттем бит инде. Күпме кабатларга була. Авылдан бер кая китмим.
Мин сине бу кадәр үк кире каткан дип уйламаган идем, Сәрия. Бар, әбигә әйтеп чык та, өйгә кайтабыз. Соң инде. Инәдән дөя ясап, юкка үпкәләп ятма монда.
Әйе, үпкәләдем, Рашид . Ләкин юкка түгел бит. Мин сиңа йөргән вакытта ук, авылда калабыз, дип күпме тәкарләдем. Әгәр авылда төпләнеп яшибез дип әйтәсең икән, синең белән кайтып китәм. Юк икән, юк. Мин сине тотмыйм. Башка миңа шахта, дип авыз ачма.
Соңгы сүзеңме инде бу, Сәрия? Ярар, башка ялынмыйм. Бер үзем китәм алайса. Ә син кал, өч тиенгә колхозда эшләп йөр әнә. Тузып барган ярлы өеңдә ялгыз картаерсың инде шунда . Китәсеңме, юкмы, җан көеге?
Сәрия, бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп, капка келәсенә үрелде. Юк, диде ул коры гына. Мине җәлләп кенә өйләнгәнеңне белә идем, Рәшид . Үземне яратмаган кеше белән торганчы, ярлы өемдә торам. Ә син яраткан кызыңа өйлән.
Булды, юкка авызыңны турсайтып торма әле монда. Бу кадәр үҗәт бозау булсаң булырсың икән. Иртәгә төшкә юлга кузгалам Аллаһ бирсә. Китәргә теләсәң бергә китәрбез, юк икән, ялынмыйм Рәшид соңгы тапкыр күзләрен төбәп , яшь хатынына карап алды да, кызу-кызу атлап, урам буйлап төшеп китте.
Лап.. Лап.. Сәрия төнге тынлыкта ераклаша барган аяк тавышларын тыңлап,капка төбендәге шомарып беткән бүрәнәгә барып утырды.
Китте.. Я, бер Аллаһым!Кайсыбыз ялгыша?Әле яңа гына гомергә бергә булабыз дип, вәгъдәләр бирешкән булдык. Ә син? Ээх, Рәшид, Рәшид . Яратмаганыңны сизгән идем шул. Нәрсәгә ашыгып кияүгә чыктым соң әле мин? Әбиемне калдырып китә алмаганны да яхшы беләсең. Аннары, читкә китеп кем баеган соң әле, ә?
Сәрия пар атлардай ашкынган хисләрен йөгәнләргә теләгәндәй, ике куллап башын кысты. Юук, әле яңа кабынып киткән гаилә учаклары алай тиз генә сүнәргә тиеш түгел иде лә аларның. Бу шахта дигәннәре кайлардан килеп башына сукты соң әле иренең. Әллә китәсе инде? Ә дәү әнием? Ичмасам, иптәш кызларымныкы кебек әти әнием дә юк бит. Алар исән булсалар бу кадәр өзгәләнеп яшәр идем мени соң?
Сәрия, гадәт буенча җилкәсенә таралып төшкән калын кара чәчләрен бер толымга үрде дә, өмет тулы күзләрен урам башына төбәде. Бәлки ире кире әйләнеп килер. Кимсетү сүзләрен дә бәлки кызулык белән генә әйткәндер. Өйләнгәндә авылда калам дип, антлар иткән иде бит югыйсә...
Ләкин, күпме генә көтсә дә, узып киткән ике күрше егетеннән башка кеше күренмәде урамда. Менә тып-тын җәйге кич . Ерак түгел кечкенә генә инеш буенда бака кычкырганы ишетелеп куя. Урман ягыннан ишетелгән күке тавышы җаннарны айкый. Кәк - күк.. Кәк - күк.. Күпме үзәк өзгеч моң бу кәккүк тавышында. Әллә миңа гына шулай тоела инде. Ә менә әнием ярата иде аның тавышын.
Санама син кәккүк көннәремне.. Юрама син биргән гомерне..
Сәрия бер мизгелгә әнисенең тавышын ишеткәндәй булып сискәнеп куйды. Әйе, сорауларына җавап таба алмый интеккәндә, я булмаса авыр вакытларда әнә шулай, әнисенең җылы сулышын тойгандай була ул. Әйтерсең лә, әнисе исән, менә янында гына басып тора аның . Сәрия белән бергә гүя ул да борчыла. Җәйге йомшак җилгә әверелеп чәчләреннән, битеннән үбә.
Нишләргә соң әни? Нишләргә? Син дә инде,ул вакытта нәрсә дип, шул тирән суга кергәнсеңдер, белмим. Менә хәзер янымда син булсаң иде лә ул , ээх! Юк шул. Ни генә кылсам да, сез юк шул инде кадерлеләрем . Сез безне ташлап китүгә әнә дәү әни дә чиргә сабышты.
Сәрия, беразга Рәшиде турында онытып, уйлары белән бала чак елларына йөгерде. Ә югыйсә, нинди бәхетле кыз бала иде бит ул. Әти әнигә бердәнбер иркә кыз.Янында һәрвакыт өф өф итеп торган, яраткан дәү әнисе. Уйланган саен Сәриянен күзләрен яшь тамчылары каплады, оныт оныт дигәндәй кычкырган бака тавышлары йөрәген әрнеттеләр. Оныыт, Оныыт..
Сәрия кычкырып елап җибәрүдән куркып, иреннәрен тешләде. Куллары шома бүрәнәдә шәйләнгән агач ботагын кыстылар. Еллар узып, бераз тынычлана, дигәндә генә кызның хәтер йомгагы менә тагын үсмер чакның коточкыч көннәренә тәгәрәде.
Зөләрә баткан.. Каравыыл!Зөләрә.. Әнә ничә еллар буена шушы тавыш кызның җанын кыя, йөрәген әрнетә дә инде . Алай гына түгел, иләсләндергән коточкыч хәбәр артыннан икенче ишетелгәне.. Наиле дә баткан. Ансы да исән түгел. Зөләрәне коткарырга кергән җирдән, ул да су төбенә киткән. И-и, Ходаем! Икәүләшеееп...
Берсе артыннан икенчесе килеп ирешелгән хәбәрне Сәриянең яшь йөрәге күтәрә алмады ул көнне. Ансызланып шушы капка төбенә егылган иде ул.
Әнә шулай, бер мизгелдә дөньяларын кара болыт каплады. Өйләрен кайгы җиле урап алды аларның. Әле дә ярый ул чакта янында кадерле әбисе булды кызның.
Сәрия авыр сулап, болыт артыннан чыгып килгән айга төбәлде. Бер мизгелгә әтисен, әнисен күз алдына китереп елмаеп куйды ул . Әйтерсең лә, озын озын кайгылы еллар да узмаган. Әйтерсең лә, су төбенә киткән яшь хатын да аның әнисе түгел, ә бөтенләй бер чит ят булган. Ләкин юк шул, килгән кайгылар белән килешмәскә теләп, күпме генә тартышсаң да, күрәчәкне үзгәртүе мөмкин түгел. Сәриянең әнисе дә әнә печәннән кайтып килгәндә, коенып кына чыгам дигән җирдән су төбенә китә. Аның артыннан коткарырга теләп сикергән әтисе дә исән килеш ярга чыга алмый.
Кызганыч, шулай уйламаганда матур бер гаилә яшәүдән мәхрүм була. Гомер буе бәхеткә төренеп яшәргә туган кыз бала ятимә булып кала.
Әнә шул көннән башлап, Сәрия өчен авыр көннәр башлана да инде . Япь-яшь бала әти әнисен югалту белән килешә алмыйча, су буеннан кайтып керми. Җитмәсә, килгән кайгыдан әбисе Хәдичә урын өстенә егыла. Әле ярый ул вакытта мәктәп директоры Фәридә апасы үз канаты астына ала аларны. Көн саен диярлек килеп хәлләрен белешә, күчтәнәчләрен кызганмый. Аллаһ рәхмәте белән, Сәрияне балалар йортына алып китүләреннән дә ул алып кала. Аннары тыныч тормышта бераз гайбәт сөйләргә, көнләшеп алырга яратса да, кайгы килгәндә авыл халкы да бер туганнардай бердәм, ярдәмчел бит. Шушы кара көннәрдә алар да читтә калмый. Һәр кеше Сәрияне үз кызыдай якын итә, ничек булдыралар, шулай ярдәм итәргә дә тырышалар.
Зөләрә белән Наил батканның икенче көнендә үк диярлек буып ясаган бияне ишеп агыза ирләр. Әйе, бу фаҗигале көннәрне Сәрияләр генә түгел, авыл халкы да еш тетрәнеп искә ала. Авылның бер дигән акыллы, ярдәмчел кешеләре икәүләшеп батып харап булсын әле. Ничек онытылсын ди. Әлбәттә, онытылмый. Җитмәсә, ул чакта ирле хатынлы батып үлгән инешнең яр буенда бәреп чыккан чишмәне күреп тә, авыл халкы ах итә.
Менә сиңа күрәсең булса, дип шакката алар. Әллә изгеләр булганнар инде? Ээх, бигрәкләрдә әрәм булдылар шул инде. Әнә шул салкын чишмә суы куырып алмады микән әле. Хәдичә әбигә бик авыр. Сәрия балакай да яшьли ятим калды...Аларга сабырлык бир, я бер Аллаһ.
Ләкин, ни генә булмасын, тормыш дәвам итә. Кызарып таңнар ата. Берсен берсе куып, көннәр уза.
Бүгенге көннәрдә, ике яшь кешенең гомерен алган кечкенә генә инеш әнә тын гына дулкын кага. Яр буенда бәреп чыккан чишмә буенда төз камышлар шаулый, бакалар кычкыра.
Шулай, кемгә ниләр күрергә язган икәнен беребез дә алдан белмибез. Белгән булсалар Зөләрәләр дә шул буаны әйләнеп узган булырлар иде. Күрәчәкме, язмышмы.. Ни генә булмасын, Аллаһ тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын инде берүк...
Кәк - күк.. Кәк - күк.. Шул вакыт өзгәләнеп кычкырган күке тавышы Сәрияне чынбарлыкка кайтаргандай булды. Кәк-күүк.. Туктале, төнлә кычкырамы соң әле бу кош? Әллә инде юатырга теләп, әнисе шулай тавыш бирәме? Сәрия, уйларыннан айнырга теләп, урман ягына карады.
Ээх, әни, әнием!Белсәң иде син минем хәлләрне. Ирем безне ташлап Пермь якларына, шахтага китәргә йөри. Ә мин? Мин нишлим микән соң, әни? Бердәнбер якын кешем-дәү әнине ташлап, читкә китә алмыйм бит инде. Аннары Рәшидне яратмыйм да бугай. Үзе дә бик ялынып тормый. Сез исән булсагыз да бу кадәр өзгәләнмәс идем.
Сәрия җавап ишетергә теләгәндәй, тын гына як ягына каранды. Алсу яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләре кулларын чылатты. Күкрәк читлегеннән очып чыгардай булып йөрәге бәргәләнде. Ниндидер бер могҗиза көтеп,үзе дә сизмичә кулларын төнге күккә сузды Сәрия.
Әнием, диде ул пышылдап. Әти җаным. Миңа бик авыр. Сездән башка ничә еллар яралы коштай бәргәләнәм бит мин,җаннарым. Сезне сагынудан йөрәгемнән кан тама. Җаным ярсый... Әнии..
Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас