Литература
19 Июня 2025, 07:00

Сөю калдырган эзләр

Бишенче өлеш. Кайгыларны үтүе ничек кенә авыр булмасын, яшәр өчен көч табып алга омтылырга кирәк. Бу очракта Фәния белән Фәридә балалар хакына үз үзләрен кулга алып тормышны дәвам иттеләр.

Сөю калдырган эзләрСөю калдырган эзләр
Сөю калдырган эзләр
 

Кайгыларны үтүе ничек кенә авыр булмасын, яшәр өчен көч табып алга омтылырга кирәк. Бу очракта Фәния белән Фәридә балалар хакына үз үзләрен кулга алып тормышны дәвам иттеләр. Балалар да үсеп үз холыкларын күрсәтә башладылар. Даша үзе күбәләк кебек очып, сандугачтай тавышы белән сәхнәдә, кеше алдында чыгыш ясарга яратты. Валера гел әтисенең җырларга яратуы турында сөйли иде , бәлки Денис бабасының моңы оныгына күчкәндер. Ә инде Сашага килгәндә ул гел китап арасында, нәрсәдер сыза, саный. Көннәр буе китап, дәфтәр арасында вакытын үткәрә. Гаражга чыгып төрле тимер томыр актарып нидер җыя. Ул Самат бабасы шикелле нәрсәдер уйлап таба. Самат уйлап тимер, томырдан җыйган трактор әледә бакча сукалый. Саша изобретатель булырга хыяллана. Игезәкләрнең хыяллары белән теләкләре, йөрәк хисләре дә үзгәрә. Беренче мәхәббәт очкыннары барлыкка килә. Үзләренчә кечкенә генә серләре, яшерен сүзләре белән яши башлыйлар. Фәридә аларга карап үзенең яшь чакларын искә төшерде. Җәй җитүгә бакча башыннан качып су коенырга йөрүләр, күрше авыл кырыннан борчак җыеп кайтулар . Үзләрендә алма булуга карамастан , дуслары белән җыелып бакча басулар, булды, барда булды. Кышкы салкыннан курыкмыйча , киемнәр катканчы урамда уйнауларын гел истә тотты. Ул бер берсен карга батырып уйнаулар, өйгә кергәч киемнәр басып торырлык була иде, боз өстендә шуганда сынган аяк, куллар сындырулар да онытылмады. Фәридә уйларына бирелеп утырганда аны кызы дәшеп алды
--Әни сине анда бер абый чакыра.
--Кем ул?
--Белмим, танымадым.
Фәридә урамга чыкты, күзләрен элекечә яшереп, сүз башларга куркып, каршысында классташы Дамир басып тора
--Нихәл Дамир? Нинди җилләр ташлады сине? Сезне бик еракка киткән диделәр иде, кунакка кайттыгызмы?
--Сәләм Фәридә, әйе шул кунакка кайттык, синең хәлеңне белеп чыгарга теләдем.
--Рәхмәт, менә авылга кайтып яшәргә туры килде. Ә синең хәлләр ничек?
--Ничек әйтим? Мин балалар белән кайттым. Нәсимәм үлде бит, инде бер ел булды.
--Ишеттем, кайгыңны уртаклашам. Балаларның хәле ничек соң?
--Ярый инде, әниләре үлемен авыр кичерделәр. Алар бит бала, аларга әни назы кирәк. Менә синең белән сөйләшергә килгән идем.
--Нәрсә хакында сүз бара?
--Син беләсең, мин сине балачактан ук яратып йөрдем, син генә һавага күтәрелгән кош кебек биек очтың, ә мина күләгә кебек синең артыннан күзәтеп йөрүчегә ихтибар итмәдең.
--Дамир кирәкми,
--Туктатма, мин әйтергә килдем, ә син тыңла, әйе мин сине кечкенәдән үк яраттым, бер сүз дәшми синең күләгә булып йөрдем. Син Валера белән киткәч тормышымны Нәсимә белән бәйләдем. Ул мине яратып йөргәнен белә идем. Ул гел әйтә иде,, беләм яратмаганыңны, минем ярату безнең икебезгә дә җитә""- дип. Бу чыннан да шулай иде. Ул искиткеч яхшы хатын һәм әни булды. Былтыр эштән кайтканда бер исерек машина йөртүче автобус тукталышына барып керә, кешеләр бәрдерә. Шулар арасында минем Нәсимәм дә була. Үләр алдыннан,, син мине яратмадың, сөйгәнен дә үзе генә, бергә булыгыз, балаларга әни кирәк, минем мәхәббәтем икебезгә җитте, ә синең мәхәббәтең сезгә җитәчәк, бәхетле булыгыз""- диде
--Дамир үпкәләмә, тик минем Валерам исән. Ничек итеп сиңа кияүгә чыгыйм?
--Ул бит төрмәдә, нигә яшьлегеңне әрәм итәсең?
—Дамир юк, мин Валераны беркемгә дә алыштырмыйм.
--Уйла Фәридә, мин икенче елга кайтам. Бәлки шул арада аңларсың мине.
Фәридәнең башта Дамир әйткән сүзләргә ачуы килде, тик аны аңлап була, ул бит чыннан да гел шәүлә булып аны күзәтте, эчтән генә яратып йөрде. Һәр кеше үзенең яраткан кешесе белән бергә булырга тели шул. Сәгать телләре һаман вакыт санады. Менә игезәкләр тугызны бетерә. Бүген мәктәптә соңгы очрашулары. Саша белән Даша икеседә шәһәргә укырга барырга җыена. Яшьләр кирәк әйберләрен алып иптәшләре белән су коенырга китте. Фәридә бакчадан кереп утырырга да элгермәде урамда каты кычкырган тавыш ишетелде
--Фәридә апа, Фәридә апа, анда, анда
игезәкләр белән укыган Фәнил дулкынланудан сүзендә әйтә алмыйча торды.
--Нәрсә анда? Тагын нәрсә булды?
--Анда Саша белән Даша суда, судан чыкмыйлар.
--Соң туйганчы йөзсеннәр, алар инде зурлар, мин артларыннан йөрмим.
--Сез дөрес аңламадыгыз, алар суга батты, судан чыга алмады.
Фәридә бер мизгелгә генә үзен югалып калган кебек хис итте дә, Фәнилне төртеп җибәреп күл буена чапты.
Яр буена инде халык җыелган. Берничә ир суда балаларны эзли. Аларга ярдан кычкырып әйтеп торучылар саны артканнан арта. Кайсы тегендәрәк чумып карагыз, кайсы балалар бәлки теге ярга чыккандыр дип әйтә. Фәридәне күрүгә бергә эшләүче Мәрьям килеп
--Борчылма, балаларны табалар, менә күрерсең, әле сүгәрбез дә әле тыңламаган өчен. Минем Әмирем дә юк.
--Син ни сөйлисең? Нәрсә булган соң?
--Даша узыштан теге ярга чыгарга теләгән. Ул үзен бата башлаганын анламый. Балаларның берсе ,, Даша су әйләнешенә эләкте бата-" дип кычкыргач Саша белән Әмир аны коткарырга керәләр. Берничә минут эчендә өчесе дә су өстеннән югала.
— Нәрсә алар өчесе дә суда батырмы? Син ничек шулай әйтә аласың?
Фәридә Мәрьямны төртеп су кырыена китте. Яр буендагы кешеләрне этеп алга чыкты.
--Юк, юк, мин аларны югалта алмыйм. Даша, Саша сез кая?
Кычкыра, кычкыра Фәридә күлгә кереп китте. Яр буенда торган бер ир аны туктатырга теләп
--Фәридә акыллым әйдә чык судан, үзең дә батасың бит.
— Ничек чыгыйм, ничек? Минем балалар анда бит, мин аларны табарга тиеш. Әтиләренә ничек әйтим? Балаларны саклый алмадым дипме?
--Фәридә чык, әнә күпме кеше эзли аларны. Районнан водолазлар килде.
--Җибәр мине, мин үзем табам.
Фәридә ирне төртеп җибәреп кире суга , тирәнгәрәк китә башлады. Тик аягы таеп суга бөтен гәүдәсе белән чумды. Теге ир янына тагын берәү килеп Фәридәне яр кырыена алып чыктылар. Фәридә үз үзен кулда тотарлык дәрәҗәдә түгел иде . Ул ирләрне төртеп ачыргаланып кычкырды. Вакыт үткән саен балаларны исән килеш табу мөмкинлеге дә кимеде. Ниһаять кисәктән берәү кычкырып җибәрде
--Таптылар, балаларны судан алып чыгалар .Иң беренче Сашаның үле гәүдәсен яр кырыена чыгарып салдылар, аннары Әмирнекен, ә Дашаны һаман эзлиләр. Фәридәнең Сашаны күрүгә йөрәгеннән нәрсәдер өзелгән кебек булды. Ул башта ниндидер җылылык тойды, аннары салкын тир бәреп чыкты һәм ул караңгылыкка чумды. Күзен ачканда үзе янында шәфкать туташы Галинаны күреп
--Даша, Дашаны таптылармы?
--Фәридә әйдә акрын гына тор, ишетәсеңме? Акрын гына торып кара.
--Дашаны таптылармы?
--Юк, караңгы төште, бәлки бүген тапмаслар да.
--Мин үзем табам, аны суда калдырмыйм. Әни, әнигә хәбәр итергә кирәк.
--Авыл советы башлыгы аны алырга машина җибәрде.
--Таптылар, кызны таптылар.
Фәридә утырган җиреннән сикереп торган иде, башы әйләнеп кире утырды. Кызын яр кырыена чыгару белән кире торып басып, кызының үле гәүдәсе янына килеп аның өстенә ауды.
--Кызым минем нишләдең? Әнә Саша яныңда ята. Әйдә торыгыз кайтабыз, кич җитте, салкын төшә .Салкын җирдә ятмыйлар.
Ул борылып улына карады
--Ә син нигә дәшмисең? Син бит биш минутка иртәрәк тудың, син абый кеше, әйт сеңлеңә, әйдә кайтабыз, торыгыз дим.
Фәридә үксеп елап җибәрде.
--Нигә шулай эшлисез? Нигә мине калдырасыз? Мин нишләргә тиеш хәзер? Мин дә үләм, әйтегез инде нәрсә булса да.
Фәридә бер улын, бер кызын селкетеп , аларны торгызырга теләде. Тик балалар гына урыннарыннан кузгалмады.
Берничә хатын килеп Фәридәне балалар яныннан алып киттеләр. Өйгә кайткач та, балаларны күмгәндә дә Фәридә үзен исеректәй хис итте. Бу кара кайгы аны аяктан йокты. Фәния апа да инде берничә көн урыныннан тормады. Шәфкать туташы бу йортка көнгә өчәр тапкыр килде. Ул бу ике хатынның ачы кайгыдан авыр чыгуларын күрде. Дөресрәге чыгарга теләмәделәр.
Бүген Фәридә көндәгедән иртәрәк торды. Сыер савып, сарыкларны, сыерны көтүгә куды, каз, үрдәкләрне суга төшерде. Күл буенда гына бүген артык тыныч. Көн җылы булуга карамастан бакалар тавышы ишетелмәде. Бәлки салкын буласын сизәләрдер. Каян килсен салкын, кояш иртән чыгып кыздыра башлады. Фәридә үз уйларына бирелеп өйгә кайтты. Чәй куеп коймагын пешерде дә әнисен чәй эчәргә дәшергә бүлмәгә керде. Әнисе күзен йомган. Фәридә тәрәзә янына килеп эленгене ачты да
— Әни әйдә тор инде, бүген нигәдер тормыйсың, тагын кан басымын күтәрелдеме?
Фәния дәшмәде. Фәридә әнисе янына килеп карават кырыена утырды, әнисенә карамыйча күзен идәнгә төбәп
—Әни аңлыйм мин сине, тик син дә мине аңла, ничек авыр булганын миндә беләм. Нишлик соң хәзер? Җир йөзендә без икәү генә калдык. Без бер беребезгә төрәк булырга тиеш.
Сүзләрен әйтеп бетергәч ул әнисенә күтәрелеп карады. Әнисен уяткач, ул киенгәнче гөлләргә сибәргә дип алган су савыты кулыннан төшеп китте.
--Әнием, әнием, нигә? Нигә син дә мине ташладың?
Нишләргә миңа хәзер? Әнием нигә мине җан әрнүләренә саласың?
Фәридә әнисен кочаклап елады да елады. Күпме вакыт үткәдер, бераз тынычлангач ул Галинага шалтыратты. Игезәкләрнең кырыгы да үтмәгән иде, ул инде әнисен дә соңгы юлга озатты. Фәридә яшәү ямен югалтты. Нигә бу дөньяда үзем генә калдым? Нигә аны ходай каты сынаганын аңлый алмады. Бу төтрәндергеч хәлләр аны бетенләй аяктан екты. Ул робот кебек иртән торып терлек карый, эшкә бара, эштән кайткач та урамга чыкмый. Кешеләр белән аралашмый, үз эченә кереп бикләнде. Дуслары, иптәшләре, күршеләре белән араны эзде. Өйгә кереп хәл белүчеләр өчен дә сүзе әз була. Аның белән сөйләшсәләр дә ул күзләре белән тәрәзәгә карап , уйлары белән еракта була.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас