Литература
18 Июня 2025, 07:00

Сөю калдырган эзләр

Өченче өлеш. Вакыт барды, алар үзләрен иң бәхетле итеп тойдылар. Борчу, мәшәкатьләр бераз онытылды. Бала көтү, әти, әни булу теләге аларга яшәргә көч бирде. Араларындагы сөю көче артканнан арта барды. 

Сөю калдырган эзләрСөю калдырган эзләр
Сөю калдырган эзләр
 

- Исәнмесез хөрмәтле Самат абый, Фәния апа.
--Яхшылар әле, нинди җилләр ташлады? Килгәнсең икән димәк сүзең бар.
--Сезгә шулай тиз генә җавап бирүе кыен. Мөмкин булса түргә узар идем.
--Кереп кара.
--Нигә коры әйтәсез, минем сезгә начарлык эшләгәнем юк, бары сөйләшергә килдем.
--Тыңлыйм сөйлә.
--Самат абый йорт хуҗасы сез, гайлә башлыгы да сез, шуңа күрә сезгә бер үтенечем бар иде.
--Әйтеп кара, эшли алырлык булса эшләрмен.
--Сүз сезнең кызыгыз турында, Фәридә хакында. Ачуланмый гына тыңлагыз әле. Мин аны үлеп яратам, ул да мине ярата. Безгә өйләнешергә рөхсәт итегез. Үз ягымнан ант итәм аны бәхетле, сезне хөрмәт итеп әйткән сүзләрегезне тыңлап, матур гомер кичерергә. Мин хәлдән килгәннен барсында эшлим.
--Хәзер син мине тыңла. Сүздә юк, син яхшы егет, тик безнең динебез башка. Мин кызымның башка дингә ышанучы кешегә кияүгә чыгуын теләмим. Минем белүемчә синең әтиең дә каршы.
--Безгә нишләргә соң Самат абый ? Йөрәкләребезне нишләтергә? Әйе без чыннан төрле дин кешеләре тик Аллаха Тәгалә каяда бер бит, төрле исем генә йөртә. Сез безне аңларга тиеш.
--Юк дидем, сезнең мәхәббәтегезне хөрмәт итеп сиңа өйгә керергә рөхсәт иттем. Аңла егет, мин бу никахка беркайчан да риза булмаячакмын. Сүзем бетте. Хәзер китсәң дә була.
Валера берсүзсез чыгып китте. Фәридә әтисенә Валера белән саубуллашам дип урамга чыкты.
--Әйттем бит мин сиңа әти риза булмаячак дип.
--Хәзер син бирелдеңме? Әйдә бүген үк чиркәүгә барабыз, яки күрше авыл мулласы янына, ул никах укый дип ишеттем. Ике динне дә хөрмәт итик, ике гайлә әти, әниләргә килешергә генә кала. Иртәгә көндезге аштан соң чык, барында хәл итәрбез.
Фәридә көндезге аштан соң иптәш кызларга барам дип өйдән чыгып китә. Күрше авылга барып башта никах укыталар, аннары чиркәүгә керәләр. Иң беренче Саматлар өенә барып хәбәрне җиткерәләр. Самат каты тавыш чыгарып,, минем бүтән кызым юк ""- дип яшьләрне өйдән куып чыгара . Валераның әтисе дә катнаш никахны кабул итмичә яшьләргә өйдән чыгарга куша. Яшьләргә әйберләрен җыеп шәһәргә китергә генә кала. Валера эшли, Фәридәгә укуы турында онытырга туры килә. Шәһәрдә яшәве кыйбат, торган өчен фатирга түләргә кирәк, йортка кирәк яраклар алырга туры килә. Фәридә күп уйламыйча кибеткә эшкә урнаша . Яшь гайлә матур гына яши башлый. Нәрсә кирәк тагын, эше бар, яраткан ире янында. Алар бәхет диңгезендә йөзә. Һәр көннәрен үзенчәлекле итеп , онытылмаслык сөю назында, бәхетле киләчәккә планнар корып яшиләр. Берар айдан Фәридә үзенең бала көтүен аңлый, ул бу хакта Валерага әйтә.
--Сөеклем бу бик яхшы хәбәр, рәхмәт сиңа.
Валера сөеклесен күтәреп алып әйләндерә башлый.
--Тукта, нишлисең син?
--Мин сине гомер буе шулай күтәреп йөрергә әзер. Беләсеңме, әгәр бу хакта әтиләргә әйтсәк, алар безне кичерәчәк. Безгә туган йортларыбызга юл ачылачак. Бу бала безнең бөтен мәшәкатьләрне чишәргә булышачак кадерлем минем.
--Син шулай уйлыйсыңмы? Белмим, әгәр әти безне кабул итмәде икән ул баланы да кабул итми.
--Нигә алай уйлыйсың? Баланың ни гаебе бар?
--Үзең уйла мин татар, син көрәшен, бала кем була? Шул, шул, әти аны аңлый алмаячак. Әйтеп торудан мәгънә юк дип уйлыйм.
--Кем белә, әйткән өчен авызга сукмыйлар, без өметне югалтырга тиеш түгел. Бу хакта алар белергә тиеш дип уйлыйм.
--Ә ничек әйтәбез? Безгә өйгә юл ябык.
--Син Рамилә белән аралашасың бит, аның белән сөйләш, ул әйтер. Бәлки чыннан ачулары басылыр. Ә мин дустым аша хәбәрне әтиләргә җиткерәм.
--Ярый соң әйтеп карыйк.
--Менә тагын нәрсә, кичә Фәритне күрдем, яхшы гына әйткәләшеп алдык,
--Кая күрдең инде? Ул укырга килгәндер шәһәргә.
--Юк, ул заводка, мин эшләгән цехка эшкә урнашты. Заочно укырга кергән.
--Син сүз куерттырып әрләшеп йөрисеңме?
—Мин түгел, ул башлады, ,, минем сөйгәнемне тартып алган өчен кыйбат түлиячәксен"- диде.
--Йә Ходаем нәрсә була инде, үтенәм аралашма аның белән.
--Мин болайда башка цехка күчтем.
Вакыт барды, алар үзләрен иң бәхетле итеп тойдылар. Борчу, мәшәкатьләр бераз онытылды. Бала көтү, әти, әни булу теләге аларга яшәргә көч бирде. Араларындагы сөю көче артканнан арта барды. Ниһаять Фәридәнең бала табырга вакыты җитте. Сөйгән ярын хастаханәгә алып баргач Валера үз үзенә урын тапмады. Бер коридор буйлап йөрде, аннары урамга чыгып хастаханә тирәли әйләнде. Менә иң бәхетле мизгелләр дә җитте. Шәфкать туташы чыгып--,, сез бер үк вакытта уллы да, кызлы да булдыгыз котлыйм""- дип әйтеп кереп китте. Бу минутларда Валерадан да бәхетле кеше юк иде. Бер атна дигәндә ул гайләсен өйгә алып кайтты. Валераның дуслары күчтәнәчкә дип алып килгән бала караватларын урнаштырырга булышты. Өйдә чисталык, хәттә яшь әни кайткан төшкә аш та пешкән. Кечкенә өстәл артында тәмләп ашап, чәйләр эчкәч дуслар таралышты. Кунаклар киткәч Валера Фәридә янына килеп
--Сөеклем рәхмәт сиңа мине бәхетле иткән өчен. Әти, әниләрдә безнең шатлыкны уртаклашса нинди яхшы булыр иде.
Тик әти, әниләрдән хәбәр булмады. Аларның язмыш тәгәрмәче янә үз юлыннан китте. Валера эшләде, өйгә кайткач сөеклесенә ял биреп балалар карады. Фәридә үзенчә файдаланды, Валера балалар белән утырганда чыгып подьезд идәннәрен юды. Үзенчә эшләп иренә акча эшләргә булыша. Балалар йортка бәхет өстәп үстеләр, балалар бакчасына йөри башладылар. Аларның һәр адымын, кыланышларын яшьләр фотосүрәткә төшерә барды. Фәридә иреннән уңды, Валера чыннан да йомшак күңелле , сөючән ир, тырыш әти, акыллы гайлә башлыгы булып чыкты. Фәридә бер минутка да Валерага кияүгә чыкканына үкенмәде. Бары әти, әнисе белән аралар өзелүе генә йөрәген телгәләде. Сәгать телләре туктамый вакыт санаган кебек, Валера белән Фәридәнең дә тормыш юлы алга барды. Быел игезәкләр укырга керергә тиеш. Бер көнне Фәридәнең иптәш хатыны килеп үзенең театрга баруын, сәхнәдә яхшы әсәр куелуын әйтте. Җитмәсә әгәр теләге булса ,аларга да барырга кушты, балаларны бик теләп үзендә алып калуын әйтте. Фәридәнең чыннан да театрга барасы килде. Ул Валера эштән кайтуга
--Иртәгә ял, әйдә кая булсада барыйк әле. Минем театрга барасым килә.
--Бүген өйдә балалар белән утырабыз, ә иртәгә эштән кайтканда мин билетлар алырмын, ризамы сөеклем.
--Бик риза, бүген балалар белән кая булсада барырбыз, аларда күңел ачсын.
Бүген Фәридә иртә кайтты. Театрга барырга булгач иптәш хатыны белән сөйләште. Валера эштән кайтып бары ашарга һәм өске киемен алыштырып чыгып китәргә генә кала. Биштә кайта торган Валера гына биштә дә алтыда да күренми. Фәридә күзендә алмыйча тәрәзәгә карап басып торды. Нәрсә булды? Нишләгән? Сәгәть телләре Фәридәне җәлләмичә, әйләнде дә әйләнде. Ул үзен кая куярга белмичә өй буйлап йөрде. Фәридә түзмәде ире эшләгән заводка китте. Проходной ишеге янында аны озын буйлы ир каршы алды.
--Сезгә нәрсә кирәк? Нигә төнгә каршы үзегез генә йөрисез?
--Минем ирем сездә эшли, биштә кайтырга тиеш иде, әледә кайтмады. Менә белешергә килдем.
--Хәзер карыйм, әгәр эштә булса, әйтермен.
Сакчы берничә минуттан чыгып
--Гафу итегез сезнең ирегез монда юк,
--Ничек инде юк?
--Беләсезме сезгә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Минем аңлавымча аны кулга алганнар. Дөресрәк мәгьлүматне полиция бүлегендә әйтерләр.
Фәридә нишләргә белмичә басып торды да, полиция бүлегенә ашыкты. Полиция бүлегенә кергәч Фәридә кемгә мөрәҗәгать итәргә белмичә як ягына каранып торды. ,, Дежурный"" дигән тәрәзә янына килеп
--Гафу итегез , бүген минем иремне сезгә алып килгәннәр, сәбәбен белә аламмы? Нәрсә булган? Ни өчен аны тоткарлаганнар?
--Исеме ничек? Хәзер журналдан карап әйтәм.
Фәридә исем, фамилиясен әйткәч тәрәзә артындагы полиция хезмәткәре журналдан нәрсәдер карап алды, аннары телефоннан кем беләндер сөйләшеп Фәридәгә
--Сезгә икенче каттагы 23 бүлмәгә керергә кирәк. Сезне анда көтәләр.
Кирәкле бүлмәне Фәридә тиз эзләп тапты. Ишекне шакып та тормыйча эчкә үтте.--
--Исәнмесез, сез минем иремне кулга алгансыз, нәрсә булган? Нигә кулга алдыгыз аны? Ул нишләгән?
--Беренчедән мин кулга алмадым, икенчедән сез кем?
Фәридә тотлыга, тотлыга аңлатырга кереште.
--Әйтегез аның ни гаебе бар?
--Валера кеше үтерүдә гаепләнә.
--Ничек? Кемне үтергән? Дөрес түгел, ул андыйга сәләтле түгел. Ишетәсезме, ул җинаять эшли алмый.ул андый кеше түгел.
— Мин бик ошаныр идем, тик ул җинаять кылган вакытта аны, җинаять эшләгән коралы белән күргәннәр. Аңлыйсызмы, кеше үтергән коралы кулында, үзе дә шунда булган. Факты вещь упрямая.
--Дөрес түгел, сез үзегез ул коралны аның кулына биргәнсез.
--Сез ни сөйлисез? Без аңа кеше үтерергә кушмадык, аны киемнәрен алыштырырга кергән эшчеләр күргән. Эшчеләр кергәндә пычак белән кеше чәнчегән вакыты булган. Янында канга баткан эшче яткан. Берничә тапкыр чәнчелгән ир кешенең гәүдәсе. Мин сезгә аңлатып торырга тиеш тә түгел. Кем гаепле? Аңлагыз аны берничә кеше күргән.
--Нәрсә була инде хәзер?
--Нәрсә булсын утырталар бер ун елга. Әгәр ялгыш булса әзрәк булыр иде. ,
яки бер тапкыр кадаса. Ә монда особой жестокости, берничә кат ачудан кадалган бара. Бу инде башка статья санала.
Фәридә идәнгә шуып төште. Аның тоны кысыла башлады.
--Сезгә табиб чакырыргамы? Сезнең хәл авырайды ахры мин ашыгыч ярдәм чакырам.
Фәридә күзен ачкач үзенең хастаханәдә ятуын аңлады. Аның күзен ачуын күреп шәфкать туташы
--Менә яхшы күзегезне ачтыгыз, аңлыйм тик сез балалар турында уйларга тиеш. Мин сезнең дустыгыз Фираяның сеңлесе. Сезне тануга апага хәбәр иттем. Балалар белән бар да тәртип. Апа борчылмаска кушты.
--Рәхмәт сезгә.
--Сезгә берничә көн хастаханәдә ятырга туры килә, туганнарыгызга хәбәр итәргәме?
--Кирәкми, минем аларны борчыйсым килми.

Дәвамы бар.

 

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас