Литература
10 Июня 2025, 05:00

Пар каен

Ахыры. Зөхрәнең бер имиен бөтенләй кисеп алдылар. Анысы гына бер хәл, табиблар яман шеш авыруы лимфа төеннәренә дә таралуын хәбәр иттеләр. Роза гөле кебек тумыштан матур, гел елмаеп- көлеп тора торган Зөхрә тәмам сулып-саргаеп ябыгып калды, озын чәч толымнары коелды.

Пар каенПар каен
Пар каен
Зөхрәнең бер имиен бөтенләй кисеп алдылар. Анысы гына бер хәл, табиблар яман шеш авыруы лимфа төеннәренә дә таралуын хәбәр иттеләр. Роза гөле кебек тумыштан матур, гел елмаеп- көлеп тора торган Зөхрә тәмам сулып-саргаеп ябыгып калды, озын чәч толымнары коелды. Табибларның тырышлыгы, химия терапия аның гомерен бары тик бер елга гына озайта алды. Соңгы көннәрендә янында балалары, кияве, гомер иткән ире булуга сөенеп, көч-хәл белән булса да, елмаерга тырышты, сүз белән әйтеп аңлатырга хәле булмаганда,баш бармагын өскә күтәрде. Шундый кичләрнең берсендә Зөхрәнең хәле тагын да начараеп киткәч, өйгә абыстайны да чакырдылар. Зөхрә ире Таһирны кулы белән изәп якынрак килергә чакырды.-Таһир,- диде ул ярым пышылдап. - Гомер буе сине яратып яшәдем. Син дә миңа бер мәртәбә дә хыянәт итмәдең. Рәхмәт сиңа.- Зөхрә, хәл җыярга туктап калды.- Мин китте дип елашмагыз. Мин гел яныгызда булырмын. Син ир кеше. Үзеңә хатын булырдай пар тап. Мин бәхилмен. Кызыбыз инде зур, аңа дөрес юл сайларга ярдәм ит.- Зөхрәнең тамак төбенә нидер тыгылган кебек гырылдый башлады. Балалары куркынып әтиләре Таһирга күз салды. Әниләре янында утырган абыстай Зөхрәнең иреннәрен чылатты, авыруның йөзе алсуланып киткән кебек булды. Зөхрә, соңгы көчен җыеп, күзләрен ярым ачып тирә ягындагыларга карады һәм тирән итеп сулыш алып, мәңгелек йокыга талды.Белмим, тормыш юлында Илдар очрамаган булса бу юл хәвефеннән соң ничек аякка басар иде икән ул. Хәер, алай уйласаң, Илдар булмаган очракта, Рәсимә бизнес белән дә шөгылләнмәгән булыр иде бәлки, авариягә дә очрамаган булыр иде. Бәлкем. Әле ярый Аллаһе Тәгалә аның язмыш дәфтәренә Илдар белән очрашуны язып куйган булган. Рәсимә инвалид коляскасында утырган килеш, үткәннәрен яңабаштан күзаллады. Хәтер янчыгы туза диләр, Бер дә тузмый да, искерми дә икән ул. Онытылган, тузан каплаган кебек тоелган хисләр күңелдә саклана икән. Әнә бит Илдарына баштагы елларны ничек салкын һәм битараф булды. Әле дә түзгән икән, мескен. Мин үзем ир- ат булсам, андый хатынны өч көннән соң ташлап китәр идем.Рәсимәнең уйларын бүлеп, улы Илнар мәктәптән кайтып керде. Ул йорт эшләрендә хәзер әтисенең " главный памушнигы", әйткәнне дә көтеп тормый, малларга су да эчерә, печәнен дә сала. Әнисенең ныклы контроле астында әтиләре кайтуга берничә тапкыр аш та пешерде инде. Илдар да мактап туялмый улын. Спортка да хирыс, эшкә дә батыр булып үсә бит егет. Беренче хатыны белән улын авариядә югалтканнан соң, Илдар тормыш бетте, яшәүнең кызыгы да, тәме дә, кирәге дә калмады дип уйлаган иде. Дөресен генә әйткәндә, авылга соңгы кайтуында, ул үзең инде тере мәет санап, ата- анасының каберләре янына хушлашырга, дип кайткан иде. Кайткан иде дә, ә язмыш аның юлын йөз сиксән градуска борды да куйды. Бар аның дөньяда яшәү максаты, дәрте дә сүнмәгән әле. Хатынын бәләкәй баланы караган кебек карый, улы да әтисенә генә авыр икәнен аңлап, гел ярдәм итәргә тырыша, чөнки әниләрен бик еш Чаллы больницасына алып барырга туры килә. Аңдый вакытларда өйдәге эшләр бөтенләй диярлек үсмер малай Илнар җилкәсенә өелә. Чираттагы бер баруларында больницаның кабул итү бүлегендә Илдар таныш йөз күреп, аптырап китте. Хәер, таныш дип, бик үк таныш та түгел кебек, ләкин йөз чалымнарын кайдадыр күргән сыман тоелды Илдарга. Артына борылып караганда ул кеше юкка да чыккан иде. Бары тик өйгә кайтып, өчәүләшеп өстәл артында уллары Илнар пешергән тәмле ашны агагач, улына тәмле пешергәнсең, дип рәхмәт әйтергә дип башын аңа таба боргач, имәнеп китте, чөнки өстәл артында утыручы улы тач теге кешегә ошаган иде.
Тагын салкын яңгырлы көзләр дә узып бара. Таһир зал тәрәзәсеннән каршыдагы шәрә агачларга күз салды. Мескеннәр, болар да кеше кебек бит инде. Утырткан буласың бер бәләкәй генә чыбык. Аны тәрбияли- тәрбияли үстерәсең, ел саен яз килүгә шуның нәни бөреләрен барлап, бала-чага кебек сөенәсең. Май җитүгә агачларың шау чәчәккә күмелә дә, шатлыгың икеләтә арта. Җәй җитә! Анда инде гаиләңдәге барсы да өмет тулы күзләрен җимешле агачларга төби. Тагын менә бүгенгедәй көз белән кыш тартышкан мәлгә дә килеп җителә. Бер ел эчендә кемдер китә, ә кемнеңдер гаиләсе шатлыклы авазларга күмелә. Зөхрәсен мәңгелеккә югалтканнан соң Таһирның дөньяга карашы бик нык үзгәрде. Иптәшләре белән очрашканда да, аларның аһ- зарларын сүзсез генә тыңлап тора да, и, җегетләр, гомер иткән хатыннарыгыздан зарланмагыз сез. Берегез дә аңламый бит сезнең ялгыз тормышның ни икәнен. Иртәнге торасың- өйдә тынлык һәм бушлык. Сиңа ачуланып та яратып та дәшүче, чәеңә калагына хәтле алып бирүче, өстәл янында синең өчен биеп торучы хатының булмауны минем кебек тол ирләр генә аңлый.Арадан берәрсе, әй ул хатыннарның хәзер җүнлеләре юк инде, барысы бер калыптан ясалган, дип каршы килмә, Таһир сүз көрәштерүнең урынсыз икәнен аңлап, тизрәк саубуллашып, кайтып китәргә тырыша. Дөресен генә әйткәндә, Таһирга Зөхрәнең туганнары да, үзенең агай- энеләре дә болай яшәргә ярамый, ир кеше хатыны булмаса, бик тиз аза, тормышының рәте китә, давай өйлән, дип, берничә хатын белән таныштырып та карадылар. Әмма Таһирның күңеленә бер генә хатын да ошамады. Я киеменнән, я ирененнән, я ашавыннан, я йөрешеннән гаеп тапты. Ахырдан, аңа инде бер хатын-кызны да тәкъдим итми башладылар. Таһир бүре кебек үз өнендә яши бирде. Ара- тирә кызлары килеп өен җыйды, керен юды. Зөхрәсенең матур гөлләрен Таһир бик кадерләп үстерде, барлык серен, кайгы- хәсрәтен шул гөлләр белән бүлеште.Кызы Алинә белән Рәсимә, нишләптер, ачылып китеп эч серләрен бүлешә алмады. Ә Алинә белән Илдарның аралары аны больницада беренче тапкыр әти дип атаган көннән тагын да якынайды, алай гына да түгел, Алинә барлык серләрен, проблемаларын әтисенә сөйләде, аның киңәшләренә колак салды. Бәләкәйдән үк әтисен белмәгән кызның күңелендә нинди уйлап, планнар урын алганын да әтисе генә белде. Кышкы кичләрнең берсендә, әнисе санаторийда ял иткәндә, Алинә әтисенә мөрәҗәгать итте.-Әти, мин сиңа бер серемне сөйләргә телим, тик син миңа үпкәләмәскә сүз бир.-Кызым, минем характерны беләсең ич. Мин ачу да сакламыйм, үпкәли дә белмим. Сөйлә әле, әллә берәр проблема бармы?- Проблема дип, проблема түгел ул. Но минем өчен чишелмәгән бер мәсьәлә.Илдар сагаеп калды һәм мин синең карамагыңда, дигән кебек, Алинә утырган диван янындагы кәнәфигә килеп чүмәште.-Минем бит, син әни белән яши башлагач та, сиңа әти дип әйтәсем килде. Кечкенәдән үк әнидән кая минем әти, дип сорый идем, ләкин аның җаваплары, я ул летчик, я бик еракта, була иде. Соңрак мин инде сорашмадым. Тик әти нинди була икән, әтиле гаиләдә ничек яшиләр, фатирга ничек сыешалар икән кебек сораулар башымда кайнады. Минем дә әтиле буласым килә иде. Ләкин әти дип әйтеп, әти назы күреп үсмәгәч, миңа әти дип авыз ачуы нык кыен булды.- Ә больницада ничек әйттең соң алайса?- Үзеннән үзе килеп чыкты. Алинә диваннан әтисе янына кәнәфигә елышты. - Мин әти кеше нәкъ синең кебек булырга тиеш дип уйлый идем һәм ялгышмаганмын. Шундый эчкерсез җылы сүзләрдән Илдарның күзләре яшьләнде.-Рәхмәт, кызым. Ләкин, син бу сөйләшүне тикмәгә генә башламадың, шулай бит.-Әйе, әти. Менә хәзер әйтәм. - Алинә тынып калды.- Әти, мин үз әтиемне эзләп табарга телим.Илдар агарынып китте. Аның чыраен күреп, Алинә тизрәк сүзләрен дөресләргә ашыкты.-Минем өчен син әти. Һәм миңа башка әти кирәкми дә. Мин биологик әтине табарга, туганнарымны барларга телим. Ләкин син каршы килсәң, мин бу эшкә алынмаячакмын. -Әниең беләме соң? Ул ни әйтер икән?-Юк, әнигә әйтмәдем. Ул бит минем тормыш белән ботенләй кызыксынмый. Миңа синең ризалыгың кирәк, әти. -Алинә, кызым, син үз тормышыңа үзең хуҗа. Мин сиңа каршы килмим. Алай гына да түгел, бу төенне әллә кайчан чишәргә кирәк иде, дип уйлыйм. Син кайчан бу эшкә алынырга уйлыйсың?-Мин интернет аша белештем, адресларын таптым. Җәйге каникулда, дип торам.- Кызым, бер эшне дә әниеңнән яшереп эшләмә. Әниең белән җайлап сөйләш, кирәк булса, мин дә үз фикеремне әйтермен.Алинә әтисенә татлы йокы теләп, үз бүлмәсенә, Илдар улы Илнар бүлмәсенә юл алды. Улы төш күреп ахрысы, елмаеп ята, өстенә ябынган юрганы аяк очында ук. Илдар әкрен генә юрганны тартып улы өстенә салды. -Улым, син дә үсеп җиткәч, үз әтиеңне эзләп китәрсеңме икән? - Илдарның улына текәлгән күзләреннән ике яшь тамчысы тәгәрәп юрганга төште. ТӘМАМ.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас