Литература
9 Июня 2025, 07:00

Пар каен

5 өлеш. Уңган да хатын инде бу Фирая, дип уйлап куйды, Рәсимә, капкадан килеп керүгә. Шәһәр дачасы, диярсең, ишек алды шау чәчәктә, янбакчасында алмагачлар, чияләр арасында элмәле атынгычлар, гамаклар, бер читтә бала- чагага уйнарга комлыгы да бар.

Пар каенПар каен
Пар каен
Уңган да хатын инде бу Фирая, дип уйлап куйды, Рәсимә, капкадан килеп керүгә. Шәһәр дачасы, диярсең, ишек алды шау чәчәктә, янбакчасында алмагачлар, чияләр арасында элмәле атынгычлар, гамаклар, бер читтә бала- чагага уйнарга комлыгы да бар. Абзар- куралары да ике катлы итеп эшләнгән. Болдырдан өйгә керүгә евроремонт ясалган бүлмәләргә аһ итеп куйды. Юк, кара көнчелек уты түгел, үзенең дусты, классташының тормышына, булганлыгына, байлыгына соклану иде ул.-Әйдә, Алинә үскәнем, мин сиңа юыну бүлмәсен күрсәтим әле, юынып алыгыз да капкалап алырбыз. Иртәнге генә аерткан каймак белән тары кыстыбые ашарбыз. Рәсимә, исеңдәме, башлангычта укыганда бер көн синең әниең пешерсә, икенче көнне минем әнкәй шуны пешерә иде. Мәрхүмәкәйләр бик дус булдылар, урыннары җәннәттә булсын. Тары кыстыбые пешергән саен сине дә искә алам.- Исемдә булмаган кая! Яшь барган саен, балачак, авыл, әткәйләр ешрак искә төшә икән ул. Күңел гел авылга тарта. Күзгә чагылган һәр әйбер шалт итеп баштагы компьютердан шуңа ошаган очракларны эзли башлый.Фирая өстәл көйләгән арада, Рәсимә стенадагы фотосурәтләрне карады, бүлмәләрне күзәтеп чыкты.-Ходай синнән бәхетне жәлләмәгән, Фирая, әйеме. Күз генә тимәсен. Ул Мирасны әйтәм әле. Мәктәптә бәләкәй генә тәкәрлекле малай иде. Ә хәзер нинди ир,ә?-Үзем тәрбияләдем бит мин аны,- Фирая кычкырып көлде. - Миңа берәрсе син Мираска кияүгә чыгып, өч бала үстерәсең дигән булса, мәңге ышанмас идем. Менә бит язмыш, маңгаебызга язылган булгандыр инде.- Хатынның бәхетле булуы ирдән тора диләр шул.-Хатынның гына түгел,дускаем, ирнең бәхете дә хатыныннан тора. Менә син үзеңне кара инде. Бер ялгызың бер бала үстерәсең. Ишшу ул кыз бала. Нишләп син бәхетеңне сынап карамадың? Теге вакытта әйттең инде китте, дип. Китсә соң. Дөньяда ир беткәнме? Бер чык, ике чык. Үз бәхетеңне тапканчы чык. Алинәгә дә бер үзе үсү нәрсә бирә? Ул ни атаның нәрсә икәнен белми, ни апай- энекәшләрне аңламый. Түлке ир дип аталучылар барсы да ата да була алмый, ир дә була алмый. -Ой,Фирая, җитте, җитте! Миңа хәзер акыл кермәс инде, булганы чыгып китәргә мөмкин.-Үпкәләмә инде, сине якын иткәнгә, яратып сүгәм мин сине. Фирая йөгереп килеп, Рәсимәне үпкәләтмим, дигәндәй, иңнәреннән кочып алды. - Булды, дускаем, дәшмим, молчок, дип бармакларын иреннәренә куйды.Чәй артында Рәсимә авылга бөтенләйгә төпләнергә кайтуын, тулай торактагы бүлмәсен сатуын, шул акчага әниләренең йортын ремонтлатып, берәр төрле үз эшен ачып җибәрергә теләвен сөйләде. Фирая, аның тәвәккәллегенә шак катып карап утырды.-Бик дөрес эшләгәнсең. Хәзер авылда да тормыш бер дигән. Эшлим дигән кеше җаен таба. Менә минекен кара. Кайчандыр, матай алырга хыялланып йөргән иде. Аның бит ул вакытларда акчасы булса, товары юк иде. Хәзер утырып чыгып китәргә җиңел машинабыз, печәнен утынын кайтарырга иске булса да йөк машинабыз бар. Печәнне дә чалгы белән чапмыйбыз, бакчаны дә кул белән казымыйбыз. Мотоблок, кул тиватор, әй, аларны Мираскаем үзе генә белә. Әле шулар белән дә хәйран акча эшли бит ул! Кешегә бакчасын да сөрем бирә, печәнен дә кайтара. Хәтерлисеңме икән, теге заманда расчутны ярты белән ясыйлар иде. Мескенкәйләр, шул аракы аркасында күпме алтын бәясе ирләр җир куенында ята. Спились, малай. Ә хәзер андый хәл юк. Бар эш тә акча белән түләнә. Әле бер көнне Мирас сөйләп тора, бер танышы мунча миллеге ясап, Мәскәүгә илтеп сата икән. Үзе сатып утырмый инде, оптом бирә икән. Бигрәк тә имән миллеген яратып алалар икән. Мин дә тотынып карыйм, ди.Фирая Рәсимәләрне олы кунакларны озаткандай, үзе салган ипиеннән башлап, кыярын, бәрәңгесен,суганын, хәтта суеп катырылган үрдәген сумкага тутырып өйләренә кадәр озатып куйды.Ир- атның хәтере төшкә чаклы гына, диләр. Анысын кем белсен инде, әмма Таһирның йөрәген җилкендереп кыбырсыткан Рәсимә образы аның куңеленнән җуела барды да, бөтенләй хәтереннән чыкты. Еллар үз агымы белән, бормалары, ерымнарына кереп, кара урманнарда бераз адашып, әкрен генә акты. Фирая гына Рәсимәнең гаилә бәхете татымыйча сулуына бик пошынды. Ире белән сөйләшеп, үз авылларыннан булмаса, якын тирәдәге авыллардан әйбәт холыклы, эшчән ир табып, димләргә кирәк дигән карарга килделәр. -Мираскаем, тимерне кызуында сугарга кирәк. Рәсимә авылга бөтенләйгә дип кайткан бит. Өен яңартырга уйлый, ир-атсыз бу кадәр эшне башкарып чыга алырмы? Давай, матурым, уйла. Синең башың яхшы эшли.-Чынлап та, Фирая, хатын кочагында эретелмәгән туң май кебек ирләр күп инде ул. Ә Рәсимә үзе ни ди соң?-Аннан сорап тормыйбыз инде,җаным. Ул тәки теге кыргызынмы, казахынмы уйлап саргаеп яшәячәк. Димләгәч, таныштыргач, бер ятып йоклагач, яратыр, яратмый кая барсын.-Яратасың да инде син кызган тимерне кыздырырга. Кил әле яныма, тәти кошым, кешеләрне яраттырганчы, башта үзеңне яратыйм әле.Мирас, хатынын биленнән кочып, муенын үбеп алды, аның чәнечкеле мыеклары Фираяның колак яфракларын кытыклады, эш коралы тотып кытыршыланган куллары хатынның күкрәкләрен назлады. -Ике карт җүләр, ишекне дә бикләмәгән икән бит без. Кеше мазар килеп кергән булса.Фирая, тиз генә диваннан торып, юыну бүлмәсенә юнәлде,. Мирас ул арада яткан җиреннән стеналарны дер китерерлек итеп гырлап, йоклап та китте.Атна- ун көн узуга Мирас үзләренә бер танышын ияртеп кайтты. Чайковский шәһәрендә гомер кичерүче Илдарның аталары узган заманда күчеп киткән булганнар. Картларны, васыятьләре буенча, авыл зыяратына кайтарып күмгәннәр. Ә Илдар берничә елга бер мәртәбә ата- анасының каберләрен күреп дога кылырга дип авылна кайта икән. Зыярат печәнен чабарга менгән Мирас аның белән әнә шулай танышкан. Авылда якын туган- тумачасы калмагач, ул шул көнне үк кире китәргә ниятләгән. Гөнах шомлыгы диярсең, машинасының кайсыдыр җире шакылдый башлаган. Төшке ашны ашап алгач, Илдар үз язмышы белән таныштырды. Тыштан дөньядагы иң бәхетле кеше бу, дип уйласаң, ялгышасың икән. Илдар да шундый тыйнак, уйчан моңсу күзләре генә эчтә бик тирәндә авыр кайгы- хәсрәт яшеренгәнен искәртә. -Мин кичергәннәрне Ходаем беркемгә дә күрсәтмәсен. Юл фаҗигасенә очрап бердәнбер улымны һәм хатынымны югалттым. Уналты ел узды бу хәлләргә. Ләкин бар да бүген генә булган кебек. Гаиләм белән бергә үлгән булсам, мин иң бәхетле кеше булыр идем. Никтер Ходай мине үз янына алмады. Интексен әле, диде микән.-Кем гаепле иде соң? Әллә утырып чыктыңмы? - Фирая бу хәлләрдән күз яшьләрен тыя алмыйча, елап җибәрде.- Юл кагыйдәләрен бозып, каршыбызга бензовоз килеп чыкты. Бер мизгел эчендә бар да бетте. Ни хатынны, ни улымны күмә дә алмадым, өч ай комада ятканмын. Бик озак аякка баса алмадым. Әткәй белән әнкәй минем гаиләмне соңгы юлга озатканнар, бәгырьләрем, аннары мине сабый бала кебек карап, аякка бастырдылар. -Хәзер кем белән яшәп ятасың инде. Икенче гаилә коргансыңдыр бит.Фираяның баш компьютеры тиз арада Илдар белән Рәсимәне таныштырып димләү турында уйлый башлады.-Әнкәйләрне соңгы юлга озатканнан бирле бер үзем. Беркемне дә күңелем тартмый. Картайдым инде, сәламәтлек тә яхшы түгел.-Юк, туганкай, син дөрес уйламыйсың. Мирас та Фираяның тел төбен аңлап алды. - Бик олы кайгы кичергәнсең, Ходаем сабырлык бирсен. Түлке үлгән артыннан үлеп булмый. Без мәрхүмнәрне искә алыр өчен җирдә яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә бар тереклекне пар итеп яраткан. Үсемлекләрне, җанварларны, кошларны, кешеләрне. Фирая, карале, бар кереп чык әле Рәсимә янына. Без монда Илдар белән мужикларча сөйләшеп алыйк әле.Фираяның нинди ният белән кергәнен башта Рәсимә аңламады. Аннары кычкырып көлде. Көлеп туйгач, пыр тузып, дустын сүгәргә кереште.-Кемнән генә ишетсәм дә, но синнән моны көтмәгән идем. Фирая, сүз минем турыда бара түгелме соң? Бер белмәгән кешегә димләп кияүгә чыгарга! Двадцать первый век,дускаем, ишетәсеңме?!-Чәрелтәмә әле шул хәтле. Башта тыңлап бетер син. Беренчедән, тамыры белән үзебезнең авылныкы. Эчми, тартмый, квартирасы, машинасы, дигәндәй. Хатыны белән улы авариядә үлгән. Бик кызгандым мин Илдарны.-Ә мине кем кызганыр икән. Мин монда базарда сатыла торган сөтсез кәҗәмени?-Рәсимәкәем, тора бара бер берегезгә җайлашырсыз. Яшең бара, балаң бар. Аны ата-ана бергә тәрбияләргә тиеш.-Вот-вот! Ә Алинә каршы килсә? Аның хәзер шундый чагы башлана.-Ничава, мин өчне үстердем. Оныкларым дә үсеп килә. Алинә белән уртак тел табармын мин. Әйдәле, дускаем, бер кереп, күреп кенә чык. Сине бүген тотып кияүгә бирергә җыенмыйбыз бит. Танышыгыз, аралашыгыз.Сүз иярә сүз чыгып, Рәсимә караңгы төнгә чаклы Фираяларда сөйләшеп утырды. Артыннан кызы Алинә эзләп кермәгән булса, күпме утырыр иде, билләһи…
Әйтергә генә җиңел ул, димлибез, кияүгә чык дияргә. Гомер эчендә бер күрешмәгән, белмәгән кеше белән гомереңне тот та бәйлә имеш. Менә Таһир аның янында калган булса, я шундый карарга килеп, аерылып кайтып керсә, белер иде ул ничек сөйләшергә! Их, бар бит шундый бәхетле хатыннар. Нишләп миңа Ходай Таһир белән язмышыбызны иртәрәк очраштырмады икән. Ә бит мин аңа ошадым! Алинәне дә ошатты бугай. Югыйсә, кемнең ире гомер күрмәгән бер хатынны бер белмәгән җиргә илтергә дип төнгә каршы хатын кочагыннан чыгып китсен инде. Хатыны җүнле түгелдер әле. Рәсимә барган җиреннән туктап калды. Ну хыялый инде мин,ә кызым. Телефонын алмаганмын бит. Вот дура дык дураа!-Әни, син минем белән сөйләшәсеңме? Нәрсә дисең, аңламадым . Телефоның кулыңда бит!-Причем минем телефон! Аның телефонын дим. Номерын!-Мама! Кемнең номерын!-Кызым, Таһир абыеңның телефонын, Таһирның, дим!-Ә безгә аның телефоны нәрсәгә? Әллә Казанга кире кайтабыз?Алинә шатланып, кулларын чәбәкләп куйды. Авыл матур, төзек, яшеллеккә күмелеп утырса да, Алинәгә монда күңелсез иде. Шәһәр шау- шуына өйрәнгән, шәһәр ритмында үскән кыз авылда әле дуслар да таба алмады, үзеннән ике яшькә кече бер кыз белән сөйләшеп кенә йөри.-Нинди Казанга кайту инде, кызым. Бүлмәне саттык, анда хәзер безнең бернәрсәбез дә калмады. Без синең белән деревенскийлар! Кара син нинди тыныч матур төн. Шәһәрдә мондый тынлыкны күргәнең бармы? Көне- төне дырк- дырк трамвае тыкылдый, кешесе кырмыска кебек чабыша. Тәмам туйган икәнмен мин шәһәрдән.- Уф, әни, әле бер ай да юк монда кайтканга. Мин инде чыгып качардай булдым. Нәрсәсе ошасын инде авылның. Монда бит скучно. Ску- ко-та! Беркая барырга юк. Кибеткә барасың- барысы сине таный, ә, син Рәсимә кызымы ,дип, һәрберсе допрос ясый. Суга барасың- тагын сорыйлар - син Рәсимә кызымы, син Рәсимә кызымы? Әнә үзең дә зарланасың ич, кибеттә тегесе юк, бусы юк, тагын Актанышка барырга кирәк, дисең.-Авылның проблемалары бар инде. - Рәсимәнең кызы әйткән сүзләрдәнме, әллә үзе дә шулай уйлый идеме, бераз кәефе төште.- Аның бит әле яллыйм дисәң шабашниклары, төзүчеләре дә юк монда. Менә Таһир абыеңның телефонын язып алмаганмын бит, аңгыра баш, ул ярдәм итәр иде. -Миңа да шундый ошады Таһир абый. Вот шундый әтием булса! Бөтен сүзен дә тыңлар идем мин аның.Алинә, кинәт кенә әнисен култыклап алды.-Әйт әле әни, минем әти кем, һәм ул кайда? Мин инде кечкенә бала түгел. Мин дөреслекне белергә тиеш.Сүзнең мондый борылыш алуын һич көтмәгән иде Рәсимә. Башта ни әйтергә белми, бала вакытта, кызына, синең әтиең летчик иде дип алдаганы исенә төште. Юк, болай әйтергә ярамый. Чынын сөйләсәм аңлармы? Әгәр аңламаса һәм мине гаепле дип санаса? Өйдән чыгып китсә? Хәзер бала- чага ике уйлап тормый, зур үстем дип ишеген шартлатып ябып чыгып китәргә дә күп сорамас.Алинә җавап көтеп тын гына яныннан атлый. Рәсимә, эченнән генә Аллага тапшырдым, дип, үзенең йөрәк серен кызына ачты.Кызы Рәсимәнең сөйләгәнен бүлдермичә тыңлап бетерде дә, ну әни, син настоящая женщина, дип, аяк очларына басып, әнисенең бит очыннан үбеп алды.-Исәнме икән ул минем әти, син ничек уйлыйсың? Давай "Жди меня" га язабыз, әни. Бәлкем ул синең адресны югалткандыр. Минем барлыгымны да белми значит ул. -Кызым, исән булса да, аның инде башка гаиләсе, балалары бардыр. Без эзләп табарбыз да, аның гаиләсе җимерелер. Ә анда балалары күп булса? Күпме ятим калачак. Син шуларны да уйла. Безне яраткан булса, кайтыр иде, эзләп табар иде. Алинә, ә сиңа минем белән рәхәт түгелмени!?- Рәхәт, тик әтиләре булган дус кызларым миннән намного счастливее. Аларга әтиләре бар сораган әйберсен алып бирә. Барсының да машинасы бар.-Машина дигәннән, кызым, мин дә машина алырга уйлыйм бит әле. Безгә хәзер ремонтка күпме расход буласын санарга кирәк тә, калганына машина, сиңа крутой смартфон, киемнәр алырбыз. Мин бит инде әллә кайчан правага укыган идем. Йөртә белән микән хәзер, онытмадым микән? Кап- караңгы төн булуына карамастан, Алинәнең авызы колакларына кадәр ерылуын сизде әнисе. Алинәнең йөрәге булачак машинаны, яңа смартфонны, матур киемнәрне күз алдына китереп дөп дөп тибә башлады.Авыл урамын кат- кат әйләнеп кайтып, хыял канатларында икесе дә татлы йокыга талдылар. Әллә йокладылар, әллә юк, каты итеп ишек дөбердәткән тавышка куркынып уяндылар.-Вәйт шәһәр ялкаулары! Торыгыз, күтегезгә кояш төшкәнче кем йоклый җәй көне? Рәсимә, кызым Алинә, башта сиңа әйтим әле. Син бик акыллы бала. Әниеңә тормыш алып баруы бик авыр. Ник дисеңме? Хәзер аңлатам , балам.Чөнки әниең ялгыз, аның терәге юк. Менә ремонт ясарга торасыз. Такталар кайтарттыгыз,дие. Аларны кем ташыр? Әниеңнең пары булса, бер башыннан ул, икенче башыннан әниең күтәрер иде. Акча биреп, яллатып эшләтергә була. Ну акча су кебек бик тиз бетәчәк шул. Әниеңә пар булырдай, сезнең икегезне дә яратырдай кеше бар, кызым. Әгәр син каршы килмәсәң, Алинә, без әниеңне Илдар абыең белән кушылдырыр идек. Бик әйбәт кеше. Улы белән хатыны авариядә үлгәннәр. Алинә, син инде бала- чага түгел, уйла,кызым, бик яхшылап уйла.- Фирая тирән итеп сулап куйды.Йокысыннан уянып та җитмәгән Алинәнең өстенә бер чиләк салкын су койдылар мени! Менә сиңа, әни, машина, менә сиңа,Алинә, смартфон. Бетте болай булгач, бар да бетте. Бер мужик безнең өйгә хуҗа булып кереп утырачак. Әни ни уйлый икән, дип әнисенә күз салды.Рәсимә, тәрәзәгә карап, уйга баткан. Нәрсә дисен соң ул, дөресен әйтә бит Фирая. Таһир дип авыз суын корытканчы, әллә язмышны сынап карыйсымы икән? Яшем дә бара. Акчасызлык, эшсезлек тә чистый җелеккә үтте. Әле Алинәне үстерергә кирәк бит. Әнә ничек сөйләшә хәзер. Алинә нәрсә дияр бит. -Рәсимә, дускаем, син ачуланма инде, яме. Без Мирас белән сиңа чынлап яхшылык кына телибез. Яшьләр авылдан чыгып китә торган заманда авылга сезнең кайту ямь өстәде. Чын менә, урамыбыз ук тулыланып, яктырып китте. Урамдагы хуҗасыз өй ул мәет чыккан өй кебек бит.- Ни дияргә дә белмим. Башым катты чистый. Күңелем белән, чем черт не шутит, дип, әллә сынап караргамы димен, язмышымны. Ә берни дә килеп чыкмаса? Кызым алдында нинди җавап тотармын? Ул мине аңлармы соң?-Әни, син аны өйгә алып кайтсаң, мин интернатка китәм, белеп тор! Какой- то мужик будет тут хозяйничать.-Абау,Алинә, бу нинди сөйләшү! Әни кешегә шулай әйтәләрмени! Син үзең кыз кеше. Бер- ике елдан танауыңа егетләр исе керә башлагач, ни әйтерсең икән? Әниең хатын-кыз бәхетенә имеет право наканис,ә? Син әниеңнең йөрәгендә нинди утлар януын беләсеңме икән? Төннәрен йокламыйча, сине кулыннан төшермичә, училищеда укыды, үзе ашамаса ашамады, сиңа булсын, дип яшәде. Әниеңнең кинога я концертка барганын хәтерлисеңме син? Юкмы? Әә! Ә сине курчак театрына, зоопаркка, аттракционнарга йөртте! Кайчан гына телефоннан сөйләшмик, гел Алинә, Алинә. Алинәгә Фирая апасының турыга бәреп әйткән сүзләреннән, оят булып китте, ул эчке күлмәктән генә, йөгереп барып, әнисен кочып алды.-Әни, ачуланма, прости пожалуйста. Керсен безгә ул абый. Мин тоже әниемә бәхет телим,Фирая апа, диде дә, кыз, үксеп елап җибәрде.Рәсимә дә кызын кочаклаган килеш бик озак елады. Үзенең балачагын, әти- әниле чагын, Казанда яшәгән елларын, кызының тормыш юлын, юлда Таһир белән булган төнге маҗараларын- барысын да кабат исенә төшереп, үткәне белән саубуллашкандай, елады ул.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас