Литература
5 Июня 2025, 10:00

Пар каен

Әсхия Абдуллина-Костикова. 3-4 ӨЛЕШ. -Рәсимә, гафу ит инде мине, әллә ничек килеп чыкты. - Таһирның пышылдап кына әйткән сүзләренә Рәсимә җавап бирмәде, бары тик башын ирнең киң җилкәсенә салды.

Пар каенПар каен
Пар каен

-Рәсимә, гафу ит инде мине, әллә ничек килеп чыкты. - Таһирның пышылдап кына әйткән сүзләренә Рәсимә җавап бирмәде, бары тик башын ирнең киң җилкәсенә салды.

 

Рәхәт иде аңа. Нигә шунда бар дөньясы казалып  китми. Машина дискысыннан йомшак кына музыка агыла. Кызы арткы утыргычта изрәп йоклап ята, ә ул янындагы ирнең көчле җилкәсенә ятып ял итә. Таһир күзләрен юлга текәп сүзсез генә үз уйларына бирелеп барган җиреннән, башын бормыйча гына, Рәсимәне кочаклап алды.

 

Кая барам соң мин? Ни эшләдем, үз гомеремдә бер мәртәбә дә хатыныма хыянәт иткәнем булмады, ничек үземне йөгәнли алмадым? Әллә бу хыянәткә керми микән? Юктыр, кермидер хыянәткә. Минем бит любовницам юк. Очраклы гына килеп чыкты бу хәл. Ә Зөлфия сизсә? Сизәргә тиеш түгел, сиздермәм, юлдан кайту белән ваннага чумармын. Юлда күпме кеше утыртып йөреп, мондый хәлнең булганы булмады. Ничек килеп чыкты соң әле бу? Ә Рәсимә шәәп! Сусаган назга. - Таһир Рәсимәне үзенә табарак тартып китерде дә, аның чәч  бөртекләрен иреннәре белән кысып уйный башлады.

 

Рәсимә дә кайнарлыгыннан кызышып, кулын Таһирның тезенә куйды. 

 

-Рульдә икәнеңне онытма,- диде ул ярым пышылдап. Музыка белән кушылган пышылдавы Таһирны бөтенләй сихерләде.

 

Кайнар иреннәр кабат бер- берсенә үрелде, Таһир башны җуйганчы,дип, машинаны юл читенәрәк чыгарып туктатты.

 

Рәсимәнең :

 

Кайчан кайтып җитәбез?- дигән соравын иреннәре белән каплады. Юк, Таһир каядыр кайтып җитү турында уйларлык хәлдә түгел. Атналар буе юлда йөреп арыган тәне наз сорый, наз көтә, шашып-шашып үбешәсе, яратышасы килә. 

 

Таһирның, чыгабызмы, дигән соравына, Рәсимә дә ризалык белгертеп баш какты. Машина ишеген ачкыч белән бикләп,обочинага төштеләр. Монда тездән югары үскән үлән чабылмаган, аңа төнге чык төшкән. Шулай да сөю кайнарлыгы белән янган ике җан, ике тән үлән салкынлыгын тоймады. Үләннәрдә ауный- ауный тәмам хәлдән тайганчы яратыштылар, җәйгә  таң сызылып килгәнне дә сизмәделәр. Икесенең дә тәннәренә рәхәт арыганлык, җиңеллек таралды. Рәсимә тузгыган чәчләреннән чүп үләннәрне аралый- аралый, Таһирга күз салды. Янында ятучы  Таһирның шәрә буй сыны ымсындырып тора. Күзләрен йомып йокыга китеп баручы Таһирны сак кына ирен очларыннан үбеп алды һәм,

 

-Безгә кузгалырга вакыт, синең назларыңны гомерем буе йөрәгемдә саклармын. Рәхмәт сиңа,Таһир, - диде. -

 

Сөю- сөелү мизгеллэре ничек кенә рәхәт булмасын, чынлап та, кузгалырга кирәк. 

 

-Рәсимә, син миңа үпкәләмисеңме? Сиңа начар булмадымы?- дигән сорауларына, Рәсимә, бала- чага кебек чытлыкланып көлде һәм, шундый начар булды, кабатлануын сорыйм, дип, яткан урыныннан тора башлаган Таһирны этеп екты да үзе машина янына торып чапты.

 

Бикле машина эчендә йоклап яткан кызы Алинә дә уянган икән.

 

-Әни, сиңа ни булды? Син кайда идең. Ә шофер абый кая?

 

- Беркая да булмадым,кызым! Күрәсеңме, яңа көн туа. Әнә, офыкка кара әле, нәни кояш тау артыннан сине сәламли. Бу яңа көн безгә бәхет алып киләчәк!

 

Рәсимә, машина янында бөтерелеп алды да кызы яныңа арткы утыргычка кереп утырды. Ул арада, өстенә үлән сутына буялып беткән футболкасын кигән Таһир дә машина янына менеп җитте.

 

-Безнең принцесса да уянган икән. Хәерле иртә, Алинә. Кәеф ничек?

 

-Әйбәт. Ә без кайчан авылга кайтып җитәбез соң инде. Шундый ашыйсы килә.

 

-Биш минут, Алинушка, биш минут! И мы будем на месте.

 

Чынлап та, авылга ерак калмаган икән, тиздән  таң әтәчләренең сәламенә аларның машина тавышы кушылды. Авылның тып-тын урамына тиздән яңа сауган сөт исе таралачак, уңнан хуҗабикәләрнең ишек алларында каз- үрдәкләре уянып, кыйнылдаша башлаячак, аннары бик важный гына атлап, сыерлар көтүгә җыелачак. Алар артыннан бәэлди-бәэлди сарыклар теркелдәячәк. Сарыклар исенә төшүгә, Рәсимә елмаеп куйды. Карале, сагынган икән бит ул шул сарык бәэлдәүләрен, бәләкәй бәрәннәрнең сикереп уйнауларын,сыер мөгрәүләрен. Ә казларның кыйгылдашуы, үрдәкләрнең бакылдавы. Музыка икән бит. Авыл музыкасы. 

 

-Сулга, Таһир, безгә сулга. Көл урамында безнең безнең төп нигез.

 

-О, нинди кызык урам исеме! Көл урамы. Әллә Кол урамы булганмы? Казандагы Кол Шәриф, Кол Гали кебек?

 

-Точно көл урамы. Дөрес хәзер спорт урамы дип атала. Һәрхәлдә өйдәге күрсәтмә тактага шулай язылган.

 

- Булды, кайтып җиттек, Аллага шөкер.

 

Менә шушы була инде хәзер безнең йортыбыз. Ничего, төзәтәсен төзәтеп, рәтләсен рәткә кертербез без аның. Таһир, сиңа бик зур рәхмәт. Өйгә чакырмыйм. Озак еллар кеше тормаган өйне җыясы,юасы бар. Гаеп итмә, мине начарлык белән искә алма. Хуш.

 

-Мин миннән шулай җиңел генә котылмакчы буласыңмы? Юк инде, давай сумка белән арбаңны. Ач ишегеңне. Синең ишеткәнең юкмени, буш өйгә җеннәр ияләшә, дигәнне. Может анда пәриләр туй ясап ятадыр, безнең кебек. - Таһир елмаеп, Рәсимәгә күз кысты. - Буш өйгә беренче булып, ир- ат керергә тиеш.

 

Таһир, тамагын кырып, ишекне киереп ачты да, - Йорт ияләренә сәлам бирдек, бисмилла, диде.- Хәзер сез керсәгез дә куркыныч юк. Җеннәр миннән куркып, чыгып очтылар.

 

-Әни мин куркам. Нинди җеннәр ул. Элек әби булганда җеннәр юк иде бит.

 

-Кызым,Таһир абыең шаярта. Бернинди җен- пәриләр юк монда.- Син дә йөрисең бала- чага куркытып, дип Таһирга усал итеп карап алды.

 

-Таһир, тагын бер мәртәбә рәхмәт. Әйдә, машинага хәтле озатам үзеңне. Алинә, син пока бер нәрсәгә дә кагылма, башта бар нәрсәне юып чыгарырбыз. Мин Таһир абыеңны озатам да керәм.

 

Верандага чыгуга, Таһир Рәсимәне кочагына алды. 

 

-Әллә синең янда гына калыйм микән. Нәрсә диярсең,ә?

 

-Тузга язмаган сүзне чын булса да сөйләмә, диләр. Синең гаиләң, хатының, кызың бар. Без бәхетсез булган кебек синекеләр дә бәхетсез булуын теләмим. Хуш,Таһир. Безне оныт. Юлда башка андый ялгышларга ясама.

 

Таһир китте. Машина төтене исе, авылның иртәнге саф һавасын бозып, әле хәйран вакыт, авыл урамында эленеп торды.

Асфальт юлдан машина тәгәрмәчләре тиз тәгәри инде. Әле генә Рәсимәне пар каен ышыгында кочагында назлаган Таһир шул урынга килеп тә җитте. Йөрәге урыныннан купкандай, дөп- дөп тибә, кисәк кенә тавышы да карлыгып китте. Эчке бер дулкынлануны басарга  кирәк, болай булмый, дип,  ир машинаны юл кырыенарак чыгарып, туктатты  Гадәттә юлдан Таһир хатынына үзе шалтырата иде. Бу юлы да шулай булыр дип уйласа да, юк, җегәре җитмәде, әллә курыкты, белмәссең. Телефонны кулында әйләндергәләп тотып торды да, янындагы утыргычка ташлады һәм машинадан чыгып, күтәрелеп килүче кояшка кул болгады, уңга- сулга боргаланып, тәнен язып алды. Шул чак өстендәге футболкага күзе төшеп, чүт артка авып китмәде. Бөгәрләнеп йомарланып бетүе генә җитмәгән, помада эзләре, сытылган җиләк таплары, яшелле- зәңгәрле сызыклар аермачык ярылып ята! Бу хәлдә өйгә кайтып керү казылган кабергә  тере көе кереп яту белән бер булачак. Ярый әле машинасында үзе белән һәрчак ветровка курткасын йөртә. Таһир тиз генә курткасын алып киде, аның замогын муенына кадәр күтәреп эләктереп куйды дә машина көзгесеннән йөзенә күз салды. Вәйт ичмаса, чырай, төк баскан йөзенең бер нуры калмаган, күз кабаклары шешенгән, алжыганлыгы әллә каян ук сизелеп тора.

 

Таһир машинасында утырды да сәгатенә күз салды. Бу хәлендә ул Зөхрәсе каршына аайтуны күз алдына да китерми. Хатыны аны һәркөн чип- чиста итеп юылган, үтүкләнгән киемнәр кидереп эшкә озата бит. Әле ул һәрчак, юлда кем очрамас, ни булмас, дип, Таһирның үзенә дә әйтеп тора. Менә, буласы булды инде,хатын, дип кайтып керсенмени инде? Шул уйлары белән Чаллысына кайтып та җитте ул. Сөембикә проспектында якын дусты Идрис яши торган йорт янында туктап, аңа шалтыратты.

 

-Сәлам, кордаш. Синеке өйдәме или сменадамы?

 

Иртә таңнан сәер сорау белән сүз башлаган дустын Идрис тозлап борычлап сүгеп, сиңа ник кирәк әле минем хатын, дип соравына сорау белән җавап кайтарды.

 

-Кызмале син. Хатының кирәкми миңа, өйдәме дип сорыйм гына.- Юк? Алайса сезгә керергә буламы? Юк дисәң дә керәм инде болай булгач.

 

Идриснең җавабын тыңлап тормады, тизрәк подьездның домофонына басты. Ишек ачылуга, йөгерә атлый өченче катка менеп тә китте. 

 

-Көн тумаган, ни эшләп йөрисең монда. Әллә берәр хәл булдымы?

 

-Булды хәлләр,Идрис, булды. Иртүк өйгә кайта алмыйм, ачуланма, сиңа кердем.

 

Таһир Казаннан башланган юл маҗараларын тулысы белән дустына сөйләп бирде дә, инде нишлим, дигәндәй, аның йөзенә текәлде.

 

-Дааа, брат, ишкәнсең икән ишәк чумарын. Ә берәр төрле чир ияртсәң? Тормышың бетте дигән сүз. Мәктәптән үк беләм бит мин сине. Шул Зөхрәне дүртенче класста укыганда озатып йөри башлаган идең бит.

 

Таһир, балачак мәхәббәтен искә төшереп башын аска иде. Әйе, ошатты шул ул үзеннән бер класс түбән укыган Зөхрәне. Бер сүз әйтмичә артыннан өйләренә хәтле озата бара иде бит. Бер тапкыр да сумкасын да күтәрешкәне булмады булуын. Хәер, Зөхрә аңа портфелен тоттырмас та иде ул чакта. Бары тик җиденче класста гына чын- чынлап дуслашып киттеләр алар. Зөхрә укытучы кызы, ә Таһир гап- гади колхозчы малае булса да, башлангыч классларда бөреләнгән сөю гөле әнә шулай көттереп кенә чәчәк атты. Таһирны армиягә озатып, аннан кайтканын көтте бит Зөхрәсе, клубларга кичен чыкса да, башка егетләргә күз салмады, намусын саклады. Таһир армиядән кайтуга, озакка сузмыйча туй ясадылар. Ул үзе да бүгенгәчә хатынына тугрылыклы ир булды.

 

Идриснең, :Инде нишләргә уйлыйсың, дигән соравына, курткасын чишеп җибәрде. - Синнән футболка сорап торырга кердем. Болай кайтып керсәм беттем.

 

-Ул хатынның телефон номерын сөртеп ат. Исемеңне оныт, ишетсен колагың.

 

-Мин аның телефон номерын белмим дә. Юк инде, башка андый хаталардан Ходай үзе сакласын.

 

-Матри, тукран тәүбәсе булмасын. Бер ялгыш сукмакка кергәч, чыгуы авыр була, диләр. Идрис дустыннан шаркылдап көлде һәм аның җилкәсенә учы белән шапылдатты да, : Бар, ваннага кереп юынып чык, юкса үзеңнән сасы кәҗә исләре килә, аннары чәйлап алырбыз, дип кухняга юнәлде.

 

Таһир юынып- кырынып, Идриснең футболкасын, шәрә тәненә джинса чалбарын киеп, өстәл янына чыгып утырды. 

 

-Синең алып куйган акбашың юкмы, Идрис? Миңа стрессны снимать итәргә иде. Машинаны сезнең йорт янында калдырып торырмын да кич килеп алырмын.

 

Бер утыргач, бер яртыны каплап та куйдылар. Аракы сөреме баш миенә үтеп кереп, төне буе йокламаган Таһирны тәмам изрәтте. Ул, трусигы, футболкасы салынган пакетны да алырга онытып, өенә кайтып китте һәм чишенеп тә тормыйча, йокы бүлмәсенә узып, караватка ауды.

 

Кичкә кадәр йоклап, тәмам хәл җыйгач, ваннага кереп, кабат яхшылап юынды. Шунда гына трусигы һәм футболкасы салынган пакетны онытып калдыруы исенә төшеп, йөрәге жуу итте. Джинсы чалбарын, автомат машинага ыргытты да, тизрәк Идрискә шалтыратты.

 

-Син өйдәме? Тиз генә минем киемнәр салынган пакетны мусорга ыргыт. Өйдә түгееел?! Ничәдә кайтасың? Хатының кайтып җитәргә тиеш? Пакет кайда калды, хәтерлисеңме? Кухняда? Идрис! Идрис дим, мин хәзер синең хатын янына чабам! Кирәге юк миңа синең хатыныңның! Аңла инде, пакетны гына алам да чыгып чаба.  Билләһи дим. Идрис, юләрләнмә, син миннән көнлисең штоли хатыныңны? Бүгенге хәл ул бүгенге,Идрис. Просто пакетны гына алам да чыгам. Извини брат.

 

Таһир, арт ягын кычыткан чаккандай, тиз генә киенде дә Идрисләргә дип торып чапты. Үз подьездыннан чыкканда хатыны  Зөхрәне чүт бәреп екмады. Хатыны, аптырап, Таһир, ни булды, Ходаем, дип аптырап, аның артыннан урамга йөгереп чыкты.

 

Таһирның: Зөхрә, хәзер кайтам, биш минут көт, дигәне өйләр арасында адашып юкка чыкты.

 

Курыкканга куш, койрыгы белән биш, диләрме әле. Идриснең хатыны Саниянең исе дә китмәгән ул пакетка. Минем пакет онытылып калган дип тыны бетеп йөгереп кергән Таһирга, шушы пакетмы, дип кулына китереп тоттырды. 

 

-Сания рәхмәт. Кайда калдырдым микән дип борчылган идем. Ярар, китим инде мин. Анда Зөхрә көтеп тора.

 

Артыннан Сания, :Икенче юлы трусигыңны салып йөрмә, Таһир, дип,  кычкырып көлеп калды.

 

Подьезддан чыгуга пакетны мусор савытына атып бәрде дә, бик күңелсез кәеф белән Таһир өенә юл алды. Уңган хуҗабикә Зөхрә ул арада ашарга җылытып, өстәл көйләгән, ишектә ачкыч борылуга гадәттәгечә иренең каршысына килеп басты.Таһирның аны элеккечә яратып үпмәвен, кәефе булмауга юрады. Өстәл артында да сүз ялганмады. Таһир,бик каты арыдым, юл бик авыр булды, дип, залдагы диванга сузылып ятты. Хатынының, әйдә постельгә кереп ят диюенә дә, монда телевизор карап ятыйм әле, дип җаваплады.

 

Иртәнгә тагын Казанга юлга чыгарга заказ булды, шул сәбәпле Зөхрә дә,Таһирга артык сораулар биреп борчымады. Бер атналап, Таһир, хатыны белән якынлык кылырга куркып ятты. Бары тик аноним кабинетта тикшерелеп, үзендә начар чир булмавын тәгаен белгәч кенә, Зөхрәсен элеккечә яратты, назлады. Тормышлары элеккечә матур гына бер агымда дәвам итте.

 

Ничә ел буена кеше яшәмәгән йорт янына машина кайтып туктауны авыл халкы күрмиме соң? Күрделәр, Рәсимәне дә таныдылар. Иртән сауган сыерын көтүгә куган хатын- кызларның авызында авылның бүгенге беренче яңалыгы да Рәсимә иде.

 

-Күрдеңме син,Рәсимә кайтты бит. Төнге унике булды бугай, мин лапас янына чыккан идем, урам яңгыратып музыка уйнатып бер машина үтте. Кем микән дип капка ярыгыннан карадым. Малайкаем, Рәсимә, бер кыз, бер ир кереп киттеләр.

 

-И, яратасың да инде шыттырырга, Луиза! Төнге унике түгел, сәгатьлек ике белән өч арасында кайттылар. Бернинди музыка уйнатмадылар. Теге мужик таксист иде бугай, әйберләрен кертеште дә, китеп тә барды. Точны, любовнигы түгел.

 

-Ә ансын каян беләсең? Әллә үзләреннән сорап калдыңмы?

 

- Сорамасам да беләм. Кинода гел күрсәтәләр. Любовниклар белән кочаклашып, үбешеп саубуллашалар. Рәсимә кул да бирмәде аңа. Ызначит, любовник түгел, вәйт шул.

 

Хатыннар, кызыша- кызыша, яңалыклар белән бүлешергә дип, һәркем үз урамына юл тотты, бары тик Фирая гына, әле бик иртә булса да, Рәсимәләрнең капкасын шакыды. Дөресрәге, келә бавын тартуга, кече капка, аны гына көтеп торгандай, ачылып та китте.

 

Болдырга, капкала кеше барын сизенеп, Рәсимә үзе чыгып басты.

 

Балачак дуслар бер- берсенең кочагына сыенып, бик озак сүзсез тордылар. Рәсимә өйгә дәшкәч, Фирая тупсаны атлап, түргә узды. Өй эчендә бар нәрсә дә хуҗалары яшәгән чакта кебек, тик өй эчендә кеше тора торган өйләрдәге кебек җылылык юк. Һавасы да салкын, баз һавасы кебек.

 

-Рәсимә, кызыңны ал да әйдә безгә барабыз. Өеңне көндез ишек- тәрәзәләрен ачып яхшылап җилләтергә, урын- җирләрен кояшка элеп киптерергә кирәк. Монда үпкә чире алырга була, Алла сакласын . Әйдәгез,әйдә.

 

Аның ,әйдәсен генә көткәндәй, Рәсимә белән Алинә, Фираяларга юл тотты.

 

Дәвамы бар.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас