Таһир, машинасын кабызгач та, кулларын машина руле өстенә куеп, бераз үзалдына уйланып утырды. Нишләде соң әле ул? Гомерендә беренче тапкыр хатынын алдады. Әллә кире өйгә кереп, хатынының җылы куенына сыеныргамы? Заказны отменять иттеләр дип алдаргамы? Әллә мин сине алдадым дип, дөресен әйтергәме? Таһир, ни эшләргә белми, газга басты. Аның бөтен әгзасы бу мизгелдә инде шофер иде. Күзләре юлны күзәтә, куллары руль һәм тизлек тартмасында, аяклары газ белән тормоз башмакларында. Берничә минуттан ул инде Чаллының Уфа-Минзәлә юлы чатында иде. Күңеле дөрес сизенгән икән, Казаннан утырып кайткан юлаучы хатын кызы белән хаман юл читендә басып тора. Таһир, выжылдатып, машинасын алар каршысына туктатты да,
-Мадам, такси подана, садитесь пожалуйста, дип алдагы уң ишекне киереп ачып куйды.
Алинә таныш кешене күргәч, бала- чага кебек, кулларын чәбәкләп,
-Әни, менә әйттем бит мин сиңа, ул яхшы абый дип. Ә син миңа ышанмадың!- диде дә тизрәк машина ишеген ачарга үрелде .
-Алинә, куда лезешь. Ну-ка, отойди от машины. Җүнле кеше төн уртасында Казаннан утыртып кайткан пассажирларны эзләп килми. Мужчина, что вам от нас нужно? Я с вами рассчиталась. Если думаете, что у нас в сумке и тележке что то ценное есть, то глубоко ошибаетесь. Да, я вас разочарую, я одинокая женщина с дочкой на руках без денег, без жилья и уже и без работы. Понятно вам?
Рәсимәнең усал тавыш белән үзенә кычкырганын Таһир сүзсез генә тыңлап торды да,
-Монолог бик кыска булды бит. Мин аны Казаннан кайтканда ук аңладым. Син бит кызыңа Мамадыш тукталышында бер пирожки белэн чәй дә эчермәдең. Одинокая, имеш. Беләсеңме син, дөнья тулганын одинокаялар белән? Бала турында уйларга кирәк, рас бала тапкансың икән. Төнгә каршы бала өстерәп юлга рәхәт тормыштан чыкмагансың инде,билгеле. Әйдә, утырыгыз, илтеп куям авылыгызга. Бала хакы өчен илтеп куям. Талашуны яратмыйм, особенно талаша торган хатын- кызларны.
Шул сүзләрдән соң Рәсимә мыштым гына алгы утыргычка, кызы артка утырды. Бераз юл узганнан соң шофер бер кафе янында туктап, Рәсимә белән кызына ашарга алып чыкты. Тәмам ачыкканнар икән, икесе дә, эх дигәнче, ашап та бетерделәр.
-Тамагы ач усал була, диләр, дөресме икән бу әйтем, тикшереп карыйк әле. Минем исемем Таһир була. Таныш булыйк.
-Мин Рәсимә, кызым Алинә.
-Әни, минем телем бар, мин үзем дә әйтә алам. Алинә,- дип, кыз да сүзгә кушылды.
-Шулаймени! Ә мин сине бөтенләй телсез дип уйлаган идем. Казаннан кайтканда син бит юл буе бер сүз дә дәшмәдең.
-Әни гел ачуланып тора бит. Тегеләй итмә, болай итмә. Анда барма, монда карама.
-Әниең шулай нык усалмы? Болай читтән караганда ул бик усалга ошамаган да кебек.
- Усал түгел инде түгелен. Невезучая ул минем әни. Шуңа ачуы чыга.
-Алинә, кызым, туктат болтовняңны. Таһир абыең юлда бара, каршыга күпме машина агыла, игьтибар кирәк юлда. Всё, булды, дип Рәсимә сүзне туктатмакчы булды.
-Театрдагы кебек әле без сезнең белән. Барабыз да барабыз, тик кая барганыбызны белмибез.
Алинә әнисеннән өлгеррәк булып чыкты.
-Безгә Пучыга кайтырга кирәк. Таһир абый, сез беләсезме Пучының кайда икәнен?
-Пучыга? Кемнәргә кайтасыз сез анда? Пучының кайда икәнен бик яхшы беләм.
-Кемнәргә түгел. Үзебезгә. Әти-әнидән калган үз нигеземә кайтырга булдым. Читтә мине бернинди бәхет тә көтеп тормады, рәхәт тә күрмәдем.
-Гафу ит, әгәр катырак әйтелгән булса. Әти-әниең исәннарме соң ичмасам? Әллә ташландык йортка кайтып барасызмы?
-Ташландык, дип, яңа түгел инде. Элек ут та,газ да кергән иде. Әни үлгәч, аларны өзделәр. Яңадан ялгату кыйммәткә төшәрме икән, белмим. Казанда тәки квартир ала алмадым. Заводта чиратым өченче иде инде квартир алырга, заводны яптылар. Безне кыскарттылар. Ул чактагы елауларым! Бөтен нервым шул чакта бетте. Ярый әле общагадан бүлмә алып калдым. Анысы да олы бәхет иде инде минем кебекләр өчен. Ә ул бүлмәне үз исемемә документлаштыру өчен күпме суд баскычын таптарга туры килде. Сөйлисем дә, искә аласым да килми.
-Рәсимә,- Таһир тавышын әкренәйтеп, башы белән Алинәгә ымлады,- әтисе кая соң?
Рәсимә, сүзне ничек башларга белмәде.
-Әйтәсең килмәсә кирәкми, сөйләмә.
-Чит кешегә сөйләве җиңелрәк ул. Мәктәпне бетерү белән Казанга чыгып киттем. Әткәй гомер буе тегермәндә эшләде, әнкәй фермада сарыклар карады. Ул сарыклардан туйганымны әйтер аңлатып бетерерлек түгел. Өйдә бит кеше күп булса биш- алты сарык тота. Аларның бәрәнләү көннәре дә төрлечә була. Ә фермада ике йөз сарык! Алар бәрәнли башлагач, без әнкәй белән фермада куна идек. Бәрәннәр үлергә тиеш түгел. Кая анда ашау яки дәрес әзерләү! Иртән көч- хәл белән киемеңне алыштырасың да аякларны өстерәп мәктәпкә чыгып китәсең. Синең башыңда дәрес түгел, баш миендә бары тик сарыкларның акырганы, бәрәннәрнең бәэлдәгәне генә. Кая анда дөрес җавап бирү. Укытучы сөйләгәндә, баш үзеннән- үзе партага авыша, маңгай килеп терәлгәч тагын уянып китәсең, аннары тагын сарыклар тавышы астында йокыга таласың гына, звонок шалтырый. Меня шулай итеп укып, мәктәпне бетердем дә, әнкәйгә әйттем: Бер атнага түгел бер көнгә дә авылда калмыйм. Туйдым синең сарыкларыңнан. Ераккарак китәм, дидем дә, Казанга чыгып киттем. Анда әнкәй ягыннан туганнарыбыз бар иде. Шулар ярдәме белән заводка эшкә урнаштым.
Рәсимә, ялкытмадыммы сөйләп дигәндәй, Таһирга карап куйды.
-Юк,юк,бик кызык икән, сөйлә әйдә, сөйлә!
Менә шул инде. Синең Тасма заводында булганың бармы? Булмагач, белмисең инде син андагы эшне. Хәзер ул завод юк инде,кәнишне, элек анда магнитофон тасмалары, фото тасмалар, военный заказлар үтәлә иде. Ә ул тасмалар натуральный желатиннан ясала. Ә желатин терлек сөякләреннән. Уу, ул сөякләр! Состав,состав попзд белән бөтен илдән килә иде бит алар. Исенең сасылыгын күз алдына китереп тә булмый. Сарыклар фермасындагы ис хушбуй булган икән. Менә шул, белемем көчкә өч булгач, миңа кем яхшы түләүле эш бирсен инде. Шунда слесарь булып эшләүче Сергей исемле рус егете белән таныштым. Бик әйбәт иде ул. Сүгенми, аракы эчми, сугышмый, тәмәке тартмый. Гашыйк булдым мин аңа, үлеп гашыйк булдым. Кич эштән чыгуга мине каршы ала да, без Казансу янында йөрибез, Черек күлгә барабыз. Бала чагалар кебек әбәкле уйнарга ярата идек.
Рәсимә яшьлек елларын искә төшереп, сүзсез калды.
Мин әле ул вакытта урысча да килде- китте генә сөйләшәм бит. Аның дуслары янында авызымны ачарга да куркам. Имеш, дөрес әйтмәм дә, миннән көләрләр. Бервакыт Сергей үзе бу турыдан сүз башлады, мин оялам, дигәч, ә син оялма! Мин начар булса да русча сөйләшәм, ә сез татарча бөтенләй белмисез, минем телне өйрәнегез, дип әйтте. Мин шаккаттым бу сүзләргә.
Шулай ике ел дус булып йөрдек. Ул Казахстаннан кайткан егет иде. Без инде өйләнешү турында гариза бирү көнең билгеләдек, мин әнкәйләргә хат язып салдым. Кияүгә чыгам. Язылышкач, кайтырбыз, дип. Ә Сергей, урыс булса да казах тәрбиясе алганмы инде, белмим, миңа Казахстанга кайтып, әтием- әнием белән сөйләшергә кирәк, бездә шундый гадәт диде. Ике атналык ял алды да Казахстанга кайтып китте. Унике ел инде кайтып киткәненә.
Тамагына утырган яшь төенен көчкә йотып, Рәсимә тәрәзәгә күз салды.
-Безгә нишләп туктап торабыз? Ни булды? Әллә машинаң ватылдымы,- дип куркынып сорап куйды.
-Юк,Рәсимә,берни дә булмады. Мин дә бераз арып киткәнмен. Сине тыңлааы бик рәхәт. Шуңа мин башта тизлекне әкренәйтеп кайттым да, бераздан юл читенә туктадым. Ачуланмыйсыңдыр бит.
-Ачуланырга- ничек ачуланыйм инде. Кунак булсаң тыйнак бул диләр, ә юк, кунак хуҗаның ишәге диләр бит. Син хуҗа!
Рәсимә көлеп җибәрде. Аның көлүе Таһирның йөрәген әллә нишләтте. Таһир, утырган җиреннән Рәсимәгә таба борылып, мин беразга һавага чыгып керим әле, рөхсәт итсәң, дип, аның тезләре остендә яткан кулына кагылып алды.
Рәсимәне ток суккандай булды. Бөтен организмы тартылып, авырттырып сулкылдап куйды. Рәхәт авырту иде бу. Күңеле айкалып, башы әйләнеп киткән кебек тоелды. Үз халәтен үзе дә аңламыйча, Рәсимә дә машина ишеген әкрен генә ачып, һавага чыкты. Җәйгә төнге саф һава. Басу һавасы. Машина янына басып йолдызлы күккә күз салды. Анда меңләгән, юк миллионлаган йолдыз, аның белән серләшеп күз кыса, әйтерсең дә, башыңны югалтма дип пышылдый. Рәсимә оеган гәүдәсен язарга теләп, кулларын як-якка сузгалады, алга- артка киерелгәләде. Җылы салоннан соң саф һава бераз өшетеп җибәргән кебек булды. Таһир әкрен генә Рәсимәне арттан килеп, иңнәреннән кочып алды. Рәсимә куркып, аның кочагыннан чыгарга талпынды, ләкин аның куллары үзләреннән- үзләре Таһирның муенына сарылды. Ике җан, ике тән бер берсен белештермичә, шашынып- шашынып убеште. Иреннәр иреннән, куллар тәннән аерыла алмады. Ничә еллар буена ир- ат назы күрмәгән Рәсимә, ыңгырашып, бөгелеп төште. Таһир, хатынны кулларына күтәреп, юл читендә шәйләнгән пар каен төбенә юнәлде.
Дәвамы бар.