Литература
4 Июня 2025, 04:00

Пар каен

1 өлеш.Әсхия Абдуллина-КостиковаВокзалга бара торган тротуар, әйтерсең дә, колхоз базары. Сукмакка туфли- футболкалардан башлап, төрле зурлыктагы савытларга салынган каен, җир җиләкләре, абрикос, черешня кебек көньяк сусыл җимешләре сатучылар тезелгән. Рәсимә тәгәрмәчле арбасын көч- хәл белән өстерәп, сатучылар янында адымын әкренәйткән үсмер кызына борылып,

Пар каенПар каен
Пар каен

Вокзалга бара торган тротуар, әйтерсең дә, колхоз базары. Сукмакка туфли- футболкалардан башлап, төрле зурлыктагы савытларга салынган каен, җир җиләкләре, абрикос, черешня кебек көньяк сусыл җимешләре сатучылар тезелгән. Рәсимә тәгәрмәчле арбасын көч- хәл белән өстерәп, сатучылар янында адымын әкренәйткән үсмер кызына борылып,

-Әйдә инде, тизрәк атла, уф, үләм синең белән. Бигрәк мыштырдык син, Алинә,- дип эндәште. Кызының:

-Әни, юлда кайтканда ашыйсы килсә,ашарбыз, бер стакан җиләк алыйк инде,- диюенә, бөтенләй кызып китте.

- Нинди җиләк сатып алу! Шаштыңмы әллә син? Акча безгә әллә күктән явамы? Авылга кайткачтын, болыннарга чыгып, эчең күпкәнче ашасаң да, сүз әйтүче булмаячак. Әйдә, теләсә нәрсәгә күзеңне кызыктырып торма, тиз бул. Давай монда сумканы, кулларың арды,ахрысы.

Рәсимә, ничек тиз кызса, шулай тиз суына да. Уйларына бирелеп, ул юлын дәвам итте. Кызы да кызганыч инде. Унбер яшен тутырды, бер рәхәт күргәне юк, баланың. Авыз тутырып, теләгән тәмле ризыгын алып бир алганы юк, кияренә киемне дә гел базардан иң очсызлысын алырга тырыша. Бик киендерер иде дә бит, рәте юк шул,рәте. Казанга да урта мәктәпне тәмамлагач, шул хәерчелектән котылыр өчен килде бит ул. Югыйсә, авылда калган классташлары бер дә интегеп яшәмиләр, үз көннәрен үзләре күрәләр.

Үз уйларына бирелеп барган җирдән, колак төбендә генә кемдер:

-Чаллы,Чаллы,Зәй, кемгә Сарманга, машина белән алып кайтабыз, - дип сөрән салды.

Таксистлар инде, шабашниклар, ничек тә синең акчаңны каерырга тырышалар, дип үз эченә уйлап куйды.

Таксистлар арасыннан берсе, апасы, әйдә, машина белән өегезгә хәтле кайтарып куям. Вокзалга кереп тә торасың булмый, диюгә, икенчесе, боларның әнә ике тәгәрмәчле машиналары бар бит, нишлэп сиңа утырсыннар, дип кул арбасына ишарәләде. Шаркылдап көлгән тавышка Рәсимәнең тәне куырылды, шул ирнең битенә лач итеп төкерәсе килде. Түзде, кем Чаллыга алып кайта, дип сорады.

Кырык биш яшьләр чамасындагы ир, Рәсимәнең арбасын, Алинәнең кулындагы зур юл сумкасын машина багажнигына урнаштырганнан соң, ачуланмасагыз, тагын бераз көтик инде, кайтырга чыгып, машинага соңга калучылар булырга мөмкин, диде.

Рәсимә кызы белән машинаның арткы утыргычына кереп утырды да кызын кочагына алып тагын сүзсез генә тәрәзәгә төбәлде. Я, Ходаем, дөрес эшләдемме мин? Казаннан качам, алда мине һәм кызымны нинди язмыш көтә? Безнең өчен яхшы тормыш әллә чынлап та теге дөньяда гынамы икән? Рәсимәнең фикере чуалудан башы авырта башлады. Бары тик машина ишеге шапылдап ябылгач һәм шоферның, Аллага тапшырып, кузгалабыз, дигән сүзләреннән соң гүя уянып китте. Казанны чыкканчы, бөкеләрне узганчы, хәйран вакыт узды. Юл читенә утыртылган ак каеннар, әйтерсең дә, Рәсимә белән хушлашып баш ияләр, ботакларын сузып саубуллашалар. Рәсимәнең күзләремә яшь тулды. Ни генә дисәң дә егерме ел гомерен шушы Казанда уздырды бит. Авылдан чыгып киткәндә, башына яулык бәйләп, күлмәк өстеннән джемпер,җәй уртасында булуына карамастан колготки белән туфли киеп киткән иде. Авылча, авыл кызы иде инде. Озак ияләшә алмады ул шәһәр тормышына. Андагы шау- шуга башы әйләнде, төтен исенә күңеле болганды. Кеше барысына да ияләшә,җайлаша. Рәсимә дә Тасма заводына эшкә урнашты.

-Сез Чаллының үзенә кайтасызмы, апасы? Әлү, әллә йоклап киттегезме?

Шоферның шундый йомшак итеп эндәшүенә, Рәсимә сискәнеп куйды.

-Юк, безгә әле дальше кайтасы. Чаллыдан тагын 60 чакрым. Попутка булыр, дип уйлыйм.

- Йөрәк бар икән үзегездә. Бала белән шундый зур сумкалар өстерәп попуткага юлга чыгарга кирәк бит,ә?! Ну бу хатын-кызны!

Машиналары бер мәлгә тынлык урнашты. Шофер янында утырып кайтучы яшь егет колагына тыккан наушниклар аша салонга дык-дык иткән сәер музыка тавышы ишетелә. Алинә дә әнисенең җилкәсенә башын салып йокыга талган. Кызына җайлырак булсын, дип, Рәсимә бераз авышып,кыйгаебрак утырды да алдагы көзгегә күз салды. Шул мизгелдә көзгедә шоферның күз карашы белән очрашып, битләре алмадай янып чыкты, колаклары кызыша башлады. Гомер буе юлда йөреп өйрәнгән шоферның пассажирларны сөйләштерәсе килүе сизелеп тора. Сүз белән юл да кыскарак тоела бит инде.

-Шулай да Сез кайсы якка кайтуыгызны әйтмәдегез бит әле. Бәлкем без якташлардыр,ә- дип янәдән сүз кушты.

-Юк, мин алай дип уйламыйм. Безне Чаллының Уфа ягына китә торган юл чатында калдырсагыз шәп булыр иде.

-Ярар,кайда дисәгез, шунда калдырырмын

Жәйге көн озын булса да, аның да киче бер җитә шул. Чаллыга кайтып җиткәндә кичке җиде тулып узган иде. Шофер, Рәсимәләрне юл чатында төшереп калдырды да, хушлашып, Яңа шәһәр ягына юл алды. Көн дими төн дими юлда йөрү барыбер алҗыта кешене, ул да тагын бер пассажирын өенә кадәр кайтарды да, тугызынчы комплекска, хатыны, кызы янына ашыкты. Олы кызы, әнисе кебек бик иртә кияүгә чыгып, үз тормышы белән яши, ә кечесе, Сәйдәсе әле быел гына ун яшен тутырды. Балаларының икесен дә яратса да, кечесен бигрәк нык ярата шул ул. Әллә инде үзенә ошаганга, әллә төпчек булганга?! Ирләр уллары белән мактанганда да исе китми аның. Һии, малай ни, кыз ни, үзеңнең бәгырь җимешең бит инде. Ничек малайга,кызга бүлеп булсын аларны? Квартир ишеген ачуга борынына тәмле итле аш исе килеп бәрелде. Хатыны маладис шул аның. Атна буена кибеттә эшләп, хәле бетеп кайтып егылса да, аш- суны тәмле итеп әзерли, бер нәрсәгә иренеп тормый. Әнә бүген дә аның кайтуына ашын да пешергән, чәй яныңа катлы пирогын да өлгерткән.

-Әнисе, мин кайтып җиттем! Синең догаларың белән юлым имин булды!

Май кояшыдай балкып, кухнядан хатыны Зөхрә каршысына чыгып, үрелеп ирененнән пәп итеп алды. Өйләнешкән көннән бирле шулай, иртән бер- берсен эшкә озатканда, кич эштән кайтып кергәндә пәп итеп кенә үбешеп алалар алар. Шулай бер мизгелгә ьер- береңә сыенып алу, йөрәккә дәрт өсти, тәннең арганнары таралып китә, кәеф тә күтәрелә. Әтисенең тавышың ишетеп, кызы Сәйдә дә йөгереп килеп, аның муенына асылынды.

-Әтикә кайтты, нәм- нәм алып кайтты!

- Кызым бәби булма инде, әтиең юлдан арып кайткан, нинди нәм-нәм алып кайтсын ул сиңа?

-Юк, Зөхрәкәем, мин аңа куян күчтәнәче алып кайтты, карале кызым, Казан куяннары сиңа нинди жвачка җибәрде,- дип кесәсеннән башланган каптан кызына бер сагыз алып бирде.

Шундый мизгелдән өчесенә дә кызык булып китте, шаян сүзне аңлаган кызы, бәләкәй чактагы кебек әтисе белән әнисенең кулына асылынып, кухняга юл алдылар.

Әтиләре душ коенып чыгып ашап алды да, хатынына дәште.

-Зөхрә, әйтергә онытканмын, минем бит бүгенгә тагын бер заказ бар иде. Бәлкем бик төнгә калыныр, я иртәнгә үк тә булыр. Син хафаланма, җаным, догаларыңны укып, йокларга ят. Мин барып кайтыйм әле.

Зөхрә иренә ышана, чөнки ике дистә елдан артык бергә яшәп,бер мәртәбә дә хыянәт иткәнен сизмәде. Балаларның яраткан әтиләре, туганнарга карата гел хөрмәтле- ихтирамлы, эчеп йөрми, тавыш күтәрми. Ачуланышкан чагында да, син җүләр булсаң мин җүләр түгел. Синең белән талашып вакыт әрәм иткәнче, кызларымны алам да паркка чыгам дип, ике кызын җитәкләп урамга чыгып китә.

Зөхрә кызы Сәйдә белән әтиләренә хәерле юл теләп, тәрәзәдән кул болгап озатып калды. Шул вакытта йөрәге бик нык итеп авырттырып чәнчеп куйды. Ул үзе дә сизмәстән, аһылдап, йөрәк турында ышкып алды. Куркынган кызының, әнием, сиңа ни булды? Әллә авыртасыңмы, дип борчылуын күргәч, юк, кызым, йөрәгем чәнчеп куйды, хәерлегә булсын, дип кухня ягына юнәлде.

 

Әсхия Абдуллина-Костикова



Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас