Литература
3 Июня 2025, 05:00

Елан мәхәббәте

6 өлеш. Фирүзәгә сукыр тиенгә дә кирәкми ул! Әле ниндидер Бөркеткә дә күз атып йөри ул... Бик эләктермәкче Фирүзә, бикк! Тегесенең бавын хатыны яхшы тоткан бугай -ычкындырмый. Алайса, тренажерный залга юкка гына йөрми ич инде ул, шунда булса да күреп кайта.. шул Бөркет дигәне дә анда йөри икән! Менә бит нинди замана китте ә?! Өйдә ир көтеп утыра, хатыны берьюлы берничә ир белән типтерә.

Елан мәхәббәтеЕлан мәхәббәте
Елан мәхәббәте

Фирүзәгә сукыр тиенгә дә кирәкми ул! Әле ниндидер Бөркеткә дә күз атып йөри ул... Бик эләктермәкче Фирүзә, бикк! Тегесенең бавын хатыны яхшы тоткан бугай -ычкындырмый. Алайса, тренажерный залга юкка гына йөрми ич инде ул, шунда булса да күреп кайта.. шул Бөркет дигәне дә анда йөри икән! Менә бит нинди замана китте ә?! Өйдә ир көтеп утыра, хатыны берьюлы берничә ир белән типтерә. Аның Газизҗанга аш пешереп өйдә утырырга вакыты да юк, эштән туры кайта шунда. Андый чакларда миңа шалтырата: “Сария апа, бәгырь кисәгем, мин залга туры кайткан идем. Аккүзне (эте инде) генә ашатып чык әле!”-ди. Газизҗан кайттымы, ашадымы икән дими бит, Аккүз ди! Фирүзәне әйтәм әле, әнисе дә кызының шулай бозылып йөргәненә берни әйтми. Әйтер иде - Фирүзә аңа да мулдан акча төртә. Ул бит сезнең ирне ышандырган, “массажистка булып эшкә урнаштым» -дип. Менә ята хәзер калын кесәле ирләрне сыйпап! Ничек кенә сыйпый әле! Көн дә бер яңа күлмәк, туфли кия. Санаторийда алган 13 меңгә бик киенә алмас иде алай. Шул Слоннары, Бөркетләре киендерә инде аны.

Сария “Сөйләп бетердем, инде үзең хәл ит” дигәндәй, Гөлчирәгә тутырып бер карады да бүлмәдән чыгып китте.
“Алай, Газизҗанның кай җире авырта икән соң? Сирәк кенә йөрәген тоткалый иде. Ашавын яхшы ашый, тамагыннан зарланмады... Алайса ник ябыга икән? Әллә шалтыратып караргамы? Бәлки телефоны үзгәрмәгәндер? Юк, Ихтыяр белән киңәшеп карарга кирәк булыр. Бәхтиярыбыз кайтырга да күп калмады бит инде, бу хәлләрне аңа ничек аңлатырбыз икән? Аңларлармы әтиләрен? Әгәр ул кире кайтам дисә? Кабул итәргәме?” Гөлчирәнең туктаусыз уйлаудан чигәләре каты кысып куйды. “Соң Слон, Бөркетләре булгач, ул Фирүзәгә минем ирем нигә икән соң?”. Аптырады хатын.
Тагын берничә йокысыз төн узды. Гөлчирәнең фикерләре һаман бер тирәдә чуала: “Газизҗанга шалтыратыргамы?” Акылы: “Шалтыратма, үзе ташлады, иң авыр чагыңда хәлеңне дә белмәде, яратмый ул сине!”- ди. Йөрәге: “Шалтырат, Гөлчирә, ул бит синең бәгырь җимешләреңнең әтисе, хәлен белеш, бәлки ярдәмең кирәктер?”-дип күңелен алгысыта.
Шулай ике ут арасында өзгәләнеп тагын бер атна вакыт узып китте. Шимбә көнне Ихтыяр кайтты. Әнисе Сария сөйләгәннәрдән Газизҗан турындагы хәбәрне генә сөзеп улына җиткерде.

-Ну, әни, син үлеп ятканда, ул килдеме? Сине бер ночная бабочкага алыштырган икән, миңа андый әти кирәк түгел! Абыйга да кирәк булыр дип уйламыйм. Аңа дип салган соңгы тиеннәргә шул шлюхага алка алган икән, димәк ул безне - улларын бөтенләй дә санга сукмый. Аңа минутлык ласка кирәк, значит?! Шулай түгелме?Все, әни ,бу тема закрыта!Бу өйдә Газизҗан исеме башка яңгырарга тиеш түгел!
Улының бу чаклы кырыслыгы үзен аклаганын аңласа да, Гөлчирәнең ирен гафу итәсе килде. Әгәр: “Кайтыйм, карчыгым, гафу ит мине!”- дисә, үзенең берсүзсез риза булачагын белә ул.

Ир белән хатын көтмәгәндә-уйламаганда аптекада очраштылар.
Гөлчирә Микардис даруына заказ биргән иде, аптекада теләсә кайчан алу мөмкинлеге булмаган бу таблеткалар аның баш өянәген бастыра, кан басымын җайлый, шуны алырга дип керсә, аптека кассасы төбендә Газизҗан басып тора. Килеп туган хәлдән ничек чыгарга белми аптырап торганда, ир Гөлчирәгә сүз катты:

-Нихәл, Гөлчирә! Ирнең калтырап чыккан тавышында ниндидер мескенлек, гаҗиз булу сизелә иде. Газизҗан кечерәеп калган. Ябыгып киткән. Гөлчирә,иренең йөзенә карады. Ирнең чырае агарыбрак киткән төсле күренде. Үзен яндырып утларга салган, төннәр буе күзләренә йокы бирмәгән, тормышының нурын алган иренә җавап бирергәме?
-Ярыйсы, Газизҗан! Нәрсә, авырып киттеңме әллә син дә?
-Шулайрак шул!
-Яшь хатының авыру ирне яратмас бит, сиңа авырырга һич ярамый!
-Авыруны сорап алмыйлар, Гөлчирә?Үзең нихәл? Газизҗанның күзләрен тутырып каравында әле кайчан гына үзе ташлап чыгып киткән хатынын сагыну, нигәдер өметләнү, үкенү сизелә сыман...

Гөлчирә дәшмичә торды.Тынлыкны кассир кыз бозды:
-Сездән 119 сум! Газизҗан йөрәк дарулары җыйган икән!
-Йөрәк авыртамы әллә? Өйдә чакта бер дә зарланмый идең бит! Гөлчирәнең алырга килгән даруын да онытып, ирен култыгыннан алып, моннан чыгып китәсе бик килсә дә, үзен тыеп кала алды. Сукырга да күренер иде: ир дә, хатын да бер-берсен бик сагынган, арадагы үпкәләрне кара пәрдә каплаган, берсенең кыю адымы да бу икәүнең яңадан бергә булуын хәл итә алыр иде...тик...
Газизҗан саубуллашмый гына чыгып китте. Гөлчирә Микардис тартмасын сумкасына шудыргач та, ишеккә юнәлде. Бүгенге очрашудан йөрәге күкрәгеннән “чыгам-чыгам”дип ярсып тибә, тынычланырга кирәк иде. Ашыгып-кабаланып бер таблетканы кабып куйды. Тукталыш читендәге таныш түгел ак Тойотаның ишеге ачылды - Газизҗан китмәгән икән:
-Гөлчирә, әйдә утыр, эшеңә илтеп куям, - диде ир. Хатын аптырап китте. Шул серлелеге өчен яраткан иде ул ирен. Көтелмәгән якларын ача-ача яши торгач, менә нинди көннәргә дә килеп җиттеләр бит!

Утырыргамы, юкмы? Үлем белән көрәшеп ятканда килеп хәлен дә белмәгән ирнең чакыруын кабул итәргәме? Уртак тормышның матур мизгелләре дә бихисап иде ләбаса, шулар хакына булса да, бәлки ире белән аңлашыргадыр?!
Гөлчирә авыз эчендәге таблеткасын суырып, каршы сүз дәшмичә, машинага кереп утырды.
-Дару каптың, ахры, мә су эчеп куй!Мин үзем дә гел газсыз Волжанка йөртәм, дару эчкәндә кирәге чыга, - дип, ир шешә сузды.
Гөлчирә таблетканы йотып, су эчеп куйгач, иренә карады.

-Әйдә, бик илтәсең килгәч, илт инде, Фирүзәңә җиткерсәләр, эләгер әле үзеңә! - дип куйды.
-Фирүзә өйдә юк. Хәер, аның өйдә торганы да юк! Гөлчирә, еланның кайда киткәнен белсә дә,иренең кылларын тартып карыйсы килде.
-Ялдамы әллә?
-Әйе. Бергә эшләүче дус хатын белән ялга киттеләр. Дәваланырга кирәк, нервалары какшады, балабызны югалтты бит!
-И, Газизҗан, сабый да сабый, син дә сабый,әллә син сукырмы?Нинди бала?Ул баланы синнән дип уйлыйсыңмы?
- Соң шул бала аркасында өйдән киттем бит инде мин.Теге бездә кунганнан соң, миңа шалтыратып та, эшемә килеп тә күзне ачырмады Фирүзә, “Безнең балабыз булачак. Әйдә бергә кушылыйк, синең улларың үскән, зур инде, син аларга кирәк түгел, ә уртак кечкенәбезгә син бик кирәк булачак әле, әти кирәк балага!”дип, гел аптыратып торды бит. Йомшадым шул бала хакына. Яшь кызга ялгызы бала үстерергә авыр булыр дидем.
-Ни әйтим инде сиңа, Газизҗан! Әйтсәм, гайбәт диярсең, әйтмәсә, син кызганыч. Әнә йөрәк авыруы алгансың ич! Элек аптека ишегенең кай тарафка ачылганын да белми идең! Килеп җиттек! Я, сау бул!
-Туктале, Гөлчирә, азрак кына утыр әле!
-Танышлар күреп: “Яшь хатыны ялда чакта, карт хатыны белән очраша, вәт булдыра бу егет!”-димәсләрме?
-Дисәләр соң! Синең тавышыңны сагынганмын икән мин! Бу гади генә хушбуй исләрең дә менә йөрәк авыртуына дәва булып китте бит әле! Йөрәк тә чәнчүеннән туктады кебек...

Гөлчирә инде ачылган машина ишеген кабат япты. Ни дияр ире, тагын ниләр сөйләр?
-Бәхтияр белән сөйләштек кичә. Киләсе атнага кайтып җитәчәк. Яхшы хезмәт иткәнгә,алданрак җибәрәләр. Бер дигән уллар үстердек бит, Газизҗан! Малайларның туйларын итеп, бергә гөрләшеп-чөкердәшеп кенә яшисе урынга... Гөлчирәнең күңеле тулды, яшь тамчылары бите буйлап тәгәрәп зәңгәрсу кыр чәчәкләре төшкән ак күлмәгенә тамдылар да тамдылар...
Газизҗанга бу минутларда авыр иде, күрәсең, ул, искәрмәстән рульдән кулын алып,хатынына таба борылды да:
-Нишләдек без, карчыгым,- дип Гөлчирәне кочаклап алды.Ирнең дулкынлануы,уңайсызлануы,кулларының калтыравыннан, йөрәгенең дөп-дөп сикерүеннән сизелеп тора. Гөлчирә карышмады, айлар буе җыелып килгән сагыну-сагышлары Газизҗан кочагына сыйды да бетте.Сүзсез генә узган берничә минут еллар күк озын тоелды. Газизҗан кесәсеннән кулъяулык чыгарып, хатынының күзләрен сөртте.
-Их, Гөлчирәм, карт җүләр мин, елан мәхәббәтенә алданган карт тиле мин! Ичмасам, каты итеп сүксәң, миңа җиңелрәк булыр иде!Әйт инде берәр сүз! - Ир инәлеп, Гөлчирәнең күзләренә карады.Куларын учларына кысты да, бармак очларыннан үбеп чыкты. Теләсәң сүк, теләсәң сук!Кичер син мине!Мин башкача болай яши алмыйм. Бетәм мин!

Сөйләшер сүзләр күп булса да,тынлыкта менә шулай беренче свиданиедәге сыман сүзсез генә сыенышып утыру икесе өчен бар авырулардан дәва иде булса кирәк - икесенә дә җиңел булып китте. Болай да аңлашып була икән ләбаса!
Газизҗан радиоласын кабызып җибәрде.
Таныш җырдан икесе дә бер-берсенә карашып куйдылар.
Гөлчирә телгә килде:
-Мин бу җырны бик яратам, Газизҗан! Нишләптер, мин аны синең җыр дип йөртәм. Белмим, ник алайдыр, аның сүзләрен син язгансың кебек миңа, син җырлыйсың да шикелле! Син өйдән чыгып киткәнле бирле әллә ничә тыңладым инде.
-Миңа да ошый. Машинада туры килгәндә, кушылып җырлап та барам әле:
Мәхәббәттә хата - ялгышларга
Урын бар ул, кем дә абына.
Ябык булмасын тик йөрәк кенә
Гафу сорап килгән чагында...

-Ничәдә чыгасың? Гөлчирә эндәшмәде. Ире аның эштән ничәдә чыкканын белә иде бит! Сүз юктан сүзә булсын дипме,әллә килеп алырга рөхсәт соравымы бу?
-Эштән ничәдә каршы алыйм,Гөлчирә?- дип кабатлады Газизҗан.
Минем машинада түгел, өйдә үзебезнең тормыш турында сөйдәшәсем килә.
- Кызык әле бу фикер! Башта “Мин гашыйк” дип ташлап чыгып кит тә, хәзер өйгә кайтып тормыш турында сөйләш, имеш! Бу кинәт кенә очрашып, аңлашырга теләү алдан планлаштырган берәр нәрсә булса?!Мин бит сиңа ышанмый башладым әле,матурым!
Әйе,әйе,Гөлчирәнең иренә бик яратып әйтә торган сүзе инде күптән әйтелми торганга тансыкланганмы - авыздан чыкты да китте!
-Мин көтәм сине, эштән соң!

Гөлчирә, кул бирми генә саубуллашты да, хастаханәгә кереп китте. Борылып карамады. Хыянәтче ире алдындагы бүгенге йомшаклыгыннан оялдымы, әллә Газизҗанның күзләре белән кабат очрашса, үзен тыеп кала алмыйча, ялгыш сүз ычкындырырмын дип курыктымы - үзе дә аңламады.
Гөлчирә авыруларга уколларын кадап бетергәнне генә көтеп торган диярсең - процедура бүлмәсенә Сария килеп керде.
-Ни, ни бит әле, Гөлчирәкәем, берүк гаепләмә, сиңа хәбәр керттем.. Ни, Фирүзә шалтыратты ,Әмирлекләре килешмәгән үзенә,йөрәге каккан, хәле киткән, иртәгә иртән кайтып җитәсе икән! Иреңне бүген алсаң, алып каласың, алмасаң, тагын да ычкына алмастыр... Баласын алдыргач, күкрәкләре авыртуы турында гел зарлана иде Фирүзә, тегендә дә..җылы да булышмаган, тыным кысыла, ди...Менә сиңа Слонлы сәяхәт!Кызганып та куям үзен, юк, шуңа акыл бирүче юк!

-Сария апа, минем язасы эшләрем күп! - дип, Гөлчирә Сариягә китәргә ым какты.
Ну гайбәт оясы да билләхи, үзе ашаган табакка төкерүче дип шушындый хатыннарны әйтәләрдер?!
Сария чыгып киткәч, Гөлчирә уйга калды. Нишләргә соң?Ирен, чынлап та, эштән соң өйгә чакырыргамы, әллә бөтенләй чыкмаскамы? Җавап бирмичә, бераз газапландырыргамы? Ни булса шул -Алла язганы булыр!
Гөлчирә эш сәгатен тәмамлап, урамга чыкканда, ак Тойота капка төбендә аны көтә иде. Газизҗан хатынын ерактан ук күреп, машинасыннан төште дә:
-Гөлчирә, менә рәхмәт, менә рәхмәт!Мин инде сине бөтенләй чыкмассың да, сөйләшмәссең дә дип уйлап, бөтен йөрәгемне ашап бетердем,- дип хатынның кулындагы сумкасын алып, ишекне ачып утыртты.Теге чакта, Гөлчирә тәрәзәдән карап торганда, Фирүзәне каршылап утырткан кебек!
-Сине яхшы гадәтләргә өйрәткән Фирүзәгә рәхмәт!-диде Гөлчирә.
-Карчыгым, әйдә бүген Фирүзә турында сөйләшмик әле!
-Ничек сөйләшмисең, бүген төнлә кайтып төшкәч, ире өйдә булмагач та, ни уйлар?
-Син аның кайтасын кайдан беләсең?
-Мин син белмәгән, белергә теләмәгән бик күп нәрсәләрне беләм, матурым! Фирүзәнең хирург Саматовны да, Слонны да сине дә “Мин корсаклы!”дип куркытып йөргәнен дә, Бөркет дигән бай директорга селәгәй агызып, кулга төшермәкче булып йөргәнен дә, сине “Ишәк”дип йөргәнен дә ,әле Эмиратка да дус хатыны белән түгел, шул Слоны белән киткәнен дә, өегездә бала урынына кечкенә эт асраганыгызны....
Газизҗан телсез калды. Юлда хатын башка сүз катмады...Капка төбенә кайтып туктагач, үзенә тилмереп карап торган Газизҗанны хатын өйгә чакырмый булдыра алмады.
- Монда кадәр кайткач, әйдә кер, өеңнең исен дә оныткансыңдыр! - диде.
Газизҗан чакыруны көтмәгән идеме, әллә каушадымы, машинадан төшкәч тә, кузгала алмый торды.

Гульнур Айзетуллова

(ахырын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас