Анна Андреевна әллә нишләп ките, бите агарынды, куллары дер-дер килеп калтырый башлады. Документларын тутырып утыручы шәфкать туташы курка калды, Сезгә ни булды? Нишләп болай калтыранасыз, дип сорады да, мин хәзер табибны чакырам, дип, ординаторлар бүлмәсенә йөгерде.
Арина Сергеевна, сак кына итеп ике кулын Анна Андреевнаның җилкәсенә куйды.
-Борчылмагыз, зинһар. Мин ялгыш әйткән булсам, гафу итегез.
-Арина, Арина Сергеевна, мин, мин аңлыйм. Беләм һәм аңлыйм сезнең минем балам икәнне. Кибетегезгә эшкә урнашканда, Сезне беренче тапкыр күргәндә үк, йөрәгем ничек дулкынланганны үзем генә беләм. Йөрәгем сизде Сезнең минем кызым икәнне. Йөзегез, чәчләрегез әтиегезнеке булса да, мин Сездә үземне күрдем. Тик...Тик мин әни дип аталырга , ни ...минем әни дип аталырга хокукым юк. Мин бит Сезне, икегезне дә ташлап калдырдым. Мин шуннан соң ана дигән бөек исемне йөртә аламмыни? Мин йөрәк урынында чи ит йөрткән хатын. Хәер, ул чи ит тә күптән утлы күмергә әйләнде инде...
-Икегезне? Ничек икегезне? Минем тагын туганым бармени? Туктагыз, туктагыз зинһар, югыйсә мин хәзер елап җибәрәм...Арина Сергеевна күзенә килеп тыгылган яшьләре Инна Андреевнаның чал чәчләренә тәгәрәп төшмәсен дип, уң кулы белән күзләрен сөртеп алды. –Минем беркайчан да, башка балалар исерек, кыйнап, имгәтеп бетергән әниләрен сагынып төннәр буена елап чыккан чагында да әни дип үзәгем өзелмәде. Минем өчен әни бармы да юкмы иде. Минем иң якын, иң кадерле кешем мине балалар йортында тәрбияләп аякка бастырган Сәлимә няням булды. Мин бары тик аны гына зарыгып көттем. Ул картаеп, аның җаны күккә ашкач та, мин аны йолдызлар арасыннан эзләдем.
Дежур табиб, шәфкать туташы та постка килеп җитте һәм аларның тыныч кына алып барган әңгәмәсенең соңгы сүзләрен ишетеп алды.
-Авыруның хәле яхшы түгел икәнен күреп торасыз. Ханым, без аны хәзер яхшырыр. Ә Сезгә больницадан китәргә вакыт. Гафу итегез, сез безгә эш процессын алып барырга комачаулыйсыз.
Табибның төксе сөйләшүе Арина Сергеевнага ошамады, әмма Инна Андреевнаны бер минутка да калдырып китәсе килмәсә дә, ул больницадан чыгып китәргә мәҗбүр иде.
-Туганым...Кем икән ул. Абыймы? Апамы? Әллә сеңлемме? Табышмак өстенә ерып чыга алмаслык табышмак булды әле бу. Һее, кем икән. Исәнме, әллә инде алар яшәгән җирдә сугышта үлеп калганмы? Ә, юк, ул бит элек булган хәл турында әйтте бугай. Их, шул минутта табиб килеп чыкмаган булса, әйтер иде. Кем икән ул? Әни...Мама...Шулай җиңел генә әйтелә икән ул әни дигән сүз. Үзем дә сизми калдым. Ә мин бит уйламаган да идем алай дип әйтергә. Тел үзеннән-үзе әйтте дә куйды. Әни. Әни... Их, әни, әни, беләсеңме син нинди матур сүз икәнен әни дигән сүзнең! Алдадым мин сине дә, үземне дә әни дигән кешене бер дә сагынмадым дип. Ал-да-дыыым. Башкалар алдында җебек санамасыннар өчен елаганымны күрсәтмәдем, сүзсез, шыңшымый, үксеми генә еларга өйрәндем мин кечкенәдән. Авырткан аякларым, сынган умырткам, яргаланган башым нык авыртып, үтереп сызлаганда да күз яшьләремнән мендәрем манма булса да бер генә дә ыһ итеп тә сызланмадым. Ярый әле Сәлимә няням янымда булды. Ул минем авыртынуларымны, сызлануларымны күреп, туктаусыз елый иде. Башка балаларны уллыкка-кызлыкка алганда мин дә өмет иттем бит, менә мине дә килеп алырлар, гарип булсам да мине дә яратырлар дип көттем. Тик мине кызганучы, мине яратып аркамнан сөюче бердәнбер Сәлимә няням гына иде. Еллар узган саен минем кешеләрдән читләшүем дә бала чагымнан калган инде. Шулай да Аллаһ насыйп иткән бит миңа да әниле булырга. Кешегә әйтсәң кеше ышанмаслык хәл бит бу. Ярты гасыр диярлек ятим булып яшә дә, менә сиңа мә, әниле бул инде. – Арина Сергеевна юл буена шулай уйланып барып, эшенә килеп җиткәнен дә сизми калды...
***
Индираның Чаллы архивына, бала тудыру йортына бары планы я балалар кайту сәбәпле, я төрле гаилә мәшәкатьләре килеп чыгып, әллә ничә тапкыр кичерелеп торды. Ире эштә чагында әбине кызганып тагын берничә тапкыр аның янына барып, өй эчен рәткә салды, әбигә кайнар аш, пәрәмәчләр илтте, тик әбинең хәле көннән-көн авырая барганын күреп, Индира фельдшер чакырды. Әбинең йөрәген, үпкә сулышын тыңлап, җылысы качкан аяк-кулларын тоткалап караганнан соң, фелдшер ханым башын гына чайкап куйды да, әзерләнеп торыгыз инде, дип чыгып китте. Индира нәрсәгә әзерләнергә икәнен аңлый да алмый калды. Кич ире эштән кайткач, Рамилгә фелдшер әйткән сүзләрне җиткерде. Рамил корт чаккандай, сикереп торды һәм нигә кайткач та әйтмәдең, дип, тиз-тиз киенә башлады.
-Әйдә тизрәк. Әбинең хәле авыр дигән идең бит,киттек, диде. Индира да аның артыннан иярде.
Алар килеп кергәндә әби инде суынып беткән иде. Индира тиз генә әбинең күрше-тирәләренә кереп, аның киткәнен белгертте. Шулай итеп, әбине соңгы юлга озату мәшәкатьләренең иң олысы Рамил белән Индирага төште...
Вакыты булганда Рамил хатыны пешереп җибәргән авыл күчтәнәчләрен авылдашы Самир абзыйга да кертте, әмма ничә керсә дә әнисенең гүр иясе булуын һаман хәбәр итә алмады. Бер барганында шәфкать туташы Самир абзыйны арбасы белән томография бүлмәсенә алып барырга ярдәм итмәссезме дип үтенде. Рамил башта лифтта беренче катка алып төште, аннары коридор буенча хәйран гына араны уздылар һәм шулай ук чиратта утыручы авыручы янына килеп туктадылар. Кабинеттан тикшерү уздыручы табибмы, әллә шәфкать туташымы чыгып, фамилияләп, исемнәрен атап, кабинетка чакырды. ..
Арбаларның берсендә утырып, үз чиратын көтүче бер хатын гаҗәпсенеп бер аяксыз Самирга, бер арба янында басып торучы Рамилгә карады. Рамил танышын күргәндәй, исәнмесез дип исәнләшеп башын какты.
-Самир? Ә сез... улымы?
-Юк. Нинди улы булыйм. Авылдашы. Бер авылдан без. Беркеме дә юк. – Бераз торгач, пышылдап, менә анасы да үлеп китте. Бу әле белми, дип, башы белән Самирга ымлады.
-Самииир. Картайгаан. Вакыт үзенекен алган шул. Ә шулай да танып була. Мин инде аны онытканмындыр дигән идем. Юк икән.
-Сез әллә танышлармы? Каян беләсез бу алк...ой, бу абзыйны?
-Беләәәәм. Еще как беләм. Гомергә дә онытасым да, бәхиллегемне дә бирәсем юк аңа.
Рамил белән таныш түгел хатынның сүзләренә әллә колак салмады, әллә аңламады, әллә инде ишетүе шул чама гына иде, Самир үз уйларына чумып, башын аска игән көе утыруында булды.
-Таныш түгел хатын арбасын Самирга якынрак шудырды.
-Ну, здравствуй, Самир. Вот мы и встретились. Узнаешь? Инна я. Инна. Забыл меня? Бросил меня беременную и сбежал.
-Самирның эчүдән кара көйгән чырае бераз агарынып киткән кебек булды.
-Нинди Инна. Не помню... – бераз торгач, Инна? Инна, говоришь. Иннааааа, дип үкереп елап җибәрде.
Чираттагы бар авырулар, аларны алып килгән санитаркалар хәтта үкереп елаган тавышка, тише вы, дип кабинеттан шәфкать туташы да чыгып аптырашта калдылар.
Самир ничек тә булса арбасыннан төшеп, Иннаны кочакларга, аякларына ятып еларга маташты. Рамил аны көч-хәл белән арбасында тотып торды.
Чираты җитеп, томография үтеп, кире ята торган катына меңгәндә дә, Инна, Иннушка, прости, прости, дип үкседе.
Рамил дә бу хәлне бик сәер дип кабул итте. Шулай да кызыксынуы көчле иде, я, Самир агай, нинди Инна инде ул. Чәчләре агарып беткән ул әбигә нигә син прости, прости, дип үкседең? Кемең ул? – дип сорауларын яудырды.
-Их, парин, аңламыйсың, белмисең бит минем хәлләремне. Алкаш Самир дип йөртте бар халык авылда. Ә мин соң алкаш идеммени? Алкаш булып тудыммы әллә мин! Юк! Тагын бер кат юк. Рәхәтләнеп стройкада эшләп йөргән чагым Брежҗневта, Чаллыда инде. Шуның хәтле матур, алтынсу төстәге чәчләрен җилкәләренә таратып җибәрсә ушыңны югалттыра торган зәп-зәңгәр күзле , көлә башласа, энҗе тешләре балкый торган Инна исемле кызга гашыйк булдым. Үлдем инде менә. Ашау бетте. Эчү юк та юк инде, тәмәке дә тартмый идем әле мин ул чакта. Яраттым, үлеп яраттым инде менә. – Самир кытыршы бармаклары белән күзләрен , йомшаган борынын, күлмәк җиңе белән сөртеп алды.
-Я, шуннан, яраткач өйләнгәнсеңдер бит инде.
-Өйләнерсең өйләнмини! Минем әнкәй карчыкны беләсең бит. Аҗдаха, чистый аҗдаха ул. Син аны белмисең әле.
-Кит аннан әни турында шулай әйтәләрмени! Урыны оҗмахта....әй, Аллакаем, әллә нәрсәләр әйттерерсең.
-Әйтерсең дә. Шул гына җитте минем башыма. Өйләнәм дигәч, мине себер олактырды бит. Себергә, шахтыга илтеп тыкты. Әһе, төшәм менә шахтысына, утырып тычам. Төшмәдем, эчүгә сабыштым. Кыс кассы, энекәш, сөйләп торуда файда юк, эт тибенкесенә калдым. .. Ә нәрсә, аҗдахага да күрмәгәнен күрсәттем.
Рамил, бер-ике мәртәбә, алай димә, каргышы төшәр, дип караса да, кара каргыш төште инде миңа әллә кайчан. Инна бит авылга кайткан булган, миннән бала көтәм дип, шуны куып чыгарган бит өйдән. Я, нәрсә дип әйтәсең инде хәзер? – дип Самир башын күтәреп, Рамилдән җавап көтте.
Рамил үзе дә бу минутта чистый аңгыраеп, Самирның әйткәннәрен, томография кабинеты янында очраткан олы яштәге хатынның сөйләгәннәрен, Самирларның өендә карчык сөйләгәннәрне берләштереп, ни уйларга да белми, чарасызлыктан як-ягына каранды. Бу хәлләрне Индирага ничек аңлатырга, әллә әйтми торыргамы, дип башын катырды.
Кич өенә кайткач та, хатыны белән гадәттәгечә уйнап-көлеп сөйләшеп утырмады, ардым әле бүген дип, йокларга ятты. Иренең бик сирәк кенә була торган андый гадәте хатынына сәер тоелды. Әллә авырып киттеме икән, дип, сак кына бүлмәсенә кереп, маңгаен да тотып карады, алай температурасы бар кебек тоелмады. Берүзенә генә телевизор карау да кызык тоелмады,ул да әкрен генә ире куенына кереп йокыга талды...
АХЫРЫ БАР.