Литература
22 Мая 2025, 11:20

Утлы күмер

Әсхия Абдуллина-КостиковаХикәя, 3 өлеш. Ана карынында ук бернинди рәхәт күрмичә, якты дөньяга авыз салган сабый бала Арина куш учка сыярлык бик кечкенә иде. Уймактан кечкенә авызына бала табу йортындагы әниләрнең артып калган сөтен салган шешә имеәлеген дә имә алырлык көче дә, хәле дә юк иде сабыйның.

Утлы күмерУтлы күмер
Утлы күмер
Ана карынында ук бернинди рәхәт күрмичә, якты дөньяга авыз салган сабый бала Арина куш учка сыярлык бик кечкенә иде. Уймактан кечкенә авызына бала табу йортындагы әниләрнең артып калган сөтен салган шешә имеәлеген дә имә алырлык көче дә, хәле дә юк иде сабыйның. Анасы каты бәгырьле булса да, медицина хезмәткәрләре балага пипетка белән авызына тамчылап сөт тамызып, уенчык туптан да кечерәк башына, 3-4 см озынлыгындагы үтә күренмәле тәпиләренә системалар тоташтырып, баланы ничек тә булса кеше итәргә тырыштылар. Яшисе гомере булгандыр инде, түбәдәге карлар язгы тамчы балып тамган көннәрдә, бик нык авырлык белән булса да Аринаның да бит очларына бераз ит кунды, ашата-эчертә, карый-тәрбияли торгач үлчәме дә ике килога җитте. Әмма баланың тууына хәйран вакыт узса да, бала яктыга да, тавышка да игътибар итмәде. Шуның өстенә башын да дөрес итеп тота алмый иде. Табиблар, киңәшләшеп, сабыйны инвалид балалар йортына җибәрү турында документлар тутыра башладылар. Бигрәк тә баш табиб бала өчен нык борчылды. Ул, Казанга семинарга барган вакытын туры китереп, травматология үзәгендә ятучы Инна янына да кереп чыгу җаен тапты. Әмма ана кеше аңа ачык итеп, мин үзем инвалид, балаларны карый алмаячакмын, дип җавап бирде.
Аринаны тумыштан инвалид балалар ята торган бүлеккә күчерделәр. Изге һәм киң күңелле булмасалар, ул бүлеккә эшкә урнашучылар булмас та иде. Олы гына яшьтәге Сәлимә исемле хатын беренче көненнән үк шушы сабыйны үз итте: башка балаларны ашатып, асларын тазартуга ук бар буш вакытын Аринаның муенына, аркасына массажлар ясауга багышлады, бала тавышка игтибар итмәсә дә, кап-кара чәчле, шомырттай кара күзле булгангамы, нәни шомырткаем, дип йөртте, аңа үзенең иртә таңнан ниләр эшләгәнен, башка инвалид балаларның әзрзк кенә булса да тернәкләнергә тырышуларын сөйләгән булды, алардан калышма инде дип теләде. Әллә няняның куллары тылсымлы булып чыкты, табиблар өметсез дип санаган Арина торып утыра башлады, бераздан Сәлимә аңа куллары белән күрсәтә-күрсәтә чәбәк-чәбәк иттерде, тырыша-тырмаша торгач, Аринанының тал чыбыгыдай сыек аякларына да көч керде – бала сак кына итеп булса да, минутлап-минутлап басарга маташты. Санитар-нняның тырышуларын бүлек җитәкчесе дә, шәфкать туташлары да күреп сөенеп, балага нык игътибар бирә башладылар, хәтта башка больницаларга да алып барып тар белгечләргә күрсәттеләр. Үзенең дә авырулары җитәрлек, һәм инде күптән пенсиядә булса да Сәлимә Аринаны ташламада, эшеннән киткәч тә ике-өч көн саен ике таякка таянып бала янына каилеп йөрде. Таза-сау кешегә генә вакыт узганы сизелми, тик менә еллар буена бер яктан икенче якка әйләнеп тә ята алмаган сабый балаларның интегүләрен, газаплануларын күреп тә ярдәм итә алмавы аның йөрәген ашады. Балага өч яшь тулганны әбисе минутларын санап көтте, чөнки өч яше тулгач, баланың башына операция ясарга тиешлеген ул белә иде. Ниһаять ул көн дә килеп җитте. Аринаның баш миенә операция ясап имплант куеп, колагына аппарат урнаштырдылар. Реанимация бүлегендә берничә көн ятканнан соң, баланы палатага чыгардылар. Арина да үзенең нянясын нык сагынган иде. Моңа хәтле аның ни әйткәнен ишетмәсә, аңламаса да иреннәренә карап тыңлагандай иткән бала, Сәлимәнең тавышын ишеткәч, башта сәерсенеп, куркып калгандай булды. Әмма бу вакытлыча, мизгел эчендә булган хис, шул ук мизгелдә юкка да чыкты. Бала нәни кулларын Сәлимәгә таба сузып, ниндидер авазлар чыгарырга тырышты. Нянясының авызына, иреннәренә карап ул шул ук көнне берничә авазны дөрес итеп әйтә дә алды. Табибларның өметсез дигән диагнозын менә шулай итеп гап-гади санитар-няня Сәлимә түти юкка чыгарды. Үзен-үзе карый алмый торган гомерлек инвалид дигән кәгазь-таныклык аркасында Аринага гади мәктәпкә юл ябык иде. Җиде яше тулганда кызның кул чукларына да операция ясап бармакларын бер-берсеннән аердылар, бераз тернәкләнгәч, аны инвалид үсмер балаларның мәңгелек йортына – интернатка Алабугага күчерделәр. Сәлимә түти, Арина белән саубуллашырга дип, балалар йортына килде. Моңа кадәр дә күпме баланы интернатка озаткан булса да, бу кадәр авыр аерылышуны аның моңа хәтле кичергәне юк иде. Үз баласыннан, оныкларыннан да якын күргән сабый белән аерылуны йөрәге күтәрә алмады, Аринаны алып киткәннән соң ул урынга егылды, бер атнадан Сәлимә түти дә ахирәткә күчте....
Арина интернат мәктәбендә бик тырышып укыды, сәламәтлеген ныгытырга дип бар уңайлыклар тудырылган спорт залларына йөрде, унбиш яшен тутырыр алдыннан аны интернат директоры үзенең кабинетына чакырып алды һәм сиңа инвалидлык группаңны алыштырырга киңәш итәм, диде. Әле бернәрсә дә аңламаган Арина, аптырап, директорга текәлде.
-Арина, монда сиңа гомерлек инвалидлык бирелгән. Бу таныклык белән син гомерең буе бер интернаттан икенчесенә күчеп яшәячәксең. Дөресен әйтим, бер кая да эшкә дә, укырга да керә алмаячаксың. Ә син бит башка балалар кебек авыру түгел. Әйе синең дә сәламәтлегеңдә бераз тоткарлыклар бар, әмма бу куркыныч түгел. Шуңа күрә, комиссия узып, сине үз-үзеңне карый ала торган дигән группага күчерсәк, алдагы тормыш юлың бөтенләй икенче булачак. Син ризамы?
Әңгәмәне тәки аңлап бетерә алмаган Арина башта җилкәләрен сикертте, аннары, минем сатучы буласым килә, мин сатучы була аламмы соң? – дип сорады.
Билгеле, әле сатучы гына түгел, директор да була алачаксың, дип директор ханым Аринаны кочагына алып, аркасыннан сөеп куйды.
Менә шулай итеп, директорның хәер-фатихасы белән Арина, сигез классны тәмамлагач, сатучылыкка укыта торган уку йортына укырга керде, аннары Казан сәүдә-кооперация институтын бетерде. Иптәш кызлары Казанда калырга үгетләсә дә, йөрәге аны Чаллы шәһәренә тартты.
***
Алтынсу сары чәчләрен аркасына таратып салган, күз-керфекләре пөхтә итеп буялган, нечкә билле, озын төз аякларына нечкә үкчәле түфлиләр генә киеп эшкә килүче Иннаны ике бала анасы да димәссең! Әле кайчан гына умыртка баганасын, аякларын сындырып, үлем беләән тарткалашкан кызга үзләренең климаты килештеме, яшь организм үзе нык булып чыктымы, билгесез, Инна элеккегә караганда да матурланды. Шахтада эшләүче яшь егетләр табельчы кыз эшли торган бүлмәгә әллә нинди сәбәпләр табып та сугылып чыкмый калмыйлар иде. Тик ул гына бер авызы пешкәч, өреп кабарга, ягъни, үзенең күңеленә хуш килерлек егетне үзе сайлап алырга булды. Кара бөдрә чәчле, озын буйлы, гитарада уйный, матур итеп җырлый белүче Тарастан да яхшы егет булмас кебек тоелды Иннага. Башта бераз очрашып, киноларга йөрешкәннән соң, язылышмыйча гына торып карарга булдылар. Әллә чынлап та авария аркасында Инна үз башыннан узганнарны оныткан иде, әллә беркемгә дә серен ачарга тырышмады, һәрхәлдә ни әти-әнисе, ни дуслары, хәтта ире Тарас та аның читтә балалары булуын белмәде. Шулай итеп ун ел вакыт узганны сизми дә калдылар. Озак көттереп Инна малай алып кайтты. Малай туу хөрмәтенә Тарас атна буе иптәшләрен сыйлады, үзе дә алардан калышмады. Булды, иртәгәдән эшкә чыгам, югыйсә, тиздән улымның минем арттан шахтага төшкәнен күрми дә калырмын, дип, хатынын кочаклап үпте дә, иптәшләре белән карьерга су коенырга дип чыгып китте. Тарасның гәүдәсен ике көннән соң гына водолазлар су төбеннән алып чыктылар. Иннага баласын әтисе белән әнисе үстереште, әмма Украинада башланган чуалышлар аркасында армиягә хезмәт итәргә киткән җиреннән улы шунда төпләнеп калды, әнисе белән сирәк-мирәк кенә телефон аша аралашулар булып алды, сугыш башлангач, улы белән элемтәләре бөтенләй юкка чыкты...
***
Инна Андреввна, директор кабинетының ишеген сак кына шакыды да, җавап бирүче булмагач, бикләнмәгән ишекне тартып карады. Арина Сергеевна бик диккать белән ниндидер кәгазьләр өемен актара иде.
-Гафу итегез, Арина Сергеевна, вакытыгызны алмам. Мин эштән китәргә булдым. Минем гаризага кул гына куегыз әле.
-Ни булды сезгә Инна Андреевна? Әллә идән юучылар кыерсытамы?
-Юк, юк. Коллективта бар да яхшы. Мин кире Украинага кайтып китмәкче булам. Миңа монда бик авыр. Йөрәгемә авыр.
-Әйдәгез алайса, мин сезне табибларга җибәрәм. Минем бик яхшы таныш табибым бар. Карар, тикшерер, кирәкле даруларын бирер. Сез болай да анда бик күп кайгылар кичергәнсез бит. Әле кайчан туктасы икәне дә билгесез бит ул сугышның.
-Анысы шулай. Тик. Мин төн буена йоклый алмадым. Минем монда бер кешем дә юк. Дөресрәге минем бер җирдә дә беркемем дә юктыр инде. Үземә дә теге дөньяга китәргә вакыттыр. Тикмәгә генә менә сезгә дә борчу китереп йөрим.
-Юк инде, нинди борчу. Тынычланыгыз. Кая әле, минем үземнең дә сәламәтлек ягы бераз сыната. Менә бу сәдәфне кабып җибәрегез әле. Курыкмагыз, тынычландыра торган дару гына ул.- Арина Сергеевна блистердан бер сәдәф дару алып Инна Андреевнага сузды.
-Гафу итегез, Арина Сергеевна, мин сезнең авырткан җирегезгә кагылсам гафу итегез. Тик сорамый булдыра алмыйм. Арина Сергеевна, сезнең әти-әниегез кем исемле?
Арина Сергеевна, кулындагы ручкасын кәгазь өеме өстенә куеп, шомырт кара күзләрен кыса төшеп, сорауга сорау бирде.
-Ә Сезгә нәрсәгә?
Инна Андреевна урындыгыннан торып, гафу итегез, гафу итегез, мин болай гына, гафу, гафу, дип ишеккә таба чигенә башлады.
-Туктагыз инде, дип елмаеп куйды Арина Сергееевна. – Әллә берәр танышыгызга ошаганмынмы? Мин бит балалар йортында, интернатта үстем. Әтиемне дә, хәтта әниемне дә белмим.
ДӘВАМЫ БАР.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас