...Ничек кенә ашыгып чапса да, якты дөньяга аваз салырга ашыккан нарасый, бала табу йортына килеп җиткәнне көтеп тора алмады, машинада Иннаның тулгагы көчәеп, япь-яшь кенә табиб машинаны юл читенә туктатырга кушып, Иннаның бәбиен шәфкать туташы өстендәге халатына төреп, шоферга, әйдә тизрәк дип, ашыгырга кушуы була, Инна тагын да ныграк ыңгыраша башлый. Табиб, сынган аяклары, умыртка сөяге авыртуга түзә алмый ахрысы дип, авыртуны баса торган укол кадарга дип тагын машинаны туктатырга боера, тик монда эшләр бөтенләй икенчедә булып чыга. Баксаң, Инна игезәк балаларга авырлы булган, авырга узгач та, табибка бары тик баланы алдыру турында гына мөрәҗәгать иткән, шунлыктан үзе дә игезәкләр табасын белмәгән, күрәсең. Хәер, өченче каттан сикергәч, умырткасы сынган һәм баш мие җәрәхәте алган хатын аны-моны әйтерлек хәлдә дә булмаган инде. Бала урыны белән икенче баласын да көч-хәл белән тудыргач та ашыгыч ярдәм машинасы хирургия бүлеге урынына, шәһәрнең икенче башына урнашкан бала тудыру йортына таба оча. Балаларны тиз арада табибларга тапшырып, Иннаны хирургия бүлегенең реанимация бүлегенә озаталар. Тулысынча аңын югалтмаган Иннага, реанимация врачы, аның ике кыз бала табуы хакында, тик балаларының шәһәр бала тудыру йортында икәнлеген әйтеп аңлата, аларга нинди исемнәр бирәсең дип сорый. Инна башта не знаю ди, бераздан ярым ишетелерлек итеп Ирина дип җавап кайтара. А вторую? У тебя две дочери дигәч, Арина, ди һәм аңын югалта. Хатынның балаларны юк итү максаты белән өченче каттан сикергән булуы сәбәпле, суд органнары Иннаны аналык хокукыннан азат итә. Брежнев һәм Казан шәһәрләрендә дәваланып, култык аякларына таянып булса да Инна да алты айдан соң тулай торагына әйләнеп кайта. Билгеле инде, җинаять эшенә баруының сәбәпләрен төпченеп торучы табылмый, әмма аңа карата тискәре уй-фикерләр тулай торак ишеген ачып керүгә үк сизелә. Җитмәсә, ул яшәгән бүлмәдәге кызлар да башка җиргә күченгән булып чыга. Иннага тулай торак коменданты да ике – өч көн торырга ризалыгымны бирәм, аннары кая китеп олаксаң да сүзем юк, ди. Инна, ләм-мим каршы эндәшми. Икенче көнне үзе эшләгән төзелеш оешмасына барып, исәп-хисап ясата. Монда да аны бик салкын каршылыйлар, чөнки төзелеш оешмалары арасында иң алдынгы саналган бригада, ЧП аркасында таркатылып, бригадирны да эшеннән чыгаралар. Көзге пыскак яңгырлы иртәдә Инна автовокзалдан Казанга юл ала, аннан поездга утырып туган иле Украинага юл тота. Тик, Брежневта уздырган ике-өч көн эчендә Инна кызларының кайда булуы, исәнме-юкмы икәнлекләре турында кызыксынып та карамый.
Донбасска туган йортына кайткач та, ул әти-әнисенә, туганнарына бала табуы, аларны калдырып китүе турында хәбәр әйтми, ә култык таягы белән йөрүен, юл-транспорт фаҗигасе булды дип аңлата. Бераз тернәкләнгәч, әти-әнисе эшли торган шахта идарәсенә табельләр алып баручы булып эшкә урнаша.
***
Фәймә апасы белән иркенләп чәйләр эчеп, элекке фотоларны карап юанып утырганнан соң, Индира апасын озатырга чыга һәм идәндә аунап яткан конвертка күзе төшә.Бүлмә уртасында басып торган көе урталай бөкләнгән кәгазьне ачып укый башлый һәм башы әйләнеп китеп, тизрәк диванга барып утыра. Әлеге кәгазьгә акка кара белән аермачык итеп Брежнев шәһәре бала табу йортыннан Ирина исемле кызны уллыкка-кызлыкка алу турында язылган була. Инде үзенең оныклары булуга да карамастан, бу кәгазьне ул кат-кат әйләндергәләп тә карый, саргайган кәгазьдәге машинкада басылган текстны да әллә ничә кат укып чыга, тик барыбер бу кәгазьнең аңа мөнәсәбәте барына ышанырга теләми. Юа башлаган алгы ягы да, сулы чиләге дә, тыштагы җилләтергә чыгарып эленгән урын-җире дә – барысы да Индираның башыннан чыгып оча. Ире эштән кайтканда да ул, балтасы суга төшкән кеше кебек, шул бер позада диванда утырып торуын белә. Иренең, ни булды, әллә авырдыңмы, диюенә, сүзсез генә әлеге кәгазьне иренә. Рамил дә бу чынмы-юкмы дигәндәй кәгазьне кат кат укып чыга, сүзсез генә башын селкеп куя һәм бер сүз дә дәшмичә, кәгазьне кулына тоткан көе урамга чыгып китә. Рамил туп-туры Индираның әнисе белән бертуган Фәймә апаларга барып керә һәм кулындагы кәгазьне аңа суза.
-Бу ни? Фәймә апа, аңлатып бирегез әле. Егерме елдан артык Индира белән яшәп, аңынчы ничә ел очрашып, без бернәрсә дә белмәдек булып чыгамени? Дөресме бу, юкмы, Фәймә апа? Анда Индира чүт аңын югалтмаган, сүз дә әйтә алмый, катып калган. Әйдәгез минем белән. Индира белән бер-бер хәл булмасын дип, биргән сорауларына җавап биргәнне дә көтмичә, Фәймә апаны җиңеннән эләктереп үзләренә алып кайта.
-Әйе, балалар. Бу дөрес хәл. Шулай килеп чыкты, апа белән җизнинең озак еллар балалары булмады. Аптырагач, бала тудыру йортына яңа туган бала алырга дип чиратка бастылар. Анда да чират зур була икән. Өстәвенә, аналары калдырып китә торган балаларның к.бесе чирләшкә, авыру да була икән. Үз балаңны бит күз карасы кебек карап үстерәсең, өрмәгән җиргә дә утыртмыйсың. Ә андагы балалар кемнеңдер кадерсезе бит инде ул. Апа белән җизни ул вакытта Чаллыда укытучы булып эшлиләр иде. Әй, онытып торам, ул чакта бит шәһәр Брежнев исемле булды. Аннары тагын ничәдер елдан Чаллы дип, Яр Чаллы дип үзгәрттеләр. Буталыш та булды инде ул вакытларда. Менә бервакыт, апага шалтыратканнар, шулай. Шулай кыз бала бар. Бер авыруы да юк, теләсәгез, килеп карагыз, дигәннәр. Апа белән җиңни шул көнне үк киткәннәр инде бала карага. Ий, матур, түп-түгәрәк йөзле, дип сөйләде апа. Мине күргзч, прәме елмаеп та җибзрде, диде. Нык ошатканнар инде. Документлар ясатып, аны алып та кайттылар.
Фәймә, нидер әйтергә теләгәндәй, сөйләвеннән туктады.
-Я.шуннан, - диде Рамил.
-Ни бит. Теге, ни, баланы алган чагында әйткәннәр апа белән ңизнигә, бу баланың игезәге бар дип. Тик ул авыру, яши алмас, дигәннәр. Апаларга күрсәтмәгәннәр дә инде аны. Апа гына, минем белән серләрен бүлешкәндә үлгәнче, шул бала өчен борчылды, ник карамадык икән, бәлкем исән калган булыр иде, дип көяләнде.
-Моңа кадәр бер сүз дәшмичә тып-тын утырган Индира, кисәк кенә битен учлары белән каплап, үксеп елап җибәрде.
-Мин бит белдем, белдееем, сиздем мин кемем дә булса бар икәнен. Бала чагымда да, зур үскәч тә, менә бүген дә төшемдә бала елаганны күрдем бит мииин. Минем игезәгем, минем апаммы, сеңлемме ул? Кем? Кая барыйм? Каян юллыйм?
Индира, үз-үзен белештермичә, урыныннан ук скүзләре үк кыргый кебек тоелды Рамилгә.
-Җаным, тынычлан. Кырык елдан артык вакыт үткән. Эээ, бәлки, юктыр инде..
Индира сискәнеп кычкырып җибәрде.
-Юк, алай димә! Исән! Исән ул! Мин сизәм бит, сизәм, йөрәгем белән сизәм. Ай, йөрәгем,ай,ай...
Индираны Рамил тотып калмаса, ушын югалтып егылган булыр иде. Тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, Индира белән Рамилне Фәймә түти Чаллы больницасына озатты.
***
Хирургия бүлегенең реанимация врачы бала тудыру йортына шалтыратып, анасының балаларга Иннаның Ирина, Арина исемнәрен атавын әйтә. Җитлекмичә туса да беренче туганы, Иринасы, табиблар, шәфкат туташлары тырышлыгы белән, тиз арада үлчәвен дә җыя, ашавы да, кәефе дә яхшы була. Әмма икенче балага, анасы биеклектән сикергәндә эчке органнарына зыян килә, сабый ашаганын коса, вакыт узса да башын тота алмый, көнне-төнне белми елый. Табиблар баланы зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган бүлеккә күчерәләр. Өч айлык Иринаны бала алырга чират торучыларга бирелә торган исемлеккә кертәләр. Ире дә хатыны да укытучы булып эшләүче унике ел буена балалары булмаган бер гаилә Иринаны бик ошата һәм тиз арада документлар әзерли башлыйлар. Табиблар, булачак әти-әнигә сабыйның авыру игезәге барлыгын, әмма аның өметсез бала икәнлеген дә әйтәләр. Бераздан булачак әби-бабасы һәм әти-әнисе Иринаны алып кайтып китәләр. Туган көнен, елын алыштыруны кирәк дип санамасалар да, әтисе кызының исемен үзгәртергә уйлый һәм аңа Индира дип исем куша...
Баланы квартирага алып кайткач та квартираны алыштырып Казанга күчәргә уйлыйлар. Аннары авыл һавасы яхшырак булыр, үзебезгә эшләргә дә уңайлы булыр дип, Чаллы тирәсендәге бик матур табигатьле авылга кайтып төпләнергә карар кылалар. Иң мөһиме – баланың чит кеше баласы икәнен белүче, балага сиздерүче кеше табылмасын! Әби белән бабай да бала хакына дип туып-үскән гомер иткән авылларын алыштырырга, кызларына якынрак урнашырга уйлыйлар. Алар артыннан Фәймә апалары да шул авылга кияүгә чыгып төпләнеп кала. Менә шулай итеп, Индира үзенең туу тарихын белмичә, әмма күңеле-йөрәге белән сизеп яши.
Кардиология бүлегендә аңына килгәч тә, аның күз алдына салкын сулы инештә авыл балалары белән маймыч тотып, куе үләнле болыннарда кызарып пешкән җиләкләр ашап, күбәләкләр куып үскән ваемсыз балачагы килеп баса. Әллә кайчан узган вакыйгалар булса да, Индира аларны бик яхшы хәтерли. Әбисе белән каз бәбкәләре саклаулары, кичләрен су буеннан шул бәбкәләрнең Индира тавышына йөгерә-атлый аның янына җыелулары, үсә төшкәч үсмеррәк кызлар белән клубка чыгулары барысы да ниндидер китап битләренә язылган хикәя сыман тоелса да, Индира шул хатирәләр арасыннан үзенең чит кеше баласы икәнен сиземләтә торган мизгелләрне эзләп азаплана, әмма таба алмый. Кем булган соң аны тудырган хатын? Ни сәбәпле ул ике газиз баласын ташлап качкан? Исәнме икән ул? Әгәр исән булса, нишләп шушы гомер буена мине бер кеше дә эзләп карамаган? Ә әти дигән кеше кем икән? Анысы исәнме икән? – Индираның башындагы уйлары космик тизлектә гел шул темага гына бөтерелде. Уколлар кадап, системалар алып, аны бер атнадан аякка бастырдылар, әмма өйгә чыгарыр алдыннан, йөрәгегез начар, сезгә бер тамчы да борчылмаска, сабырлык белән генә эш итәргә, күңелегезгә уңай эмоцияләр генә кертергә кирәк була, дип кат-кат басым ясап әйттеләр.
Ярар, ярар, аңлашылды, дип баш кагып утырса да, Индираның йөрәк урынында утлы күмер иде шул....
Балаларына, иренә һәм көн саен килеп аңа булышып йөргән Фәймә апасына да сиздермәскә тырышып булса да, Индира үзе һәм аның игезәге булырга тиешле билгесез кеше турында мәглүматны компьютер аша эзли башлады.
***
Себер ягына бәхетен табарга дип алып киткән улының ни бәхете, ни тормышы барып чыкмады. Самир башта туганнары кебек ташкүмер чыгара торган җиргә эшкә керде, әмма гомер буе иркен болыннарда печән чабып , каникулларда басуларда механизатор, комбайнер ярдәмчесе булып эшләп үскән авыл егетенә, җир астында урын тар булды. Алай гына да түгел, кыш көне яңа яуган карның кап-кара булуы да аның яшәешенә туры килә торган түгел иде. Күпмедер вакыт анда-монда киләп салып йөргәннән соң туганнары да аңа карата салкын карый башлады, ахырдан Самир еш кына салып та кайта башлагач, энем, безгә мондый туган кирәк түгел, әнә сумкаң ишек төбендә, дүрт ягың кыйбла дип, ишектән төртеп чыгарып та җибәрделәр. Ярый әле үзе кебек ярымсәрхүш бер дусты вакытлыча кунарга кертте. Тик кесәсендә җилләр уйнаганын белгәч, ул да куып чыгарды. Кешелеккә кия торган киемнәрен дә шешәгә алыштыргач, Самир бөтенләй урамда калды. Акчасы булмаса да, шешәдәш дуслар көн саен табылып торды. Каян да булса тимер-томыр юнәтеп сатып, тагын шул шешә авызына карап яши торгач, Самирны шешәдәш дуслары аңын югалтканчы типкәләп кыйнадылар, ә ярымүлек сәрхүшкә ашыгыч ярдәм машинасы чакыручы да табылмады. Гомер бетмәсә кеше яши диләр. Дөрес икән. Туң җир өстендә аңын югалтып төн чыккан сәрхүшне ишек алды себерүче күреп ала һәм мәеттер дип, милициягә шалтырата. Мәетләрне ташу машинасы белән бергә милиция хезмәткәре дә килә. Инде суынып катып бара торган гәүдәдә бераз җылылык тоеп алып, бу әле үлеп үк бетмәгән бугай дип, моны больницага озаталар. Ике як үпкәсенә дә нык салкын тию өстенә Самир ике аягын да өшеткән булып чыга. Башта аның аякларын үкчәләренә хәтле, әмма гангрена югарыга үрмәләгәч, ике аягын да тездән кисәләр. Бик озак тырмаша торгач, Самирга хәл керә, яшь организм үзенекен итә, туберкулез больницасы боткаларында тәненә ит тә куна. Тик больницадан чыгар вакыт җиткәч, аның торыр урыны юклыгы ачыклана. Һаман да шул милиция ярдәмгә килә, Татарстанга аның әти-әнисенә хәбәр биреп, килеп алулары сорала. Әтисе белән әнисе мең җәфалар белән гомерлек инвалидка әйләнгән улларын авылга алып кайтып китәләр.
ДӘВАМЫ БАР.